Знакомые сказки написанные в рифму для чтения детей
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

знакомые русские сказки( переведенные на татарский )написанные в рифму интересно слушать детям.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл znakomye_skazki_napisannye_v_rifmu_dlya_chteniya.docx18.27 КБ

Предварительный просмотр:

Бикмуратова   Гелюся  Гусмановна  

Автор  проекта: воспитатель  по  обучению   татарскому  языку  детский  сад   №213   Советского  района  г.Казани.

Название   проекта:”Знакомые  сказки  на  татарском  языке”.

Цель:Сказки  написанные в  рифму  сделала для  того  ,чтоб  детям  было  интересно  слушать.

Задачи:1.Развивать  активный  словарь ,речь.

2.Заинтересовать  слушать  и  понимать   сказки  на  татарском  языке.

3.Воспитывать  желание  учить  второй   язык.

Возраст  детей:5-7  лет.

Актуальность  .

Мы  живем  в  Татарстане  и  у  нас  два  государственных  языка ,не  смотря  на  это  наш  народ  плохо  знает  или  вообще   не  знает  татарский  язык.Мало  доступных  произведений   для  детей Исходя  из  опыта  работы  я  поняла,  что  детям  интересно  слушать  сказки  ,стихи  под  рифму .

А когда  уже  знакомые  русские  сказки  они  более  понимают   суть  .Дети  дошкольного  возраста  овладеют  татарским  на  уровне  возрастных  особенностях.

Ожидамые  результаты.

Дети  услышат  знакомые  сказки  не  только  на  русском ,но  и  на  татарском  языке.

Развивается  татарская  речь.У  них  появляется  желание  играть  в  ролях ,  потому  что  сказки  написанные  под  рифму  быстро  запоминаются  .

Вывод:в  дальнейшем  составить  сказки  не  только  для  чтения  ,но  и  для  драматизации.

                                 “Шалкан” әкияте

Бабай утырткан шалкан,шалкан үскән ,зур булган.

Бабай шалканны тарткан,тарта ,тарта хәле беткәч

Әбине ул чакырган.бабай,әби шалканны

Тартканнар да,тартканнар

Тартып хәлләре беткәч,кызларын чакырганнар.

Бабай,әби,кыз шалканны тарталар тиз.

Тик шалкан чыкмый икән,аларның көчләре беткән,

Кыз шунда эткә дәшкән,эт йөгереп килгән.

Әй тарталар ,әй тарталар тарта,тарта аралар

Һәм песине чакыралар.

Тик шалкан кузгалмый да,зур була ,ала алмыйлар.

Тартып чыгара алмагач,тычканны чакыралар.

Тычкан килеп ябыша,тартырга ул булыша.

Санарга да өлгермиләр ,шалкан килеп тә чыга.

                                  “Өч аю”

Яшәгән ди урманда  зур бер өйдә

Аюлар гаиләсе, әтисе һәм әнисе

Һәм кечкенә баласы

Әти аю зур булган,ул өйне тотып торган.

Әни аю җыештырган,бала аю кечкенә булган

Ботка гына ашаган

Бервакыт бергә алар,ризык эзләргә баралар.

Ишекләрен бикләмичә ачык итеп калдыралар.

Урманда адашып йөргәч, Маша керә шул өйгә

Керә дә күрә анда,кемдер яши биредә.

Өстәлдә дә әйбер бар,карават та җыелган.

Кемнәрдер монда тора.

Утыра зур урындыкка,китә кечерәгенә

Урындыкка утыра гына,ул шунда ук ватыла.

Кулына кашык ала,ботка ашарга тотына.

Тамагын ул туйдыра.

Алдагы якка керә,башын куя караватка

Һәм шунда ук йоклап китә.

Кайталар аюлар аудан,өйне күреп шаккаталар.

Кем тиде әйберләргә дип ,Әти аю сүзгә килә.

Әни аю да аптырый:”Кем бар монда,кем өйдә?”

Кечкенә аю күреп,кычкыра бар көченә:

“Минем кашык буялган,кем ашаган тәлинкәдән?

Урындык та ватылган,кем соң аны сындырган?”.

Карасалар караватка, бер кыз бала йоклап ята.

Болар тавышыннан кыз күзләрен ача.

Куркуыннан Маша тизрә,өйдән чыгып ук кача,

Тиз-тиз генә ,йөгерә йөгерә авылына ул кайта.

Әбисе ишегалдында кызчыгын каршы ала.

Шул  көннән  бирле  Маша әбисеннән  башка  

Урманга  бармый  икән  бер дә.

             “Сертотмас  үрдәк”

Көннәрдән  бер  көнне  йорт хуҗасы  ауга  китә,

Өйдә  калган  хайваннар  йорт  хуҗасын  зарыгып  көтә.

Өйгә  озак  кайтмагач,  хайваннар  бик  кайгыралар.

Ничек  хуҗаны  табыйк  дип  һәрберсе  уйланалар.

Барсы  бер  фикергә  килеп  үрдәкне  чакыралар.

Урманга  хуҗаны  эзләргә  үрдәкне  җибәрәләр.

Хуҗа  өйдә  юклыгын  сөйләмәскә  әйтәләр.

Бара-бара  торгач  ул каршында  керпе  күрә,

Хуҗа  өйдә  юклыгын  тиз  генә  сөйләп  бирә.

Керпе  мин  усал  түгел  ди, миңа  ышан  беркемгә  дә

Сөйләмәм  эч  сереңне  ди.

Кемне  генә  очратса  да сөйли  үрдәк  һәркемгә

Куянга  да,  аюга  да ,бүрегә.

Шулай  бара  торгач,  каршысына  төлке  очрый

Үрдәк  аннан  да  сорый.

Төлке  аңа  күрдем  мин  ди,  эте  дә  бар  беләмен  ди,

Минем  арттан  иярсәң, хуҗаңны  табарсын  ди.

Төлке  үрдәкне  ияртеп  өенә  алып  китә.

Үрдәкне  өендә  бикләп  ,үзе  ауга  чыгып  китә.

Хуҗа  бик  акыллы  була , йорт  янына  капкын  куя.

Килгән  һәрбер  җәнлекләр  шул  капкынга  эләгә.

Керпе  ,куян  читлеккә ,аю  бүре  чокырга,

Төлке  эләгә  капкынга .

Хуҗа  кайтып  кергәч  өйгә,  үрдәк  тә  кайтып  төшә.

Үрдәкнең  сүз  тотмаганын  хайваннар  сөйләп  бирә.

Шул  көннән  башлап  үрдәк  сөйләшми  икән  бер  дә.

               “Куян  кызы”

Куянның  булган  кызы иң  яраткан  йолдызы.

Иркәләгән  ул  аны  назлаган  һәм  яраткан.

Кызын  шатландырыйм дип киез  итек  алып  кайткан.

Куян  кызы  шатланган,итекне  бер  дә  салмаган,

Ләкин  яланаяк  йөрергә  аңа  күбрәк  ошаган.

Әнисеннән  кача  -кача итекләрен  яшергән.

Кар  өстеннән  яланаяк бер  ике  көн  чабып  йөргән,

Өченче көнне  аксап  әнисе  янына  килгән

Әнисе  аягын  карап шешкәнен  күргән.

Тәрәзәдән  аны  тиен  күреп  ала,

Айболитка  кирәк  ди  ул  барырга.

Әнисе  аны  табибка  алып  китә

Килеп  кергәч  карый  алар,  бигрәк күп авырулар,

Ләкин  табиб  балаларны чиратсыз  карыймын  ди,

Авыртулар  күп  булса  да , барсын  дәвалыймын  ди.

Куянның  аякларын  Айболит тиз  төзәткән.

Башка  итекне салмаска,  киеп  йөрергә  әйткән.

Шул  көннән  бирле  куян  итекләрен  салмаган.

Аяклары  да  туңмаган  ,беркайчан  авырмаган,

Гел  сәламәт  булган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологическая сказка, написанная вместе с детьми подготовительной к школе группе «Как Кипрей помог лесу».

В авторской сказке рассказывается о том, как из - за невнимательности грибника произошёл лесной пожар, а скромный кипрей помог вырасти на месте старого пожарища молодому лесу....

Сказки про диких животных для чтения детям.

Сказки про диких животных для чтения детям....

ЗОЖ. Сказки, написанные детьми

Сказки про здоровый образ жизни, написанные детьми...

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе «Чтение сказки Б. Шергина «Рифмы».

Ознакомление детей с необычной сказкой Б. Шергина «Рифмы» на занятии по развитию речи в старшей группе...

«Чтение сказки Б. Шергина «Рифмы», стихотворения Э. Мошковской «Вежливое слово»

план-конспект занятия по художественной литературе (старшая группа)...

Конспект : «Чтение сказки Б. Шергина «Рифмы», стихотворения Э. Мошковской «Вежливое слово» в старшей группе

Конспект : «Чтение сказки Б. Шергина «Рифмы», стихотворения Э. Мошковской «Вежливое слово» в старшей группеИнтеграция образовательных областей: речевое развитие...