Консультация для педагогов и родителей
консультация на тему

Вафина Лилия Ильфировна

Консультация "Баланың хәтерен үстерәбез". Әлеге киңәшләр әти-әниләргә дә тәрбиячеләргә дә бик файдалы булачак. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Баланың хәтерен устерәбез.37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Баланың хәтерен устерәбез.

Уен өчен безгә якынча бер зурлыктагы 4-7 уенчык кирәк булачак. Мәсәлән, курчак, туп, аю, машина, ат, шакмак, йорт. Шунысы мөһим: уенчыклар балага яхшы таныш булырга, ул эларның исемнәрен белергә һәм көндәлек тормышында әлеге сүзләрне файдаланырга тиеш. Өстәвенә һәр предметның төрлечә аталуы кирәк. Әйтик, уенда ике төрле курчакны кулланырга кирәкми, чөнки бала өчен алар икесе дә "курчак". Ә менә ул аларны аерып, "аю", "маймыл" яки бүтән төрле атаса була.

Уенның иң җиңеле - өч уенчыкны бер рәткә тезеп куялар. Бала белән бергә һәр уенчыкның исемен искә төшерергә һәм кабатларга кирәк.

Моннан соң олы кеше баладан күзләрен йомуны сорый һәм уенчыкларның берсен яшерә. Уен башлаганда,     яшерелгән уенчык    урынында буш урын калдыру мөһим. Бу баланың күреп истә калдыру сәләтен үстерергә ярдәм итә.

3. Баланың күзләрен ачтыралар һәм сораулар бирәләр: "Мин нәрсәне яшердем?" Нинди уенчык җитми?" "Монда (буш урынга күрсәтеп) нәрсә тора иде?"

Бала уенның кагыйдәләрен аңлап алгач, аның белән рольләрне алмашыгыз. Хәз*ер инде ул яшерә, ә сез әйтеп бирәсез. Күзләрегезне ачкач, исегезгә төшергән сыман булыгыз: "Монда нәрсә бар иде әле? Курчак урынында... Аю урынында... Мөгаен, туп юктыр? Дөресме? Күрсәт әле".

4.Уенчыклар санын арттырып, уенны катлауландырырга мөмкин. Ләкин бу гына аз. Мәсәлән, 4 уенчык белән уйнаганда, берсен яшергәч, аның урынында буш урын калдырмаска мөмкин. Бу-бала өчен шактый катлаулы мәсьәлә, чөнки хәзер ул күреп истә калдыру сәләтенә таяна алмый, шуңа логикасын эшкә җигәргә тиеш була.

Уенны тагын да катлауландырыр өчен, уенчыкларның берсен яшергәннән соң, калган-нарының урыннарын алмаштырырга мөмкин. Бу вакытта балага уенчыкларны атарга, санарга, шул рәвешле аларны исенә төшерергә туры киләчәк.

Уенны катлауландырырга теләсәгез, гел бер адым гына ясагыз. Ягк-ни йә уенчыкларның санын арттырыгыз, йә аларның урыннарын алыштырыгыз.

7. Икенче көнне әлеге уен өчен бүтән уенчыклар кулланырга мөмкин. Әйтик, бүген сез курчак, туп һәм йорт белән уйнасагыз,  иртәгә  курчак, туп һәм   машина   алыгыз.   Бала үзенең сәләтләренең теге яки бу предметка бәйле булмавын аңларга тиеш.


Баланың куркынычсызлыгы:

беренче кагыйдәләр

Бүген балаларны көчләү, үтерү кебек җинаятьләр саны арта бара. Сабыйны ничек якларга? Аның кем белән аралашуын, кемнәр белән танышуын ничек контрольдә тотарга? Ата-ана тәүлегенә егерме дүрт сәгать дәвамында да аны күз уңында тота алмый лабаса. Шуңа күрә чит кешеләр янында җенси кагылгысызлык кагыйдәләрен аларга яшьтән үк аңлатырга кирәк, дип саный белгечләр.

Бала боларны белергә тиеш...

-        Үзенә  кагылырга теләүчеләргә "юк" дип әйтү хокукы һәркемдә бар.

-           Җенес органнарына табиблардан башка рөхсәтсез бер кеше дә тияргә тиеш түгел. Башка кешеләрнекенә тиюдән дә тыелырга кирәк.

-           Начар кешеләр куркытып, янап сер сакларга кушсалар - андыйны яшерергә ярамый.

-           Әгәр кайсы да булса кешенең аңа кагылуы ошамый икән, яисә шәрә килеш фотосурәткә, видеога төшерү тәкъдиме булса, уңайсызлануга карамастан, бу хакта әти-әнигә әйтү мөһим.

Начар ният белән кагылган вакытта бала кычкырып "юк!" дияргә һәм качарга тиеш. Балаларыгызга кагылуның кайсы очракта яхшы һәм начар булуын аңлатыгыз. Яхшы кагылу - ул якыннарың белән кочаклашу, дусларча кул кысышу.

Начар кагылулар:

-        "Яшерен" кагылулар, мәсәлән, кемнеңдер гаурәт өлешләренә тию.

-        Начар тәэсирләр, тизрәконыту теләге калдыра торган кагылулар.

-         Борчу уятучы, җан тынычлыгын бозучы, оялдыра торган кагылулар.

-         Башта уңай тәэсир иткән, аннары начар хисләр тудырган кагылулар. Мәсәлән, бертуктаусыз кытыклау.

-         Рәхәт кагылулар, ләкин бер дә белмәгән кеше тарафыннан.

Балаларыгызга игътибарлы булыгыз!

-         Балагыз сөйләгән вакыйгаларны игътибар белән тыңлагыз.

-        Балагызга төрле сорауларбиреп аны борчыган кичереш
ләре турында сораштырыгыз. Анны үзенең серләре белән уртаклашуына ирешегез.

-        Балагызның тирә-юньдәге кешеләр белән серләшүенә игътибарлы булыгыз.

-         Гаиләдә баланың атасы яки анасы белән төрле проблемаларын уртаклаша алырлык мөнәсәбәтләр тудырырга кирәк.

-         Әгәр бала сезнең яки башка туганнарның назлауларын, ягъни кочаклауларны, үбүләрне кире какса, каршы килмәгез. Аның моңа хакы бар.

-        Балага берәрсе начарлык эшләгәндә ул үзенең гаепсез булу ына шикләнмәскә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для педагогов и родителей "Современные формы взаимодействия с родителями в условиях инклюзивного образования дошкольников в ДОУ"

Разнообразные формы работы с семьей. Использование практических методов при проведении родительских собраний, мастер-классов....

Консультация для педагогов и родителей «Методические рекомендации педагогам, работающим с детьми дошкольного возраста с задержкой психического развития»

Представленные методические рекомендации основаны на взаимодействии науки и практики, что повышает качественный уровень образовательной деятельности дошкольного учреждения, а также призваны оказать ме...

Консультация для педагогов и родителей "ВЗАИМОДЕЙСТВИЕ ПЕДАГОГОВ ДОУ И РОДИТЕЛЕЙ ПО ВОПРОСАМ ПОЗНАВАТЕЛЬНО – РЕЧЕВОГО РАЗВИТИЯ ДЕТЕЙ"

ВЗАИМОДЕЙСТВИЕ ПЕДАГОГОВ  ДОУ   И РОДИТЕЛЕЙ ПО ВОПРОСАМ ПОЗНАВАТЕЛЬНО – РЕЧЕВОГО РАЗВИТИЯ ДЕТЕЙ...

КОНСУЛЬТАЦИЯ ДЛЯ ПЕДАГОГОВ И РОДИТЕЛЕЙ «Социальный педагог в ДОО»

В ТЕЧЕНИЕ ПОСЛЕДНИХ ЛЕТ НАБЛЮДАЕТСЯ УСИЛЕНИЕ РОЛИ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХ И ВОСПИТАТЕЛЬНЫХ УЧРЕЖДЕНИЙ В РЕШЕНИИ ЖИЗНЕННЫХ ПРОБЛЕМ РЕБЁНКА. ЛЮБОЕ ГОСУДАРСТВЕННОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ, В СТЕНАХ КОТОРОГО НАХОДЯТСЯ ДЕТИ, С...

Консультация для педагогов и родителей "Конфликтные ситуации между родителями воспитанников.Пути их решения"

Доверяя своего любимого ребенка детскому саду, родители воспитанников надеются и верят, что пребывание его в детском саду будет комфортным и радостным. Но, к сожалению, иногда надежды родителей оборач...