"Кулъяулыгым бизәкле"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Данная работа была представлена на региональном семинаре-практикуме. Она преследует такие цели, как продолжать знакомить детей с образцами татарского народного декоративно-прикладного искусства, формировать умение создавать элементы национального растительного орнамента. Этим занаятием я доказала, что проявить интерес к национальному орнаменту можно не только через рисование, аппликацию и лепку, но и при помощи оригами, то есть складывания бумаги.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx16.38 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Кулъяулыгым бизәкле»

Максат: Кәгазьне бѳкләп үсемлек мотивларына якын бизәк тѳзергә, сѳлгегә карап бизәк җыярга ѳйрәтү; татар мили орнаментларына кызыксыну уяту; декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныштыра башлау; эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материал:  эш барышын күрсәтү ѳчен берничә ак квадрат, һәрбер балага яшел, сары, алсу, кызыл тѳстәге квадратлар.

Җиһазлау: чиккән кулъяулык, оригами ысулы белән ясалган чәчәк мотивлары, дидактик уен «Нәрсә элек, нәрсә аннары?», җилем, пумала, салфеткалар.

Шѳгыль барышы.

Күңелле музыка астына балалар булмәгә керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр. Тәрбияче кулында тышы лалә чәчәге мотивы белән бизәлгән зур конверт.

Т.: Балалар, карагыз әле, кичә безнең балалар бакчасы почта тартмасына менә шундый конверт салып киткәннәр (күрсәтә). Аны апалар алып караганнар, ләкин бернәрсә дә аңламаганнар. Аптырашканнар да безнең бакчаның бер тѳркемендә бик уңган балалар бар, бәлки алар ярдәм итәрләр дип, безгә керткәннәр. Ә мин инде, балалар, бары тик сезгә генә ышанып, конвертны алып калдым. Әйдәгез әле, конвертны ачып карыйк әле, аның эчендә нәрсә бар икән, балалар?

Тәрбияче конверт эченнән читләре челтәрләнгән кулъяулык силуэтлары чыгара.

Т.: Балалар, нәрсә икән соң болар, үзләре шундый матурлар?

Б.: Квадратлар.

Т.: Ә нәрсәгә охшаганнар алар?

Б.: Кулъяулыкка.

Т.: Бик дѳрес, балалар, алар кулъяулыкка охшаганнар, кулъяулык шулай дүрт почмаклы, кырыйлары челтәрле, почмаклары чигүле була.

Т.: Ә бит, балалар, бу кулъяулыкларга бернәрсә дә чигелмәгән. Уйлашыйк әле, балалар, нигә дип аларны безгә калдырып киттеләр икән?

Б.: Бәлки бизәк тѳшерергә кирәктер?

Т.: Әйе, бик дѳрес әйтәсең, чыннан да аны безгә бизәргә кирәктер. Ә бу кулъяулыкларны нинди бизәк белән бизәргә була соң?

Б.: Яфрак, чәчәк белән.

Т.: Ә нинди чәчәкләр беләсез?

Б.: Кыңгырау, лалә, ак чәчәк.

Т.: Игътибар белән карагыз әле, бу конвертның тышына нинди чәчәк тѳшерелгән икән?

Б.: Лалә чәчәге.

Т.: Димәк, без бу кулъяулыкларны нинди чәчәк белән бизәргә тиеш булабыз инде?

Б.: Лалә чәчәге белән.

Т.: Ә без аны ничек ясарбыз икән соң?

Б.: Бѳкләп.

Т.: Бик дѳрес, без квадратларны бѳкләп, бик матур әйберләр ясый беләбез, бу юлы да сынатмабыз, балалар, әйеме?

Б.: Әйе.

Т.: Ә хәзер, эшкә керешкәнче искә тѳшерик әле, үсемлек нинди ѳлешләрдән тора?

Б.: Сабак, яфрак, чәчәк.

“Нәрсә элек, нәрсә аннары” дигән уен уйнала.

Т.: Ә хәзер, әйдәгез эшкә керешик, балалар.

Балалар утыргач, тәрбияче яшел квадрат алырга һәм ак ягына әйләндереп, бер почмагын аска каратып куярга куша:

1. “Туңдырма” ясыйбыз.

2. “Туңдырма”ның ике читен әз генә ялыйбыз.

Шул ук метод белән тагын бер яшел квадрат бѳкләнә.

Т.: Ә хәзер сабак әзер, яфраклар әзер, безгә нәрсә ясарга кирәк, балалар?

Б.: Чәчәк.

Тәрбияче квадрат турында әкият сѳйли, сѳйләү барышында, балалар бѳклиләр.

1. “Почмак почмакка кунакка китте, кире кайтмады”.

2. “Сул почмак уң почмакка кунакка китте, кире кайтты”.

3. “Сул һәм уң почмаклар ѳстәге почмакка кунакка киттеләр, юлда арып ял итәргә утырдылар”.

Т.: Нәрсә килеп чыкты?

Б.: Лалә чәчәге.

Бѳкләү эше беткәч, физкультминутка ясала: “Без инде хәзер зурлар”.

Физкультминуткадан соң элементларны ябыштыралар. Эшләр әзер булгач, кунакларга күрсәтәләр, “Матур булганмы?” дип сорыйлар.

Соңыннан “Кулъяулыгым яшерәм” исемле татар халык уены уйнала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кулъяулыгым".

Развитие речи....