" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукның эчтәлеге
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

"Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" дип исемләнгән лепбукның мавыктыргыч уеннары. Автор төзүче Гильметдинова Л.Г.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lepbuk_2.docx23.71 КБ

Предварительный просмотр:

сәләтеАңлатма язуы

Автор төзүче: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән  Газинур кызы.

Төп белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, социаль- коммуникатив  үсеш, физик үсеш, эстетик- сәнгатъ үсеше.

Әлеге “Гаилә һәм йорт җиһазлары” дигән темага әзерләнгән  дидактик кулланма-  лэпбук , мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен төзелде. Бу дидактик кулланма  УМК буенча  З.М.Зарипованың “ Туган телдә сөйләшәбез” укыту методик  комплектына нигезләнеп  эшләнде. Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру, яңа технологияләр , уен технологияләре, коллектив белән эшләү технологияләре, коммуникатив технологияләр   юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып әзерләнде.

                    Максат:

  • “Гаилә һәм йорт җиһазлары”  дигән темага карата белем һәм күнекмәләрен системалы рәвештә формалаштыру.
  • гаилә әгъзалары һәм йорт җиһазлары турындагы белемнәрне ныгыту, кабатлау.
  • балаларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек  тәрбияләү.

                  Бурычлар:

  Үстерү бурычы:

  • балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү.
  • балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү.

                  Тәрбия бурычы:

  • балаларда гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
  • гаиләдә бер- берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык , үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.
  • “Тату гаилә” дигән төшенчәне бирү.

  Белем бирү бурычы:

  • балаларның үз тәҗрибәләренә таянып, тәрбияче тәкъдим иткән темага сөйләргә өйрәтү.
  • Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәләре бирү, иҗади хикәя төзергә өйрәтү.
  • эш урынында кешенең хезмәтен җиңеләйтүче, өйдә кеше өчен уңайлыклар тудыручы предметлар турында белемнәрен камилләштерү.

“ Гаилә һәм йорт җиһазлары” дигән  темага әзерләнгән  лэпбукның эчтәлеге:

1. Дидактик уен “Гаиләм белән танышыйк”

Максат. Балаларда гаилә әгъзалары, туганнары, аларның тормышына карата кызыксыну уяту, фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

Уен барышы.

Балалар үзләренең гаиләләрендә кемнәр булуына карап, шул  карточкаларны  гына алалар һәм һәр гаилә  әгъзасының кем булуын, исемен, фамилиясен,кайда торуын, кем булып эшләвен сөйлиләр.

Мәсәлән: (Малай рәсеме төшкән карточканы ала)

Бу мин. Минем исемем......, фамилиям......, мин Янил авылында торам, мин балалар бакчасына бик яратып йөрим.

2. Рәсем буенча хикәя төзү.

Максат. Рәсем буенча тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Уен барышы.

Тәрбияче балаларга гаиләләренә кагылышлы сораулар бирә:

- Сез кемнәр белән яшисез?

- Гаиләдәге якын кешеләрегезгә ничек эндәшәсез?

- Гаиләдә кем нинди эш башкара?

- Үз гаиләгез турында нинди матур сүз әйтер идегез? Һ.б.

Аннан соң балаларга рәсем тәкъдим итә. Берничә бала  дөрес җөмләләр төзеп  рәсем буенча  сөйли.

Мисал өчен тәрбияче хикәясе:

Бу- минем әни.Ул дәфтәр тикшереп утыра. Әни мәктәптә эшли. Аны балалар бик ярата. Мин дә әнине бик яратам. Бу минем әти. Ул энемә китап укый. Ә менә монысы-  бабай, ул телевизор карый. Әби диванда оекбаш бәйләп утыра. Ә бу- мин. Мин шакмаклар белән уйныйм. Без бик тату яшибез.

3. “Күлмәкләр тегәм”уены

Максат. Балаларга  үзара  сөйләшү, аралашу күнекмәләре бирү, сүз байлыгын, фантазияләрен  арттыру.

Уен барышы.

Балалар арасыннан бер тегүче сайланып алына, ә калганнар күлмәк тектерүче була.

Тәрбияче ярдәмендә уенның сүзләре әйтелә һәм өйрәнелә.

Тегүче.

Мин-  киемнәр белгече,

Чигүче һәм тегүче.

Күлмәк камзол, затлы җилән-

Һәммәсен тегеп бирәм.

1 бала.

Үтенечем бар сиңа:

 Кадерле әнием өчен

Күлмәк тегеп бир миңа.

Тегүче.

Бүген үк булыр әзер,

Син хакын түлә хәзер.

Йөрәктә кабынсын дәрт-

Бик шәпләп биеп күрсәт.

Уен барышында төрле гаилә әгъзаларын да әйтергә була. Һәм тегүче дә шигырь сөйләтә, җыр җырлата,мәкаль әйттерә һ.б.Уен шулай дәвам итә.

4. “Табышмак әйтәм- җавабын табыгыз!”

Максат. Йорт җиһазлары турындагы белемнәрен ныгыту, игътибарлылыкларын  һәм түземлелек, уйлап таба белүчәнлекләрен тәрбияләү. 

Уен барышы.

Тәрбияче балаларга рәсемнәр тарата һәм табышмак әйтә. Кемнең рәсеме табышмакның җавабына туры килә, шул бала әлеге рәсем турында сөйләргә тиеш була.Уен рәсемнәр беткәнче дәвам итә.

1. Аягы бар, кулы  юк

Аркасы бар,түше юк.(Урындык)

2. Дүрт туган бер түбә астында.(Өстәл)

3. Калын түшәк салынган,

   Мендәр, юрган куелган.

   Бик уңайлы бу урын,

   Рәхәтләнеп мен дә ят.

   Исеме  аның ...(карават)

4. Беләсезме бу өйне?

    Сыйдырган бар китапны. (Китаплар шкафы)

5.  Төймәсе челт итә,

     Үзе гөлт итә.(Лампочка)

6.  Табаным утлы булса да,

     Тукымадан йөрим мин.

     Җыерык кына йөзләрне дә

     Матурлыйм, тигезлим мин.(Үтүк)

7.  Чүп- чар, тузан йота ул,

     Өйне чиста тота ул.(Тузан суырткыч)

8. Өй эчендә базым бар,

    Баз эчендә бозым бар.

    Керер идем, сыялмыйм,

    Бозларында шуалмыйм.(Суыткыч)

9. Бер көзгегә дөнья сыйган. (Телевизор)

5. Бармак уены ”Йорт җиһазлары”.

Максат. Игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү; мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге тудыру. 

Уен барышы.

Бармаклар ачык, уен барышында ябыла барлар, уен бетешекә йодрык җыелып бетә.

Баш бармак- диванда

Имән бармак- идәндә,

Урта бармак- урындыкта,

Атсыз бармак- караватта,

Чәнти бармак- кәнәфидә,

Барысы да бүген  өйдә.

6. Бармак уены.

 Максат. Балаларның бармак хәрәкәтләрен үстерү; кул чуклары мускулларын ныгыту; мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге үстерү. 

Уен барышы.

Кулларны йодрыклыйбыз, баш бармаклар  сорау биргәндә хәрәкәтләнә, җавап биргән саен бер бармак ачыла бара, бармаклар ачылып беткәч кулларны чәбәклибез.

-Бармак, бармак,

Кайда булдың?

-Бу абый белән

Баланга бардым.

-Бу абый белән

 Ярма ярдым.

-Бу абый белән

Чәй эчтем.

7.  “Мәкальне тәмамла!” уены.

Максат: өйрәнгән мәкальләрне истә калдыру, мәгънәсенә төшенү

Уен барышы: Башта тәрбияче балаларга  мәкальнең башын  әйтә , ә балалар  ахырын әйтәләр, аннан соң мәкаьләрне искә төшереп чыкканнан соң балалар бер берсенә әйтеп уен дәвам итә. Төрле вариантларда уйнарга мөмкин.

Әнкәмнең йорты - ...(алтын бишек).

Әткәй шикәр,- ...(әнкәй бал).

Өйнең яме - ...(ана белән).

Олыласаң олыны, ...(олыларлар үзеңне).

Ата- ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган - ...(әрәм булган).

8. “Бу кемнеке?” чылбыр уены.

Максат. Фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм телен  үстерү, сүз байлыгын арттыру. Балаларга гаилә әгъзалары һәм алар  куллана торган  предметлар төшерелгән рәсемнәр бирелә. Алар шуларны  сораулар буенча дөрес итеп кыстыргычларга урнаштыралар  һәм рәсем буенча сөйли баралар. Чылбырга  тезелгән рәсемнәр буенча икенче баладан да кабатлатырга  мөмкин яки ике бала арасында диалог рәвешендә алып барыла.

Мәсәлән: Бу кем? Бу әби.

Әбигә нәрсә бирәсең? Мин әбиемә күзлек бирәм.

Ул күзлек белән нишли?

Әбием күзлек киеп бәйли.

Әби нәрсәләр бәйли?

Әбием җылы оекбашлар, шарфлар бәйли.

10. Үстерешле уен “Бел”

Максат. Предметларны чагыштырып, аларның охшашлыкларын табарга һәм бертөрлеләрен сайларга өйрәтү, игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү.

Уен барышы.

Балаларга төрле рәсемнәр бирелә, балалар аларны парлап куялар.      Язу машинасы- компьютер.

Шәм-  электр лампасы.

Күмер үтүге- электр үтүге.

Таз, сабын- кер юу машинасы.

Телефонның иске варианты- кәрәзле телефон.

Элеккеге кул машинасы  -  электр тегү машинасы.

Мич – микродулкын миче.

11. “Кайсы җиһаз  югалды”

Максат. Игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү; мөстәкыйль рәвештә уйлау сәләтен ныгыту.

  • 12. “Кагыйдәне онытма !” уены(схема белән).Өстәлгә рәсемнәр аска каратып куела, балалар берәр рәсемне сайлап алалар һәм әлеге рәсемдәге кагыйдәне үз сүзләре белән аңлатып бирәләр. Мәсәлән:
  • Электр җиһазларын үзен генә кабызма!
  • Электр чыбыгын кул белән тотма!
  • Электр җиһазын озак эшләтмә!
  • Электр җиһазлары ватык булса, кулланма
  • Разеткага әйберләр тыкма
  • Ут чыккан очракта электр әйберләренә су сипмә!
  • Янгын чыкса, 01гә шалтырат!

13.  “Бу фигура кайсы җиһазны хәтерләтә?” уены.

Максат. Предметларны чагыштырырга, охшашлыкларын формасы буенча күреп алырга өйрәтү, күзәтүчәнлек, логик фикерләү, сөйләмнәрен үстерү, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен  ныгыту. 

Уен барышы.

Балаларга  перфокарталар таратыла , алар геометрик  фигураларының нинди җиһазларны хәтерләткәнен  уклар ярдәмендә тоташтырып чыгалар.

14.  “Доминода кем тизрәк” уены

Максат. Предметларны  саны  буенча күреп алырга өйрәтү, күзәтүчәнлек, тиз  фикерләү сәләтен үстерү.

Уен барышы.

Балаларга  йорт  җиһазлары төшерелгән  домино бирелә, уенда катнашкан балалар, билгеләнгән вакыт эчендә, тиз генә, нокталы карточкаларны дөрес җавапка туры китереп куярга тиешләр.

15. Дидактик уен “Минем өем”

   Максат. Фикер йөртү сәләтен,  һәм пространствода ориентлаша белүләрен үстерү.     Уен барышы.

Балаларга йорт җиһазлары  төшерелгән рәсемнәр таратыла (11 нче кесә).

Алар аны бүлмәдә, уен почмакларына төре буенча урнаштырырга тиешләр. Мәсәлән: газ плитәсен аш- су бүлмәсенә, караватны йокы бүлмәсенә һ.б

16. Сүзле уен “Мин тасвирлыйм, син әйт!”

     Максат. Игътибарлылыкларын һәм хәтерләрен  үстерү.

Уен барышы: Урындык, өстәл, кәнәфи, диван, савыт-саба шкафы һәм кием шкафы турында берәр бала тасвирлый, ә икенчесе җавабын таба.  

Мәсәлән: агачтан ясалган, аның дүрт аягы, утыргычы һәм аркасы бар.

Кулланылган әдәбият:

1. ТУГАННАН АЛЫП МӘКТӘПКӘЧӘ. Мәктәпкәчә төп белем бирү программасы /

 Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева редакциясендә. — Русчадан Р.И. Хәлиуллина тәрҗ. — Казан: Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшр., 2016. — 357 б.

2. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек  / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н. Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б.- Казан: ФОЛИАНТ, 2012.-304 б.

3. Үстерелешле уеннар: методик кулланма / З.М.Зарипова, Р.С.Исаева. –Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.- 128б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Конспект занятия:"Минем гаиләм."

Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....

"Минем гаилә"

Белем бирү өчен тәрбия чарасы....

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукка аңлатма язуы.

Әлеге лэпбук З.М. Зарипованың "Туган телдә сөйләшәбез" методик кулланмасының "Гаилә һәм йорт җиһазлары" проектына нигезләнеп ясалды....

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...