«Бәхетле очрак”.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Галимова Лилия Азатовна

КВН для подготовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn.docx41.54 КБ

Предварительный просмотр:

КВН «Бәхетле очрак”.

Балалар кунаклар белән исәнләшәләр.

Т: Балалар, бүгенге шөгылебез бераз үзгә булыр. Безгә кунак апалар килгән. Без аларга

үзебезне бар яктан да күрсәтик әле. Моның өчен сезгә ярыш тәгъдим итәбез. Ике командага бүлешеп ярышабыз. Беренче команда бер якка, ә икенче команда алар каршысына тезелеп басыгыз. Сезне ахырдан бәяләргә хөкемдарларны билгелибез. Алар бакча мөдире Айсылу Вахитовна һәм өлкән тәрбияче Физалия Мөкимовна. Сүзне беренче командага бирәбез, рәхим итегез.

1 команда:- Команданың исеме “Тапкырлар”. 

-Безнең девиз “Тапкыр җиңәр, оттырмас

                              Сезгә куып тоттырмас”.

Т:Сүзне икенче командага бирәбез.

2 команда: - Команданың исеме “Зирәкләр”.

-Безнең девиз “Зирәк һәр җирдә кирәк,

                             Тик чын зирәк бик сирәк”.

Т: Безнең ярыш берничә турдан тора. Беренче турның исеме “Сорау-җавап”.

1 командага сораулар.

1.Атнада ничә көн?

2.Көзнең соңгы ае?

3.”Шүрәле” әкиятенең авторы?

4.Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме?

5.Безнең шәһәрнең исеме?

6.Безнең шәһәрдә нинди зур заводлар бар?

7.Без яшәгән республика?

8.Татарстанда иң зур елга?

2 командага сораулар.

1.Бал яратучы хайван?

2.Бер елда ничә ай?

3.”Утлы йомырка” әкиятенең авторы?

4.Нинди агач кышын да, җәен дә бер төстә?

5.Түбән Кама шәһәре яныннан нинди елга ага?

6.Камаз машинасы нинди шәһәрдә чыга?

7. Татарстанның башкаласы?

8. Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек?

Т: Ә хәзер бергәләп “Мин яратам сине Татарстан” җырын җырлыйбыз.

Икенче турыбыз “Кемнең кояшы ныграк балкый” дип атала.

(Кояшның һәрбер нурына күрсәтелгән иҗектән башланган ике иҗекле сүзләр табарга).

1 командага:  Ка иҗегенә ике иҗектән торган сүзләр уйларга.

2 команда: Ба иҗегенә ике иҗектән торган сүзләр уйларга.

Т: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Ә хәзер 3 нче тур капитаннарга бирелә. Турның исеме “Оста рәссамчы” дип атала. Кем тиз һәм матур итеп куян рәсемен ясый. Ә алар ясаган вакытта бераз

ял итеп алыйк. Хәзер сезгә Амалия шигырь бүләк итә. (Э. Мөэминова “Туган телем”)

Алда безне 4 нче тур көтә. Бу уеныбыз рус телендә булыр. Исеме “Кто,что?” дип атала.

1 командага:

1.Г. Тукай кто – писатель.

2.Нижнекамск-город

3.Воробей-птица.

4.Хлеб-еда.

5.Десять-число

6.Лето-времена года.

7.Коза-домашнее животное.

8.Свекла-овощ

9.Стул-мебель.

2 командага:

1.Синица-птица

2.Яблоко-фрукт.

3.Платье-одежда

4.Волк-дикое животное

5.Ложка-посуда

6.Казань-город

7.Апрель-месяц.

8.Береза-дерево.

9.Молоко-напиток.

Т: 4 нче турыбыз тәмам. 5 нче тур “Ребуслар чишү” дип атала.

1 командага: Алмагач, бишек, байрак.

2 командага: Алтын, гармун,айгыр.

Т: Ә хәзер аякларны язып, ял итеп алыйк. Җырлы-биюле уен: “Дүдәк, дүдәк”.

6 нчы тур “Мәкальләр дөньясына сәяхәт”. Рәсемгә мәкаль тап.

Әйдәгез бу уенны 2 нче командадан башлыйк.

2 нче командага:  “Тирләп эшләсәң, ...........(тәмләп ашарсың”)

1 нче командага: “Кем эшләми,..............( шул ашамый”)

2 нче ком: “Уку – .............(инә белән кое казу”).

1 ком: “Китап-..............(белем чишмәсе”)

2 нче ком: “Ашыккан, ...........(ашка пешкән”).

1 ком:”Ялкаулык -хурлык, ................(тырышлык- зурлык”)

2 нче ком: “Йөз сум акчаң булганчы, .......................(йөз дустың булсын”).

1 нче ком: “Дустың булмаса,.............. эзлә, тапсаң югалтма”.

Т: Шуның белән 6 нчы турыбыз тәмам.

Алда безне 7 нче тур көтә. Аның исеме “Коега чиләк төшерү”. Сүз барлыкка килсен өчен коега кайсы чиләкне төшерергә кирәк, сезгә шуны билгелисе була.

Б

У

Б

З

Б

Л

Б

Ш

Б

Т

Б

Ю

Б

К

Б

Л

Ахыргы турыбыз “Мин сиңа, син миңа” дип аталыр. Ике команда бер-берсенә табышмаклар

әйтешәләр.

1)Дәү генә соры түмгәк

Йоклый кыш буе тәмләп. (Аю)

2)Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

Йомшагым дип сөя. (керпе)

3) Бер агачтан икенчегә

Сикерергә оста ул.

Сызгырса, урман яңгырата

Чикләвек ярата ул. (Тиен)

4) Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (куян)

5) Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

6) Түгәрәк, ә ай түгел

Сары,кояш түгел.

Тәмле, ләкин шикәр түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (шалкан)

Безнең шуның белән уеныбыз тәмам. Ә хәзер “Листопад” дигән матур бию белән шөгылыбез-

не тәмамлыйбыз.  Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Сүз хөкемдарларга

бирелә. Бүләкләр таратыла.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

"Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була"

Материал по нравственному воспитанию...

Дидактическая игра "Минем бәхетле өем" ("Мой счастливый дом")

Дидактическая игра направлена на развитие математических способностей дошкольников и формирования активного словаря у детей при реализации УМК «Татарча сөйләшәбез». Игра начинается с простого ман...

«Бәхетле очрак”.

КВН для подготовительной группы...