“ХАЛКЫМ ХӘЗИНӘСЕ”
методическая разработка (средняя группа) на тему

Юнусова Фирая Фирдавесовна

Тема:  “ХАЛКЫМ ХӘЗИНӘСЕ”

Мәктәкәчә  хәзерлек төркеме өчен  танып  белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча  оештырылган  белем бирү эшчәнлеге.

Максат: Балаларны  элек – электән килгән  һөнәрчелек  төрләре  белән таныштыру.

Тәрбия  бурычы:  Татар халкының  милли эшләренә соклану, аларның хезмәтенә  хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.

Үстерү  бурычы:  нәфис сүз  аша  балаларның  сөйләм  телен  камилләштерү, ишетү  игътибарын, фикер  йөртү  сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларны  татар халкының  милли   кул эшләнмәләре  белән таныштыру дәвам итү, аларны танып белү, сөйләмдә куллану. Орнамент  ясау  күнекмәләрен  камилләштерү.

Интеграль белем  бирү  өлкәләре: сөйләм  үстерү, танып белү үсеше, иҗади сәнгать  үсеше.

Методик  алымнар  һәм чаралар: җырлы-биюле  уен, күрсәтмә  материал, сүзлек өстендә  эш, сораулар, практик эш, әдәби сүз, мактау, искә төшерү, ныгыту.

Җиһазлау: милли рухта бизәлгән өстәл: чигелгән  сөлге, кулъяулык, өстәл  җәймәсе, киез итек, читек, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, сандык, проектор, ноутбук,  картоннан киселгән түбәтәй, калфак  шаблоннары, киселгән  орнамент   бизәкләре ( оракал), поднослар.

Сүзлек өстендә эш:  киез итек, җиһаз, мамык  шәл, читек, кулъяулык , чигелгән  сөлге.

Алдан үткәрелгән эш: “Татар халкының  милли  хәзинәсе” темасына  әңгәмә үткәрү, “ Түбәтәй” уенын, бармак уенын, мәкальләр өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тема: “ХАЛКЫМ ХӘЗИНӘСЕ”23.45 КБ

Предварительный просмотр:

Эшчәнлек  барышы:

Балалар залга керәләр.

Тәрбияче:   Матур итеп елмаеп

                   Исәнләшик дусларым.

    Малайларым, кызларым,

    Исәнмесез, дусларым.

Балалар, мин бүген  сезнең  янга кунакка килдем. Мин бүген гади генә киенмәдем: татар  милли киеменнән. Бу- минем  милли күлмәгем, калфагым. Балалар, матурмы? Нинди матур бизәкләр белән бизәлгән?

Балалар: татар орнаментлары- чәчәкләр, яфраклар.

 Тәрбияче: Карагыз әле, минем сумкам да  татар бизәкләре  белән бизәлгән.( Сумканы караганда  хат  табалар, йомгак табалар). Эй, бу хатны әбием салгандыр инде, сезнең янга кунакка барасын белгән иде шул. Әйдәгез, укып  карыйк  эле, нәрсә язылган икән  ( укыйлар: Исәнмесез  балалар! Мин сезне үземнең остаханәмә чакырам, анда  юлны йомгак күрсәтер!) 

Тәрбияче: Балалар, барабызмы остаханәгә?

Балалар: Барабыз.

Тәрбияче: Әйдәгез, йомгакны тәгәрәтеп җибәрик. (Йомгак  өй янына  тәгәри). Балалар, карагыз әле, нинди матур өй. Кем яши икән монда, карап чыгыйк әле. (Сандык табып алалар). Бу нәрсә балалар?

Балалар: Сандык.

Тәрбияче:Карыйк әле, эчендә нәрсә бар икән? (Түбәтәй ала). Бу нәрсә?

Балалар: Түбәтәй.

Тәрбияче: Әйе, балалар. Нинди матур түбәтәй. Түбәтәйне кемнәр кия?

Балалар: Әтиләр, бабайлар, малайлар?

Тәрбияче: Ә хәзер, безнең  бабайларыбыз, әтиләребез түбәтәйләр кияләрме? ( балалар җавабы) Ә сезнең кайда күргәнегез бар бу түбәтәйләрне?  ( балалар  җавабы).

Тәрбияче: (сандыктан калфак ала)  Бу нәрсә?

Балалар: Калфак.

Тәрбияче: Бу баш киемен кемнәр кия?

Балалар: Кызлар, әбиләр, әниләр.

Тәрбияче: Шулай ук, бу калфакларны  хәзер урамнарда киеп йөрмиләр инде.  Ә сезнең  калфак кигән әбиләрне  күргәнегез  бармы?( балалар җавабы)

Тәрбияче: (сандыктан итек  ала)  Бу нәрсә, балалар?

Балалар: Итек. Киез итекләрне итек басу осталары башкара. Алар  аякка  җылы. Аларны матур бизәкләр  белән дә бизиләр.

Тәрбияче: (сандыктан шәл  ала)   Бу нәрсә, балалар?

Балалар: Шәл.

Тәрбияче:  Әйе, дөрес, тотып карагыз әле, шәл  нинди?

Балалар:  Йомшак, җылы. Шәлне сарык йоныннан бәйлиләр.

Тәрбияче: (Сандыктан кулъяулык, алъяпкыч, сөлге ала,балаларга күрсәтә, анын турында сөйли) Нинди  матур  чигелгәннәр. Элек вакытта  әбиләребез, чигү белән шөгыльләнгәннәр. Элек вакытта телевизорлар булмаган, алар бергә җыелып, җырлар җырлап, шундый матур  әйберләр чиккәннәр.

(Балалар тыңлый, карыйлар).

Тәрбияче: Балалар, монда ниндидер  хат та  бар бугай. (сандык төбеннән  хат чыга). Укыйлар: “Балалар, сезнең  юлыгыз әле  озын, сезгә  барып җиткәнче биремнәр  эшләргә кирәк булыр, йомгакны югалтмагыз. Сезгә беренче  бирем. Хезмәт  турында  мәкальләр әйтергә”.Балалар, хезмәт турында мәкальләр  кем белә.  Әйтегез  эле.

 ( Балалар  берничә  мәкаль әйтәләр).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Юлыбызны  дәвам  итик. Йомгакны  тәгәрәтик. (Йомгак тәгәрәтәләр).Балалар, карагыз. Монда  тагын  бер  хат  бар. Ачып карый әле (Укыйлар).

Тәрбияче: Балалар, монда бит тагын бирем язылган:  “Бу  киселгән  рәсемнәрне  җыеп, нәрсә  ясалганын  белергә  кирәк”. (Монда  берничә  рәсем, бүленеп  җыялар һәм нәрсә ясалганын  әйтәләр) .

Балалар: Түбәтәй, калфак, читек.

Тәрбияче: Балалар бара-бара армадыгызмы? Әйдәгез, ял итеп  уен уйнап алабыз.                                           

“ Түбәтәй” уены.

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәем укалы.

Чиккән матур түбәтәем

Менә кемдә тукталды.

 Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Без килеп тә җиттек  бугай. Әби безгә хатында нәрсә дигән иде әле?

Балалар: Сюрприз  бар дигән иде.

Тәрбияче:Карагыз әле, болар  нәрсә  икән?

 Балалар: Калфак, түбәтәй.

 Тәрбияче: Тагын нәрсәләр бар?

 Балалар: Орнаментлар, бизәкләр.

Тәрбияче: Балалар, ничек уйлыйсыз, без хәзер нишлибез икән?

Балалар:  Түбәтәй, калфаклар  бизибез.

Тәрбияче: Бу остаханәдә аларны  төрлечә  бизәп  була. Үзегез  сайлап  алыгыз  һәм  урнашыгыз.

 (Подносларда  әзер  материаллар, балалар теләк буенча сайлап эшлиләр).

Тәрбияче: Сезгә  бүгенге  остаханәдә  эшләвегез  ошадымы?

Балалар: Әйе, бик ошады.

Тәрбияче: Балалар, без бүген нинди милләт халкының милли әйберләрен карадык?

Балалар: Татар милли киемнәрен.

Тәрбияче: Балалар, ә сезгә түбәтәй, калфакларыгыз ошадымы?

Балалар: Әйе, ошады.

Тәрбияче: Балалар, бу  эшләнгән эшләрдән күргәзмә  ясарбыз, әти – әниләрегезгә күрсәтербез. Барыгызда бик тырышып, матур итеп эшләдегез, булдырдыгыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халкым чишмәсеннән су эчәм

Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....

"Еллар түгел, гасырлар да үтәр, Оныта алмас сине, Тукай, сөйгән халкың."

Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган кичәдә чыгыш. Презентация ►https://cloud.mail.ru/public/6sQC/HADaFBT1i...

Татар халкы бәйрәмнәренең әһәмияте

Статья: Татар халкы бәйрәмнәренең әһәмияте...

Бизэклэрдэ халкым тарихы

Бу тикшеренү һәм күзәтүләрдән мин күп нәрсәләр белдем.  Һәрбер баланың ниндидер шөгеле булырга тиеш. Чигүне күбесенчә кызлар чиксә дә, малайларга да өйрәнергә була. Ул шөгел бармакларның эшчәнлек...

Балаларга халык авыз иҗаты аша әхлакый тәрбия бирү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.” Ризаэддин Фәхретдин

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләре...