Уртанчылар төркемендә Яңа ел кичәсе ."Кар кызының туфлие"
материал по музыке (средняя группа)

Айгуль Аксанова

Сценарий утренника

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_novyy_god_2021.docx36.85 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМДӘ ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ 2021

“КАР КЫЗЫНЫҢ ТҮФЛИЕ”

Балалар музыка астында залга керәләр, һәм ярымтүгәрәк ясап чыршы янына басалар.

1. Вход танец

2. Фоновая Новогодняя песня

А.Ш.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

       Туган якны сагынып кыш килде.

       Ак мамыктай йомшак кар белән,

       Җирне биләүләп төрде.

       Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

       Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

       Нинди бәйрәм диеп?-сорасагыз,

        Балалар(бергә).Бездә бүген чыршы бәйрәме!  

Тимерхан

 Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхетелы булып кил

Син туган җиребезгә  

Айсылу

Исәнме,чыршы,исәнме

 Яңа ел килеп җитте.

 Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте

Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур  бәйрәм.

Җырлыйбыз да биибез,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән

Булат

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:                              

Яңа ел килә безгә!                                                      

Әнә күпме кунак килгән                                            

Әйләнә-тирәбезгә.                                                      

Яңа елның бәхетле ел                                                

Буласын без беләбез.                                                

Шуңа күрә бергәләшеп                                            

Яңаелга керәбез!

Ранель

Скоро-скоро  Новый год!

Скоро Дед мороз придет.

За плечами елочка,

Пушистые иголочки.

Он подарки нам разносит

И стихи читать нас просит!

Азалия

В двери Новый год стучится,
Дед Мороз к нам в гости мчится,
В небе праздничный салют,
И часы двенадцать бьют.
Огоньки сверкают ярко.
Свечи, шарики, подарки.
Скоро сказка в дом войдет,
Скоро будет Новый год!

Э.Г..Балалар чыршыга карагыз әле.Ул тылсымлы бугай.Утлары да янмый.Әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле,утлары янмас микән?

Б: Чыршы ,чыршы утларыңны кабызчы   (3 тапкыр)

Э.Г.(тыпырдыйбыз, кул чабабыз, өрәбез)

 3.Чыршының утлары яна

3.1 Фанфары

Э.Г...Әйдәгез балалар чыршыга багышлап бер матур җыр җырлыйбыз.

4.Жыр”Чыршыкай”

Э.Г..Ай балалар бик матур жырладыгыз,ә хәзер урыннарга утырабыз..

4.1. УТЫРАЛАР

А.Ш..Балалар, карагыз әле чыршы төбендә ниндидер матур  бер таяк ята.Бу кемнең таягы микән?

Б.Феяныкы.

А.Ш..Чыннан да , Фея үзенең тылсымлы таягын калдырган.Балалар ,ә сезнең Яңа ел урманында нәрсә булганын күрәсегез киләме?Әйдәгез тылсымлы

таяк ярдәмендә урманга барабыз.

4.2 Волшебство

 (Алып баручы тылсымлы таяк белән селки .Почмакта балаларга арты белән кар әби утыра)

КАР ӘБИ: Апчхи!!!

Э.Г..Сәләмәт бул.

КАР ӘБИ:Апчхи!!!

БАЛАЛАР: Сәләмәт булыгыз.

Э.Г..Ләкин мин төчкермәдем.

КАР ӘБИ:Апчхи!!!

Э.Г..Кем соң бу?

(Кар әби чыга)

КАР ӘБИ:Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар, менә килеп тә җиттем . Мин Кар әби булам. Бөтен җирне кыш көне кар белән тутырам.Чыршыгыз ай- һай матурбулган.Менә сезгә килгәндә юлда бер түфли таптым(күрсәтә) Кем югалткан белмим?

Э.Г.:Балаларның берәрседер бәлки?

(Кар Әби балалар арасыннан эзли)

Э.Г..Бәлки тычканнарны биетеп карарбыз. Кемнең түфлие юк икәне шунда күренер.

КАР ӘБИ: Тычканнар, ә сез бии беләсезме соң? Әйдәгез әле биеп күрсәтегез.

Бәлки мин дэ түфлинең хуҗасын табармын!

5.Бию”Веселые мышки”

КАР ӘБИ:Матур биисез икэн. Лэкин мин түфлисез тычкан күрмәдем.Сезнеке тугелмә?

Тычканнар: Ююююк, ююююк (урыннарына утыралар)

А.Б:Кар әби,әйдә алайса безнең белән  урманга барыйк,урман юлыннан эзлик.

КАР ӘБИ:Туктап тор әлесин, биеп арыдык, әйдэгез бер уйнап алыйк.

6. Уен”Кар йомарламнары”

КАР ӘБИ:Булдырдыгыз балалар. Карале бәлки тылсымлы таягын белән менә бу кечкенә аюны жанландырырсын,безнең белән уйнарсын,

бүген бит бәйрәм.

(Уенчык аюга таягы белән кагыла, чабып аю чыга)

АЮ: Исәнмесез балалар,исәнмесез кунаклар,Яңа ел белән котлыйм!

КАР ӘБИ:Аюкай карале, син бу  түфлинең хуҗасын  күрмәдеңме?

АЮ:Юк шул, күрмәдем.

КАР ӘБИ; Инде хәзер нишләргә,бу түфлинең хуҗасын каян табырга?

А.Ш.: Мин беләм! Хәзер тылсымлы таягым белән малайларны аюларга әйләндерәм. Бәлки безгә алар булышыр.

КАР ӘБИ:Әйдәгез әле аюлар- малайлар, сикерегез биегез,бәлки икенче  түфлине табарсыз.

7. Выход мишек

8. Бию”Мишка гуммибер”

8.1 мишки садятся

КАР ӘБИ: Сез аюлар матур биедегез,ләкин түфли генә табылмады. Чынлап, сезнеке түгелмә?

АЮЛАР: Ююююк,ююююк.

9.Өй янына баралар

А.Ш.: Балалар, карагыз әле, еракта бер өй тора, шунда барып карыйк әле.Нинди матур әкият өе,кем яши микән монда?

( Шакый)

КАР КЫЗЫ:Кем бар анда, кем шакый анда?

А.Ш..Бу без 4 төркем балалары.Сине үзебезнең бәйрәмгә алырга килдек.

КАР КЫЗЫ: Бик барыр идем дә , тик менә урманда йөргәндә түфлиемне югалттым.

КАР ӘБИ:Мин балалар янына барганда синең түфлиеңне таптым .

(Кар кызына түфлине бирә)

10. Кар кызы шатлана

КАР КЫЗЫ:Бик зур  рәхмәт.

Э.Г.. Әйдәгез әле балалар.Кар кызына үзебезнең чыршыны күрсәтик, бергәләп жырлап алыйк.

11. Жыр”Ап-ак кар”

11.1 Утыралар

КАР КЫЗЫ.Балалар, Кыш бабагыз килмәдемени әле?

Б: Юк.

КАР ӘБИ:Хәзер үзем Кыш бабайны алып киләм.

Э.Г..Әйдәгез әле балалар,Кар әбигэ булышыйк,бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

Б:Кыш бабай!(3 тапкыр)

12. Кыш бабай керә

КЫШ БАБАЙ:

 Исәнмесез балалар,Исәнмесез кунаклар. Кызым, Кар чәчәк, кар бөртекләре үзең беләнме?

КАР КЫЗЫ:Үзем белән Бабакай.

КЫШ БАБАЙ: Кызым мин арып килдем, карларны ерып килдем,мин бераз ял итеп алыйм.

КАР КЫЗЫ: Ял ит бабакай, утырып тор.Без кар бөртекләре белән сине җилләтербез.

Кая минем дусларым, кар бөртекләрем,чыгыгыз әйдәгез бергәләп биеп алыйк.

13.Бию « Кар бөртекләре»

КЫШ БАБАЙ:Рәхмэтсезгә кар бөтекләре, бик матур биедегез,миңа да җиләс булып китте.

А.Ш.:Әйдәгез әле балалар, Кыш бабай белән бергә жырлап алыйк.

13.1 Жыр ”Мы тебя так долго ждали дедушка”

13.2 Утыралар

Э.Г.:Бабакай балалар сиңа бик күп шигырьләр өйрәнделәр, әйдә әле утыр, хәзер балалар сиңа шигырьләрен сөйләрләр.

14. Фоновая шигырь

Әнвәр

Кыш бабай, кыш бабай

Безне бик ярата!

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата!

Руслана

Здравствуй, Дедушка Мороз

Голубая шапка

Что ты нам в мешке принес?

Там наверно сладко?

Шоколад, мармелад!

Все для маленьких ребят!

Г.Амир

Чыршы, чыршы, без  сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы!

Энҗе карлар явып үткән

Яшел ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа!

Амирхан

Дети водят хоровод,

Хлопают в ладоши.

Здравствуй, здравствуй!

Новый год! Ты такой хороший!

Иделия

Яңа елга бүләк алып

Кышбабай килде

Бакчадагы һәр балага

Бүләген бирде!

Кар кызы да яңа елга

Кунакка килгән.

Кыш бабай бездә икәнен

Ул каян белгән?

Ихсан

Здравствуй , наша елочка.

Здравствуй, Новый год!

Каждый пусть у елочки

Спляшет и споет!

Мөхәмммәт

Карсылу кызын ияртеп,

Кыш бабай килеп җитте.

Барчабызга күчтәнәчләр,

Тәмле кәнфитләр бирде!

Кыш бабайда безнең белән

Җырлап та, биеп ала.

Тәмле күчтәнәч өләшеп,

Аркадан сөеп кала!

Кәрим

Новый год стучится в дом!
Много снега за окном!
Будем весело встречать
И подарки получать!

Фирүзә

Әй! Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең!

15. Ваня

Возле елки в Новый год

Водим, водим хоровод!

Елочка-красавица

Детям очень нравтся.

16.  Х.Амир

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Көтә: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң, чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

А.Ш. Булдырдыгыз балалар. Кыш Бабай, балалар бик матур җырлар да өйрәнделәр әле. Әйдә тыңлап үтик!

15. Җыр:”Кыш бабай”

15.1 УТЫРАЛАР

Э.Г.:Бабакай, безнен шигерьләр бетмәде әле.

16. ФОН - СТИХИ

 Раяз

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа , Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

 Адель

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнесендә

Җыр җырлап әйләнергә!

Хәмзә

Тышта буран, бөтен җиргә

Карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә бик матур

Чыршы утыра!

 Алиса

На свете так бывает,

Что только раз в году

На елке зажигают

Прекрасную звезду!

Звезда горит, нетает,

Блестит прекрасный лед!

И сразу наступает

Счастливый Новый год!

 Эмин

Дети водят хоровод,

Хлопают в ладоши.

Здравствуй, здравствуй, Новый год!

Ты такой хороший!

Хәят

Салкын, саф һава

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була!

 Азамат

Кыш баабй, кыш бабай

Безгә бик таныш бабай

Сакал-мыек ап-актан

Килгән безгә ерактан!

КЫШ БАБАЙ: Сез балалар бигрәк уңган бик тәртипле икәнсез.Бик матур шигырьләр дә өйрәнгәнсез.

Мин бит сезгә бер уен алып килдем.. Килегез түгәрәккә, бергәләп уйнап алыйк.

17. Уен ”Лепим ком большой”

17.1 Утыралар

А.Б.Кыш бабай, безнең балалар шундый куп, шуна утырып тор, без сина тагын шигырләр сөйлибез.

18. Фон стихи

 Асель

Под ногами снег хрустит,

В гости Дед Мороз спешит,

Мы его так сильно ждем,

С ним  станцуем , и споем!

 Х.Амина

Возле елки в новый год

Водим водим хоровод

Елочка красавица

Детям очень нравится!

 Минтимер

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә!

 Әминә

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

 Зәлинә

Төрле-төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме!

Камила

Здравствуй, Дедушка Мороз!

Волшебство ты нам принес.

Самый добрый ты на свете,

Самый лучший на планете!

Всех-всех-всех ты удивляешь,

С Новым годом поздравляешь!

КЫШ БАБАЙ: Бигрәк уңан балалар икән сез: җырлар да җырладыгыз, биюләр дә биедегез, шигырләр дә сойләдегез, рәхмәт сезгә. Ләкин безгә юлга кузгалырга кирәк игде.

А.Ш..: Без сезне беркая да җибәрмибез, балаларга бүләк кирәк.

КЫШ БАБАЙ: Аай, картлык шатлык тугел икэн. Кызым, Кар чәчәк,минем нишләптер бүләкләрем белән капчыгым күренми.

КАР КЫЗЫ: Кыш бабай менә бит бүләгең.

(кечкенә генә тартма курсәтә)

КЫШ БАБАЙ:Юккызым, минем балаларга бүләгем зур капчык белән.

КАР ӘБИ:Хәзер табып алып киләм Кыш бабай.

(Бүләкләрне Кар әби алып керә)

КАР ӘБИ:Шушы капчыкмы, Кыш бабай?

КЫШ БАБАЙ: Әйе, рәхмәт Кар әби.Менә балалар сезгә бүләкләр.(бүләкләр өләшә)

КЫШ БАБАЙ: безгә китәргә вакыт. Безне башка  балалар бакчасында да  көтәләр. Сезне барыгызны да тагынбер кат яңа ел белән котлыйм.Тәртипле булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.Исәнлек-саулыкак бәхетләр сезгә.Саубулыгыз!

КАР ӘБИ:Саубулыгыз балалар!Бәйрәм белән сезне!Миндә Кыш бабайдан калмыйм.Бәлки тагын берәр түфли табырмын юлда.

Б:Саубулыгыз,бик зур рәхмәт сезгә.

Э.Г:Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.Сезне тагын бер кат Яңа ел белән котлыйм.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел тиздән безгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын матурбулсын киләчәк.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга матур бәйрәме өчен.

Яңа елга яңа юлдан нык басып,бердәм керик.

 Иң изге саф теләкләрне бер-беребезгә телик.

 

Фото  на память

 

Кар кызы (киеме+шапкасы) туфли + итеклэр

Кыш бабай (кием+сакал+капчык+биялэйлэр+ итекләр+посох)

Кар эби (киеме) + борын+ наски

Тычкан маскалары  ____ шт.

Аю маскалары ___ шт.

Кар бөртекләре кызларга 2шәр.

Сихерле таяк Феяныкы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....