Гаилә бәйрәме
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Аглямова Филиза Назиповна

Уртанчылар төркеме өчен күңел ачу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrm_beln_kotlau.docx32.8 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйрәм белән котлау.

Тәрбияче. Гаилә - ул җылы учак, учак янына аның әгьзалары җыела.Гаилә никадәр нык булса ,аннан килгән җылылык шулкадәр кәчле була.Гаилә тормыш нигезе.Ул нык ,тату икән ,димәк , дәүләт җәмгыять тә нык дигән сүз.Әти-әни аныңтоткасы булса,балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын,көзге ватылмасын дисәң, береңне саклап , рәнҗетмичә,хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Рухың төшсә күңелеңә, Канат куючы кирәк. Уй хисеңне күңелеңнән, Аңлап торучы кирәк.

Җаның назга сусаганда,

Назлап сөюче кирәк.

Ашың бүген бигрәк тәмле ,

Пешкән диюче кирәк. Киңәшерлек ,гөрләшерлек, Синең кешең булсын ул. Канатың канатка куеп, Яшәр кешең булсын ул.

Бар яктан да килеп беткән ,

Булыр фәрештә генә.

Бу тормышны аңлап яши,

Кем гафу итә белә. Ә хәзер балаларга сүз бирик.

 1б.Хәерле кич, әти-әниләр Бәйрәм белән котлыйбыз Сезне. Шатлык нуры балкытсын,

Ягымлы йөзегезне.

Җыр .Җирдә миңа ни кирәк.

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк.

Туган үскән ил кирәк.

2б.Безнең әти-әниләр җыелган

Ял итәр өчен бүген .

Иң матур сүзләрне

Әйтмичә мөмкин түгел.

Зб.Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

4б.Бәйрәмнәр кирәкәтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә.

Бабай белән әбигә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

бб.Күңелле шатлыклы булганга,

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр-карагыз,

Без бергәләп күңел ачабыз.

Җыр: "Нәни чебиләр".

Тәрбияче.Әйтегез әле балалар

Сез яраткан иң матур сүз Ул нинди сүз?

Бергә.Иң назлы сүз ,иң якын сүз Ул матур сүз -әнкәем.

Җыр:"Әнием". бб.Мин яратам әниемне, Ул да мине ярата. Абыем да шигырь язды, Әниемә карата.

Тәрбияче.Бар тагын иң матур сүз һәрвакыт сез әйтәсез? Балалар.Иң назлы сүз, иң якын сүз Ул матур сүз- әткәем. 7бУл җирдә иң яхшы кеше, Ул иң-иң көчле кеше. Акыллы да әйбәт тә, Ул минем әти әлбәттә.

"Матрос" биюе.

"Балам",-диеп туган телдә , Эндәшә миңа әткәм. ^ "Әнием",- дип әниемә, Мин туган телдә әйтәм. Эб.Дөньяда иң матур ил-Ул минем туган илем. Дөньяда иң матур тел-Ул минем туган телем.

Тәрбияче. Әйе ,балалар,сез бик дөрес әйттегез.Бу сүзләр -безн( иң яраткан сүзләребез.Әти- әни,әби -бабайларбезгә иң якын кешеләр

 

Алар туган көнегездән алып, бишек җырларын көйли-көйли бөтен өметләрен ,хыялларын сезгә багышлаганнар.Үскәч тә сез зур булгач та,әти-әниегезгә сез бала булып каласыз.Әйдәгез әле бергәләп биш җыры җырлап алыйк.

Җыр: "Бишек быры".

Тәрбияче.Бишекҗырларын әниләрегез җырлаган ,ә әниләрегез сезн кулларына алып иркәләгәннәр , "үчти -үчти"сикерткәннәр , "кәккүк-чыпчык" уйнатканнар.

-Әйдәгез хәзер әтиләрне чакырып балаларын ничек уйнатканнарын карыйк. (Берничә әти чыга)

1.Балаларны үстереп күрсәтү.

2.Балаларны кәккүк чыпчык итү. Юб.Зиләнең бер курчагы бар . Сузып кына: " әннә ",-ди . Сеңлем аңа : "Әттә" безне "Яратмыйсың әллә ",-ди.

11 б.Сөеп кенә тора безне Беләсең бит әтине. Я үпкәләр, аңа да бер "Әт-тә",-диеп әйт инде.

12б.Көн саен Ләйлә, Бакчага килә. Соң гына кайта. Кич белән өйгә. 13б."Әнием ",-ди ул. Ашыгып йөрмә! Мине алырга бик иртә килмә!

Җыр:"Чәбәкәй".

14б.Мин дә әтием шикелле Шофёр булырга уйлыйм. Шуның өчен һәрвакыт, Машинам белән уйныйм.

15б.Бабай да солдат булган , Әти дә солдат булган . Зур абый да солдат булып , Ил чикләрендә торган.

 16б.Кече абый солдат булып, Китте бу ел яз гына. Мин үзем дә солдат булам. Үсим генә аз гына.

Җыр: "Солдат булам".

17б."Әни", - диеп язып куйдым . Яңа яуган ак карга. Таптамагыз һич ярамый. Әни сүзен таптарга.

18б.Әнием минем матур, Күзләре якты көләч. Шундый күңелле була, Ул өйгә кайтып кергәч.

"Матрёшка" биюе.

19б.Мин елышам әнигә, Әни миңа елыша. Битләре аның кайнар,

Ә куллары йоп -йомшак.

Җыр: "Туган тел".

 20б.Чәй кайнаган күптән, Мичтә бәлеш пешкән. Әтинең кайтасы бар эштән, Мин аны сагынып көтәм.

21б.Әни пәрәмәч пешерә, Вак итеп ,тәмле итеп. Без табында чәй эчәбез, Бергәләп ямьле итеп. Мин дә булышам әнигә, Пәрәмәчләр ясарга. Үзең эшләгәч тәмле ул, Кирәк эшләп ашарга.

Җырлы бию: "Чүгәлә".

Әниләргә бүләк бирү.Тагын бер кат бәйрәм белән котлау.

Ярышу өчен уеннар.

1. 2 командага бүленү.

Җыр башкару,җыр беткән хәрефкә икенче команда җыр җырлый.

2. "Көңгерә"уены.

Тупны аяк арасына кыстырып урап килү.Аннары икенче кешегә

3. Тупны дуга астына тибеп кертү.

4. Скакалка белән кем озаграк сикерә ала.

5. Бадминтон уены.

6." Ачык авыз"


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...