" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукка аңлатма язуы.
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

Әлеге лэпбук З.М. Зарипованың "Туган телдә сөйләшәбез" методик кулланмасының "Гаилә һәм йорт җиһазлары" проектына нигезләнеп ясалды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lepbuk_hm_anlatma_yazuy.docx19.98 КБ

Предварительный просмотр:

ен көнкүрештә куллана белү сәләтеАңлатма язуы

Автор төзүче: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән  Газинур кызы.

Төп белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, социаль- коммуникатив  үсеш, физик үсеш, эстетик- сәнгатъ үсеше.

Әлеге “Гаилә һәм йорт җиһазлары” дигән темага әзерләнгән  дидактик кулланма-  лэпбук , мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелде. Бу дидактик кулланма  УМК буенча  З.М.Зарипованың “ Туган телдә сөйләшәбез” укыту методик  комплектына нигезләнеп  эшләнде. Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру, яңа технологияләр , уен технологияләре, коллектив белән эшләү технологияләре, коммуникатив технологияләр   юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып әзерләнде.

                    Максат:

  • “Гаилә һәм йорт җиһазлары”  дигән темага карата белем һәм күнекмәләрен системалы рәвештә формалаштыру.
  • гаилә әгъзалары һәм йорт җиһазлары турындагы белемнәрне ныгыту, кабатлау.
  • балаларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек  тәрбияләү.

                  Бурычлар:

  Үстерү бурычы:

  • балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү.
  • балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү.

                  Тәрбия бурычы:

  • балаларда гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
  • гаиләдә бер- берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык , үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.
  • “Тату гаилә” дигән төшенчәне бирү.

  Белем бирү бурычы:

  • балаларның үз тәҗрибәләренә таянып, тәрбияче тәкъдим иткән темага сөйләргә өйрәтү.
  • Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәләре бирү, иҗади хикәя төзергә өйрәтү.
  • эш урынында кешенең хезмәтен җиңеләйтүче, өйдә кеше өчен уңайлыклар тудыручы предметлар турында белемнәрен камилләштерү.

“ Гаилә һәм йорт җиһазлары” дигән  темага әзерләнгән  лэпбукның эчтәлеге:

1. Дидактик уен “Гаиләм белән танышыйк”

Максат. Балаларда гаилә әгъзалары, туганнары, аларның тормышына карата кызыксыну уяту, фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

2. Рәсем буенча хикәя төзү.

Максат. Рәсем буенча тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү.

3. “Күлмәкләр тегәм”уены

Максат. Балаларга  үзара  сөйләшү, аралашу күнекмәләре бирү, сүз байлыгын, фантазияләрен  арттыру.

4. “Табышмак әйтәм- җавабын табыгыз!”

Максат. Йорт җиһазлары турындагы белемнәрен ныгыту, игътибарлылыкларын  һәм түземлелек, уйлап таба белүчәнлекләрен тәрбияләү.

5. Бармак уены ”Йорт җиһазлары”.

Максат. Игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү; мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге тудыру.

6. Бармак уены.

Максат. Балаларның бармак хәрәкәтләрен үстерү; кул чуклары мускулларын ныгыту; мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге үстерү.

7.  “Мәкальне тәмамла!” уены.

8. “Бу кемнеке?” чылбыр уены.

Максат. Фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм телен  үстерү, сүз байлыгын арттыру.

9. Бармак уены ”Йорт җиһазлары”.

Максат. Игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү; мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге тудыру.

10. Үстерешле уен “Бел”

Максат. Предметларны чагыштырып, аларның охшашлыкларын табарга һәм бертөрлеләрен сайларга өйрәтү, игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү.

11. “Кайсы җиһаз  югалды”

Максат. Игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү; мөстәкыйль рәвештә уйлау сәләтен ныгыту.

12. “Кагыйдәне онытма !” уены(схема белән).Өстәлгә рәсемнәр аска каратып куела, балалар берәр рәсемне сайлап алалар һәм әлеге рәсемдәге кагыйдәне үз сүзләре белән аңлатып бирәләр.

13.  “Бу фигура кайсы җиһазны хәтерләтә?” уены.

Максат. Предметларны чагыштырырга, охшашлыкларын формасы буенча күреп алырга өйрәтү, күзәтүчәнлек, логик фикерләү, сөйләмнәрен үстерү, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен  ныгыту.

14.  “Доминода кем тизрәк” уены

Максат. Предметларны  саны  буенча күреп алырга өйрәтү, күзәтүчәнлек, тиз  фикерләү сәләтен үстерү.

15. Дидактик уен “Минем өем”

   Максат. Фикер йөртү сәләтен,  һәм пространствода ориентлаша белүләрен үстерү.

16. Сүзле уен “Мин тасвирлыйм, син әйт!”

     Максат. Игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү.

Кулланылган әдәбият:

1. ТУГАННАН АЛЫП МӘКТӘПКӘЧӘ. Мәктәпкәчә төп белем бирү программасы /

 Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева редакциясендә. — Русчадан Р.И. Хәлиуллина тәрҗ. — Казан: Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшр., 2016. — 357 б.

2. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек  / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н. Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.- Казан: ФОЛИАНТ, 2012.-304 б.

3. Үстерелешле уеннар: методик кулланма / З.М.Зарипова, Р.С.Исаева. –Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.- 128б.

                                               6-7 яшьлек балалар өчен

Автор төзүче: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә

 яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән  Газинур кызы.

2017 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Конспект занятия:"Минем гаиләм."

Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....

"Минем гаилә"

Белем бирү өчен тәрбия чарасы....

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукның эчтәлеге

quot;Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" дип исемләнгән лепбукның мавыктыргыч уеннары. Автор төзүче Гильметдинова Л.Г....

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...