Сценарий "Кар кызынын туфлие"
материал (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Хузиахметова Рузина Вагдануровна

Балалар музыка астында залга керәләр һәм чыршы каршына тезелеп басалар.

Алып баручы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак мамыктай йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде,

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,

Балалар: Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Айзат:

Бар табигать ап-ак кардан

Йомшак юрган ябына

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Әминә:

Нинди матур безнен чыршы,

Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Ләйсән:

Сагынып көттек без сине

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сценарий18.05 КБ

Предварительный просмотр:

Кар кызының туфлие.

Балалар музыка астында залга керәләр һәм чыршы каршына тезелеп басалар.

Алып баручы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак мамыктай йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде,

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм диеп сорасагыз,

Балалар: Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Айзат:

Бар табигать ап-ак кардан

Йомшак юрган ябына

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Әминә:

Нинди матур безнен чыршы,

Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Ләйсән:

Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек.

Календарҗ битләренә

Һәм сәгатҗкә карап көттек.

Илфат:

Әй Яңа ел, Яңа ел

Кил син безгә тизерәк

Җыйналышып түгәрәккә,

Басыйк дуслар бергәләп.

Җыр “Чыршы-чыршы

Назилә:

Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнар безгә

Бәйрәм итергә  ктлгән.

Мәликә:

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямҗ яшел чыршы килгән

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Сәид:

Яңа елны каршылыйбыз,

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән!

Инсаф:

Әйдә, Яңа ел!

Шатлык белән кил,

Сине каршылый

Бөтен туган ил!

Алып баручы: Балалар, чыршыбызга карагыз әле! Безнең чыршыбыз никтер бик моңсу?! Аңа ни булган икән?Ә, белдем. Аның бит утлар янмый. Әйдәгез әле, тылсымлы сүзләр әйтеп карыйм утлары янмас микән?!

Балалар: Чыршы, чыршы утларыңны кабызчы! (3 тапкыр)

(Чыршының утлары яна)

А.Б.: Рәхмәт сиңа чыршыкай. Әйдәгез әле балалар чыршыга багышлап бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр “Чыршыкай”

               

А.Б.: Ай балалар, бигрәк матур җырладыгыз, ә хәзер урыннарга утырабыз!(балалар утырганда тылсымлы көй янгырый). Балалар карагыз әле чыршы төбендә бер матур так ята. Бу кемнең таягы икән?

Б.: Феяныкы.

А.Б.: балалар чыннан да феяныкы бит бу таяк. Ул үзенең тылсымлы таягын калдырган. Ә сезнең Яңа ел урманында нәрсәләр булганын күрәсегез киләме? Әйдәгез, тылсымлы таяк ярдәмендә урманга барабыз.

(Таяк белән селки. Почмакта балалрга арты белән кар әби утыра)

К.Ә.: Апчхи!

А.Б.: Сәламәт бул!

К.Ә. Әпчхи!

Б.: Сәламәт булыгыз!

А.Б. Балалар мин төчкермәдем бит. Кем сон бу?

(Кар әби чыга)

К.Ә. Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар! Менә килеп тә җиттем. Мин Кар әби булам. Бөтен җирне кыш көне кар белән тутырам.Ай-яй чыршыгыз бигрәк матур икән! Менә сезгә килгәндә бер туфли таптым әле. Кем югалткан икән белмим?

А.Б. Бәлки берәр бала югалткандыр Кар әби.

(К.Ә. балалар арасыннан эзли)

А.Б. : Әйдә Кар әби балалар ны биетеп карыйбыз. Кемнең туфлие юк икәнен шунда күрербез.

К.Ә.: Балалар ә сез бии беләсезме соң? Биесәгез миндә туфлиның хуҗасын табыр идем.

Бию “ Разноцветная игра”

К.Ә.: Матур биисез икән балалар! Ләкин мин туфлисыз бала күрмәдем!

А.Б.: Кар әби бер дә борчылма! Без балалар белән тылсымлы Яңа ел урманына җыенган идек. Әйдә безнең белән, бәлки урман юлында туфлиның хуҗасы да очрап куер әле.

К.Ә. Туктап тор әле син, әйдәгез уйнап алыйк әле башта!

Уен  “                  ”

К.Ә. Булдырдыгыз балалар! Карагыз әле нинди матур куян!Бәлки тылсымлы таягың белән бу куянны җанландырырсың. Безнең белән уйнасын, бүген бит бәйрәм.

(Уенчык куянга таягы белән кагыла, чыршы артыннан куян сикереп чыга)

К.Ә.: Куянкай, син бу туфлиның хуҗасын курмәдеңме?

Куян: Юк күрмәдем шул!

К.Ә.: Инде хәзер нишләр? Бу туфлиның хуҗасын каян табырга?

А.Б.: Мин беләм! Хәзер тылсымлы таягым белән балалрны куяннарга әйләндерәм. Алар табып бирми калмаслар!

К.Ә.:әйдәгез, куянкайлар! Сикерегез, биегез!Бәлки туфлинын хуҗасын да табарсыз!

Бию “Куяннар”

К.Ә.: Булдырдыгыз, куянкайлар!Бик матур биедегез, ләкин туфлиның хуҗасы гына табылмады.

А.Б.: Борчылма Кар әби! Хәзер табарбыз туфлиның хуҗасын! Балалар карагыз әле  бер өй күренә еракта. Барып карыйк әле. Нинди матур әкият өйе кем яши икән монда? (шакый)

Кар кызы: Кем бар анда, кем шакый анда?

А.Б.: Бу без Олы Мәтәскә балалар бакчасы балалары. Син кем?

К.К.: Мин Кар кызы.

А.Б. : Кар кызы без сине үзебезнең бәйрәмгә чакырабыз. Әйдәгез бергә бәйрәм итәбез.

К.К.: Мин бик барыр идем дә балалар, ләкин урманда йөргәндә мин туфлиемны югалттым.

К.Ә.: Ә мин синең туфлиенны таптым! (Туфлины бирә)

К.К.: Бик зур рәхмәт сина Кар әби!Мин бик борчылган идем сезнең яныгызга килә алмам дип.

А.Б.: Балалар, әйдәгез әле Кар кызына чыршыбызны күрсәтик!Бергәләп җырлап та алыйк.

Җыр “Чыршы яшел тунын киеп”

К.К.: Балалар Кыш бабагыз килеп җитмәде мени әле? Кайда йөри икән инде ул бабакай?

А.Б.: Әйдәгез әле балалар Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.

Б.: Кыш бабай!(3 тапкыр)

(Көй янгырый Кыш бабай килә)

Кыш бабай: Исәнмесез балалар, Исәнмесез кунаклар!Ераклардан  кар- бураннар гизеп сезнең янга ашыктым! Ай яй нинди зур үскәнсез балалар! Сезне барыгызны да Яңа ел белән котларга дип килдем! Ардым- талдым, ашыктым!  Кызым, Кар чәчәк кар бөртекләре үзең беләнме?

К.К.: Үзем белән бабакай.

К.Б. Кызым мин арып киттем, карларны ерып килдем. Мин бераз ял итеп алам ярыймы.

К.К.: Ял ит бабакай! Утырып тор. Кар бөртекләре сине җилләтерләр. Кая минем кар бөртекләре, чыгыгыз әйдзгез Кыш бабагызны ял иттереп алыгыз әле.

Бию “ Кар бөртекләре”

К.Б.: Рәхмәт сезгә кар бөртекләре. Бик матур биедегез, миңа да җиләс булып китте.

А.Б.: Балалар әйдәгез әле, Кыш бабай белән бергәләшеп җырлап алыйк әле.

Җыр “Мы тебя так долго ....”        

 А.Б. : Бабакай балалар сиңа бик куп һөнәрләр өйрәнделәр , әйдә утыр.

( Балалар шигырьләрен сөйлиләр)

Ә малайлар сина шаян бию дә өйрәнделәр!

Бию “ Гномики”

Ләйсән шигыр.

К.Б.: Сез балалар бигрәк уңган ,бик тәртипле икәнсез. Бик матур шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнгәнсез! Мин дә сезгә бер уен алып килдем бит әле. Уйныйбызмы?

 Уен “Өшетәм”

А.Б. : Ә хәзер җыр җырлап алыйк.

Җыр “ Кыш бабай”

К.Б.: Кызым Кар чәчәк, минем никтер капчыгым белән бүләкләрем күренми.

К.К.: Кыш бабай менә бит бүләгең.( кечкенә тартма күрсәтә)

К.Б.: Юк, минем балаларга бүләгем зур капчык белән.

К.Ә.: Хәзер табып алып керәм Кыш бабай. (Алып керә). Шушымы Кыш бабай?

К.Б.: Әйе, рәхмәт Кар әби! Балалар менә сезгә дип бүләкләр алып килдем. Сезгә алдагы елда сәламәтлек, бәхет шатлык теләп калам! Әти- әниләрегезнең, тәрбияче апаларыгызның  сүзләрен тынлагыз!Тәртипле булыгыз! (Бүләк өләшә). Әхәзер безгә китергә вакыт . Безне башка балалар да көтә! Яңа еллар котлы булсын! Сау булыгыз!

К.К.: Сау булыгыз балалар ! Киләсе очрашуларга кадәр!

К.Ә.: Сау булыгыз балалар.Миндә Кыш бабайдан калмыйм! Яңа еллар мөбәрәк булсын!

Б.: сау булыгыз!Рәхмәт!

А.Б.: Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам! Сезне якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйбыз!

Бәйрәм үтте, Ә Яңа ел тиздән киләчәк!

Яхшы булсын, имин булсын , матур булсын киләчәк!

Рәхмәт әйтик чыршыбызга матур бәйрәме өчен!

Яңа елга яңа юлдан нык басып, бердәм керик!

Иң изге саф теләкләрне бер беребезгә телик!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Практико-ориентированный проект для детей младшей группы «Туфли и сапожки носят наши ножки»

Ко мне братишка привязывается,Шнурок у него не завязывается.Шнурок на ботинке завязываю,Завязываю и показываю,Рассказываю, как завязываю,Завязываю и развязываю,Развязываю и завязываю…И я научил...

Консультация для родителей "Обувь для занятий и праздников. Чешки или туфли?"

Очень часто родителей детей дошкольного возраста волнуют такие вопросы: зачем для музыкальных занятий в детском саду нужны чешки и не вредна ли эта обувь для неокрепших ножек малыша с ортопедической т...

Конспект ООД "Новые туфли"

Конспект ООД "Новые туфли"...