Кошлар - безнең дусларыбыз
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Аглямова Филиза Назиповна

Зурлар төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maksat1.docx35.23 КБ

Предварительный просмотр:

Максат.: кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Белем бирү бурычы:балаларның күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен системалаштыру һәм активлаштыру; кошларның төрлелеге турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телен үстерү; логик фикерләүләрен, аралашу һәм танып – белү эшчәнлеген үстерү; рәсемләү эшчәнлеге аша балаларның иҗади активлыкларын үстерү.

Тәрбия бурычы:кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: социаль аралашу, иҗади сәнгать, музыка, физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар:уен,сорауларга җаваплар бирү, нәфис сүз, табышмак әйтү, күргәзмә материаллар куллану, мактау, практик эш, техник чаралар куллану, сюрприз. сөенеч мизгеле, фонограмма, бәяләү.

Җиһазлау:  проектор, экран,  ноутбук, кошлар турында слайдлар, төрле төстәге геометрик фигуралар формасындагы конвертлар,  кышлаучы, күчмә кошлар рәсемнәре, кош тавышлары.

Сүзлек өстендә эш: Сырт, туена, ерткыч, зирәк, кәеф.

Алдан үткәрелгән эш:кошлар турында әңгәмә, кышлаучы, күчмә кошларны өйрәнү, кошларны, агачларны күзәтү, уеннар, табышмаклар өйрәтү.

1.Балалар, сезнең кошлар турындагы белемнәрегезне тикшереп карыйм әле. 

- Кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар?(Кошларның канатлары, каурыйлары, томшыгы, тәпиләре икәү. Кошлар җиңел, очалар.)

-Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып кайта?(Кара карга)

-Кайсы кошны оялар ясап көтеп торабыз.

-Нинди кошлар хат ташучы була алалар?

-Урман докторы дип кайсы кошны атыйлар?

-Нинди кош үз йомыркасын чит ояга сала?

-Булдырдыгыз, балалар, мин сезнең белән килешәм, дөрес җавап бирдегез.

 

2.Балалар “Күчмә кошларны кышлаучы кошлардан аер” дигән уен уйнап алабыз.

Кояш рәсемен тактаның сул ягына, аска куябыз. Җимлекне тактаның уң ягына аска куябыз. Кояш рәсеме астына күчмә кошларны куябыз. Ә җимлек астына кышлаучы кошларны куябыз.

Булдырдыгыз, балалар.

3. Менә хәзер игътибарлылгыгызны тикшерик әле. “Кошлар кайтты” уенын уйныйбыз. ( Күчмә кошларны ишеткәч кул чабу, кышлаучы кошларга тик торабыз.)

 

Мондый кошлар кайттылар:

Күке, казлар, аккошлар,

Сандугачлар, песнәкләр,

Ябалаклар, ләкләкләр,

Кара карга, тургайлар,

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Карлыгачлар, торналар.

Барыгыз да булганнар,

Барыгыз да уңганнар.

 

4.Балалар, сез нинди тавышлар ишетәсез?

Әйдәгез, кошларның тавышларын әйтеп карыйк әле, танырсызмы?

-Кара карга

-Тукран

-Күке

-Сыерчык

-Сандугач

-Ябалак

-Торна

-Чыпчык

5.Балалар, кошлар нәрсәләр белән туена карап китик әле.

Песнәк- бөҗәк ашаучы кош.

Карабүрек –орлык белән туенучы кош.

Карчыга-ерткыч кош.

Аккош -суүсемнәр белән тукланучы кош..

 

6.Балалар, сез кошлар турында табышмаклар өйрәндегез, әйдәгез, әйтеп китегез әле.

Бер кошым бар: тынмый,

Агачта оя кормый.

Өе – җирдә.

Җыры күктә. (Тургай)

 

Күктә оча, суда йөзә,

Муены озын, горур кош.

Кара да була ул, ак та

Исеме аның ( Аккош.)

 

Агач башында йорты,

Эчендә яши – җырчы. (Сыерчык)

 

Ары да чут-чут,

Бире дә чут-чут.

Төскә матур булмаса да.

Сайравына тиңнәр юк. (Сандугач.)

Кулы юк-балчык ташый.

Балтасы юк-оя ясый. (Карлыгач.)

7.Театрлаштырылган уен. “Кошлар белән уйныйбыз.”

( Кошлар берәм- берәм сайрыйлар. Калган балалар кошларны таныйлар.)

Балалар: Кошлар- безнең дусларыбыз,

Сайрасалар танырбыз.

Кошлар: Ярар, ярар сайрарбыз,

Танырсызмы, карарбыз.

Күгәрчен: Гөлдерү- гөлдерү, гөлдерү

Күк күгелҗем, миндер бу!

Балалар: Әйе, әйе, таныдык,

Күк күгәрчен, син бит бу.

Тукран: Тук- тук, тук итәм,

Агачтагы кортларны, юк итәм.

Балалар: Тукран бит бу.

Урман докторын, әнә

Бар агачлар да дус итә.

Чыпчык: Чык- чырык, чык- чырык,

Ник көләсең шырык- шырык?

Балалар: Көлмичә, түзим ничек

Таныдык, син бит чыпчык.

Ярканат: З- ррр, з- ррр, ...

Балалар: Менә шулай көйләп оча,

Төнлә ул ауга чыга.

Исеме була ярканат,

Каравылчы каравылдан азат. (Уен шулай дәвам итә.

 

8.Балалар, кошлар безнең өчен бик кадерлеләр. Алар гүзәл табигатебезнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти, зарарлы бөҗәкләрне бетерү өстендә кошлар кешеләрнең ышанычлы иң беренче ярдәмчеләре, шуңа күрә аларны саклыйк, яратыйк, ярдәм итик.

Әйтемнәр.

- Кош оясын туздырма, башың авыртыр.

- Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

- Сыерчыкларга оя яса –эшең уңар.

- Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

Практик эш:

 Балалар, кошлар нәрсәгә кунып сайрыйлар?(Агачка)

Балалар, кошларга кунып сайрар өчен агачларыбызны бизик әле. Һәрберегез яфраклар  ясыйсыз.

Йомгаклау.

Балалар, без бүген шөгыльдә нәрсәләр эшләдек? Сезгә нәрсәләр ошады? Авыр сораулар булмадымы? Өйгә кайткач, әти – әниләрегезгә нәрсәләр сөйләрсез? Балалар, миңа да шөгыль бик ошады, мин дә сездән бик канәгать. Белмәмешкә без видеохат җибәрербез.Безнең видеобызны карап, ул кошлар турында өйрәнер.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...