Индивидуальный план по самообразованию
презентация на тему

Салахиева Флюза Мирдарифовна

Индивидуальный план по самообразованию

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл individualnyy_plan.docx39.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Гомуми үстерешле 22 нче балалар бакчасы”

Татар һәм рус телләренә өйрәтүче тәрбияче Салахиева Флүзә Мирдәриф кызының

үзбелемен күтәрү буенча  эш планы

2011– 2016 нчы еллар

Тема: “УМК кысаларында  тел өйрәнү барышында баланың социаль-коммуникатив үсеше”

2011

Максат. Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәнү эшен югары дәрәҗәгә күтәрү, тәрбияченең һөнәри  белемен арттыру. 

Бурычлар:

- балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү;

- төркем тәрбиячеләренә, педагогларга УМК буенча белемнәрен күтәрүдә ярдәм итү;

-  яңа технологияләрне , ФДБСның, УМКның барлык юнәлешләрен тирәнтен өйрәнү;

- заманча технологияләрнең асылына төшенү, урынлы һәм нәтиҗәле кулланырга өйрәнү;

- яңа технологияләр ярдәмендә балалар белән эш нәтиҗәсен югары дәрәҗәгә күтәрү.

Теманың актуальлелеге.    Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы  ШӘХЕС  итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.  Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү , башка телләрне өйрәнүгә  омтылыш  булдыру - бүгенге көннең иң мөһим бурычы. Шушы бурычларның үтәлешенә ирешү өчен тәрбиячегә үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

Көтелгән нәтиҗәләр:

- балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү;

- иҗтимагый-аралашу үсеше нәтиҗәләрен үстерү;

- эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан хезмәттәшләргә мастер-класслар уздыру, дидактик һәм электрон уеннар тәкъдим итү;

- педагогларга, ата-аналарга үзбелемне күтәрү темасы буенча консультацияләр тәкъдим итү.

Үзбелемне күтәрү формалары.

– Методик әсбаплар, кулланмалар, программалар, махсус әдәбият, интернет-ресурс, ИКТ, семинар-практикумнар, методик берләшмәләр, педагогик киңәшмәләр, ачык шөгыльләр, мастер-класс, түгәрәк эшләре, курслар.

Үзбелемне күтәрү төрләре:

- индивидуаль планнар аша мөстәкыйль эшчәнлек;

- балалар  бакчасында, шәһәр, республика күләмендәге методик берләшмәләрдә, педагогик киңәшмәләрдә, семинар-практикумнарда, конкурсларда катнашу;

- Интернет аша үз сайтымда һәм башка сайтларда  педагоглар белән аралашу.

Үзбелемне күтәрү юнәлешләре:

Төп юнәлешләре

Практик эшчәнлек, эш нәтиҗәләрен күрсәтү чаралары (форма)

Үткәрү вакыты

Норматив-хокук документларын , эш тәҗрибәсенә һәм аның проблемаларына кагылышлы әдәбиятне өйрәнү

Белем бирү өлкәсендәге барлык законнарны, балалар хокуклары Конвенциясен, яңа методик кулланмаларны, педагогика-психология өлкәсендәге әдәбиятны өйрәнү, УМК ның барлык материалларын үзләштерү.

Яңа технологияләр белән танышу, үзләштерү, үз эшемдә куллану.

Федераль Дәүләт белем  бирү стандартын өйрәнү, эшне оештыру.

2011-2016

Белем бирү процессын программа-методик кулланмалар белән тулыландыру

Методик кулланма-әдәбиятне өйрәнү , үз эшемдә куллану.

-“ От рождения до школы. Основная  образовательная программа дошкольного образования”  под ред. Н.Е.Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А.Васильевой.

-“Региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең  мәктәпкәчә белем бирү программасы”. Шаехова Р.К.

- “Балалар бакчасын да рус балаларына татар теле өйрәтү”программасы. З.М.Зарипова җитәкчелегендә  иҗади төркем. 2013.

УМК буенча методик кулланмалар:

- “Минем өем”, “Уйный-уйный өйрәнәбез”, “Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар”. З.М.Зарипова һәм иҗади төркем. 2013.

-“Туган телдә сөйләшәбез” ана теленә өйрәтү методик кулланмасы Ф.В.Хазратова, З.М.Зарипова.2013.

-“Балалар бакчасында әдәп –әхлак тәрбиясе” К.В.Закирова ,Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина, 2013. 

- Белем бирү технологияләрен куллану.

-Шәһәр күләмендә УМК буенча дидактик һәм электрон уеннар, методик кулланмалар  конкурсларында катнашу.

-  “ Слагаемые качества дошкольного образования” – шәһәр конференциясендә  “УМК өйрәтүдә уеннар”темасына мастер-класс күрсәтү.

-“Педагогик идеяләр “конкурсларында катнашу.

- Шәһәр күләмендә үткәрелгән “Ел тәрбиячесе” конкурсларында катнашу.

-Мастер –класслар уздыру:”УМК материалларын ныгыту өчен дидактик уеннар әзерлибез”, “ИКТ уеннарын ничек кулланырга?”

- ”Чишмәкәй” ,“Әйдә әле, сөйләшик!”  түгәрәкләре эшенә планнар  төзү, эш алып бару.

2011-2016

2015,август

2015,ноябрь

2014-2016

2013-2016

2011-2016

Мөстәкыйль эксперименталь- эзләнү эшләре үткәрү.

Үз белемемне күтәрү темасы материалларын системалаштыру. Күрсәтмә һәм таратма материалларны яңарту. Проектлар, лэпбуклар  эшләү. Шөгыльләрне яңа технологияләр кулланып уздыру.

2011 - 2016

Квалификацияне күтәрү курсларында уку

-Курсларда үз белемне күтәрү, эшемдә куллану.

План буенча

Белем бирү оешмасы системасындагы методик эшләрдә катнашу, педагогик эшчәнлектәге шәхси  тәҗрибә белән уртаклашу

-Педагогик утырышларда чыгыш ясау “Внедрение и применение новыхУМК по обучению детей двум государственным языкам РТ в ДОУ на основе современных образовательных  технологий”

“Знакомство педагогов с УМК, как одной из актуальных проблем в системе образования РТ”

- Түгәрәк өстәл артында сөйләшү «Система обучения дошкольников государственным языкам Республики Татарстан с использованием УМК» , «УМК – это интересно, увлекательно, результативно»

- Практик-семинарлар оештыру  “Новые подходы в обучении детей двум государственным языкам в ДОУ, социально-коммуникативные и речевое развитие”, “Дидактические игры с использованием ИКТ при обучении детей татарскому языку”

- Консультацияләр “Учимся второму языку”, “Формы и методы, используемые педагогом в организации совместной деятельности при обучении детей татарскому языку”,   “”Интеграция образовательных областей при обучении татарскому языку”, “Язык как основа развития коммуникативных способностей”, «Использование мультимедийных средств и компьютерных технологий в изучении татарского языка» , “Развитие познавательных интересов детей при изучении татарского языка” ,“Основные принципы использования УМК в ДОУ при обучении дошкольников  татарскому языку”

- Балалар бакчасының гомуми, төркем ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау: «Что знают дети о своей семье, своей и чужой культуре?»

 «Двуязычие-веление времени»

- Тәрбиячеләр, ата-аналарга, башка бакча тәрбиячеләренә ачык шөгыльләр күрсәтү.

-Балалар бакчасының эшче төркеме эшендә катнашу.

Балаларның төрле конкурсларда катнашуына ирешү:

-“Тылсымлы куллар” Россия , Татарстан күләм бәйгесендә.

-Сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе.

- Сәләтле балалар фестиваленә балаларны әзерләү.

-Электрон, дидактик уеннарны туплау, үз эшемдә куллану,тәрбиячеләр  һәм ата-аналарга тәкъдим итү. 

- Милли бәйрәмнәр үткәргәндә иҗтимагый-аралашу темасына балалар чыгышы:мини театрлар,бию-җырлар, шигырьләр.

- Вебинарларда катнашу, алган белемнәрне  үз эшемдә куллану.

-СМИ да үз эш тәҗрибәм материаллары белән чыгыш ясау .

2012

2012

2012-2013

2014

2014

2013

2013

2014

2015

2016

2016

Системалы

2011-2016

Системалы

2011-2016

2014-2016

Системалы

ФДБС таләпләрен исәпкә алып эшне оештыру

Федераль дәүләт белем стандартлары  норматив документын, “От рождения до школы”белем бирү программасының эчтәлеген өйрәнү һәм үз эшемдә куллану.

ФГОС таләпләрен исәпкә алып эш программасын төзү.

Балалар бакчасының төп белем бирү программасын төзүче эшче төркеме эшендә катнашу.

 Проект эшчәнлеген укыту-тәрбия эшендә киң куллану.

Интегральләштерелгән белем бирү  эшчәнлекләре үткәрү.

Ачык ишекләр атналыгында катнашу.

Балалар бакчасы һәм үз сайтымны , портфолионы тулыландыру.

2014-2016