Дидактик уеннарга аңлатма
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Дидактик уеннарга аңлатма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл didaktik_uennarga_anlatma.docx21.68 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү өчен дидактик уеннар

                      Фассахова Гульсиня Нургаязовна,

                                                    воспитатель (по обучению детей татарскому языку)

                             МБДОУ-детский сад “Голубой вагон”

                            Тукаевского муниципального района

   Республики Татарстан

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” гы Закон Татарстан халыкларының телләре һәм мәдәниятен һәрьяклы тирәнтен үстерүне, җәмгыятебезнең үсешендә һәр милләтнең иҗади куәтен, гореф- гадәтләрен, йолаларын мөмкин кадәр күбрәк, нәтиҗәлерәк куллануны күз алдында тота.

Бу законны үтәү балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә зур җаваплылык йөкли. Димәк, тәрбияче балада үз халкының теле, тарихы, рухи хәзинәләре белән горурлану һәм хөрмәт хисләре тәрбияләргә тиеш була.

         Тел- ананың балага биргән иң зур бүләге, һәр баланың туган көннән туплап килгән хәзинәсе. Телне кешеләр дәрья белән чагыштыралар, ә бу дәрья серле, сихри, иксез- чиксез, аның суында нинди генә энҗе- мәрҗәннәр юк икән!.... Тәрбияченең төп бурычы туган телнең шушы бай мөмкинлекләреннән файдаланып, бала күңеленә, сабый йөрәгенә матурлык, игелеклелек, инсафлык орлыклары чәчү, Ватанны сөя белүче шәхесләр тәрбияләү.

Һәр гаилә үз баласының ана телендә әйбәт сөйләшә белүе өчен җаваплы.

Татар теле бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Күренекле галим  В.Х. Хаков: “Тел кешелек дөньясында тылсымлы көчкә ия”- ди. Тел аша халык үзенең кайгы- шатлыкларын, хыялларын, теләкләрен белдерә. Әби – бабаларыбыз безгә бүтән байлыклар белән бергә тел хәзинәсен дә бүләк итеп калдырганнар. Ә һәр яңа  буын аңа үз өлешен кертеп, баетып, киләчәк буыннарга тапшырып килә.

         Без тәрбиячеләр  ата- аналар бу мирасны бала тәрбияләүдә ныклы нигез итеп куллана белсәк, ирекле, белемле, сау- сәламәт, тормышта үз урынын мөстәкыйль табарга сәләтле, үз телен һәм башка телләрне хөрмәт итә белүче кешеләр үстерә алачакбыз. Телләрнең төрлелеген, халыкларның мәдәниятен, традициясен югалтмау үзара аңлашып, килешеп яшәүне тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә кабул ителгән 2010-2015 елда мәгарифне үстерү стратегиясендә (30.12. 2010, №1174) мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен рус һәм башка милләт балаларын татарча сөйләшергә өйрәтү программасы, укыту- методик комплектлары (УМК) төзү бурычы куелды.

 Хөкүмәтебез шушы бурычларны үтәде, без тәрбиячеләргә “яшел” юл ачылды, бөтен мөмкинчелекләр тудырылды. Хәзер бер нинди проблемасыз эшлибез, бөтен нәрсә бездән тора.

 Мин балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче буларак үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Коммуникатив технологияләр кеше тормышының бөтен тармагына да үтеп керде, һәрберебезне электрон дөнья чолгап алды. Хәзерге үсеш процессында бер урында  тору мөмкин түгел,  яңа мәгълүмати  технологияләр куллануны  заман таләп итә. Укыту- методик комплектлар  белән  эшләгәндә, русс телле балаларны  ничек итеп татар телен өйрәтергә,  кызыксындырырга? Шуңа күрә мин дә  традицион методларны яңа алымнарга алыштыру бурычын үз өстемә алдым. Яңача технологияләр кулланырга булдым, татар теле өйрәтү өчен   рус телле балаларга  дидактик уеннар эшкәртмәсе төзедем.

Бу дидактик уеннар рус телле балаларны татар теленә өйрәтү  өчен каралган.

Дидактик уеннары куллануның иң мөһим бурычы:  рус телле балаларны  татар телендә аралашырга  өйрәтү.

Мин балаларга  шул уеннарны  экранда күрсәтәм (уеннарны  эшчәнлектән тыш һәм индивидуаль эш вакытында уйныйбыз, рус телле тәрбиячеләр дә балалар белән уйныйлар) Балалар  рәсемне күрә,  сүзне миннән ишетә, өченчедән компьютер кнопкасы аркылы хәрәкәтләндереп экранда сүз языла ( тәрбиячеләр өчен).

Безнең балалар бакчасына йөрүче балалар  шул дидактик уеннар ярдәмендә  бик теләп һәм тырышып татар телен өйрәнәләр. Һәр эшчәнлектән  бик канәгать булалар.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча:

Д/уен: “Портфельдә нәрсә бар?”. “Назови , что у тебя в портфеле?” (мәктәп темасы)

Д/уен. “Нәрсә, нинди, ничә??” (мәктәп темасы)

Д/уен. “Син нишлисең?” (Слайд№ )

Бу уенны эш дәфтәреннән алып төзедем. Эшчәнлектә өйрәнгән сүзләрне (материалны) ныгыту өчен .

Бу слайдтан әти әниләр һәм тәрбиячеләр дә куллана ала. Хәрәкәтне белдергән сүзләр ике телдә дә экранда языла.

Д/уен “Командир уены”. (Эш дәфтәре унсигезенче биремгә таянып эшләдем)

Максат:Сорауны аңлап, бала үзе сорау куя һәм җавап бирә белергә өйрәтү.

Сөйләм үрнәге: Эт

Д/уен. “Син нәрсә яратасың?” (Слайд№ )

Максат:Сорауны аңлап, бала үзе сорау куя һәм җавап бирә белергә өйрәтү.

Уенда ике бала катнаша, башка балалар тыңлый. Аннары урыннарын алышалар.

Бу уенны эш дәфтәреннән алып төзедем. Эшчәнлектә өйрәнгән сүзләрне (материалны) ныгыту өчен .

Бу слайдтан әти әниләр һәм тәрбиячеләр дә куллана ала. Хәрәкәтне белдергән сүзләр ике телдә дә экранда языла.

“Минем өем проекты” буенча дидактик уеннар:

“Гаилә”, “Ашамлыклар”   Слайд № 2-12.

Д\уеннар: “Өйгә чакыр”, Исәнме, сау бул”, “Кем бар?”, “Кем юк?”,  “Ничә бабай, ничә әби?” , “Бармак уены”, “Өйдә кем яши?”, “ “Чәй белән сыйла”, “Ипи белән сыйла”, “Алма белән сыйла”, “Җиләк- җимеш белән сыйла”, “Бу нәрсә?”

Д/уен. “Чакыр, утырт” Слайд №13

Д/уен “Аюларны сыйла” Слайд №14

Д/уен. “Сана, ничә алма?”Слайд №15

Д/уен “Уенчыкларны чакыр. Слайд № 16

Д/уен “Мияуны чакыр”. Слайд №17

Д/уен “Мияуга уенчык бүләк ит” Слайд №18

Д/уен: “Уенчыклар кибете” Слайд №19

 Д/уен “Уенчыкны ю”. Слайд №20

Д/уен “Зур, кечкенә” Слайд №21-23

“Уйный- уйный үсәбез”проекты  буенча дидактик уеннар:

Яшелчәләр  

Д/уен “Бу нәрсә?” Слайд №2-4

Д/уен “Кибет”. Слайд №4-10

Киемнәр

Д/уен “ Киемнәр”, “Нинди күлмәк”, Слайд №11, “Ничә күлмәк?” Слайд №12, “Нинди чалбар, ничә чалбар?” Слайд №13.

Д/уен “Шкафта нәрсә бар?"

Д\уен “Бу нәрсә? Кайда нәрсә бар?”

 Савыт- сабалар

Д/уеннар Слайд  №16-23

Җиһазлар

Д/уен “Аюларга җиһаз бир” Слайд №24-30

Д/уен “Командир” слайд №30-36

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты  буенча дидактик уеннар:

Мәктәп

Д/уен “Портфельдә нәрсә бар?” Слайд №1

Д/уен “Сана, ничә?” Слайд- №2- 4

Д/уен “Нәрсә, нинди, ничә?” Слайд №4-9

Д/уен “Мин яратам” Слайд №10-15

Д/уен “Син нишлисең?”  Слайд  16-23

Д/уен “Мин юам” Слайд № 24-25

Д/уен “Нишли?”  Слайд №26- 29

Д/уен “Тауда” Слайд № 30-31

Методик кулланмалар:

  1. Татарча сөйләшәбез. Методик кулланма  4-5 яшь.

 Авторлар: З.М.Зарипова, Р.Г.Кидрәчева, Р.С.Исаева.

  1. Татарча сөйләшәбез. Методик кулланма  5-6 яшь.

 Авторлар: З.М.Зарипова, Р.Г.Кидрәчева, Р.С.Исаева

  1. Татарча сөйләшәбез. Методик кулланма  6-7 яшь.

 Авторлар: З.М.Зарипова, Р.Г.Кидрәчева, Р.С.Исаева

Кулланылган материал:  Дидактик уеннар ясау өчен:  “Минем өем”, “Уйный- уйный үсәбез”, “Без инде хәзер зурлар- мәктәпкә илтә юллар” проектлары буенча килгән күрсәтмә һәм таратма материаллардан алынды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Детская "игровая дидактика"

Методическая разработка адресована педагогам,воспитателям и родителям."Игровая дидактика",как средство физического и психического развития ребенка....

Балалар бакчасында дидактик уеннар.

Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....

УМК буенча дидактик уен "КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР"

УЕН “КИЕМНӘРНЕ УРНАШТЫР” (Разложи одежду) Максат:  Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланы...

Дидактик уеннар

ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...

" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукка аңлатма язуы.

Әлеге лэпбук З.М. Зарипованың "Туган телдә сөйләшәбез" методик кулланмасының "Гаилә һәм йорт җиһазлары" проектына нигезләнеп ясалды....