тормыш китабы
материал (подготовительная группа) на тему

тормыш китабы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tormysh_kitaby.docx36.64 КБ

Предварительный просмотр:

               

               

 

       Мария Логинова (Пашина) белән очрашу кичәсе

                           

(Кызлар ак күлмәктән  ,малайлар кара чалбар ,ак күлмәк, бабочка белән “ Бәйрәм бүген” җырын җырлап кереп утыралар.)

А.б. Әйе бүген бездә бәйрәм . Бездә кунаклар.

А.б.Хәерле көн балалар. Хәерле көн кунаклар.

А.б. Ә без кунакларны бик яратабыз һәм аларны күрүебезгә бик шат.

А.б.  Бүген хөрмәтле кунакларыбыз арасында үзенең таланты белән күпләрне сокландыргыч бер апа да бар.

А.б.

Ул язучы, шагыйрә , яраткан тормыш иптәше, әни, сөйкемле әби. Балаларның дусты да әле.Әйдәгез кунаклар арасыннан ул апаны эзләп табыйк . Мин сезгә аны тизрәк табарга ярдәм тәм.Ул көләч йөзле, сөйкемле, чәчләрен матур итеп җыеп куйган,аннан якты нур,җылылык бөркелә.( балалар җитәкләп өстәл янына алып киләләр.)

А.б. Хәзер бу кунак апа белән якыннанрак танышыйк инде.

А.б.

Әгәр Мария апагыз рөхсәт итсә без аны балачагына  ,яшьлек,мәктәп елларына алып кайтып килик әле балалар.

( мультивидеода өй рәсеме чыга )


А.б.

Бу йорт күпләребезгә таныш. Без аның яныннан үтеп – сүтеп йөрибез.Ә бу йортта
Пашина Мария Петр кызы (псевдонимы Мария Логинова) 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. 
Кечкенәдән үк табигатьнең һәр мизгелен могҗизадай кабул итә  ул. Тирә-юньгә, үз күңелендә тудырган әкияти дөнья аша, гел үзгәчә карый. Яшьтәшләре каен суы дип, агачны яргалап бетергәндә, аның күңел өзгәләнүләре шигъри юллар булып түгелә. Унөч яшьлек кызыйның ул хисләре “Ленин нурлары” аша газета укучыларга да ишетелде: 
Ак каен кәүсәсен кисмәгез, дуслар, 
Ярасы белән ул ничек кышлар? 
Мәктәп елларында каләм тибрәткән Мариянең, унынчыны тәмамлагач, Түбән Камадагы 66 нчы училищеда һөнәргә өйрәнеп, шин заводында эшли башлаган вакытта бу мавыгуы онытылып тора. Күңелдәшигъриюлларяңгыраса да, ничектер, кәгазьгәтөшерергәҗае да, вакыты да табылмый. Аннан соңгаиләмәшәкатьләре, балалар... Аларкечкенәчактаясле-бакчагаэшкәкүчкән Мария яңаданшинныйгакайта: массакүләмшиннарзаводының автокамера цехына монтировщица булыпурнаша.

Эш..., өй...., туганнар...., дусларбеләнаралашу. Кем белә, бәлкибарысы да шулайберҗайгагынаагар да агариде. 
Әмма 1996 елның 6 ноябре... Язмышкитабыүзенәутызяшьлек Мария Логинова гомеренеңбумизгелен, букөнен кара хәрефләрбеләнуепяза... Алда – ял, бәйрәмкөннәре. Шатлыкөстенәшатлыкөстәп, апаларыөй туе уздырыргаҗыеналар. Өченчекласстаукучыулы Роман беләнберенчегәкергәнкызыКатяныапаларыүзләренәалыпкитәләр. Күңелашкынуыканатларкуйгандай, Мария тиз-тизгенәкерләренюа. Шушысоңгыларынгынаэлепкерердә, ул да апаларынабарыр, кичтәнүкбулышаторыр. Балкон култыксасыбеләнбербиеклектәбулган тумбочка өстенәбасыпбаугаүрелгән Мария, үзенеңкерләренәуралып, бишенчекаттанаскаочканынсизмидә кала... 
Аңсызкилеш операция өстәленәсалалараны. Операция арты операция. Мариянеурапалганапаларыкүзендәгеяшьләргәкарамаскатырышкантабибларныңяшәмәс, барысына да әзерторыгыз, дигәнөметсезҗаваплары. Боларбарысы да – апаларысөйләгәннән. АлархастаханәкойкасындахәрәкәтсезятаргамәҗбүрбулганМариянебиш ай буе бала баккандайкарыйлар. 
Улчагында Мария тәнсызлауларыннанаңыҗуелырдәрәҗәдәгазаплана, онытылыпторганмизгелләрендәянынакүбәләкбулыпәтисекилә. Өрфияканатларыбеләнкызыныңҗанынсыйпап-сыйпап ала: “Балам, болайазапланганчы, әйдә минем белән...”. Сызланудантелгәләнүчеҗаныкүбәләккәәйләнәмдигәндә, “балаларыңсинсезнишләр”, дигәнйөрәктавышытуктатааны. Аңынакилгәч, улходайгаялвара: “Шулбалаларымныаяккабастырырлыккынакөчбир, гомербир...”. 
Үзҗаннарынярыпбирердәйапалары, дәвалары, шәфкатьләребеләнөметенә канат куйган 2 нчехастаханәтабиблары А. Саушев, Миңниса, Фирдәвес, Фәридә, Энҗүдәләрһәмүзенеңяшәүгә бар үҗәтлеге, теше-тырнагыбеләнябышуы – боларбарысыбергәМариянемәңгелекупкыныннанйолып ала. 
Өметенеңөметсезлекбеләналмашынган, палата тәрәзәсенәбәргәләнгәнкүбәләктәйчарасызлыктанҗаныөзгәләнгәнчаклары аз булмыйМариянең. 
Өйләренәалыпкайтып, зал ягындагыдивангакертепсалгач, ятимнәргәхасмоңсулыкбеләнүзенәтөбәлгәнбалаларынкүреп, улүзенәтөшкәнсынауның ни дәрәҗәдәавырбулуынтагынбермәртәбә бар ачысыбелән тоя. Сабыйларынәникулларыбеләнидәнюалар, бәрәңгеәрчиләр, бар авырлыгыурын-җирдәбулганәниләренкарыйлар. Аларныңкарусыз-нисезэшләүләрен, өлкәннәргәхасуйчанлык сарган йөзләренкүреп, Мария өзгәләнә: “Бала чакларынурладым бит, сабыйларымның, ни хәлләритим?” 
Юк, үзенеңхәрәкәтсезлегебеләнһичкилешәалмый Мария. Язмышбеләнаныбәйләрөмет – балалары бар бит әле. Ничекитепшулөметканатларынкисмәккирәк?! Тешнекысып, күзяшьләре, меңгазапаша физик күнегүләрясаргакерешә. Аңыҗуелырчиккәҗиткәнчекөннәр буе берүкхәрәкәтләрнекабатлый. Массажның да ярдәметия. Акрынлыкбеләнгенәбулса да, тезләрендәйөрибашлый. Өйэчендәнәрсәнедәбулсаурынынаалып куя алса да, улмоны мин үземэшлиалдым бит дип, балаларчакуана. 
Сәгатьләрегенәтүгел, мизгелләредәелларгатиңавыр, газаплыкөннәрбер-берартлыартта кала (хәрәкәтләречикләнгән, инвалид коляскасындаутырыргамәҗбүрбулган Мария бүгенге, бикакрынлыкбеләнгенәбулса да, өйдәкултыктаякларыбеләнйөри). Мария аз гына да шөгыльсезутырмый, я нәрсәдәбулсабәйли, яки күңелхисләреншигъриюлларгасалып, кәгазьгәкүчерә. Ташбулыпйөрәгенәутырганчарасызлыкхәзерәнәшулайшигъридулкынбулыптүгеләаныңҗаныннан. Әлеулрәсемнәрдәясый. Тугантөбәгенеңгүзәлтабигатетасвирланганулкартиналарынапаларына, туганнарынабүләкитә. 



Бикяшьләй инвалид коляскасынаутырыргамәҗбүрбулганбуязучыныбәхетсезитепкүзалдынакитерәкүрмәгез. Әйе, үзенчә, сау-сәламәтләраңлыйалмагангабәхетлеул: беренчеирегарипхатыныннанйөзчөерсәдә. Мария ханымхәзерүзенөзелепсөйгәнкешебеләнгомеритә. Балалары да янында. Кая барсалар да гелбергәалар. Шуңакүрәдә Мария Логинованыңсоңгывакытлардаязылганшигырьләреәлләкаян “көлеп”, “нурчәчеп” тора. Алардатормышкаөметчаткылары, табигатькәмәхәббәт, яратухисләреярылыпята

А.б.Мондый моңсу хатирәләрдән соң күңелле җыр җырлап алык әле.

“Улыбка” җыры.

А.б. Мария апагыз тормышында иң кадерле кешеләре  улы Роман һәм кызы Катя .Алар аның тормыш маягы. Яшәү, иҗат итү өчен көч бирүчеләр, әниләренең ныклы терәкләре, ярдәмчеләре.

Мин бәхетле үзем- улым, кызым

“ Әни” диеп өзелеп торганда

Аксыл башын кызым , ярдәм көтеп,

Иркәләнеп учка салганда. _дип яза Мария апагыз (“ Аңлый алсам икән “ ) дигән шигырендә.

Мариянең шигырләре, әсәрләре ,гомумән иҗат җимешләре “Чулман”,”Туган як”,”Шәһри Казан”,”Татарстан яшьләре”, “Хезмәттәш авазы” газеталарында даими басылып тора.Шулай ук аның 2002 елда “Нәниләргә бүләгем”, 2003 елда “ Адашкан җан”,2004 елда “ Гашыйк чишмә”,2008 елда балалар өчен “ Ефәк канат” исемле китаплары дөнья күрде.

А.б. Ә без бүген Мария апабызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында гы китап  белән бәйрәм кичәбезне дәвам итәрбез. Бу китап “ Тормыш китабы”  дип аталачак.(Ринат Рахматуллинның “Тормыш Китабы” җыры уйный.

Беренче битен ачабыз:

 *************  Туган авыл. Туган йорт.Туган нигез.Туганнар.

( һәм сүзне Мариянең үзен бирәбез).

Китапның икенче бите:

**************          Җырлыйбызда , биибездә

                                      Кашык  кулларыбызда.

Инвалид коляскасында утыручы  Мария  “Рассвет  - Таң” ансамблен оештырган көчле затларның  берсе.Аның  җырлары да күңел кылларын тибрәтә 
Мария Логинова искиткеч кеше.. 
Ул  әдәби-музыкаль кичәләр белән төрле сәламәтләндерү үзәкләрендә, картлар йортында, төрле авыллардагы мәдәният йортларында чыгышлар ясый. 

Бездән бүләк итеп “Кашыклар “ ансамбеленең чыгышын кабул итеп ал.

Китапның өченче бите:

*********************Спорт белән бездә дус.

Ә синең Мария апа хәлләр ничек?

Спорт белән шөгыльләнә. Бу турыда “Туган як” газетасының 2009 нчы елның 14 нче август санында, инвалидлар сабантуе турында мәкалә  бар иде.
ӘлегеСабантуйда М. Логинова коляскалардаузышудакатнашаһәмдипломга лаек була. Без белмәгән яңа уңышлар турында да сөйләп кит инде Мария.

( спортта ирешкән уңышлары турында сөйләп китә)( балалар белән гольф уйныйлар)

Китапның дүртенче бите:

********************   Без җырларга яратабыз

 ( Илзирә җырлый, Мария җырлый)

Китапның бишенче бите:

***************              Китап безнең дустыбыз

Балалар өчен язган “Ефәкканат” исемле шигъри әкияте нәниләр өчен бик кызыклы. Анда яңа гына туган кечкенә күбәләк кызы турында, аның дөнья белән, башка җан ияләре – кортлар, бөҗәкләр, коңгызлар белән танышуы турында язылган. Тәрбия мәсьәләсе, ягъни әни сүзен тыңларга кирәклеге, тыңламасаң, ахыры начар булырга мөмкинлеге турында анык итеп әйтелгән. 
Шул ук китапта “Зурколак кишер түтәле эзли” дигән кызык әкият бар. Бу әсәр әбисе сөйләгән әкияттән соң, хыялларга бирелеп, кишер түтәле эзләргә чыгып киткән батыр куян баласы Зурколак һәм аның иптәшләре турында. 

                                         (әкияттән өзек уку)

Китапның алтынчы бите:

**************               Шигьри бәйге

 ( балалар шигыр сөйлиләр)

Безнең  балалар   Мария апаларының шигырләрен бик яратып укыйлар. Яттан да беләләр.

Искәндәр:

  Төш

Көне буе видик карап,

Марат тәмам арыды.

Өндәгене төшкә ялгап,

Тирән йөкыга талды.

Төшендә ул зур шалканны

Тартышырга булышты.

Карло әтисе юынган

Малай белән  дуслашты.

Әкрен генә күлгә килеп

Марат басмага карый

Су анасы тарак белән

Көмештәй чәчен тарый.

Бер төнбоек яфрагында

Су атасы утыра

Тәмам туеп бакалардан

Ул очарга талпына.

Бер аланда алты  дию

Хәйлә корып утыра

Ә көл кызы зур чүлмәккә

Бодай чүпләп тутыра.

Кәләш эзләп патша улы

Сазлыкка уктан ата

Кулын кыскан шүрәлене

Ниндзя коткарып ята.

Пушкинның зирәк мәчесе

Ботакта йоклап ята

Ә Руслан битеннән үбеп

Людмиласын уята

Алтын балык тоткан картны

Карчык тумап маташа

Бүре белән төлке- балык

Бүләлми якалаша

Менә таудан җиде гном

Җырлашып эштән кайта

Тычкан алтын йомырканы

Җиргә төшереп вата

Чаба-чаба төштә Марат

Арып шыр тиргә бата

Көндез караган “ видиктан”

Ботка пешереп ята.

Адилә

                           Бәллүр ваза

Бәллүр ваза кыйпылчыгы

Мең төскә кереп очты

Салават күпере гүя

Юатып мине кочты

Чәчләремне сибә –сибә

Ай нурында коенам

Салават күпере чәчкән

Төсләр белән юынам.

Мондый төсле зур бәхетне

Кемнәр генә татыган

Тик әнием нәрсә әйтер

Бүләк ваза ватылган

Мин уянып күзем ачсам

Бәллүр ваза өстәлдә

Ай нурында йөзгәнемне

Күргәнем ич төшемдә.

Чулпан                      

  Курчак

Әни белән чыккан идек

Без берчак

Күреп алдым мин кибеттә

Таш курчак

Керыекләре тиеп тора

Кашына

Ефәк калфак киеп куйган

 ул башына

Үреп салган чәчен ике толымга

Толымына энҗе төймә

Орынган

Алсу күлмәк аяк очына

Ук җиткән

Бармак саен сәйлән

Йөзекләр кигән

Күз карашы кара шомырт шикелле

Көмеш алка таккан икән икене

Хыялланып күзем ачсам мин шул чак

Ята икән мендәремдә таш курчак.

Зәринә      

  Әни булдым

Иртән әни эшкә киткәч

Шкаф ачып ташладым

Киеп әни күлмәкләрен

Зур булырга уйладым

Кара кыска чәчләремә

Ясалма чәч кададым

Бантик ясап иренемнән

Кызыл иннек буядым

Үлчәп әни күлмәкләрен

Түшкә куеп карадым

Кисеп озын итәкләрен

Үземә таманладым

Төймәләрне кат-кат итеп

Асып куйдым муенга

Сизми калдым бирелгәнмен

Үтә кызык уенга

Кирәк әле әниемчә

Буяна да белергә

Биек үкчә түфли киеп

Кәз-кәз атлап йөрергә

Киеп карап күлмәкләрне

Кичкә генә бетердем.

Әниемнең итәкләрен

Тәмам кисеп бетердем

Әнием дә эштән кайтты

Тәмам ясанып беткәч

Сөенгәндер сумкалар да

Идәнгә төшеп киткәч.

Сәрбиназ    

  Биш яшь

Туган көн ул кызык икән

Бар да бүләк китерә

Әти җыелган кызларга

Табышмаклар әйттерә

Ә әнием бүләк итте

Зәңгәр буйлы кызыл туп

Өстәлдәге тартмаларда

Тагын ниләр генә юк

Бананын да ашадым мин

Кәнфитендә суырдым

Ә баллаган чикләвекне

Ике кесә тутырдым

Бүләк иттеләр ак яулык

Курчагымны  төрергә

Ә торттагы өч ал шәмгә

Кирәк икән өрергә

Көне буе рәхәтләндек

Туган көн кызык икән

Бүген йоклап, иртәгә дә

 туган көн була микән?

Сәмирә              

 Куян күчтәнәче

Урманда агач утыртып

Әтием кайтты кичен

“Авыз итеп кара” диде

Куянның күчтәнәчен.

Күн сумкадан ул алдыма

Күчтәнәч өеп куйды

Куянныкы тәмле инде

Кабуга тамак туйды

Куян биргән өч бәрәңге

Изелеп йомышаган

Тик нигәдер йомры икмәк

 безнекенә охшаган

Әти иртәгә урманга

Мине дә ал син дидем

Миндә өйдән күчтәнәчләр

Куянга илтер идем.

Илзирә    

 Унбиш үрдәк бәбкәсе

Ана үрдәк сафка тезә

Унбиш үрдәк бәбкәсен

Килә тирән күлгә төшеп

Йөзәргә өйрәтәсе

Ава түнә   чүгә-чүгә

Күлгә төшә бәбкәләр

Яшел үләнгә сөрлегеп

Тәгәрәшеп китәләр

Бата-калка , чума-чума

Ундүрт бәбкә су кер

Ә төпчеге яр буенда

Керә алмый интегә

Су буена якын килеп

Суында эчеп карый

Батыраеп бер тәпиен

Күлгәдә тыгып карый

Куркак бәпкәне әнисе

Канатына утырта

Ундүрт бәпкә төпчекнедә

Чумдырырга котырта.

Коендылар йөзеп чумып

Өйгә кайтырга вакыт

Ундүрт бәбкә яр буенда

Булмый төпчекнк табып

Ана үрдәк бак-бак килеп

Кечкенәсен чакыра

Шаян бәпкә өйрәнгәнтбит

Күл төбенә чумарга

Ильяс                              

    Яңа туган ай

Яңа туган айны котларга дип

Меңәрләгән  йолдыз кабынды

Чулпан йолдыз хәбәр итәргә дип

Кабаланып җиргә атылды

Тирби-тирби яңа тулган айны

Йолдызлардан үргән бишектә

Йомшак болыт ләйсән яңгыр сипте

Тамга салып һәрбер ишеккә.

                                    Саран челән

Зәңгәр күлнең камышына        Илнур

Оч корды бер челән

Көне буе бака аулап

Йокыга талды кичтән

Якын гына төшеп кунган

Иптәшләренә челән

Очыгыз ди ерак  күлгә

Артыгыздан мин җитәм

                                                            Сәет

Саран иде ялгыз челән

Ятны якын китерми

Тамак ялгарга төшсәләр

Бер бакага тидерми

                                                                  Кирилл

“ монда юк бер балыкта

Үзем ачка интегәм

Барыгыз бар ерак күлгә

Монда азык юк бүтән”

                                                               Хәлил

Рәхәтләнеп саран челән

Бака балыкта йөзә

Артып калган бакаларны

Кибәргә җепкә тезә

  Ислам

Җәйнең шулай кызу чагы

Җирне кочш кыздыра

Зәңгәр күлнең суы кибеп

Шат кәефне боздыра

Челән хәзер бака аулый

Суы кипкән сазлыктан

Уйланырга мәҗбүр итә

Айнып битарафлыктан

Кыздырган кочш астында

Камышлы сазлык кипте

Язын үрчегән бакалар

Каядыр китеп бетте

Бире килде бу челән

Булса иде хәзер берәр

Ябык кына селәүчән

Көннәр үтте сузыз сазлык

Катты кибеп ярылды

Саран челәннең башкае

Зур кайгыга тарыды

Уйлый челән, башын вата

Оясына утырып.

Кара көнгә дип калдырган

Кипкән бака суырып

Әллә инде иптәшләрне

Эзләп китәргә микән

Аерылганга төгәл бер җәй

Кабул итәрләр микән.

Китапның җиденче бите:

****************          Мариянең ирешкән уңышлары.

 Минем  фикеремчә, шагыйрәнең бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Язучы әсәрләрендә традицияләргә, гореф – гадәтләргә, кешенең яшәү рәвешенә, кеше шәхесенә игътибарлы булуны, гаделлекне, сабырлыкны, намуслылыкны, кешелеклелекне, ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен актив пропагандалый. Аның хикәяләрендә һәр туган көнгә сөенеч, әйләнә-тирәгә оптимистик карашта булган, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып яшәүне, олы җанлы шәхес иң алгы планга чыга. Бу исә аларның бүгенге көндә дә актуаль булуына китерә. 
Хәзерге чор татар әдәбияты рәсми кысалардан чыгып, милли җирлеккә күчә бара. Язучыларның хәзер идеология түгел, кешеләр язмышы кызыксындыра, шәхси башлангычка игътибар көчәя. Әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләрен раслау пафосы үсә бара. 
Мария үзенең әсәрләрендә гаилә, мәхәббәт, ата–аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, җәмгыятьтәге тискәре күренешләр – эчкечелек, наркомания һәм аларның гаиләгә, кешегә булган куркыныч йогынтысы турында яза. 
Язучы тормышның ачысын–төчесен татыган, шулай да сынмаган, сыгылмаган һәм көчле, сынмас рухлы шәхес булып калган. Ул гадел, намуслы, тормышка гашыйк, шаян һәм һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Аның иң зур теләге: гаиләсенең бәхетле булуы, иҗат чишмәсенең сулыкмавы, туганнарының, якыннарының исән–сау һәм янәшәдә булуы. 
Шушындый иҗади, ачык йөзле, кешеләрне аңлый ала торган һәм максатына ирешә торган кеше ул Мария Логинова. . 

Китапның сигезенче бите:

*****************            Без хезмәтне яратабыз.

Мариянең күңелендә туган гүзәллекне шигырьләрендә генә түгел, ә искиткеч кул эшләренә дә күчерә. Ул картиналар чигә, бисер белән үрә, бәйли, ыргак ярдәмендә бәйләп төрле сувенирлар, композицияләр ясау, майлы буяу белән картиналар язу белән мавыга. Аның кул эшләре күргәзмәсе 2009 нчы елның декабрь аенда шәһәр музеенда булды. 
Шәһәр музееның декоратив гамәли сәнгать бүлегендә керәшен кызлары М. Логинова һәм Р. Мищихинаның кул эшләреннән оештырган күргәзмә эшли. Күз явын алырдай нәфис таҗлы ап-ак ромашкалар, бер-берсенә сыенышкан аккошлар - ул могҗизаны гади ыргак һәм җеп ярдәмендә кеше куллары тудыргандыр дип һич уйламассың. Чигү картиналар, майлы буяулар белән киндергә күчергән табигать күренеше дә тамаша кылган һәркемне сокландырырлык. 
Кечкенә генә бүлмәне вакытлыча биләп алган бу матурлык дөньясына карап аларны гади кешеләр иҗат иткәндер дип кенә һич уйламассың.Әле менә  бүгендә Мария үзенең эшләре белән безне таныштырып китәр.Серләре белән уртаклашыр.

                                     (  Масстер класс  )

А.б.

Балалар менә китапның битләре дә бетте . Ә тормыш дәвам итә. .   Сынмыйча , сыгылмыйча  авырлыкларны  җиңеп , яшәү дәрте янып торган да татар шигрияте әле бик күп еллар  яшәячәк. Без сиңа сокланып карыйбыз. Синнән үрнәк алып яшибез. Мария безне тыңлап , шушындый кышкы көннәрдә безнең янга,туган авылыңа кунакка кайтуыңа , бүген балалар алдында чыгыш ясап аларны сөендергән өчен сиңа бик зур рәхмәт.  

                  ( мультивидеода рәхмәт сүзләре чыга)

А.б.   Алмадык сатып бүләкләр

 Без үзебез ясадык

         Үзең ясаган бүләк кенә

          Чын йөрәктән дип уйладык

Мариягә балалар бүләк бирәләр. Рәхмәт әйтү һәм саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

открытое занятие по экологии на тему: "Җирдәге тормыш" Верхнемактаминское МБДОУ "Ләйсән" воспитатель Шамгунова Э.М

Максат: Балаларда туган ил, туган җир,(төшенчәсен ныгыту), туган табигать, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

уен ул реаль тормыш.

консультация для воспитателей на тему игра....

Тема: «Минем яраткан китабым» Өлкәннәр төркеме өчен әңгәмә

Максат:Китап барлыкка килү тарихы белән танышу; китапка кайгыртучан мөнәсәбәт формалаштыру; китап ясаучы кешеләрнең эшчәнлегенә хөрмәт тәрбияләү.Бурычлар:китаплар һәм китап ясаучылар турында бел...

Татарстанның “Кызыл китабы”.

Экият уку ярдэмендэ балаларны татарстанда сирэк очрый торган хайваннар хэм усемлеклэр белэн таныштыру....

“Тылсымлы китабым”

(“Россиядә - Әдәбият елы”, “Татарстанда – Паркларны һәм скверларны саклау елы” темаларына багышланган “Татар кызы-2015” бәйгесе сценарие....

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...