Әйләнә-тирә белән танышу эшчәнлеге: "Чуваш республикасы ,чуваш халкы мәдәнияте."
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Идел буе халыклары белән таныштыру өчен шөгыль конспекты.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 24.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Әйләнә - тирә белән танышу
Тема: Чуваш республикасы ,чуваш халкы мәдәнияте.
Максат: балаларны чуваш милли мәдәнияте үзенчәлекләре белән таныштыру.
Бурычлар
Белем бирү бурычы: Идел буенда яшәүче чуваш халкы турында күзаллауларын формалаштырыру, халык традицияләре, көнкүреш, чуаш киеме һәм бәйрәмнәре белән таныштыру.
Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Тәрбияви: чуваш милли мәдәнияте белән кызыксыну тәрбияләү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: Чувашия Республикасы, Чебаксар шәһәре турында әңгәмәләр; Чувашия Республикасы күренеше белән иллюстрацияләрне карау; «Чувашия Республикасы буйлап сәяхәт» дидактик уены.
Сүзлек эше: икерче,йава, төхья, шура-келе, саппун, масмак, кеп, стел, саран ата.
Методлар һәм алымнар: сүзле, күрсәтмә, практик.
Материал: Чувашия Республикасы символикасы төшерелгән плакатлар һәм иллюстрацияләр, чуваш милли киемнәре рәсемнәре, чуваш киеме кигән курчаклар.
Шөгыль барышы
Оештыру өлеше: (Төркем чуваш халкының бизәкләре белән бизәлә. Салмак кына чуваш көйләре уйнап тора.)
Тәрбияче: балалар нинди матур көн, мин сезгә хәерле көн, күтәренке кәеф телим!
Балалар: хәерле көн Гөлнара Фуатовна, сезгә дә хәерле матур көннәр телибез!
Кулларны кулга куйык,
Изге уйларда булыйк.
Кояш нурын юлдаш итеп
Шатланышыйк, дуслашыйк.
(Кочаклашалар)
Тәрбияче: Рәхмәт балалар.Безнең кәефләр тагында яхшырып күтәрелеп китте. Әйдәгез, исәнләшик әле. Исәнмесез. Здравствуйте! Салам! (Балалар да әлеге телләрдә исәнләшәләр)
Төп өлеш:
Тәрбияче: Әйдәгез үзебезнең әңгәмәне мендәрчекләргә утырып дәвам итик.
Идәнгә мендәрчекләргә утыралар.
Борынгы заманнарда "Салам" сәламләвен йортка кергәндә генә кулланганнар. Мин сезне бүген үзебезнең чуаш авылында сәламләвемә бик шат. Борынгы гадәт буенча, һәрбер мосафир - чуваш өендә кунак булган. Шуңа күрә дә чуваш халкында «картларны хөрмәт ит, яшьләрне ярат, һәрбер сәяхәтчегә үз өеңдә сыену һәм азык бир» дигәннәр. Борынгы заманда чуваш крестьяны, гаиләсе белән басуга эшкә чыгып киткәндә , табынга икмәк, тоз куеп, өйне ачык калдыра торган булган. Бу исә: кер, юлчы ял ит, кунак бул дигәнне аңлаткан. Менә бездә сезнең белән чуваш өенә килеп кердек.
Россиядә күп халыклар яши. Һәр халыкның үз теле, үз мәдәнияте, үз дине, үз милли гореф-гадәтләре бар. Бүген без чуваш республикасы, чуваш халкы мәдәнияте белән танышырбыз. Сез әзерме? Әзер булсагыз, бер-берегезгә һава юлы белән ярату хисләре җибәрегез.
Тәрбияче: Балалар, ни өчен әлеге республика Чуваш республикасы дип атала?
Балалар: Чөнки әлеге республикада чувашлар яши.
Тәрбияче: Ә башкала, Чувашия Республикасының төп шәһәре ничек атала?
Балалар: Чебоксар.
Тәрбияче: Әйе, дөрес балалар. Ә ул шәһәр турында сез нәрсәләр беләсез?
Бала: (рәсем ярдәмендә күрсәтәләр) Чебаксар шәһәре - бик матур шәһәр. Ул Иделнең бөек һәм куәтле елгасы буенда урнашкан. Анда урамнар, проспектлар, мәйданнар күп. Ул катлаулы, шау-шулы тормыш белән яши.
Бала: ( рәсемнәрен күрсәтәләр) Анда бик күп күренекле урыннар бар. Әйтик , Чебоксар култыгы, Чапаев музее, Чапаев скверы, Чуваш дәүләт опера һәм балет театры, сәүдәгәр Ефремов бульвары, тракторлар тарихы фәнни-техник музее.
Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Балалар, барлык дәүләтләрнең үз дәүләт символлары бар. Чуваш республикасында да алар бар. Әйдәгез Чувашия Республикасы символларын искә төшерик. Чувашия Республикасының дәүләт символларын әйтегез әле.
Балалар: Флаг, герб, гимн. (экранда күрсәтелә)
Тәрбияче: Балалар, хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алырбыз. Ул уен «Тап һәм флагны күрсәт» дип атала.
(Балалар каршына Россия, Татарстан, Чуваш, Мордва республикаларының флагы рәсемнәре куела) .
Балалар , сез әлеге флаглар арасыннан чуваш республикасының флагын табып күрсәтергә тиеш буласыз. Тик бер кагыйдә бар. Мин хәзер бишкә хәтле саныйм, сез тыныч кына күз белән флагны табырга һәм тапкан кеше бер адым алга атларга тиеш була. (әгәрдә табучы кеше берничә булса, татар телендә саналмыш белән санап, бер кешене чыгарырга тиеш була. )
Тәрбияче: Әфәрин, булдырдыгыз. Ә хәзер әлеге флагның төсләре нәрсә аңлатканың да аңлатып китәргә кирәк була.
Бала: Чувашия дәүләт флагының төп төсләре булып, кызыл һәм сары төсләр тора. Сары (сара) төс - иң гүзәл һәм якты төсне аңлата. Кызыл төс (херле) - халык орнаментының төп элементлары башкарылган иң киң таралган төсләрнең берсе, ул - абруй, куәт, көч дигәнне аңлата. Өске сары кыр, кояш астындагы киңлекне аңлата. Аскы кыр, чуваш җирен белдерә. Флаг уртасында «Тормыш агачы » һәм «Өч кояш» символлары урнашкан. "Тормы агачы" символы агачны - имәнне, куәтле һәм озын гомерлене аңлата. "Өч кояш" символы кояш яктысын белдерә.
Тәрбияче: Әфәрин, булдырдыгыз. Балалар, чуваш халкының да, башка милләтләрнең дә яраткан бәйрәмнәре бар. Чуваш халкыныж иң яраткан бәйрәмнәре нинди бәйрәм икән?
1 бала: Чуваш халкының иң яраткан бәйрәме - Саварня. Бу кышны озату һәм язны каршылау, рус халкының “Май чабу” бәйрәменә бик охшаган күңелле бәйрәм.
2 бала: Саварня вакытында авылларда яшьләр яулык һәм сөлге белән бизәлгән кыңгыраулар һәм шалтыравыклар таккан атларда йөрү оештырганнар. Балалар таудан чанада шуганнар. Олылар коймак, чуваш телендә (икерче) һәм йомрылар (йава) белән традицион йола мәҗлесләре уздырганннар.
3 бала: Барысы да бер-берсенә бүләкләр, чикләвек, орлык бүләк иткәннәр. Нәкъ төн уртасында «майлы хатын» карачкысын тантаналы рәвештә яндырганнар. Кайнар учак тирәсендә бөтен авыл җыелып төрле уеннар уйнаганнар.
Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Әйдәгез, без дә сезнең белән чуаш халык уенын «Төхьян тахан» уенын уйныйбыз. Әлеге уенның исеме чувашларның баш киеме исеме белән бәйле. Төхья – ул баш киеме. (Уенчылар, кулга-кул тотынмыйча, түгәрәк эченә баса). Түгәрәк уртасында, өстәл өстендә баш киеме - төхья ята. Чуваш милли көе яңгырый. Балалар көй астында чуваш биюе хәрәкәтләрен башкаралар. Көй тәмамлангач, алып баручы: «Төхьяне ки!» - дип әйтә, һәм шул сүзне ишетүгә кемдә булса баш киемен алып кияргә һәм биергә тиеш була. (Калганнары аңа кул чабалар).
Тәрбияче: Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз.
(ишек шакыйлар, ишектән чуваш киеменнән бер кыз, бер малай керә, кулларында төрле чуваш халык киемнәре рәсемнәре)
Малай: Салам, салам. Ыры кун. Менле сывлых? Эпир паян сире хынана пыраппыр.
Кыз: Исәнмесез. Хәерле көн. Хәлләрегез ничек? Без бүген сезгә кунакка килдек.
Тәрбияче һәм балалар: Салам, салам! Добро пожаловать! Түргә үтегез!”
Малай, кыз: Без сезгә, кунакка болай гына килмәдек. Үзебезнең бәйрәмнәрдә кия торган матур киемнәребезнең рәсемнәрен алып килдек. Алар белән таныштырырга телибез.
Малай: Карагыз, монда чуаш милли киемнәре кигән кыз белән егет сурәтләнгән. Чуваш халкының иң яраткан чәчәкләре сары, ак, яшел, зәңгәр. Хатын-кызларның күлмәге ак (шура-келе) , күлмәк өстеннән алъяпкыч (саппун) кияләр. Чуваш хатын-кызларының баш киемнәре: япма, бәйләвеч (масмак) яки сәйлән һәм көмеш тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме киеп йөриләр.
Кыз: Ир-атлар кием сыйфатында халатлар, кафтаннар, күлмәк (кеп), ыштан (стел) киеп йөриләр. Башларында постау эшләпә (тухья) яки мех бүрек кияләр. Чабата белән күн итекләр (саран ата) дип атала. Карагыз, алар чуваш бизәкләре белән ничек матур чигелгән, тәңкәләр белән бизәлгән.
(Балалар белән чуваш халык киемнәрен карыйлар)
Тәрбияче: Рәхмәт, сезгә, кунакларыбыз. Балалар, әйдәгез әле үзегезгә ошаган бер рәсемне сайлап алыгыз. Ә мин 10 га хәтле саныйм. (балалар үзләренә ошаган рәсемнәрне алалар, әлеге рәсемнәрдә өс киеме, баш киеме, аяк киеме төшерелгән). Хәзер рәсемнәрне игътибар белән карагыз һәм кайсы ягы белән охшаш, шулар төркемнәргә җыелсын. Җыелып беткән төркем бергә бер мәртәбә кул чаба. Ә, хәзер әйдәгез, кайсы төркемдә нәрсә икәнен карап китик.(өч төркем барлыкка килергә тиеш: баш киеме, аяк киеме, өс киеме). Башта элеге киемнәрне татарча, аннары русча һәм чуваш телендә әйтербез.
(Балалар белән эш)
Малай, кыз: Сезгә безнең киемнәребез ошагандыр дип уйлыйбыз.
Балалар: Әйе, безгә бик ошады.
Малай, кыз: Безнең әле сезгә бирәсе тагын бер күчтәнәчебез бар. Безнең сезне үзебезнең яраткан милли ризыгыбыз белән дә сыйлыйсыбыз килә. Ул йава дип атала.
(балаларга бирәләр)
Малай , кыз: Безгә китәргә кирәк.Безгә сезнең янда булу бик ошады.
Тәрбияче: Бик зур рәхмәт, сезгә. Кучтәнәчләрегез өчен. Әйдәгез, балалар, кунаклар белән саубуллашыйк әле.
Балалар: До свидания. Саубулыгыз. Сывы пул.
(кыз белән малай китә)
Йомгаклау: Безнең шөгылебез тәмам. Балалар, сез шөгыльдә яңа, кызыклы нәрсәләр белдегез? Нинди яңа сүзләр белдегез? Чувашлар яраткан бәйрәм ничек атала?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)
Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...
Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)
Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»
Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....

Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.
Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)...

Проект эше. "Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру.
Халык сәнгате, традицияләре белән таныштыру, бәйрәмнәрендә катнашу- балаларны рухи яктан баета,үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына , мәдәниятенә кызыксыну уята....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.
Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....