Иң якын кешеләрем
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Закирова Лилия Махмудовна

В данном татарском занятии говорится о близких детям людях. Формируется в детях понятие-семья. Дети в игровой форме узнают больше о семье. Разгадывают загадки, отвечают на вопросы и выполняют творческую работу. Тем самым дети закрепляют  понятие о семье.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_yakyn_keshelerem.docx33.05 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект «Иң якын кешеләрем»

Уртанчылар төркеме.

Юнәлеш: сөйләм үсәше - танып- белү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсәше.

 Белем  бирү өлкәләрнең интеграциясе: аралашу, сөйләм үсәше, танып- белү, иҗади сәнгать, социальләштерү.

Максат:  гаилә турындагы белемнәрен ныгыту; иң якын кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү.

Бурычлар:

тәрбияви: якыннарыңа карата җылы караш, бер-бересенә изгелекле мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

үстерешле: куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү.

белем  бирү: җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга  һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү, пөхтә ябыштырырга өйрәтү.

Методлар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сюрпризлы момент.

Алымнар: искә төшерү, аңлатмалар бирү,сораулар,нәфис сүз, мактау, балаларның индивидуаль җаваплары, эшчәнлек нәтиҗәләрен анализлау.

Алдан үткәрелгән эшчәнлек: гаилә турында әңгәмә,  төсле кәгаздән кул чуклары әзерләү.

Җиһазлау: Кәструл, аш чумече, чукеч, бәйләү әнәләре, йомгак, күзлек, гәҗит, туп, сандык, җилем, салфетка.

Белем  бирү эшчәнлегенең барышы.

Т.: Балалар, безгә кунаклар килгән, әйдәгез алар б/н исәнләшәбез!

Б.: Исәнмесез!

Т.: Балалар, хәзер мин сезгә шигырь укыйм, ә сез миңа нәрсә турында сүз барганлыгын әйтерсез.

Ш. Маннурның “Яратам” шигырен уку.

Яратам мин өемне,

Әти-белән әнине,

Абый белән әнемне,

Бишектәге сеңлемне.

Т.: Балалар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?    

Б.: Әти, әни, абый, энем, сеңел.

Т.: Дөрес . Утырыгыз, балалар.      

Балалар утыралар.

Т.: Әти-әниләр безне бик яраталар, безнең турында кайгырталар, борчылалар.  Хәзер без искә төшерик әле әти-әниләр һәм әби, бабайлар нәрсәләр әшлиләр?

Әйдәгез, уйнап алыйк һәм шуны ачыклыйк. Уен “Кем нишли, бел?” дип атала.

Т.: Балалар, менә бу өстәлдә әйберләр бар. Әйтегез әле, алар ничек атала, искә төшерик.

Б.: Кәструл, аш чумече, чукеч, бәйләү әнәләре, йомгак, күзлек, гәҗит.      

       1.  Т.: Кем килә минем яныма?

         Т.: Кәрим, син нәрсә сайлап аласың? Бу нәрсә?                  

         Кәрим: Бу кәструл, аш чүмече.                                              

         Т.: Дөрес. Бу әйберләрне кем куллана?

         Кәрим: Әби, әни, апа куллана.

         Т.: Дөрес. Бу әйберләр б/н нишлиләр?

         Кәрим: Аш пешерәләр, кесәл кайнаталар, кайнатма ясыйлар.

          Т.: Бик яхшы, балалар. Утыр Кәрим.

       2.  Т.:Ә хәзер  кем килә минем яныма?                                          

           Т.: Айгиз, син нәрсә сайлап аласың? Бу нәрсә?                    

        Айгиз: Бу чүкеч.                                                                        

        Т.: Дөрес. Балалар, бу әйберне  кем куллана?

        Айгиз: Әти, бабай, абый куллана.

        Т.: Дөрес. Бу әйбер б/н нишлиләр?

       Айгиз: Кадаклыйлар.

       Т.: Ә нәрсә кадаклыйлар?

       Айгиз: Өстәл, урындык, сандык кадаклыйлар.

       Т.: Дөрес  әйтәсен, Айгиз. Утыр.

       3.  Т.: Ә хәзер  кем килә минем яныма?                                        

       Т.: Кәрим, син нәрсә сайлап аласың? Бу нәрсә?                        

        Кәрим: Бу җеп бәйләү энәләре һәм йомгак.

        Т.: Бик әйбәт, Кәрим. Бу әйберләр б/н кем эшли?    

        Кәрим: Эби, әни, апа эшли.

        Т.: Дөрес. Ә бу әйберләр б/н нишлиләр?

        Кәрим: Бәйлиләр.

        Т.: Ә нәрсә бәйлиләр?

        Кәрим: Оекбаш, шарф, бияләй бәйлиләр.

       4.  Т.: Дөрес, Кәрим. Утыр. Кем килә минем яныма?

        Т.: Рәсүл, син нәрсә сайлап аласың? Бу нәрсә?

         Рәсүл: Бу күзлек һәм гәҗит.

         Т.: Дөрес, Рәсүл.  Бу әйберләрне кем куллана?

         Рәсүл: Бабай, әби, әти, әни,апа, абый куллана.

         Т.: Бик яхшы. Ә бу әйберләр белән нишлиләр?

         Рәсүл: Гәҗит укыйлар.

         Т.: Тагын нәрсә укыйлар?

         Рәсүл: Китап, җурнал, әкиятләр укыйлар.

         Т.:  Дәрес  әйттегез, балалар. Утыр Рәсүл.

         

Т.: Балалар,әби-бабай, әти-әни, балаларны бер сүз б/н  - гаилә дип атыйбыз.

Т.: Әйдәгез, балалар, бергәләп бу сүзне кабатлыйк

Балалар кабатлыйлар.

Т.: Бик әйбәт. Ә хәзер, балалар, түгәрәккә басыйк әле.

Балар түгәрәккә басалар.

Т.: Хәзер туп белән уйнап алабыз. Уен “Мин өйдә ничек булышам” дип атала. Мин һәрберегезгә сорау бирәм һәм туп атам, ә сез җавап бирегез, шуннан миңа тупны кайтарыгыз.

Уен “Мин өйдә ничек булышам”

  1. Т.:  Адел, син өйдә ничек булышасың?

Адел:  Мин өйдә уенчыкларны җыям.

                       2.    Т.: Заринә, син өйдә нишлисең?

   Заринә : Мин өйдә чәчәкләргә су сибәм.

                       3.   Т.: Алмира, син өйдә ничек ярдәм итәсең?

               Алмира:  Мин өйдә әбигә күзлеген табып бирәм.

                                 4. Т.: Наил, син өйдә ничек ярдәм итәсең?

        Наил:  Мин өйдә иртән торгач узем киенәм.

                                 5. Т.: Маликә,  син өйдә ничек ярдәм итәсең?

         Маликә:  Мин өйдә бабайга оекбаш китерәм.

                                 6. Т.: Ризван, син өйдә ничек ярдәм итәсең?

                     Ризван:  Мин өйдә әтигә китапларны җиеп куярга булышам.

 

Т.: Бик әйбәт, балалар.

 

Балалар утыралар.Ишек шокыганы ишетелә.

Т.: Кемдер ишек шакый. Сорыйк әле, кем икән ул?

Б.: Кем анда?

Әби: Мин, әби.

Б.: Кил монда, әби.

Әби: Исәнмесез, балакайларым, мин Мәгүзә әбиегез булам.

Б.: Исәнмесез!

Бала: Утыр, Мәгүзә әби.

Әби: Рәхмәт, улым.

Т.: Ә без бүген, Мәгүзә әби, балалар белән иң якын кешеләр, гаилә турында сөйләшәбез.

Әби: Бик әйбәт. Алайса, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

Табышмаклар:

  • Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул, барыгыздан олы ул.

 Әби: Кем ул?

  Б.: Эби.

 Әби: Дөрес. Икенче табышмакны тыңлагыз.

  • Ул бик күпне кургән, сугышта да булган ул.

Йөзе нурлы айдай... Кем дисезме?

 Әби: Кем ул?

 Б.: Бабай.

Әби: Әйе, дөрес балалар. Өченче табышмак.

  • Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә?

Иң-иң батыр кеше ул, минем әлбәттә!

 Әби: Кем ул?

 Б.: Әти.

 Әби.: Бик дөрес, балалар. Дүртенче табышмак.

  • Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни.

Кем соң аны белми?  Ул бит минем…

 Әби: Кем соң ул?

 Б.: Әни.

 Әби: Дөрес, балалар. Әфәрин. Бик тә акылы балалар  икәнсез.

Т.: Әйе , Мәгүзә әби, безнең төркемгә чыңлап та бик уңган, тырыш, ярдәмче балалар йөри. Алар әти-әниләргә, әбиләренә булышып торалар. Шуның турында уен да беләләр, тыңлап кара әле.

Әйдәгез бергәлеп, балалар “Без инде хәзер зурлар” дигән уен уйнап курсәтәбез.

Уен “Без инде хәзер зурлар”

 Без инде хәзер зурлар,  (балалар, аяк очларына басып, кулларны югары кутәрәләр)

  Күп эшли безнең куллар. (кулларны төрле якка  хәрәкәтләндерәләр)

  Без идән дә юабыз,  (аска иелеп, идән юу хәрәкәтләре ясыйлар)

  Без керләр дә уабыз,  (куллар белән кер юу хәрәкәтләре ясыйлар)

  Гөлләргә су сибәбез.  ( гөлгә су сибү хәрәкәтләре ясыйлар)

  Менә шундый уңган без,

  Менә шундый булган без.  ( түгәрәктә әйләнәләр)

Әби.: Бик әйбәт, бу уен миңа бик ошады. Мин сезгә бүләк алып килдем.

Карагыз әле, минем серле сандыгымда нәрсә бар?

Б.: Әтәч.

Әби.: Дөрес, аны бизәргә вакытым булмады. Сез миңа бу әтәчне бизәргә булышмассызмы икән?

Т.:  Булышабыз. Безнең балалар андый эшне бик яраталар. Балалар,әйдәгез, өстәл яныңа килегез әле. Меңә монда серле, бизәлмәгән әтәч, төсле кәгаздән киселгән кул чуклары, җилем бар.

Кулларыгызны пычратсагыз, салфеткалар б/н кулланырга була. Әйдәгез, эшне башлыйбыз.

Музыка.

          Т.: Бу әтәч шундый матур килеп чыкты!

Әби.: Әфәрин, рэхмэт сезгә, балалар. Мине бик сөендердегез. Мин бу матур әтәчне сезгә бүләк итәм. Ул сезгә әтәч елында уңышлар китерсен. Балалар, миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Б.: Сау булыгыз!

Чыгып китә.

Т.: Балалар, без бүген иң якын кешеләр турында сөйләштек. Ә кемнәр алар?

Б.: Әти, әни, әби, бабай, апа, абый.

Т.: Дөрес, бик яхшы. Әти, әни, әби, бабайларны бер сүз белән ничек атыйбыз?

Б.: Гаилә.

Т.: Дөрес. Ә без бүген тагын нәрсә эшләдек?

Б.: Уйнадык, табышмакларның җавабын таптык, матур әтәч ясадык, әбигә ярдәм иттек.

Т.: Яхшы, ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.

Б.: Сау булыгыз!

 Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“48 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Закирова Лилия Махмут кызы

тәрбиячесе Гиззатуллина Гөлшат Сайфитдин кызы

         

             

       

       

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.

Сценарий занятия по татарскому языку....

Муса абый-балаларның якын дусты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...

МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ

  Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка ...

Фольклор аша балаларның иҗади активлыгын үстерүгә интеграль якын килү / Развитие творческой личности дошкольников средствами фольклора через интегративную деятельность

     Әкиятләр ярдәмендә интеграль шөгыльләр үткәрү иң үтемле чараларның берсе. Интеграль шөгыльләнгәндә төрле белем өлкәләрендә алган күнекмәләр бер-берсен тулыландырып тора. Инт...

"Әбекәй, алтыным-минем иң якыным"

Балаларны әби-бабайларга мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү максатыннан "Әбекәй,алтыным -минем иң якыным" дигән күңел ачу кичәсе уздырылды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар хал...

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты».

«Муса Җәлил – балаларның якын дусты»....

мастер-класс "Без эшлекле кешеләр"

Финанас грамоталыгы буенча ата-аналар өчен мастер-класс....