Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе "Әбием сандыгы"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Миннебаева Зульфия Асхатовна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен фольклор кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygy.docx14.12 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Биектау «Шаян» катнаш төрдәге балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

«Әбием сандыгы»

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен фольклор кичәсе

Сценарий авторы:

татар теле тәрбиячесе З.А.Миннебаева

Апрель, 2022 ел

Залда кызлар “Чума үрдәк,чума каз” көенә су агымы уены уйныйлар.

Алинә килеп керә.

Алинә: Кызлар, исәнмесез! Әйдәгез безнең өйгә! Сез минем әбиемнең сандыгын күрсәгез, исегез китәр!

Кызлар жыелышып өйгә кереп китәләр.

1нче кыз. Карагыз әле, нинди матур сандык!

2 нче кыз. Искиткеч!

3 нче кыз. Бигрәк матур!

Шулвакыт әби килеп керә.

Әби: Исәнмесез, минем балакайларым, алтыннарым, күз нурларым!

Кызлар: Исәнмесез!

Әби: Бу бит минем яшь чактагы сандыгым!

Алинә: Әбиемнең күңел сандыгын

              Бер ачасы иде, ачасы...

1нче кыз. Әби-бабам белгән йолаларны,

                   Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

                   Бер ачасы иде, ачасы

2 нче кыз. Әбиемнең күңел сандыгы

                   Кызыктыра инде күптәннән.

                   Ач, әбием, безгә күңеленне,

                   Яшь буынга мирас булып калсын,

                   Бер хәзинә калсын үткәннән.

Алинә: Әбекәй, әйдә әле синең сандыгыңны ачып карыйк. Анда ниләр бар икән?

Кызлар әби янына төзелешеп утыралар.

Әби: Ягез әле, балалар, ачыйк әле сандыкны! Элек әби-бабайларның киемнәре менә шундый сандыкларда сакланган. Менә монысы затлы сөлгеләр, ә монысы яшь кызлар күңел җылысын биреп чиккән пәрдәләр, кулъяулыклар. Аларның матурлыгына карап, яшь кызларның, уңганлыгын бәяләгәннәр. Без, әбиләр, аларны кадерләп саклыйбыз!

1нче кыз: Кызлар карагыз әле, монда бик матур кызлар күлмәге дә бар! Алинә,

 син киеп кара әле.

Алинә: Хәзер кызлар, күлмәкне киеп күрсәтәм.

Алинә кулмәкне кияргә чыгып китә.

2нче кыз: Кызлар, әйдәгез җырлап-биеп алабыз!

3нче кыз: Әйдәгез!

Татар халык җыры  «Кәрия-Зәкәрия».

Алинә кулмәк киеп чыга.

1нче кыз: Алинә, бу күлмәк сиңа бик килешә!

2нче кыз: Кызлар, әйдәгез уйнап алабыз!

3нче кыз: Кулъяулыгым яшел, яшел,

                  Яшел чирәм астында.

                  Сиздермичә ташлап китәм

                  Бер иптәшем артына.

1нче кыз: Алинәгә нинди җәза бирәбез?!

2нче кыз: Җырласын!

Татар халык җыры «Яшә син,туган илем».

3нче кыз:Кызлар, карагыз әле, нинди матур читек таптым. Карагыз әле, кызлар, карагыз. Бу читекләрне кигәч, гел биисе генә килеп тора торгандыр, әбекәй, әйеме?

Әби: Борынгы бабаларыбыз - Идел буе болгарлары-йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан.

1 нче кыз: Кызлар, безгә китәргә вакыт җитә. Рәхәтләнеп ял  иттек. Рәхмәт, әбекәй! Әбекәйгә багышлап, әйдәгез ”Әбием, алтынкаем” җырын җырлыйк.

“Әбием-алтынкаем”җыры (А.Ключарев көе,Г.Латыйп сүзләре) башкарыла.

Алинә: Ешрак ачыйк без ул сандыкларны. Сокланыйк бу матурлыкка. Үзебез дә өйрәник hәм бездән соң килгән буыннарга тапшырыйк.

Әби:Мондый уңган, акыллы, балалар белән безнең киләчәгебез өметле күренә!

Талгын музыка уйный.

Кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием сандыгы

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү - бу бәйрәмнең төп максаты булып тора...

Әбием сандыгы.

Балаларны милли рухта тәрбияләү үз-үзеңне тәрбияле тоту, игелекле булу,өлкәннәрне ихтирам иту....

"Бабушкин сундук - Әбием сандыгы"

Мероприятие для детей средней группы по ознакомлению с историей татарского народа и его традициями....

Әбием сандыгы. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә

Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту...

Әбием сандыгы

quot;Әбием сандыгы" темасы эдэби кичэ....

"Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле

quot;Әбием сандыгы", урта төркем балалары өчен танып белү шөгыле...

" Су буенда кичке уен " (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән фольклор бәйрәм үткәрү өчен сценарий)

Максат:1). Балаларның җырлы-моңлы , биюле уеннары аша гасырлар буенчаүткәрелгән татар халык йола бәйрәмнәрен саклап калу;2).  Киләчәк буынны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү;3).  Уен ба...