"Кулъяулыгым"(кечкенәләр төркемендә эшчәнлек)
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Хафизова Гелюся Фанисовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kulyaulygym.docx18.91 КБ

Предварительный просмотр:

                           Кулъяулыгым (кечкенәләр төркеме)

Тәрбияче -Балалар кунаклар белән исәнләшик әле.

(нурларсыз кояш күрсәтеп ): - Кояшыбыз бүген нишләптер ямансу.Нишләп икән? Аның нурлары юк икән бит. Әйдәгез, кояш елмаеп балкып торсын өчен без аңа нурларын бирәбез. Ләкин нурларны тылсымлы сүзләр белән бирергә кирәк. (һәр бала 1 тылсымлы сүз әйтә, тәрбияче  нурларны беркетеп бара)

-Балалар менә безнең кояшыбыз да елмайды.Ул һәрвакыт безне шушында җылы нурлары белән иркәләп торсын.(беркетәм)

Шулвакыт бүлмәгә, елап, Куян керә. Аның бите пычранган.

Тәрбияче.Балалар, безгә кем килгән соң? Әйдәгез исәнләшик әле.

Балалар. Исәнме Куянкай.

Тәрбияче.Куянкай син нишләп елыйсың?

Куян.Сезнең янга килгәндә, бер машина пычрак чәчрәтеп китте (битендәге пычракны күрсәтә).

Тәрбияче. Ә сиңа аны кулъяулыгың белән сөртеп алырга кирәк иде.

Куян. Кулъяулыгым юк шул минем. Әни бирергә оныткан.(елый)

Тәрбияче. Нигә үзең сорап алмадың?

Куян. Белмәдем.

Тәрбияче. Елама Куянкай, без сиңа кулъяулык бүләк итәбез. Әйдә, битеңне әйбәтләп сөртик әле.(тәрбияче  Куянның битен сөртә). Ә хәзер балалар, әйдәгез, Куянны матур сүзләр әйтеп юатыйк.

Балалар Куян янына килеп, аны сыйпыйлар, яраталар, матур сүзләр әйтәләр. Куянкай, матурым, йомшагым, аппагым, куркагым, кечкенәм.

Тәрбияче.Менә Куян башка еламый инде.Матур сүзләр ишеткәч, туктады. Ягымлы сүз ишетү һәркемгә дә рәхәт шул. Балалар, ә сезнең кулъяулыкларыгыз бармы соң?(балалар күрсәтәләр)

Балалар. Әйе  бар.

Глафира .Әбием өч яшь тулгач,

           Кулъяулык бүләк итте.

           Кулъяулыгым шундый матур-

          Дулкын, дулкын һәр чите.

Сафия. Кулъяулыгым пөхтә итеп

          Төреп салдым кесәмә.

          Борынымны сөртергә дә

          Кулъяулыгым бик жәл лә.

Альмира. Кулъяулык биргәндә әби:

          -Кызым, чиста йөр, -диде.

          Тыңлармын әбием сүзен,

          Мин бит бик зур кыз инде.

Тәрбияче.Менә безнең кызлар кулъяулыкларын ничек кадерләп йөртәләр. Ә син Куянкай , кулъяулыкны ничек йөртәсен беләсеңме соң?

Куян.Беләм, беләм. Менә шулай итәләр дә кесәгә тыгып куялар.(Йомарлап, кесәсенә тыга)

Тәрбияче. Балалар, Куян дөрес эшләдеме?

Балалар. Юк.Кулъяулыкны башта әйбәтләп төрергә, аннан соң гына кесәгә салырга кирәк.(Тәрбияче Куянга күрсәтә)

Куян.Мин әле кулъяулыклар турында бию дә беләм.

Тәрбияче.Безнең балалар да белә.

Куян.Әйдәгез, алайса, бергәләп биибез.

Балалар “Без яулыклар юабыз” биюен башкаралар.

 Куян.Рәхмәт балалар, сез миңа чисталык, әдәплелек турында бик әйбәт тәрбия бирдегез. Мин башка куяннарга да сезнең киңәшләрегезне барып әйтим әле.Алар да һәрвакыт чиста-пөхтә йөрсеннәр, әдәпле булсыннар.

Тәрбияче. Сау бул Куянкай.

Тәрбияче. Балалар без сезнең белән бүген Кояшны да терелттек, Куянга да булыштык, биедек тә. Шигырь дә сөйләдек. Һәрвакыт кулъяулык чиста, пөхтә булып, ә без үз чиратыбызда әдәпле, тәрбияле балалар булсак иде. Безнең дә төркемебезгә кайтыр вакытыбыз җитте. Кунаклар белән саубуллашыйк.

Тәрбияче. Ә сиңа аны кулъяулыгың белән

сөртеп алырга кирәк иде.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

кечкенәләр төркемендә матур әдәбият/ сөйләм үсешеннән йомгаклау эшчәнлек

Рус халык әкиятләренең эчтәлекләрен искә төшерү, сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү....

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек.

Юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандлау буенча беренче кечкенәләр төркемендә гаилә белән эшчәнлек....

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек. Тема: “Светофор - нәрсә ул?”

1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек....

"Шалкан әкиятендә кунакта" (кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)

Театрализованная образовательная деятельнось для детей младшего дошкольного возраста по сказке "Репка"...

Кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирәне танып белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек. Тема: “Кыш килде”

 Максатлар:1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.3) Балаларның...