Минем юлым, минем сукмагым.
статья

Мухтарова Зухра Фаргатовна

          Балалар белән эшләү авыр да, шул ук вакытта кызыклы да. Хәзерге заман педагогы  ул – тәрбияче дә, табиб та, артист та, балаларның якын дусты да. Тәрбияче булып эшләү өчен психология, физиология өлкәсендә дә белемле булу шарт. Тәрбиячеләр даими рәвештә белемнәрен камилләштереп төрле курсларда  укыйлар, һәрвакыт яңалыкка омтылалар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_yulym_minem_sukmagym.docx15.8 КБ

Предварительный просмотр:

Минем юлым, минем сукмагым.....

Мин Казан шәһәре Идел буе районында 90 нчы номерлы катнаш төрдәге татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Безнең бакчабызның исеме дә бик матур – “Гөлбакча”. “Гөлбакча” бызда барлыгы  9  тәрбияче һәм 5 белгеч балаларга белем һәм тәрбия бирә.  Бездә барлыгы 6 төркем, шуның 2се  - татар төркеме. Бакчабыз ачылганга быел 5 яшь тула.

      Мин рус балаларын татар теленә өйрәтәм, татар балаларына ана телендә шөгыльләр үткәрәм. Шөгыльләрдә без уйныйбыз, җырлыйбыз, шигырьләр өйрәнәбез. Татар шагыйрләре, язучылары турында беренчел мәгълүмат алабыз, аларның әсәрләре белән танышабыз. Укылган әсәрләр , каралган мультфильмнар буенча рәсемнәр ясыйбыз. Үзем язган шигырьләрне дә балаларга укыйм, аларның фикерен ишетәм, киләчәктә язар өчен илһам алам. Үз эшемдә дидактик, сүзле, хәрәкәтле, сюжетлы-рольле,  интерактив тактада уеннар кулланам. Балаларга уйнаган вакытта белем һәм тәрбия бирелә. Уен балаларның төп шөгыле булып тора. Бакчабызда  татар телендә бик күп чаралар, бәйрәмнәр узып тора: “Карга боткасы”, “Сабантуй”, шагыйрьләребез туган көненә  багышланган кичәләр, “Аулак өй”, шагыйрьләр белән очрашулар, шигырь конкурслары. Ел саен татар балалары  татарча театраль тамаша әзерлибез.Бу безнең бакчабызның күркәм  традициясенә  әйләнеп бара.  Балалар белән төрле конкурсларда катнашып торабыз. “Шаян  ТВ” каналында безнең бакча балалары да  чыгыш ясадылар.

          Балалар белән эшләү авыр да, шул ук вакытта кызыклы да. Хәзерге заман педагогы  ул – тәрбияче дә, табиб та, артист та, балаларның якын дусты да. Тәрбияче булып эшләү өчен психология, физиология өлкәсендә дә белемле булу шарт. Тәрбиячеләр даими рәвештә белемнәрен камилләштереп төрле курсларда  укыйлар, һәрвакыт яңалыкка омтылалар.

           Хәзерге заманда уңышлы кеше булу өчен белемле булу төп шарт булып тора. Ә белемнең  нигезе балалар бакчасында салына.  Әгәр нигез ныклы, ышанычлы   икән, димәк, балаларның киләчәге дә өметле һәм бәхетле булыр. Без, тәрбиячеләр, моның өчен бөтен көчебезне, белемебезне, тәҗрибәбезне кулланып эшлибез.

         Үзем язган шигырьне дә тәкъдим итәсем килә. Ул ел фасыллары турында.  Табигатьтә  - алтын көз. Сихри матурлык күңелдә шигъри  юллар тууыга этәргеч ясый...

Алтын көз

Көз кигән сары күлмәк,

Кызыл балан бакча бизәге

Кырау төште иртәләрен

Сулды бакча гөлләре.

Бакчада уңыш җыелды

Җиргә алма коелды.

Күп яшелчәләр үстердек

Быел уңыш мул булды.

Җырчы кошлар саубуллашып.

Еракка очып китте

Яңгырларына уралып

Алтын көз килеп җитте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

персональная страница воспитанницы МБДОУ "Детский сад №2" с.Янтиково Ивановой Юлии в Международной почетной книге отличников учебы (руководитель Андреева О.В.)

Воспитанница МБДОУ "Детский сад №2 с.Янтиково" - Иванова Юлия (руководитель Андреева Ольга Владимировна) за свои заслуги в музыкальной деятельности удостаивается персональной записи в междун...

Опыт работы музыкального руководителя МБДОУ детский сад № 9 г.Славянска-на-Кубани Гричан Юлии Викторовны на тему: «Приобщение дошкольников к народной культуре посредствам музыки»

Опыт работы музыкального руководителя МБДОУ детский сад № 9 г.Славянска-на-Кубани Гричан Юлии Викторовны на тему: «Приобщение дошкольников к народной культуре посредствам музыки»...

Экология сукмагы буйлап

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Экология сукмагы буйлап»             (уртан...

Проект «Минем туганнарым», «Минем өем – мой дом»

Лэпбук–тематическая папка по комплекту «Татарча сөйләшәбез»(«Говорим по-татарски»)...

Овсянникова Альбина Александровна изготовила такие пособия как: «Световой стол», «Мини песочница», «Мини центр» для игр с песком водой.

С приходом в детский сад у ребенка начинается новый этап в его жизни. Отрыв от дома и близких, встреча с новыми взрослыми и незнакомыми сверстниками становятся для ребенка серьезной психической травмо...

мини- музей: «МОРСКАЯ ЭКОСИСТЕМА» Драпей Юлия Николаевна

#минимузеиЯнтарногокраяМАДОУ Д/С N20 г. КалининградНазвание мини- музея: «МОРСКАЯ ЭКОСИСТЕМА»Члены команды- педагоги:мини-музея: Драпей Юлия Николаевна, Горбарук Марина Александровна, Куле...