"Салават күпере буйлап сәяхәт" эшчәнлек конспекты
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Адиятуллина Алсу Дариятовна

“Салават күпере буйлап сәяхәт” дигән эшчәнлек

         Барлык 5 өлкәдә дә кулланылды

 

Максатлар:

1. Төсләр турында белгәннәрне ныгыту, салават күпере ничек барлыкка килүен белү, аның төсләре һәм эзлекле рәвештә аларны урнаштырырга, төсләрне кушып салават күпере төсләрен чыгарырга өйрәтү.

2. Балаларның һәр төсне ачык, дөрес әйтүләренә ирешү.

3. Сөйләм телен үстерү, хәтерен яхшырту, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

 

Җиһазлау һәм материаллар: салават күпере, кояш, болыт рәсемнәре, төсле бархат кәгазьләр, төрле төстәге җепләр, 7 стакан, су, таякчыклар, азык-төлек буяулары, кәгазь салфеткалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_1.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБМБУ Күн авылы “Наратлык” балалар бакчасы

ЭШЧӘНЛЕК

“САЛАВАТ КҮПЕРЕ

БУЙЛАП СӘЯХӘТ”

Тәрбияче:

Адиятуллина А.Д.

Күн авылы,

Январь

Зурлар төркемендә

“Салават күпере буйлап сәяхәт” дигән эшчәнлек

        Барлык 5 өлкәдә дә кулланылды

Максатлар: 

1. Төсләр турында белгәннәрне ныгыту, салават күпере ничек барлыкка килүен белү, аның төсләре һәм эзлекле рәвештә аларны урнаштырырга, төсләрне кушып салават күпере төсләрен чыгарырга өйрәтү.

2. Балаларның һәр төсне ачык, дөрес әйтүләренә ирешү.

3. Сөйләм телен үстерү, хәтерен яхшырту, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау һәм материаллар: салават күпере, кояш, болыт рәсемнәре, төсле бархат кәгазьләр, төрле төстәге җепләр, 7 стакан, су, таякчыклар, азык-төлек буяулары, кәгазь салфеткалар

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:

Кереш өлеш:

  • Исәнмесез, балалар. Безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез әле,

исәнләшик.

  • Исәнмесе! Здравствуйте!

Психогимнастика.

  • Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп алыйк, безгә карап торган кояш

нурларын бүләк итик.

(Ишек шакыйлар) . Ишектән Белмәмеш килеп керә.

  • Исәнмесез, балалар!
  • Исәнмесез.
  • Сез бүген эшчәнлектә тәҗрибәләр үткәрәсез икән. Минем дә күп

беләсем килә. Мине дә кертмәссез микән?

Тәрбияче:

  • Әйдә, рәхим ит!

Балалар, чыннан без бүген сезнең белән тәҗрибәләр үткәрербез.

  • Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Җиде сөлгем җиде төстә

Җидесен дә элдем күккә.

  • Салават күпере.

Тәрбияче:

  • Әйе, балалар, чыннан да бу салават күпере.  

Без бүген сезнең белән салават күпере, аның төсләре турында сөйләшербез.

Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә бер малай турында сөйләп китәм, ул рәссам булырга җыенган.

        Яшәгән ди бер Малай, ул рәссам булырга хыялланган. Тәрәзә янына килгән дә, ямансулап утыра башлаган. Күкне кара болыт каплаган. Тып та тып итеп яңгыр ява икән. Ә бераздан ул туктаган. Болытлар арасыннан кояш нурларын яктырткан. Чиста зәңгәр күк йөзендә салават күпере барлыкка килгән.

Малай шатланган, ишегалдына йөгереп чыккан һәм кычкырган.

  • Исәнме, Салават күпере! Син нинди матур, ачык, төрле төсле. Ни  

өчен син шундый матур? – дигән.

Ә Салават күпере елмайган.

  • Миңа аны туганнарым бүләк итте – кояш һәм су. – дигән.

Тәрбияче:

  • Ни өчен Салават күпере алай дип әйтте икән?

Ә хәзер әйдәген әле, салават күпере тәшерелгән иллюстрация,

рәсемнәрне карап үтик әле.

Салават күперенең ничек барлыкка килүе турында әңгәмә.

Салават күперен кояш нурлары һәм яңгыр тамчылары барлыкка  

китерә. Кояш нурлары яңгыр тамчыларына үтеп керәләр һәм алар төрле төсләргә таралалар.

        Тәрбияче. – Салават күпере ничә төстән тора?

  • Җиде
  • Нинди төсләр?

Физкультминутка

Йөгерек су, чиста су

Син иртән битне ю.

Күзләрнем күрсеннәр.

Борыным суласын.

Колагым ишетсен.

Авызым елмайсын

Йөгерек су, чиста су

Син битне чиста ю.

Тәрбияче. – Хәзер, балалар, өстәл янына киләбез. Сезнең белән узган дәрестә үткәрә башлаган тәҗрибәне искә төшерәбез һәм нәтиҗәне карыйбыз.

Тәҗрибә.

Алабыз 7 стакан.

кызыл                            сары                                          зәңгәр                                    кызыл

Беренче стаканга су салабыз, икенчесен буш калдырабыз. 3 нче стаканга су салабыз, 4 чесен буш калдырабыз. 5 нче стаканга су салабыз, 6 нчысын буш калдырабыз. 7 нчесендә су.

1 нче стаканга – кызыл төс, 3 нче стаканга сары төс, 5 нче стаканга – зәңгәр төс, 7 нче стаканга – кызыл төс салып болгатабыз. Кәгазь салфеткалар алабыз, урталай бөклибез, һәрбер стаканга дуга сыман куеп чыгабыз.

  • Булдырдыгыз, балалар.

Ә хәзер нәтиҗәсен карыйк әле. Карагыз әле, балалар, безнең су

салфеткалар аша буш стаканнарга күчкән һәм төсләр бергә кушылган.

  • Кызыл + сары = кишер сары
  • Сары + зәңгәр = яшел
  • Зәңгәр + кызыл = шәмәхә

Салфеткалар суны үзенә сеңдереп, буш стаканнарга да күчкән һәм

төсләр кушылганнар. Безнең салават күпере төсләре чыкканмы?

  • Әйе, икенче төрле әйтсәк, күчеп йөрүче су дип тә атарга була.

Салават күпере нинди төсләрдән торды инде?

        7 төстән: кызыл, кишер сары, сары, яшел, сыек зәңгәр, зәңгәр, шәмәхә. Әйдәгез әле, салават күпере турында шигырьләр сөйләп үтик әле.

        

Физзарядка. “Яңгыр һәм Кояш”

        

Тәрбияче. – Ә хәзер алабыз бархат кәгазьләр һәм җиде төрле җеп. Шушы бархат кәгазьләргә җепләрне салават күпере төсләре эзлеклегендә салават күпере ясыйбыз.

  • Булдырдыгыз, балалар.
  • Балалар, без бүген сезнең белән нишләдек?

Балалар. - Кунакка Белмәмеш килде. Су белән тәҗрибәләр үткәреп

салават күпере төсләрен чыгардык. Җепләрдән салават күперен эшләдек, шигырьләр сөйләдек.

Тәрбияче:. – Белмәмеш, сиңа ошадымы?

Белмәмеш: - Әйе. Бик ошады. Күп нәрсәләргә әйрәндем. Бик кызыклы булды. Рәхмәт.

Тәрбияче:. – Ә хәзер эшчәнлек ахырында салават күпере төсендәге шарлар белән бию биербез. Сез барыгыз да һаман шушы төсләр кебек матур, акыллы, тату булыгыз.

Йомгаклау. Кунакларга саубуллашу сүзе белән шигырь сөйләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

Конспект: “Казлар-аккошлар әкияте эзләре буйлап”

Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

"Салават күпере буйлап сәяхәт"

Интегрированное занятие в подготовительной группе...

Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"

Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"...

Познавательно-исследовательский проект: «Что за чудо эти перья?» Исследовательские свойства пера

Актуальность: Исследовательская деятельность по данной теме позволит расширить знания и  представления   детей о птицах;  о строении и типах пера; значении перьев в жизни птиц.Цель...

Конспект занятия в подготовтельной групе «Встреча в юрте Салавата"

Программное содержание:дать детям представление о воинах, джигитах, героях башкирского народа;познакомить детей дошкольного возраста с национальным героем - Салаватом Юлаевым; дать представления о его...