Проект “Яз” уртанчылар төркеме өчен.
проект (средняя группа) по теме

Валиева Альфия Вализановна

Проект темасы: “Яз”(уртанчылар төркеме).

Проектның авторы: Вәлиева Әлфия Вәлиҗан кызы 13нче төркемнең тәрбиячесе

Проектның төре: иҗади эзләнү .

Проектның дәвамлылыгы:1 атна.

Проектның катнашучылар:балалар,тәрбияче,әти-әниләр.

Теманың актуальлеге:

Сак һәм кайгыртучан караш табигатькә карата тәрбияләү шул вакытта булыр, качан балалар гади белемнәрне табигать турында белерләр, аны күзәтергә өйрәнерләр,матурлыкларын күрерләр.

Балаларның табигать белән танышу: ул аларның аңында реалистик белемнәр дөнья турында мәгарифләр, хисле тәҗрибәдә нигезләнгән чарасы.

Балачакта барлык табигатне күрергә һәм ишетергә булдыру, сабыйларда тирән кызыксыну анарга чыгара белемнәрне киңәйтә, холыкны һәм игътибарны формалаштырырга ярдәм итә. Бәйләнешле сөйләмне кочәйтү, ачык үз фикерләрен аңлатырга белү, табигатькә карата яратуны һәм кызыксунуы формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_temasy.yazdocx.docx46.45 КБ
Файл proekt_yaz.pptx2.08 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль бюджет учреждениясе

Проект “Яз”   уртанчылар төркеме өчен.

                                                             Төзеде:  Вәлиева Әлфия Вәлиҗан кызы                                                                                                                                                                                                                                   13нче төркемнең тәрбиячесе

Татарстан республикасы Түбән Кама

2016 ел

Проект темасы: “Яз”(уртанчылар төркеме).

Проектның авторы: Вәлиева Әлфия Вәлиҗан кызы 13нче төркемнең тәрбиячесе

Проектның төре: иҗади эзләнү .

Проектның дәвамлылыгы:1 атна.

Проектның катнашучылар:балалар,тәрбияче,әти-әниләр.

Теманың актуальлеге: 

Сак һәм кайгыртучан караш табигатькә карата тәрбияләү шул вакытта булыр, качан балалар гади белемнәрне табигать турында белерләр, аны күзәтергә өйрәнерләр,матурлыкларын күрерләр.

Балаларның табигать белән танышу: ул аларның аңында реалистик белемнәр дөнья турында мәгарифләр, хисле тәҗрибәдә нигезләнгән чарасы.

Балачакта барлык табигатне күрергә һәм ишетергә булдыру, сабыйларда тирән кызыксыну анарга чыгара белемнәрне киңәйтә, холыкны һәм игътибарны формалаштырырга ярдәм итә. Бәйләнешле сөйләмне кочәйтү, ачык үз фикерләрен аңлатырга белү, табигатькә карата яратуны һәм кызыксунуы формалаштыру.

Проблема:

Балаларда язның үзгәрешләре  табигаттә белемнәр формалаштырылмаган. Алар язның чорларын чагыштыра алмыйлар. Язның беренче чәчәкләр турында төшенчәләре юк. Кышлый торган кошлар турында, аларның яз чораларында яшәү турында әз генә беләләр. Киләчәк ел фасылы һәм хайваннарның, кошларның, үсемлекләрнең тәртип арасында гади бәйләнешләрне куя алмыйлар.

Проектның максаты: балаларның ел фасылы - яз билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнеш турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар:

Балалар өчен: Тел өйрәнүгә кызыксыну уяту;

Балаларны күзәтергә,эзләнергә,фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә кулланырга өйрәтү,узара килешеп эшләргә өйрәтү;

Матурлыкны күрү,соклану хисләре тудыру;

“Яз” темасы буенча белемнәрен камилләштерү.

Әти-әниләр өчен: Әти-әниләр, балалар, тәрбияче белән бердәм эш алып баруны камилләштерү.

Проектның этаплары.

Әзерлек этабы:

  • Проектның темасын сайлау.
  • Актуальлеген ачыклау.
  • Проект буенча материал җыю.
  • Уеннар картотекасын ясау.
  • Әти-әниләр өчен консультацияләр ясау.

Төп этап:

  • “ Яз” темасы буенча шөгылләр үткәрү.
  • “ Яз” темасы буенча уеннар оештыру.
  • “ Яз” темасы буенча матур әдәбият уку.
  • “ Яз” темасы буенча картиналар карау.
  • “ Яз” темасы буенча энгәмә һәм күзәтү.

Йомгаклау:

- презентация ясау;

- “ Яз” темасы буенча әти-әниләр өчен күргәзмә оештыру.

 - кисеп-ябыштыру “Сыерчыклар өйртлары” күмәк эше.

Көтелгән нәтиҗә:

  • Әти-әниләр белән ныклы бәйләнеш булдыру;
  • Иҗади эшчәнлек, күзәтүләр тәҗрибәсе аша балаларның яз турында белемләрен ныгыту һәм формалаштыру.

Кулланылган әдәбият:

  1. Авторлар: Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ. Туган телдә сөйләшәбез. Методик әсбап. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.- б.
  2. Закирова К.В.,Мортазина Л.Р. Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасы тәрбиячеләре үәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма- Казан:Редакциооно-издательский ценр,2012.-192 б.
  3. Закирова Кафия Вәлиевна. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти- әниләр өчен хрестоматия. - Казан: РИЦ, 2011. -560 б.

Проектның эш планы.

Хәрәкәтле уеннар: “Кояш һәм янгыр”, “Кошлар”, “Сез яңгырдан куркасызмы?”, “Көтүче”, “Куяннар”, “Яңгыр”, “Бакалар”.

Дидактик уеннар: “Кышлар”, “Нәрсә үзгәрде?”, “Что с начало, что потом?”, “Бу кайчан була?”, “Чудо цветок”. Бармак уеннары: “Агачлар”,  “Тамырлар”,”Иртәнге яз”, “Кышлар кайта”.

Танып белү: Тема. “ Кар бабай язны өзлий”. Сөйләм теле үстерү: Тема: “Аюның язгы маҗаралары”. Матур әдәбият белән таныштыру: Константин Ушинскийның “Хайваннар бәхәсе” әсәрен уку,такмаклар,табышмаклар, шигерләр: «Подснежники» С.Вангели.  Җил белән Кояш” Габдулла Тукай , “Бу кайсы вакыт?” Габдулла Тукай , “Яз җитә”  Фатих Кәрим, “Яз килә” Нур Гайсин ,  “Яз” Резеда Вәлиева,  “Апрель”  Самуил Маршактан, “Сыерчыклар”   Әминә Бикчәнтәева . Рәсем: «Весна, ручейки, солнце, ярко светит» Т.С. Комарова 78 стр. Әвәлү:«Красивая птичка», Т.С. Комарова 77 стр.Кисеп-ябыштыру: “Скворечник для птиц”. Җыр:   “Тамчылар бии”, А.Батыршин, “Яз килде”, М.Бикбова, “Яз җиттә”, Җ.Фәйзи. Кул эше: “Болыт һәм яңгыр”.

 

Рәсемнәр карау: “Яз көне  кошлар кайта” , “Урманда яз”, “Умырзая”, “Гөрләвекләр агалар”.Әнгәмәләр: “Бакчага килгәндә нәрсәләр күрдең?”, “Ел фасылы – яз”, “Узеңне урамда тоту белү” , “Хайваннар яз килгәч”.

Күзәтү: “Песи талы ботагы”, “Гөрләвекләр”, “Кошларны күзәтү”,  “Җилне күзәтү”, “Һава торышын күзәтү”.

 Әти-әниләрөчен консультацияләр: «Экологическое воспитание детей в семье», «Безгә яз килә», «Весенний лед-источник повышенной опасности», «Весна идёт, весне дорогу», “Кышлар”

Вакытты

Балалар белән эш

Әти-әниләр белән эш

1нче көн

Әнгәмә: “Бакчага килгәндә нәрсәләр күрдең?”.

Рәсем: «Весна, ручейки, солнце, ярко светит» Т.С. Комарова 78 стр.

Рәсем карау: “Яз көне  кошлар кайта”.

Күзәтү: “Песи талның ботагы”.

Танып белү: Тема. “ Кар бабай язны өзлий”.

Матур әдәбият белән таныштыру: «Подснежники» С.Вангели, “Җил белән Кояш” Габдулла Тукай. такмаклар

Җыр:   “Тамчылар бии” А.Батыршин.

Хәрәкәтле уеннар: “Кояш һәм янгыр”, “Кошлар”.

Дидактик уеннар“Кышлар”, “Нәрсә үзгәрде?”

Бармак уеннары: “Агачлар”,  “Тамырлар”,”Иртәнге яз”, “Кышлар кайта”.

консультация: «Экологическое воспитание детей в семье»

2нче көн

Әнгәмә: ?”, “Ел фасылы – яз”.

Рәсем карау: “Урманда яз”.

Күзәтү “Гөрләвекләр”.

Сөйләм теле үстерү: Тема: “Аюның язгы маҗаралары”.

Матур әдәбият белән таныштыру: “Бу кайсы вакыт?” Габдулла Тукай, “Яз” Резеда Вәлиева. Такмаклар,табышмаклар.

Җыр:   “Яз килде”, М.Бикбова.

Хәрәкәтле уеннар: “Кошлар”, “Сез яңгырдан куркасызмы?”

Дидактик уеннар”, “Нәрсә үзгәрде?”, “Что с начало, что потом?”

Бармак уеннары: “Агачлар”,  “Тамырлар”,”Иртәнге яз”, “Кышлар кайта”.

консультация: «Безгә яз килә»

3нче көн

Әнгәмә: “Узеңне урамда тоту белү”

Рәсем карау:“Умырзая”.

Күзәтү: “Кошларны күзәтү”.

Матур әдәбият белән таныштыру: Константин Ушинскийның “Хайваннар бәхәсе” әсәрен уку, “Сыерчыклар”   Әминә Бикчәнтәева . Такмаклар, табышмаклар.

Әвәлү:«Красивая птичка».

Җыр: “Яз җиттә”, Җ.Фәйзи.

Хәрәкәтле уеннар: “Сез яңгырдан куркасызмы?”, “Көтүче”.

Дидактик уеннар“Что с начало, что потом?”, “Бу кайчан була?”

Бармак уеннары: “Агачлар”,  “Тамырлар”,”Иртәнге яз”, “Кышлар кайта”.

консультация: «Весенний лед-источник повышенной опасности”

4нче көн

Әнгәмә: “Хайваннар яз килгәч”.

Рәсем карау:“Гөрләвекләр агалар”.

Күзәтү “Җилне күзәтү”.

Матур әдәбият белән таныштыру: “Яз җитә”  Фатих Кәрим, “Апрель”  Самуил Маршактан. Такмаклар, табышмаклар.

Кул эше: “Болыт һәм яңгыр”.

Җыр: “Яз җиттә”, Җ.Фәйзи.  “Тамчылар бии” А.Батыршин.

Хәрәкәтле уеннар: “Куяннар”, “Яңгыр”.

Дидактик уеннар“Бу кайчан була?”, “Чудо цветок”.

Бармак уеннары: “Агачлар”,  “Тамырлар”,”Иртәнге яз”, “Кышлар кайта”.

консультация: «Весна идёт, весне дорогу»

5нче көн

Әнгәмә: “Хайваннар яз килгәч”.

Рәсем карау: “Урманда яз”.

Күзәтү:“Песи талың ботагы”. “Һава торышын күзәтү”.

Матур әдәбият белән таныштыру: “Яз килә” Нур Гайсин, “Сыерчыклар”   Әминә Бикчәнтәева. Такмаклар, табышмаклар.

Җыр: “Яз килде”, М.Бикбова.  

Хәрәкәтле уеннар: “Яңгыр”, “Бакалар”.

Дидактик уеннар“Нәрсә үзгәрде?” ,“Бу кайчан була?”

Бармак уеннары: “Агачлар”,  “Тамырлар”,”Иртәнге яз”, “Кышлар кайта”.

Йомгаклау:С. Комарова 77 стр.Кисеп-ябыштыру: “Скворечник для птиц”.

консультация: “Кышлар”

Танып белү: Тема. “ Кар бабай язны өзлий”.

Бурычлар:

1) балаларның ел фасыллары, кыш, яз билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту,табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнеш турындагы күзаллауларын формалаштыру, кояш, кошлар, умырзая чәчәге, җир казый, орлык чәчә кебек сүзләр һәм сүзтезмәләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру;

2) балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын, фикерләвен, хәрәкәт

активлыгын үстерү;

3) балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар: А4 форматында кояш рәсеме, Җир шарының рәсеме, А3 форматында яз көне кайта торган кошлар сурәтләнгән сюжетлы картина, А3 форматында умырзая чәчәге сурәтләнгән сюжетлы картина.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән ел фасыллары турында сөйләшербез. Сез нинди ел фасыллары беләсез? (Балаларның җаваплары). Балалар, ә сез ел фасыллары турында нинди мәкальләр беләсез? Әйдәгез искә төшерик әле. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың. Кышкы кар – көзге икмәк. Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма. Кыш көне – арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.Язгы көн ел туйдыра. Балалар, ә хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз!

Ишек шакыган тавыш ишетелә..

Тәрбияче. Балалар, кем икән ул? (Тәрбияче барып ишекне карый, Кар бабай

керә). Исәнме, Кар бабай, син нишләп йөрисең?

Кар бабай. Мин сезгә ерактан килдем. Мине сезгә минем хуҗам җибәрде. Ә сез минем хуҗамны беләсезме? Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, хуҗамны белерсез.

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш). Булдырдыгыз! Дөрес, минем хуҗам – кыш. Ләкин ул хәзер бик боек. Балалар, мин һич кенә дә аңламыйм, ни өчен Кышның кәефе юк икән? (Урамда яз.Бөтен җирдә кар эри. Кояш җылыта. Түбәдән озын боз сөңгеләре күренә). (Балаларны активлаштыру). Әйе шул, ничек кәефе төшмәсен инде Кышның! Ул күпме эш эшләгән:зур кар көртләре ясаган, чыршыларны кар каплаган, җәнлекләрне саклаган. Ул мине сеңлесен эзләргә җибәрде. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, Кышның сеңлесен белерсез.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакы,т

Я, әйтеп кара? (Яз).

Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз! Әйдәгез Язның кайда икәнен Кояштан сорыйк.

(Тәрбияче кояш рәсемен күрсәтә). Кояш, Кояш, син Язны күрмәдеңме? (Тәрбияче кояш булып әйтә). Мин Язны күрдем, карны, бозны эретергә ярдәм иттем. Рәхмәт, Кояш! Кар бабай, безнең балалар кояш белән уйный беләләр. Син дә уйныйсыңмы?

Кояш чык, чык, чык!

Тәти кашык бирермен;

Майлы ботка бирермен!

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда. (Балалар җитәкләшеп түгәрәк буйлап йөриләр).

Гөрләвекләр агалар. (Балалар түгәрәк буйлап йөгерәләр).

Килгән инде каргалар. (Балалар түгәрәк буйлап, кулларын ике якка җәеп “очалар”).Эри инде кар көртләре. (Балалар акрын гына чүгәлиләр).

Үсеп килә чәчәкләре. (Балалар аяк очларына басып, кулларын өскә күтәреп сузылалар).

Булдырдыгыз, балалар! (Тәрбияче кошлар рәсемен күрсәтә). Балалар, бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Кошлар). (Балаларны активлаштыру). Бәлки кошлардан сорарбыз, алар Язны күрмәделәрме икән? Әйдәгез, бергәләп сорыйк: Кошлар, кошлар, сез Язны күрмәдегезме? (Балаларны активлаштыру). Кошлар. Күрдек, күрдек. Безне җылы яклардан Яз алып кайтты.

Тәрбияче. Рәхмәт сезгә кошлар! Балалар, Ә Җир-ана безгә нәрсә әйтер икән?

(Җир шарының рәсемен күрсәтә).Җир шары. Мине Яз уятты, яңа тормыш башланды.

Тәрбияче. Рәхмәт Җир – ана! Балалар, кешеләр Язны ничек каршылыйлар, җирне ничек әзерлиләр? (Җирне сөрәләр, казыйлар. Орлыклар утырталар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Балалар, карагыз әле, нинди матур чәчәкләр.(Тәрбияче умырзая чәчәге сурәтләнгән сюжетлы картина күрсәтә). Бу – умырзая чәчәге.Бергәләп кабатлыйк әле: умырзая чәчәчге. (Балаларны активлаштыру). Ул бик аз яши. Алар бик аз калганнар. Аларны сакларга кирәк.Кар бабай. Кызык, ә умырзая Язны ничек каршы алды икән?

Тәрбияче. Ул язның килгәнен алдан сизенә һәм кар астыннан нечкә генә булып килеп чыга. Яз кайда икән дисезме? Тирә якка карагыз әле. Менә бит Яз!

Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

Кар бабай. Балалар, рәхмәт сезгә! Хәзер мин хуҗам янына тыныч күңел белән кайта алам. Хәзер ул үзенең урынын Язга бирә ала. Сау булыгыз!Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Хәзер сез дә яз турында күп нәрсәләр беләсез.Тагын бер тапкыр искә төшерик әле. (Кабатлыйлар)

Сөйләм теле үстерү: Тема: “Аюның язгы маҗаралары”

Бурычлар:

1) балаларны исем, сыйфат кулланып, гади җөмләләр төзергә өйрәтү, язның төп билгеләрен ныгыту; бирелгән сүзләргә антонимнар сайлауны формалаштыру, балаларның сүзлек запасын киңәйтү;2) балаларның кызыксынуын, игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү; 3) балаларда табигатькә сакчыл караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар: А3 форматында ике сюжетлы картина:

а) табигатьтә яз, кар эри, аю кышкы йокыдан уянмаган, аюның оясына кар сулары тулган да, аның туны чыланган; б) аю йокысыннан уянган да, оясыннан чыгып киерелгән һәм өскә караган, күк йөзе чиста, зәңгәрсу.

Куянның, бүренең, тиеннең, песинең контурлы рәсемнәре, 5әр данә тиеннең,

куянның, бүренең, май коңгызының, күбәләкнең, кырмысканың, 1 данә яңгыр болытының контурлы рәсемнәре, күңелле музыка аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче.

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

(Резеда Вәлиева)

Балалар, шигырьдә елның кайсы вакыты турында сүз бара? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә сез язның нинди айларын беләсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз!

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер рәсем күрсәтәм. (Тәрбияче кышкы йокыдан

уянган аю рәсемен күрсәтә) Әле аю кышкы йокыдан уянмаган иде. Менә аюның оясына кар сулары тулган да, аның туны чыланган. Аю йокысыннан уянган да, оясыннан чыгып киерелгән һәм өскә караган. Өскә карагач, нәрсә күргән? (Һава, күк йөзе). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә күк йөзе нинди? (Язгы, чиста, зәңгәрсу, биек). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Әйе, яз көне күк йөзе нәкъ шундый була. Анда ак болытлар йөзә. Менә аю һавага карый да, уйга бата: “Эх, минем канатларым булса иде,

зәңгәрсу һавада йөзәр идем. Очар идем дә, кояш, зәңгәр болытлар турында җырлар идем”,- ди. Кинәт кенә аюга бөтен нәрсә зәңгәрсу булып күренә: кошлар да, агачлар да, үләннәр дә, хәтта кояш та. Аю йоклап киткән икән бит. Ул тәмле төш күрә.

Аю зәңгәр төш күрә:

Зәңгәр үлән,

Зәңгәр урман,

Хәтта сары кояш та

Зәңгәр булып күренә.

Әйдәгез, аю белән бергә без дә күзләрне йомыйк та, үләннәрне, болытларны күз алдына китерик. Матурмы? Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Балалар, сез беләсезме, һәр болытның кешеләрнеке кебек кәефе я күтәренке, я төшенке була. Алар бер-берсенә охшамаганнар. Әгәр болытларның кәефе күтәренке булса, алар нинди була? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әгәр болытларның кәефе төшенке булса, ул нинди була? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру).

Болытлар арасында аю зур кояшны күреп ала. Балалар, кояш нинди? (Якты, нурлы, җылы, ягымлы, язгы). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Аю як-ягына караган да, агачлар, үләннәр, чәчәкләр, төрле җәнлекләр күргән. Әйдәгез, без дә карыйк әле, аю нинди җәнлекләр күргән икән? (Тәрбияче куянның, бүренең, тиеннең, песинең контурлы рәсемнәрен күрсәтә). Балалар, монда ничә җәнлек бар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, күп, бергәләп саныйк әле: бер, ике, өч, дүрт. Ничә җәнлек булды? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, кайсы җәнлек артык? (Песи). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, ни өчен? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, песи йортхайваны, ә башкалар кыргый хайваннар. Балалар, тагын кайсы җәнлекне артык дип әйтеп була? (Тиен). Ни өчен? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру).

Әйе, тиен агачта яши, йөри, ә башка җәнлекләр җирдә йөри. Булдырдыгыз! Балалар, менә аю нинди урман күргән. (Тәрбияче язгы урман сурәтләнгән рәсем күрсәтә). Ләкин бу урманда берәү дә юк. Балалар, әйдәгез һәр җәнлеккә, бөҗәкләргә үз урыннарын табарга ярдәм итик.

Күңелле көй яңгырый. Тәрбияче балаларга тиеннең, куянның, бүренең, май коңгызының, күбәләкнең, кырмысканың контурлы сурәтләрен тарата. Балалар бу сурәтләрне урман рәсеменә ябыштыралар. Яңгыр болыты сурәтен тәрбияче ябыштыра.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Менә безнең урманыбыз матурланды. Балалар, монда бер яңгыр болыты килеп чыкты һәм яңгыр ява башлады. Әйдәгез, без дә уйнап алабыз. Мин “әни” болыт булырмын, ә сез минем балаларым – тамчылар булырсыз.

(Күңелле музыка яңгырый). Тамчылар җиргә очып төшәләр. Сикерәбез, уйныйбыз. Аларга берәрләп сикерү күңелсез булган, дүртәр булып берләшеп, гөрләвек ясаганнар. Бу гөрләвекләр барысы да очрашкан да, бер зур елгага әверелгәннәр. (Балалар кулга кул тотынышалар, бер-бер артлы йөриләр). Бу елга аккан, аккан да бер океанга кушылган. (Балалар кулга кул тотынышып зур түгәрәк ясыйлар). Бу тамчылар океанда йөзеп озак кына йөргәч, әниләре – болытның сүзе исләренә төшкән. Ул бит аларга кайтырга кушкан

иде. Шул вакыт кояш кыздыра башлый. (Балалар чүгәлиләр). Тамчылар җиңеләеп калганнар һәм өскә күтәрелә башлаганнар. (Балалар кулларын күтәреп, өскә тартылалар). Кояш җылысында алар парга әйләнгәннәр һәм әниләре – болыт янына кайтканнар.

Булдырдыгыз балалар! Шул вакыт аюга бик күңелсез булып киткән һәм ул дуслары – башка аюлар янына барырга уйлаган. Баргач, иптәшләренә бер бик кызык уен өйрәткән.

Әйдәгез бу уенны без дә уйныйбыз. Уен “Барысы да киресенчә” дип атала. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез аның киресен әйтерсез. Зур - (кечкенә, бәләкәй). Әче - (баллы). Кайнар - (салкын). Йомшак - (каты). Киң - (тар). Булдырдыгыз балалар! Сезгә бүген эшчәнлек ошадымы? Сез бүген нәрсәләр белдегез? Сез бердәм булганга, бер-берегезгә ярдәм иткәнгә сезгә барысы да җиңел генә бирелде.

Матур әдәбият белән таныштыру .Тема. КОНСТАНТИН УШИНСКИЙНЫҢ “ХАЙВАННАР БӘХӘСЕ” ӘСӘРЕН УКУ

Бурычлар:

1) балаларның сорауларга җавап бирү осталыгын ныгыту, сюжетның эзлеклелеген истә калдырырга ярдәм итү, әсәрне игътибар белән аңлап тыңларга өйрәтүне дәвам итү;балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

2) балаларның эмоциональ сферасын, тип-тап-тап, тип-тап-тап, пух-пах-пах, ах-ох-ух, пу-ту-ту, у-у-у, чаң-чаң-чаң, дың-дың-дың, пуф-пуф-пуф, уф-уф-уф аваз ияртемнәре хисабына авазларның дөрес әйтелешен камилләштерү, үстерү;

3) балаларда нәфис сүзгә мәхәббәт, йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык,мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлар: Закирова К.В. “Балачак аланы” Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, 111 бит, А3 форматында бакча сукалаучы ат, яшел үлән ашап йөрүче сыер, йорт саклаучы эт сурәтләнгән сюжетлы картина.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. (Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра). Балалар, карагыз әле

урамга, хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). (Балаларны активлаштыру). Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Кояш җирне җылыта, кар эри, чәчәкләр чыга). (Балаларны активлаштыру). Әйе, җирдә кар эреп беткәч, язгы эшләр башлана. Тәрәзәгә карагыз әле урам себерүчеләр нишли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, урамнарны кышкы пычраклардан чистарталар. (Ишек шакыган тавыш ишетелә). Балалар, кем икән ул? (Тәрбияче ишекне барып карый). Балалар, безгә Хат ташучы Яздан посылка алып килгән, ачып карыйк әле. Карагыз әле, нинди матур картина! Бу картинада нәрсәләр күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бу авыл бакчасы. Бу нәрсә? (Ат). (Балаларны активлаштыру). Ул нәрсә эшли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ул җир сукалый, шулай итеп җирне яшелчәләр, бәрәңге утыртырга әзерли. Ә бу нәрсә? (Сыер). Ул нишли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе,

инде яшел үлән үсә башлаган, сөте күп, тәмле булсын өчен сыер яшел үлән ашарга чыккан. Балалар, ә бу нәрсә? (Эт). Ул нишли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар).(Балаларны активлаштыру). Дөрес, ул йорт саклый. Балалар, ат, сыер, этне бер сүз белән ничек атыйлар? (Йорт хайваннары). (Балаларны активлаштыру). Алар кешеләргә файда китерәме, ярдәм итәләрме икән. Мин сезгә шул турда Константин Ушинский язган “Хайваннар бәхәсе” әсәрен укырмын. Башта уйнап алырбыз. Без поезд булып, бер-бер артлы тотынышып басып, “авылга кайтып килик”.

Алга таба барабыз тип-тап-тап, тип-тап-тап.

Гөрләп чаба паровоз тип-тап-тап, тип-тап,тап.

Ак төтен артта кала пух-пах-пах, пух-пах-пах.

Вагоннар җырлап чаба ах-ох-ух, ах-ох-ух!

Сыбызгы яңгырап китә пу-ту-ту, пу-ту-ту.

Тавыш еракка китә у-у-у, у-у-у.

Бик күп җирләрне үттек чаң-чаң-чаң, чаң-чаң-чаң.

Урманга да без җиттек дың-дың-дың, дың-дың-дың.

Зур паровоз уфылдый пуф-пуф-пуф, пуф-пуф-пуф.

Бүген бик арыдың ди уф-уф-уф, уф-уф-уф.

Менә, балалар, без килеп җиттек.

Булдырдыгыз! Хәзер әсәрне укыйм, игътибар белән тыңлагыз. (Тәрбияче әсәрне укый).

Менә шундый хәлләр булган. Балалар, Сыер, Ат һәм Эт нәрсә дип бәхәсләшкәннәр?(Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Атны хуҗа ни өчен ярата? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, ул җир сукалый, тырмалый, урманнан утын ташый. Ә Сыерны ни өчен ярата? (Индивидуаль һәм

күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Эт нәрсә ди? (Мин аның йортын саклыйм). (Балаларны активлаштыру). Бу бәхәсне кем ишеткән? (Хуҗа). (Балаларны активлаштыру). Хуҗа аларга әйткән: “Юкка бәхәсләшеп тормагыз, сезнең барыгыз да миңа кирәк, сезнең һәрберегез үз урынында яхшы”. Балалар, ат та, сыер да, эт тә кешегә кирәк, алар һәрберсе

үзенчә файда китерә. Бу йорт хайваннары яз көне генә түгел, ә елның теләсә кайсы фасылында кешеләргә ярдәм итә. Аларны яратырга, сакларга, алар турында кайгыртырга кирәк.

Саф һавада булу

Кошларны күзәтү.

Максат:

- кошларны каурыйлары, зурлыклары, тавышлары буенча танырга һәм аерырга өйрәтү;

 - күзәтүчәнлекне, хәтерне үстерү;

- кошларга карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- кошларның төрләрен кабатлау.

Күзәтү барышы

Тәрбияче балаларга сорау бирә, табышмаклар табарга тәкъдим итә.

  • Безнең участокка нинди кошлар очып килә?
  • Аларның зурлыгы нинди?
  • Аларның төсе нинди?
  • Нәрсә белән тукланалар?
  • Яз көне кошлар тормышында нинди үзгәрешләр була?
  • Үзләренең кошчыклары турында ничек кайгырталар?
  • Сез кошларга ничек булышасыз?
  • Кошлар табигатькә нинди файда китерәләр?
  • Сез тагын нинди кошлар беләсез?

Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык)

Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң үз итә (Сыерчык)

Җилне күзәтү.

Максат:

- һава торышының үзгәрүе турындагы күзаллауларны ныгытуны дәвам итү;

- җил турындагы төшенчәне формалаштыру;

- җил юнәлешен билгеләргә өйрәтү.

Күзәтү барышы

Дөньяда яшәү ничек рәхәт: атлыйм, ә җылы җил мине арттан иркәләп бара!

Җылы һава салкын һавага караганда җиңелерәк, шуңа күрә ул өскә күтәрелә, ә салкыны аста җәелә. Һава бар җирдә дә тигез җылынмый, чүлләрдә ныграк, җил дә анда кызу була. Елга өстендәге һава салкынча, шуңа күрә аннан салкынча җил исә. Һава һәрвакыт киң диңгезләр, кара урманнар, кайнар чүлләр өстеннән хәрәкәт итә. Без аны ... дибез (җил).

Хезмәт эшчәнлеге: участоктагы юлларны себерү.

Максат: хезмәт кую теләге тәрбияләү.

Хәрәкәтле уен: "Җилдән җитезрәк", " Кем югарырак".

Максат: 

- йөгерү тизлеген үстерү;

- җиңел итеп сикерергә өйрәтү.

Һава торышын күзәтү.

Максат:

- табигатьтә ел фасылларының үзгәрешләре турындагы белемнәрне ныгыту.

Күзәтү барышы.

Болыт урман артына яшеренә.

Күкләрдән кояш безгә карый,

Шундый чиста, игелекле нурлы.

Тота алсам үбәр идем.

- Яз килү белән нәрсә үзгәрде? Көннәр озынайдылар, кояш еш күренеп яктырту гына түгел, җылыта да башлады.

- Яшелчә бакчасында нәрсә үзгәрде? (Эрегән кар сулары күренде). Сез ничек уйлыйсыз, нигә кар бар җирдә дә эреп бетмәде, ә кечкенә кисәкләр булып ята? Тиздән җылы яктан кошлар кайтырлар, без ясаган сыерчык ояларында оя корырлар.

- Һәр иртә саен алар үзләренең җыры белән безнең күңелне күтәрәләр, сөендерәләр. Агачлардагы һәм түтәлләрдәге зарарлы бөҗәкләрне ашарлар. Нинди зарарлы бөҗәкләрне беләсез? Кырмыска зарарлымы? (Юк, ул санитар). Агачлар белән нинди үзгәрешләр булды? (Бөреләр бүртенә башлады). Ни өчен бөреләр кыш көне буртенмиләр? (Агачта аю сыман кышын йоклый, кояш карый башлагач уяна һәм кар сулары белән туена башлый).

З.Нури “кошлар кайта” шигыре.

*Ачылды ак калын юрган

Исте апрель җилләре

Кошлар кайта.

Сагындырган

Туган-үскән җирләре.

Б. Рәхмәтовның “Яз” шигыре.

               Яз килә, яз килә

               Сыерчыклар килә

               Гөрләшеп, сайрашып

              Җырчы кошлар килә.    

Бу кайсы вакыт?

Боз һәм кар эреде, Көннәр озая,

Сулар йөгерде; Төннәр кыскара,

Елап елгалар, Бу кайсы вакыт? —

Яшьләр түгелде. Йә, әйтеп кара.

 Габдулла Тукай

Яз җитә

Кояш көлеп карый безгә, Яз, яз, яз җитә,

Күзләр чагыла. Тәрәзәне ачтылар.

Елгалардан бозлар ага Тып-тып-тып итә

Диңгез ягына. Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып, чыпчыклар Тиздән шаулап яфрак ярыр

Чыелдашалар, Озын ак каен,

Яшькелт-кара сыерчыклар Ал чәчәкләр алып килер

Әй җырлашалар. Безгә май ае.

 Фатих Кәрим

Яз килә

Гөрләвек ага, Гөрләвекләрдә

Кояш елмая, Уйный үрдәк, каз.

Торналар үтте Илне яшәртеп,

Тезелеп бая. Шаулап килә яз.

 Нур Гайсин

Яз

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

 Резеда Вәлиева

Апрель

— Апрель, апрель җитте, — дип,

Тамчы бии тып та тып.

Гөрләп ага гөрләвекләр, Аю юлын эзли һаман

Юлга тула күлдәвекләр. Урман-куак арасыннан.

Салкын кышлар үтеп китте, Кошлар сайрый тирә-якта,

Кырмыскалар чыгып җитәр. Умырзая чәчәк ата.

 Самуил Маршактан

Сыерчыклар

Сыерчыклар: «Чык-чык!» — Абау, җаным, күр әле,

 дип Нәни генә үзләре,

Чакыргач чыктым әле, — Чик-чирик тә чык-чык! —

Мин аларның дусты бит, икән

Әниемнең Дилбәре. Бөтен белгән сүзләре.

Безне бик дус итәләр,

Кортларны юк итәләр,

Чик-чирик дип кайталар да

Чик-чирик дип китәләр.

 Әминә Бикчәнтәева

Хайваннар бәхәсе

Сыер, Ат һәм Эт, хуҗа кайсыбызны ныграк ярата дип, үзара

бәхәсләшеп киткәннәр.

— Билгеле, мине ярата, — дигән Ат, — мин аның җирен

сукалыйм, тырмалыйм, урманнан утын ташыйм, миңа утырып,

шәһәргә бара. Миннән башка әллә кайчан харап булыр иде

инде ул.

— Юк, хуҗа мине ныграк ярата, — дигән Сыер, — мин

аның бөтен семьясын сөт белән туйдырам.

 — Юк, мине, — дигән Эт, — мин аның йортын саклыйм.

Хуҗа бу бәхәсне тыңлап торган да шулай дигән: «Юкка

бәхәсләшеп тормагыз, сезнең барыгыз да миңа кирәк, сезнең

һәрберегез үз урынында яхшы».

 Константин Ушинский

Җил белән Кояш

Бервакыт Җил белән Кояш икәү бәхәсләшкәннәр. «Кайсы-

быз кешенең киемен салдыра ала?» — дигәннәр.

Җил, бар көченә исеп, кешенең киемен салдырырга теләгән.

Җил ныграк искән саен, кешенең киеме тәненә ныграк ябыша

бара икән. Җил булдыра алмаган.

Менә бервакыт Кояш күтәрелгән. Баягы кеше Кояшның

кыздыруына чыдый алмыйча чишенгән дә, киемнәрен култык

астына кыстырып, ялангач китеп барган.

 Габдулла Тукай

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Кечкенә түти туймый калыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер...

Яңгыркаем, яу, яу,                               * Бас, кызым, эзенә,

Игеннәр дә күп булсын,                         Күз тимәсен үзеңә;

Сыерлар да тук булсын —                     Асыл гөлләр үсеп тора,

Безгә катык, сөт булсын,                        Синең баскан эзеңә.

Яңгыр, яу, яу, яу

Кояшкаем, чык, чык,                          * Чума үрдәк, чума каз,

Майлы ботка бирермен.                        Тирән күлне ярата ул,

Майлы ботка казанда,                            Тирән күлне ярата,

Тәти кашык базарда.                               Әлфирә үзенә иптәш эзли,

Әти китте базарга,                                   Белмим, кемне ярата шул,

Тәти кашык алырга.                                Белмим, кемне ярата.

Тәти кашык сабы алтын,                        Сәвияне ярата шул, ярата.

Безгә кирәкми салкын.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Проект : “Яз ” ( уртанчылар төркеме ) А вторы : Вәлиева Әлфия Вәлиҗан кызы 13нче төркемнең тәрбиячесе Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет учреждениясе

Слайд 2

Теманың актуальлеге: Сак һәм кайгыртучан караш табигатькә карата тәрбияләү шул вакытта булыр, качан балалар гади белемнәрне табигать турында белерләр, аны күзәтергә өйрәнерләр,матурлыкларын күрерләр. Балаларның табигать белән танышу: ул аларның аңында реалистик белемнәр дөнья турында мәгарифләр, хисле тәҗрибәдә нигезләнгән чарасы. Балачакта барлык табигатне күрергә һәм ишетергә булдыру, сабыйларда тирән кызыксыну анарга чыгара белемнәрне киңәйтә, холыкны һәм игътибарны формалаштырырга ярдәм итә. Бәйләнешле сөйләмне кочәйтү, ачык үз фикерләрен аңлатырга белү, табигатькә карата яратуны һәм кызыксунуы формалаштыру

Слайд 3

Проблема : Балаларда язның үзгәрешләре табигаттә белемнәр формалаштырылмаган. Алар язның чорларын чагыштыра алмыйлар. Язның беренче чәчәкләр турында төшенчәләре юк. Кышлый торган кошлар турында, аларның яз чораларында яшәү турында әз генә беләләр. Киләчәк ел фасылы һәм хайваннарның, кошларның, үсемлекләрнең тәртип арасында гади бәйләнешләрне куя алмыйлар. Проектның максаты: балаларның ел фасылы - яз билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнеш турындагы күзаллауларын формалаштыру. Бурычлар: Балалар өчен : Тел өйрәнүгә кызыксыну уяту; Балаларны күзәтергә,эзләнергә,фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә кулланырга өйрәтү,узара килешеп эшләргә өйрәтү; Матурлыкны күрү,соклану хисләре тудыру; “Яз” темасы буенча белемнәрен камилләштерү. Әти-әниләр өчен: Әти-әниләр, балалар, тәрбияче белән бердәм эш алып баруны камилләштерү.

Слайд 4

Проектның этаплары. Әзерлек этабы: Проектның темасын сайлау. Актуал ь леген ачыклау. Проект буенча материал җыю. Уеннар картотекасын ясау. Әти-әниләр өчен консультацияләр ясау. Төп этап: “ Яз” темасы буенча шөгылләр үткәрү. “ Яз” темасы буенча уеннар оештыру. “ Яз” темасы буенча матур әдәбият уку. “ Яз” темасы буенча картиналар карау. “ Яз” темасы буенча энгәмә һәм күзәтү. Йомгаклау: - презентация ясау; - “ Яз” темасы буенча әти-әниләр өчен күргәзмә оештыру. - кисеп-ябыштыру “Сыерчыклар өйртлары” күмәк эше. Көтелгән нәтиҗә: Әти-әниләр белән ныклы бәйләнеш булдыру; Иҗади эшчәнлек, күзәтүләр тәҗрибәсе аша балаларның яз турында белемләрен ныгыту һәм формалаштыру.

Слайд 5

Проектның эш планы. Хәрәкәтле уеннар: “Кояш һәм янгыр”, “Кошлар”, “Сез яңгырдан куркасызмы?”, “Көтүче”, “Куяннар”, “Яңгыр”, “Бакалар”. Дидактик уеннар: “Кышлар”, “Нәрсә үзгәрде?”, “Что с начало, что потом?”, “Бу кайчан була?”, “Чудо цветок”. Бармак уеннары: “Агачлар”, “Тамырлар”,”Иртәнге яз”, “Кышлар кайта”. Танып белү: Тема. “ Кар бабай язны өзлий”. Сөйләм теле үстерү: Тема: “Аюның язгы маҗаралары”. Матур әдәбият белән таныштыру: Константин Ушинскийның “Хайваннар бәхәсе” әсәрен уку,такмаклар,табышмаклар, шигерләр: «Подснежники» С.Вангели. “Җил белән Кояш” Габдулла Тукай , “Бу кайсы вакыт?” Габдулла Тукай , “Яз җитә” Фатих Кәрим, “Яз килә” Нур Гайсин , “Яз” Резеда Вәлиева, “Апрель” Самуил Маршактан, “Сыерчыклар” Әминә Бикчәнтәева . Рәсем: «Весна, ручейки, солнце, ярко светит» Т.С. Комарова 78 стр. Әвәлү: «Красивая птичка» , Т.С. Комарова 77 стр. Кисеп-ябыштыру: “ Скворечник для птиц ”. Җыр: “Тамчылар бии”, А.Батыршин, “Яз килде”, М.Бикбова, “Яз җиттә”, Җ.Фәйзи. Рәсемнәр карау: “Яз көне кошлар кайта” , “Урманда яз”, “Умырзая”, “Гөрләвекләр агалар”.Әнгәмәләр: “Бакчага килгәндә нәрсәләр күрдең?”, “Ел фасылы – яз”, “Узеңне урамда тоту белү” , “Хайваннар яз килгәч”. Күзәтү: “Песи талы ботагы”, “Гөрләвекләр”, “Кошларны күзәтү”, “Җилне күзәтү”, “Һава торышын күзәтү”. Әти-әниләрөчен консул ь тацияләр: «Экологическое воспитание детей в семье», « Безг ә яз килә », «Весенний лед-источник повышенной опасности», «Весна идёт, весне дорогу» , “Кышлар ”.

Слайд 6

Рәсем

Слайд 7

Уеннар

Слайд 8

Кул эше: “Болыт һәм яңгыр” Кисеп-ябыштыру “Сыерчыклар өйртлары” күмәк эше Күзәтү: “Песи талы ботагы ”

Слайд 9

Әти-әниләр өчен күргәзмә оештыру


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)

 Максат : Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сә...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Проект : “Яз” (уртанчылар төркеме)

•Сак һәм кайгыртучан караш табигатькә карата тәрбияләү шул вакытта булыр, качан балалар гади белемнәрне табигать турында белерләр, аны күзәтергә өйрәнерләр,матурлыкларын күрерләр.•Балаларның табигать ...