"Кулъяулыгым".
рабочая программа по развитию речи (младшая группа) по теме

Набиева Ильсияр Гайфуловна

Развитие речи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kulyaulyk.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кулъяулыгым.

Максат:Балаларны кулъяулык, аның нәрсә өчен кирәклеге белән таныштыру, кулланырга өйрәтү. Бит һәм кулларны чиста йөртү күнекмәләрен ныгыту. Әдәби әсәрне тыңлау, сорауларга җавап бирү, әңгәмәдә катнашу күнекмәләрен үстерү. Бармак   уеннарын уйнауны дәвам итү.

Җиһазлау:  уенчык куян, кулъяулыклар.

Сузлек эше: кулъяулык, сабын, сөлге.

Шөгыль барышы:

Балалар уйнап йөриләр тәрбиячеләр кереп утыралар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безнең яңа бүген кунакка           апалар килгән, алар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез, апалар.

Тәрбияче:Балалар минем  янгарак килегез әле, минем учымда бер әйбер бар. Сезгә дә күрсәтим әле. Нәрсәләр качкан уч төбенә?

Балалар: Бармаклар.

Ә сезнең бармаклар уенын уйнысыгыз киләме. Әйдәгез уйнап алыйк әле.

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әни,

Бу бармак нәни

Аның исеме Чәнчи.

Шул вакытта елап Куян килеп керә.

Тәбияче: Балалар, безгә кем килгән соң, исәнләшик әле.

Балалар:Исәнме,Куян.

Тәрбияче:Куян, куянкай, ә син нишләп елыйсың?

Куян:Сезнең яңга килгәндә машина пычрак чәчрәтеп китте.

Тәрбияче:Ә нигә кулъяулыгыңа сөртмисең?

Куян: Кулъяулыгым юк шул. Әни бирергә оныткан.

Тәрбияче: Нишләп үзең сорап алмадың?

Куян:Белмәдем.

Тәрбияче:Мә, куянкай, бер юлга үзем биреп торам, битеңне әйбәтләп сөртик әле. Балалар, әйдәгез, куянны матур сүзләр әйтеп юатыйк әле. (куянны ярату матур сүзләр әйтү) куян туктый.

Тәрбияче:Безнең куян башка еламый инде туктады. Балалар, ә сезнең  кулъяулыкларыгыз бармы соң?

(Балалар күрсәтәләр)

Тәрбияче:Кемнәрдә юк, әниләрегездән сорап алыгыз, онытмагыз. Кулъяулыклар сезгә чиста йөрергә булышалар.

Безгә кулъяулыклар ни өчен кирәк?

(балалар җавабы)

Тәрбияче: Әнә Алсу исемле кыз кулъяулыгын бигрәк кадерләп тота икән. Тыңлагыз әле.

Әбием 3 яшь тулгач

Кулъяулык бүләк итте.

Кулъяулыгым шундый матур

Дулкын-дулкын һәр чите.

             Кулъяулыгым пөхтә итеп

              Төреп салдым кесәмә.

              Борынымны сөртергә дә

              Кулъяулыгым бик җәл лә.

Кулъяулык биргәндә әби

Кызым, чиста йөр диде

Тыңлармын әбием сүзен

Менә бит зур кыз инде.

 

-Әби нәрсә бүләк иткән?

-Кызым ничек йөрсең дигән?

   (балалар җавабы)

Тәрбияче:Балалар,без ашарга утырыр алдыңнан кулларны нишләтәбез әле?

-Юабыз.

-Нәрсә белән юабыз?

-Сабын белән юабыз.

-Кулларны нәрсәгә сөртәбез?

-Сөлгегә  кулларны сөртәбез.

-Ә син куянкай кулъяулыкны ничек йөртәсен беләсенме?

Куян:Беләм, беләм. Менә шулай итәләрдә кесәгә тыгар да куялар.

Тәрбияче:Балалар куян дөрес эшләдеме?

-Юк. Куян дөрес эшләмәде

Тәрбияче:Мин сезгә ,балалар, кулъяулыклар бүләк итә,ә сез аны куянга матур итеп төреп күрсәтегез әле.

(балалар төреп күрсәтәләр)

Тәрбияче: Куян белденме кулъяулыкны ничек кәдерләп йөртергә кирәк икән?

Куян: Рәхмәт сезгә дусларым.

            “Ак куян” уенын уйнау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кулъяулыгым бизәкле"

Данная работа была представлена на региональном семинаре-практикуме. Она преследует такие цели, как продолжать знакомить детей с образцами татарского народного декоративно-прикладного искусства, ...