Әбием сандыгы.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Балаларны милли рухта тәрбияләү үз-үзеңне тәрбияле тоту, игелекле булу,өлкәннәрне ихтирам иту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әбием сандыгы.18.21 КБ

Предварительный просмотр:

Әбием сандыгы.

Максат: Балаларны милли рухта тәрбияләү үз-үзеңне тәрбияле тоту, игелекле булу,өлкәннәрне ихтирам иту.

Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше.Балалар әби янына кунакка киләләр, ишек шакыйлар. Әби каршы чыга.

Бала.          Исәнмесез-саумысыз

                   Нигә ишек ачмыйсыз?

                   Шакый- шакый арып беттек,

                   Нигә каршы алмыйсыз?

Әби. Исәнмесез,балакайларым! Ишетмәдем, оланнарым, түрдән узыгыз, әйдәгез.

Бала. (Сандык янына килеп)       Әбиебез сандыгында

                                                       Сакланмый ниләр генә.

                                                       Әйдәгез сорыйк үзеннән,

                                                       Ачып күрсәтсен безгә.

Әби.  И балакайларым, ачам сандыгымны, килегез яныма, утырыгыз.

Бала.             Каян аңлап алды икән

                       Әби безнең теләкне?-

                      Түрдә торган сандыгын ул

                      Үзе ачып күрсәтте.

Бала.             Әби ничек матур итеп

                      Киенгән яшь чагында...

Әби.            –Бу бит минем туй күлмәгем,

                       Бабаеңа чыкканда.

Бала.              Күкрәктә изү-бизәге,

                       Әллә бабай бүләге?

                       Диңгез суы кебек тора-

                      Дулкынлана итәге.

Әби.(Күлмәк күрсәтә). Балакайларым,күлмәкне бер генә төсле тукымадан- атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утырма яка белән, изүен ачык итеп  теккәннәр. Хатын-кыз күлмәгенең түшен каплап торган,тукыманы бизәп, чигеп эшләгән “изү” белән кигәндә күлмәк бәйрәмчә төсмер алган.

“Яулык салыш” уенын уйныйлар.

Бала.    Чың-чың итеп чыңлый                                Минем йөрәгем кага

              Толымнарда чулпылар.                              Әбинең чулпы чыңы.

              Иң башына хәтле төшкән                           Яңа буын оныклар да

              Матур көмеш алкалар.                               Чыңлатыр микән аны?

Әби. (Көмеш беләзек, чулпы, йөзек, алка күрсәтә). Хатын - кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Осталар ясаган әйберләр:баш хәситәсе, алка, муенса, чулпы һәм чәч тәңкәсе(тезмә), беләзек, йөзек, балдак тәннең төрле урыннарын бизәгән.

   Балакайларым, әйдәгез  “Йөзек салыш” уены уйнап алабыз.

Бала.       Сөртенсәң – сөлге кирәк,

                 Көрәшсәң-сөлге кирәк.

                 Батырларга сабантуйда

                 Бирелгән сөлге –бүләк!

Әби. Татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән, сөлге чиккән, келәм палас, ашъяулык тугыган.Алар, әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлендә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.

“Сөлге чигәм”җыры көенә кызлар биюе башкарыла.

Бала. 

                Бәрхетләрдән  тегелгән,                       Балкып  тора түбәтәйләр

                Ука белән чигелгән;                              Энҗе бөртекләр белән.

                Нәкышләре көмешләргә,                     Алар монда килгән гүя                    

                Алтыннарга күмелгән.                          Чын әкият иленнән.

Әби. ( Калфак, түбәтәй күрсәтеп).Әллә ничә төрле бизәкле калфаклар алтын җепләрдән ясалган композицияләрнең үзенчәлеге белән аерылып торган. Түбәтәйләрнең түбәсен дә алтын белән чиккәннәр.Бизәк түбәтәйнең яссы төбенә шахмат тәртибендә, ә чите буйлап дулкынлы-дулкынлы чәчәк-үсемлек композициясендә урнаштырылган.

    “Челтәр элдем читәнгә” көенә (татар халык җыры) җырлы – биюле уен уйнала.

Бала.        Бизәк төшкән итекләрне

                  Читекләр дип йөрткәннәр.

                  Аларны татар кызлары

                  Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Әби. Борынгы бабаларыбыз- Идел буе болгарлары-йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда ук  дөнья  базарларында  дан тоткан.

Бала. Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйме?

Татар халкының “Бишле бию”е башкарыла.

Бала. Безгә китәргә вакыт җитә. Рәхәтләнеп ял иттек. Рәхмәт, әбекәй! Әбекәйгә багышлап, әйдәгез, “Әбием, алтынкаем” җырын җырлыйк.

Әбием,алтынкаем”җыры (А.Ключарев көе, Г.Латыйп сүзләре) башкарыла.

Әби. Күпме мирас...Һәркайсы затлы, асыл, зиннәтле,бәһасез байлык. Күңелләре дә, үзләре дә чиста, матур, куллары уңган булган шул әби-бабаларыбызның.

  Ешрак ачыйк без ул сандыкларны. Тагын,тагын ашыкмыйча гына карыйк ул ядкарьләрне. Сокланыйк бу матурлыкка. Үзебез дә өйрәник һәм  киләчәк буыннарга тапшырыйк.

Нинди олы бәхет! Җыелышып,

Уйнау- көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде сөенешеп,

Шатланышып яшәү гомергә.

Талган музыка уйный. Кичә тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием сандыгы

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү - бу бәйрәмнең төп максаты булып тора...

"Бабушкин сундук - Әбием сандыгы"

Мероприятие для детей средней группы по ознакомлению с историей татарского народа и его традициями....

Әбием сандыгы. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә

Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту...

Әбием сандыгы

quot;Әбием сандыгы" темасы эдэби кичэ....

Әбием сандыгы

Балалар белән җырлы-биюле уеннар,биюләр,шигырь-такмазалар,алдавыч-әкиятләр өйрәнәбез....

"Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле

quot;Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе "Әбием сандыгы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе...