"Светофор безнең дустыбыз"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Габдрахманова Айгуль Габдулбаровна

Икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен,Светофорның төсләрен ныгуту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt2.docx19.97 КБ

Предварительный просмотр:

                   

Татарстан Республикасы Әтнә районы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет

учреждениясе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

2 нче кечкенәләр төркемендә ябыштыру эшчәнлеге:

“Светофор безнең дустыбыз”

                                                         Тәрбияче:Габдрахманова А.Г.

2018 ел

Конспект: “Светофор безнең дустыбыз”
Максат:
* Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту.
٭Кызыл, сары, яшел төс белән таныштыруны дәвам итү, сүзлек байлыгын үстерү;
*Балаларны светофор булган юлдан чыгарга өйрәтү.
*Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү; светофорның төсләре һәм аларның нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту;
Җиһазлау: светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, уенчык куян, куян өе,кишер, чыршы , һава шарлары, клей,кисточка,үрнәк.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек?
Балалар: Шәп !
Тәрбияче: Балалар,урамга карагыз эле,нинди ел фасылы?Каян белдек??

Балалар : Кыш.Кар яуган....

Тэрбияче:әйдәгез әле, без сезнең белән Кышкы урманга  барып кайтык. Карагыз әле балалар,урман ничек матур….Агачлар нинди тостэ?Бу нинди агач?

Балалар:Чыршы(Чыршынын матурлыгына сокланып алабыз)

Тәрбияче:Балалар чыршы нинди ?Ул нинди төстә?Аның нәрсәләре бар?(чыршы артында елаган тавыш ишетәләр)
Тәрбияче: Балалар, кем анда елый? Әйдәгез, барып карыйк әле (чыршы янына баралар)
Тәрбияче: Ә чыршы артында кем елап утыра?
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Куян, нигә елыйсын, нәрсә булды?
Тәрбияче(куян булып): Мин өемә кайта алмыйм, өемә кайтыр өчен юл аша чыгарга кирәк. Ә анда машиналар выж да выж үтеп кенә торалар, һич чыгарлык түгел...
Тәрбияче: Син, куян дус, юл аркылы чыкканда светофорга карарга кирәклеген белмисеңме әллә?
Куян: Белүен беләм дә, светофорның төсләрен, өч төснең нәрсә аңлатканын белмим шул.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бергәләшеп куянга булышабызмы?
Балалар: Әйе...
Светофор янына килеп чыгалар.
Тәрбияче: Балалар,нәрсә бу?
Балалар: Светофор!
Тәрбияче: Әйе, Светофор - машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче. Балалар, игътибар итегез әле, светофорның нинди төсләре бар?
Балалар: Кызыл,сары,яшел.
Тәрбияче: Бик дөрес!Алар нәрсәне аңлата әле?

Балалар:   Кызыл төстә йөрергә ярамый.

                Сары төстә котеп торабыз.

                Яшел төстә кузгалабыз.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар.Куянкай анладынмы инде?Сиңа бары тик яшел төс янганда гына чыгарга кирэк.

Тәрбияче (куян булып): Рәхмәт балалар.Сез миңа бик булыштыгыз.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар,тагы да истә калсын очен,без сезнең белән светофор ябыштырырбыз.

Светофор ябыштыру ( иң беренче тәрбияче ябыштыру методикасын күрсүтә)

Тәрбияче: Куянкай, безнең балалар светофор турында шигырь дә беләләр.
Урамны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.


Тәрбияче: Балалар,ул өч төс нәрсә аңлата соң?
- Кузгалма ! – ди, – кызыл күз.
- Сабыр! – ди, – сары күз.
- Ярый, – ди – яшел күз (кумэк кабатлау)
Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Яшел төс янганда, машиналар туктый, димәк, юл аша үтәргә мөмкин, ләкин юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәк, як–ягыңа каранып чыгарга.
Тәрбияче: Балалар,ә кызыл төс янганда, юл аша чыгарга мөмкинме?
Балалар: Юк!
Тәрбияче: Әйе, балалар, ярамый, кызыл төс иътибарлыкны сорый, шуны да истә калдырырга кирәк: машина йөри торган юлда яки юл кырыенда беркайчан да уйнарга ярамый!
Тәрбияче( куян булып): Рәхмәт сезгә, балалар, мин хәзер юл аша чыга беләм.

Уен Куян белән:”Светофор уены”(музыка астында тәрбияче төсләр әйтә,күрсәтә.Яшел дигәч сикерәбез,сары төстә бер урында торабыз,кызыл төстә кул яныйбыз)

Балалар: Без менә сезнен белән куянның өе янына да килеп җиттек.

Тәрбияче (куян булып): Балалар, мин сезгә рәхмәт йөзеннән менә бу һава шарларын бүләк итәсем килә.
(Тәрбияче балаларга һава шарларын тарата).
Балалар: Куян, безнең дә сиңа бүләгебез бар.
(Балалар куянны кишер белән сыйлыйлар).
Тәрбияче: Балалар, безгә төркемгә кайтырга вакыт җитте.Төркемебезгә кайтып җиткәч,светофор турында мультфильмда карап алырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

"Светофор безнең дустыбыз"

Икенче кечкенәләр төркемедә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчэнлек...

"Светофор - безнең дустыбыз"

Балалар бакчасының, уртанчылар төркеме өчен, проект эшчәнлеге....

Светофор безнең дустыбыз.

Светофор безнең дустыбыз....

Светофор безнең дустыбыз

Дәрес эшкәртмәсе...