"хуш бакчам"
материал (подготовительная группа) на тему

Галиева Разина Равиловна

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Хуш бакчам"22.19 КБ

Предварительный просмотр:

                          Хуш, сөекле бакчам

Балалар кулларына шарлар тотып кереп бию башкаралар. Бию ахырында шарларны түшәмгә җибәрәләр.

Залны тутырып басып калалар.

Шигырьләр сөйләнә.

“Без инде хәзер зурлар” җыры җырлана.

1 - алып баручы.  Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хатирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы-борчусыз балачактыр.

2-алып баручы. Кем генә үзенең бала чагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары бик матур, истәлекле. Бакчада үткән сабый вакытлары , шулай ук бүгенге бәйрәм көне дә аларның хатирәләрендә мәңге саклансын. Ә хәзер әйдәгез экранга карап, аларның  әле генә бакча тормышы  белән яши башлаган  көннәрен , истәлекләрне яңартып алыйк. (Экранда, чыгарылыш балаларының кечкенә вакытлары күрсәтелә).

Алып баручы. Бакчада үткән вакытыгыз, менә шундый сабый чакларыгыз,  матур бер мизгел булып мәңге исегездә калсын. Инде менә аерылышу көннәре дә килеп җитте.

Шигырьләр сөйләнә.

“Мәктәпкә барам” җыры җырлана.

 Акрын көй яңгырый.  Ялкаулык керә. (Көйләп сөйли.)

Кирәксә кирәкмәсә дә,                             Нәрсә өчен тырышырга,              

Сезнең яныгызда мин.                              Арып-талып эшләргә?

Артыгыздан бер дә калмыйм,                  Мин сезгә ярдәм итәрмен

Ялкауландырып йөрим.                            Рәхәттә ял итәргә.

Ялкаулык яулык селкеп балаларны йоклатып йөри.

Алып баручы.  Туктагыз балалар, нишлисез?

                           Әле бит төн җитмәгән.

                           Ялкаулыкка бирешмәгез

                            Ялкаулыкны җиңегез!

Балалар, Ялкаулык безгә кирәкме?

Балалар. Юк, кирәкми!

Алып баручы. Менә Ялкаулык, аңлашылдымы? Хәерле юл сиңа, безгә юлны оныт!

Ялкаулык. Дуслашырга теләмисезме? Ярый, мин китәм. (Китә.)

Күңелле музыка астында Шаяншук керә.

Шаяншук. Исәнмесез балалар! Менә мин дә бәйрәмгә килдем. Мин сезгә бик яхшы таныш. Сезнең белән бергә уйныйм мин, шаярам. Җырлыйм, көләм. Сезгә күңелсезләнергә ирек бирмим.

       Балалар да көләләр, шукланалар, берсен-берсе кытыклыйлар.

Алып баручы. Шаяншук син һәрвакытта да безнең балалар янында була алмыйсың. Дәрес вакытында, ашаганда, йоклаганда аларга тынычлык кирәк булачак. Син шулай уен вакытларында гына азрак килеп китәрсең инде яме.

Шаяншук. Ярый, шулай итәрмен.(Китә.)

    Музыка астында Бытылдык керә. Кызу-кызу сөйли.

Быты-быты, быты-быты

Быты-быты бытылдык.

Иртә таңнан сөйли башлыйм

Мин балалар такылдык.

                            Сезнең талашуларыгыз

                            Сезнең буш сүзләрегез.

                             Минем өчен бер сөенеч

                             Бушка вакыт үткәрегез.

Тынычлыкны яратмыйм мин

Бернәрсә дә аңламыйм.

Аңларга да теләмим

Такылдыйм мин такылдыйм.

Алып баручы. Бытылдык, безнең балалар дәрес вакытында күп сөйләшсәләр бернәрсә дә аңламаячаклар бит, аннары икеле алачаклар. Аларга бик күңелсез булыр. Син кирәкмәгән вакытта алар янында бик йөрергә тырышма инде яме.

Бытылдык. Ярый. (Китә.)

Бию башкарыла.

Алып баручы.  Менә балалар,  без ялкаулыкны да, шуклыкны да, бытылдыкны да куып җибәрдек. Алар безгә укыганда комачауларга тиеш түгелләр. Ә хәзер бәйрәмебезне дәвам итәрбез.

Җыр башкарыла.

Җыр тәмамлануга уртага Ялкаулык, Бытылдык, Шаяншук чыгалар.

Ялкаулык. Ишеттегезме? Безне куып җибәрдек ди.

Шаяншук. Ә бүген бакчада бәйрәм. Бәйрәмнәрен өзәргә кирәк.

Бытылдык. Ә юлны каян табарбыз соң?

Ялкаулык. Туктагыз, кемнәрдер килә, әйдәгез качып тыңлап торыйк.

Дәфтәр, Пумала, Карандаш, Санагыч булып киенгән балалар керәләр.

Санагыч. Әйдә дәфтәр тизерәк

                   Без соңа кала күрмик.

                   Балалар бакчасы ерак

                   Безгә ашыгырга кирәк.

Дәфтәр. Кем күрсәтер икән безгә

                Бакчага барыр юлны?                    

Пумала.    Туп-турыга барасың

                    Һәм уңга борыласың.

                    Чыгасың күпер аша    

                    Каршыда булыр бакча.  

Карандаш. Ә нәрсәгә сиңа бакча?

Пумала.  Ничеке инде нәрсәгә?

                  Бүген бит анда бәйрәм.

                  Танышасым килә минем

                  Тырыш балалар белән.

                                    Өйрәтермен мин аларга

                                     Рәсемнәр дә ясарга.

                                     Мин бит шундый уңган-булган

                                     Һәр эшкә дә бик оста.

Карандаш.  Мактанма инде пумала

                     Балалар белән дус – мин!

                     Көн саен мәктәпкә барам

                     Иң кирәклесе ул – мин!

Дәфтәр. Әйдәгез әле уйлашыйк

                Дәфтәр ни өчен кирәк?

                Язарга, рәсем ясарга

                 Барсына дәфтәр кирәк!

Пумала. Санагыч, син ник дәшмисең?

 Санагыч.  Мин саныймын, мин саныймын,

                     Кушамын һәм аламын.

                     Беренче сыйныф баласы өчен

                     Иң кирәклесе ул – мин!

  Дәфтәр. Сөйләшеп вакыт үткәмик

                  Дуслар без мактанышмыйк.

                  Бәйрәмгә барырга вакыт

                  Тизерәк юлга чыгыйк.    (Китәләр.)  

Ялкаулык. Әйе, юлны белдек,

                     Әйдә,тизрәк йөгердек.

Ашыгып чыгып китәләр.

Дәфтәр, Пумала, Карандаш, Санагыч балалар бакчасына килеп җитәләр. Уртага кереп басалар, исәнләшәләр.

Алып баручы. Карагыз әле балалар,  безнең белән мәктәпкә барырга дип уку әсбаплары да килгән. Рәхим итегез! Сез барыгыз да мәктәп өчен бик кирәкле. Әйдәгез безнең белән бәйрәм итегез.

     Балалар биергә чыгып кына басалар, көлешә, сөйләшә, шаяра башлыйлар.

Алып баручы. Туктале, бу ни бу? Биергә дип әзерләнгәннәр иде, сөйләшә-шаярыша башладылар. Бу Шаяншук белән Бытылдык эше түгелме икән?

(Өй артыннан  җитәкләп чыга.)

  • Әһә, эләктегезме? Сез әле безгә комачаулап та йөрисезме? Сез безгә кирәкмисез. Юлыгызга ак җәймә!

Шаяншук. Ярый инде гафу итегез.

Бытылдык. Икенче алай эшләмәбез. (Китәләр.)

Бию башкарыла.

Апаларга, бакчага багышланган шигырьләр сөйләнә, җырлар җырлана.

1нче алып баручы. Ашкынып көткән көн җитте

                                  Сез мәктәпкә аяк басасыз.

                                  Тырышып укып, үрләр яулагыз,

                                   Халык сезне һәрчак мактасын!

2нче алып баручы. Әйбәт үтсен көнегез

                                  Фән серен күп белегез.

                                   Җиңел булсын укулар,

                                   Дөрес булсын язулар.

                                   Дәфтәр саен биш булсын,

                                   Ерактан көлеп торсын!

Бергә. Хәерле юл сезгә балалар!

Котлаулар, бүләкләүләр.

(Кулланылган шигырьләр һәм сценарие  авторы –Әтнә районы, Олы Әтнә “Кояшкай” балалар бакчасының I категорияле музыка җитәкчесе ГалиеваР.Р.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...