Главные вкладки
Мәктәпкә хәзерлек төркеме Тема:«Һөнәрле халкым »
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
Тема:«Һөнәрле халкым »
Максат: Балаларны халкыбызның элек-электән килгән һөнәрчелек төрләре белән таныштыру, һөнәр осталыкларының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Материал: Магнитофон, татар өе рәсеме, савыт-саба, бизәкле көянтә, чиккән киемнәр, өй бизәү әйберләре.
Кулланылган әдәбият: К.В.Закирова “Әхлак нигезе – матур гадәт”.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Көз җитте
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, хәзер урамда елның кайсы вакыты дип уйлыйсыз?
Балалар. Көз.
Тәрбияче. Ә сез ни өчен көз дип уйлыйсыз?
Балалар. Яфраклар саргая, салкын, яңгырлар ява, кошлар җылы якка очып китә.
(Индивидуль һәм күмәк җаваплар)
Тәрбияче. Дөрес, балалар, агачларда сары яфраклар күренә, үләннәр саргайды, яңгырлар ява.
Көз килде.Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Балалар, көз килгәч үләннәр нишләде?
Балалар. Саргайды, шиңде
Бу җөмләне бергәләп кабатлагыз: “Көз килгәч, үләннәр саргайды, шиңде”. (Тәрбияче балаларга көз темасына рәсем күрсәтә)
Балалар, менә бу рәсемдә елның кайсы вакыты икән? (Көз). Елның нинди матур вакыты.
Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? агач? Дөрес.
Агачларда нәрсәләр үсә? (Яфраклар).
-Балалар, карагыз әле, көз нинди матур кәрзин җибәргән. (Кәрзиннең өсте капланган). Ә кәрзиндә нәрсә бар икән? Карамыйча гына белеп була микән? Балалар, минем күзләремә карагыз, мин сезгә кәрзиндә нәрсәләр бар икәнен белергә ярдәм итәрмен:
-Алар агачта үсәләр, агачның күлмәге кебек. Нәрсәләр икән алар?
“Агачта үсәләр, агачның күлмәге кебек” дигәч башка сыйфатларны әйтмичә генә балалар әйкәнне тыңларга кирәк. Әгәр әйтә алмасалар, аларга тагын яфракны сүрәтли торган бер сыйфатны атыйлар: мәсәлән, ңидә секенәләр, яшел төстә, көз көне сары, кызыл да була алалар. Һәм шулай предметка хас 4-5 сыйфатны атагач та, нәрсә икәнен әйтәләр
-Дөрес, балалар, бу яфраклар була. Бу кәрзиндә төрле төстәге яфраклар. Карагыз әле, алар ничек күп. Ничек уйлыйсыз, көз агачларның яфракларын нинди төскә буяган? (Кызыл, сары). Әйе, көз агачларның яфракларын сары, кызыл төскә буяган. Әйдәгез бу җөмләләрне бергәләп кабатлыйк әле: “Көз агачларның яфракларын сары, кызыл төскә буяган”. Сары төс күп булганга күрә көзне “алтын көз” дип йөртәләр. Нинди көз? (Алтын көз) (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар)
Барлык яфраклар бер төстәме? (Юк, алар төрле төстә) Ә бу яфраклар нинди төстә? (Сары). Ә монысы ниди төстә? (Яшел)
Балалар тәрбияче белән бергә “сары”, “кызыл”, “төрле төстә” сүзләрен кабатлыйлар.
Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, бергәләшеп уйнап алыйк.
Уен “Кәрзидәге яфраклар”
Сары тасмалы кәрзиндә сары яфраклар, кызыл тасмалысында кызыл яфраклар яши. Карагыз әле, барлык яфраклар да үз кәрзиннәрендәме? (Балаларны активлаштыру). Ә хәзер күзләрегезне йомыгыгыз. Мин кыңгырау шалтыраткач күзләрегезне ачарсыз һәм кәрзиннәрдә нәрсә үзгәрүен әйтерсез. (Тәрбияче яфракларның урыннарын алыштыра. Балалар адашкан яфракларны табып үз урыннарына салалар).
Тәрбияче балаларның эшчәнлеген күзәтеп тора.
-Дөрес, бер яфрак адашкан. Кызыл яфраклар янына сары яфраклар килеп кергән.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
Максат:Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...
Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...
Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”
Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"
Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик тәрбия? “Патриот” -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...