Татарская сценка "Яшельчэ бакчасында" для осеннего развлечения в детском саду на татарском языке
материал (средняя группа) на тему

Терентьева Юлия Хасяновна

Сценка предназначена для детей татарских групп детского сада. Отлично впишеться в осеннее развлечение.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenka_yashelche_bakchasynda.docx15.03 КБ

Предварительный просмотр:

“Яшелчә бакчасында”.

Матур, аяз көзге көн. Киртә белән әйләндереп алынган яшелчә бакчасы. Анда төрле-төрле яшелчәләр үсеп утыра. (Яшелчәләр булып киенгән балалар көчкенә урындыкларда утыралар.) Бакчаның җилкапкасыннан бер кыз бала килеп керә. Ул кулына буш кәрзин тоткан. Кыз, җырлый-җырлый, бакча уртасына таба үтә.

Кыз: Исәнме, Бакчакай,
Көттеңме син мине?
Әнием җибәрде,
Күреп кайт, дип, сине.
Белеп кайт, - диде ул.
- Яшелчәләр җыеп
Алып кайт, - диде ул.
(кинәт сокланып туктап кала):
Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән монда!

Кыз кәбестә булып киенгән бала янына килеп баса, аңа сокланып елмая.

Кәбестә: Мин булам – Кәбестә.
Үзем яшькелт төстә,
Күлмәгем күп катлы,
Үзем бик тә татлы...
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балалар,
Көн де көтеп алалар.

Кыз: Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын, кәрзинемә салырмын.

Суган булып киенгән бала янына килә.

Суган: Минем исемем – Суган,
Мин Һиндстана туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар.
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.

Кыз: Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын, кәрзинемә салырмын.

Кишер: Минем исемем – Кишер.
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була...

Кыз: Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын, кәрзинемә салырмын.

Кәҗә: Яратам Кишерен дә,
Яратам Суганын да,
Кәбестәсен, Борчагын –
Яратам мин барын да.
Мә-мәә! Барыгыз да үземә-әә..
Берегезне дә бирмим.
Кызны сөзеп егам да
Сезне ашап бетерәм!.. Мә-әә!..

Яшелчәләрне куып йөри башлый. Яшелчәләр, куркышып елый-елый, төрле якка качалар. Кыз, йөгереп барып, озын чыбык сындырып ала.

Кыз: Еламагыз, туктагыз,
Бернидән курыкмагыз,
Кәҗә бакчага кергән –
Чыбык татыйсы килгән!
Менә сиңа! Менә сиңа!!!
(Кәҗәне куа.)

Чыбык белән яный-яный, Кәҗәне куып җибәрә. Яшелчәләр, куанышып, Кыз янына җиелалар.

Яшелчәләр (барысы бергә)
Кишер: Үскән кыз да икәнсең,
Матур кыз да икәнсең.
Суган: Матур гына да түгел,
Батыр кыз да икәнсең.
Кәбестә: Кәҗәгә каршы бардың,
Безне коткарып калдың.
Бергә: Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт,
Үзең дә яшә рәхәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"КӨЗГЕ МАҖАРА" Сценарий осеннего развлечения для старшей группы (на татарском языке).

Сценарий осеннего развлечения для старших групп на татарском языке....

Сенарии осенних развлечений для детского сада

1. "У белочки в гостях" - сценарий для младшей группы, 2 месяца в саду.2. "Волшебная палочка Осени" - сценарий для средней группы.3. "Аленушка и Иванушка" - сценарий для старшей группы.4. "Сказка толь...

Осеннее развлечение в детском саду. День рождения Тимоши.

Сценарий осеннего развлечения. День рождения в детском саду....

оСЕННЕЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ В ДЕТСКОМ САДУ "ГРИБНАЯ ПОЛЯНКА"

пОЗНАВАТЕЛЬНОЕ РПЗВЛЕЧЕНГИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕЙ ГРУППЫ. ДАТЬ ПОЛНОЕ ПОНЯТИЕ О СЪЕДОБНЫХ  И ЯДОВИТЫХ ГРИБАХ...

Сценарий осеннего развлечения в детском саду для средних татарских групп "Как Тучка у Осени краски украла"

Сценарий очень прост, интересен и удобен. Скомплектован из нескольких сценариев под нужную мне ситуацию. Добавлены интересные игры, стихотворения. Ориентирован на татарскую группу....

Сценарий осеннего развлечения в детском саду «Лисица - почтальон»

Сценарий разработан с учетом индивидуальных особенностей детей с ОВЗ. Мероприятие проведено на базе КОУ "НШООВЗ №1" г.Нижневартовска с детьми 1,2,3,5 годов обучения....

Сценарий осеннего развлечения в детском саду для детей 3-4 лет ВСТРЕЧИ В ОСЕННЕМ ЛЕСУ

Сценарий осеннешго развлечения в детском саду для детей 2 младшей группы "Встречи в осеннем лесу"...