Табышмаклар
материал на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Табышмаклар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabyshmaklar.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Табышмаклар.

Табигать күренешләре турында табышмаклар.

i

Иртә килә, кич кайта. (Кояш)

 

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

 

Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай)

 

Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил)

 

Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)

 

Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

 

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

 

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

 

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

 

“Күктән килде, җиргә иңде” (Болыт, яңгыр)

 

“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)

 

Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)

 

Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)

Яшелчәләр турында табышмаклар

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***

 

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***

 

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***

 

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

***

 

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

***

 

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***

 

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

***

 

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***

 

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***

 

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***

 

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***

 

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***

 

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

***

 

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***

 

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***

 

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

***

 

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

***

 

Җир астында алтын казык. (Кишер)

***

 

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

Чисталык турында табышмаклар.

Үзе шома, күбеккә күмә,

Хуш исле, я, кем белә?  (Сабын)

 

Бар кызылы, яшеле,

Аңкып тора хуш исе.

Шунсы гына өркетә,

Күзгә керсә өркетә. (Сабын)

 

Болыт мин һавада

Яңгыр мин яуганда,

Җылынсам пар булам,

Туңганда кар булам. (Су)

 

Һәркем авызга капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас,

Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)

 

Аркасында сөяге,

Сөягендә мыегы.

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта. (Теш щеткасы)

 

Он түгел, үзе ак,

Авызыңа куеп бак.

Тешне дә ул ап-ак итә

Бу ни була, әйтеп бак?  (Теш порошогы)

 

Кирәк була мунчада,

Минем исемем….   (Мунчала)

 

Үзе тешле, ләкин тешләми.  (Тарак)

 

Бит-кулларны корыта,

Чисталыкны ярата. (Сөлге)

 

Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына,

Көн дә сыйпый битемнән

Элеп куям читеннән. (Сөлге)

Кыргый хайваннар турында табышмаклар .

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

***

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикреп урманга кача. (Куян).

 

***
Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

 

 

***
Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

 

***

Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

 

***

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

 

***
Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Ел фасыллары турында табышмаклар.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз көне)

 

***

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?  (Кыш көне)

 

***

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш)

 

***

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

 

***

Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

 

***

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

 

***
Утта янмый, суда батмый. (Боз)

 

***

Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

 

***

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

 

***

Яңгырлы да карлы

Ә каеннар сулы.

Бөреләр туп тулы –

Елның кай фасылы? (Яз)

 

***

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,—

Бу кайчак була? (Җәй)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

Татар халык табышмаклары

Татар халык табышмаклары тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга менгезә....

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"

Авторская разработка по татарскому языку "Табышмаклар"...

Табышмаклар тапкырлыкка өйрәтә.

Балалар   табышмакка җавап эзләргә бик яраталар. Бу аларның сөйләм телен үзләштерергә, фикерләү сәләтен үстерүгә зур   йогынты ясый....

Транспорт турында табышмаклар

Загадки на татарском языке про транспорт...