Комплекслы шөгыль "Галэм киңлекләре"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Абдрахманова Адиля Хамматовна

Эшчәнлек балаларның галәм турында белемнәрен киңәйтү,зирәклекне,иҗадилыкны  һәм сөйләм телен үстерү кебек бурычларны күздә тотып үткәрелде. ...

Скачать:


Предварительный просмотр:

            Зурлар төркемендә     комплекслы шөгыль

                                                           Үткәрде:тәрбияче – Абдрахманова Ә.Х.

Тема: Галәм киңлекләре

Максат: Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру,космос белән таныштыруны    

                дәвам итү;күзаллап ясау осталыгын һәм төрле алымнар кулланып эшләү күнекмәләрен

                ныгыту;

Материал:  альбом битләре,краска,төсле карандашлар,салфетка,су савытлары; “Космос” тема-

                     сына  рәсемнәр,слайдлар.

Алдан әзерлек эше:шигырьләр өйрәнү;кояш системасы турында әңгәмә үткәрү,рәсемнәр ка-      рау;кул эшләре башкару.

                                            Барышы.

1.Табышмаклар әйтү:

а)Өй башына утырган,җир йөзен нур белән тутырган.(Кояш)

б)Үзе ялтырый,үзе калтырый. (Йолдызлар)

в)Төнлә калка,көндез ята.(Ай)

2.Үстерелешле диалог:

- Ай,кояш,йолдызларны ничек дип атыйлар?(Күк җисемнәре)

- Тагын нинди күк җисемнәрен беләсез?

-Галәмдә иң зур һәм иң кызу йолдыз нинди?

- Космос дип нәрсәне атыйлар? (Космос ул – җирдән күренә торган тирәлек:йолдызлар,кояш,

планеталар,метеоритлар).

3.Тәрбияче хикәясе (слайдлар ярдәмендә)

         Кешеләрне электән үк күк җисемнәре кызыксындырган.Алар галәмгә очу турында хыял-ланганнар.Галимнәр космик корабль уйлап тапканнар.Галәмгә башта кешеләрне очыртырга ку-

рыкканнар.Шуңа күрә башта этләрне җибәреп караганнар. Ул  этләрнең  исеме “Белка” һәм “Стрелка “булган.Алар галәмнән исән-имин әйләнеп кайткач,кешеләр үзләре очканнар.Иң бе-

ренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше – Ю.А.Гагарин.Шуннан бирле 12 нче апрель һәр

елны Космонавтика көне итеп белгеләп үтелә.Космонавтлар - бик көчле,кыю,батыр кешеләр.

  Космик корабльләр елдан-ел камилләшә бара.Очучылар ачык космоска чыгалар.Аларның ки-

емнәре скафандр дип атала.Башларына шлем,аякларына махсус итекләр кияләр.Космоста очу-

чылар яши торган станцияләр бар.Анда космонавтлар бик озак вакыт яши алалар.

4.Хәрәкәтле уен: “Кем күбрәк йолдыз җыя?”

  Тәрбияче:Күктәге йолдызларны

                   Тизрәк тотасы килә.

                   Галәмдәге серләрне

                   Бик тиз беләсе килә.(Тәрбияче төрле төстәге йолдызларны идәнгә сибә)

  Балалар:Галәмгә без очарбыз,

                 Йолдызларны тотарбыз.

                 Очкан чакта болытларны,

                 Ак җилләрне кочарбыз. (Балалар идәндәге йолдызларны җыялар.Кем күбрәк җыя,

шул җиңүче була).

5.Балалар чыгышы:шигырь сөйләү.

  1. Карлыгачлар җитез оча,

һәм җитез исә җилләр.

Ә Гагарин абый безнең

Әйләнде күпме җирләр.

  1. Җилләрдән дә җитез очып,

Җиһанны гизеп кайтты,

Һәм ул бөтен планетадан

Никадәр дуслар тапты.

  1. Галәмнең чиксез киңлеген

Кыю ярып үтә кораб.

Куана бөтен ил бүген

                      Акчарлаклы күккә карап.

  1. Китте, китте күтәрелеп

Космос корабы,

Һавада ак юл сузылып,

Ялтырап калды.

  1.  Ак юл сезгә, космонавтлар,

Сез һәр йолдызга,

Айсылуга, Зөһрә кызга

Сәлам әйтегез,

Зәңгәр җиргә, туган илгә

Исән кайтыгыз, исән кайтыгыз!

  1. Әле җирдә яшәсәк тә,

Күккә тарта йөрәкләр.

Гагариннар кебек кыю

Булу безнең теләкләр.

7.  Галәм гизеп кайттылар дип,

            Ватаныбыз шатланыр.

Безнең батырлыкны күреп

Бөтен дөнья таң калыр.

       8.Үсеп җитәрбез.

Күкләр гизәрбез.

Киң илебезне

Данга бизәрбез.

        9. Ни кушсагыз да үтәрбез,

Без зурлар хәзер.

Утырып космик корабларга

Батырлыклар кабатларга

                           Без әзер!

        10.Утырып космик корабларга

Батырлыклар кабатларга

Без һәрвакыт әзер!

Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

       11.Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер,

Кирәксә ут-су кичәргә,

Батырлар булып үсәргә

Без һәрвакыт әзер!

6.Җыр тыңлау:”Яшь космонавтлар(Т.Мөхәммәтшин сүзләре,Ф.Әхмәтов көе)

7.Космик ракета рәсемнәрен карау,формасын ачыклау.

8.Балалар эшчәнлеге:

Галәмгә  очучы  ракета рәсемен ясау.

9.Күргәзмә оештыру,нәтиҗә ясау.

                           Кулланылган  чыганак.

1.З.М.Зарипова,Л.Н.Вәҗиева һ.б. Туган телдә сөйләшәбез:5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек.-Казан:ФОЛИАНТ,2012.-304 б.

2.Интернет ресурс:http://nsportal.ru/


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ

  Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка ...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Комплекслы -тематик план

кескәйҙәр төркөмө...

АЧЫК ДӘРЕС ( комплекслы дәрес)

АЧЫК ДӘРЕС ( комплекслы дәрес)Тема:«Туган ягым буйлап сәяхәт»                                    ...