Кошларны каршы алабыз.
статья

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlarny_karshy_alabyz._statya.docx14.35 КБ

Предварительный просмотр:

Кошларны каршы алабыз.

   Бүген табигать ел фасылының иң кайнап торган чагын кичерә. Шулай булмый ни,  Җир анабызның йокыдан уянып, яз тулы хокук белән үз вакытларына керешкән мәле бит. Яз аеның гаҗәеп матурлыгын һәр буын үзенчә бәяли, үзенчә күрә.

  Урта яшьләрдәге өлкән буын кешеләре зәңгәр күккә, ягымлы кояшка карап соклана, күкләребез аяз булсын, хәерле язлар, мул икмәкле көзләрне дә каршы алсак иде дип теләсә, яшь җилкәнчәк яз аеның сихри матурлыгына шатланып, күңелләре белән дә, тышкы кыяфәтләре белән дә үзгәреш чорында яши.

    Мәктәпкәчә яшьтәге балалар исә, яз аенда булган күренешләрне бик зур игътибарлык белән күзәтә. Кояш нурларының күзләрне ачып та булмаслык итеп, үз нурларын күбрәк чәчүен, көпшәк кар  астында су җыелуын,  ә бераздан аның үзенә бер төрле гүләү белән урам буйлап агуын күзәтә. Ә без, балалар бакчасы тәрбиячеләре, үзебезнең  балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга һәр ел фасылы турында мөмкин кадәр  күбрәк мәгълүмат бирергә, табигать анабызның могҗизаларына соклана белергә өйрәтәбез.

    Бүген мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да төрле юнәлештәге проектлар гамәлгә ашырыла.  Теләчәнең  беренче номерлы  балалар бакчасы экологик юнәлеш буенча максатчан эш алып бара. Республика, район күләмендә узган экологик конкурсларда, шулай ук бу юнәлешне  яктырткан акцияләрдә катнашуны үзебезгә максат итеп куйдык. Бүгенге көндә бакчабызда “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип аталган проектны гамәлгә ашыру өстендә эш алып барыла. Иң беренче эшебезне шөгыльләрдә бу теманы яктыртудан башлыйбыз. Рәсем, җыр, әңгәмәләр аша көздән киткән кошларыбыз, үзебездә кыш чыгучы канатлы дусларыбыз хакында күбрәк мәгълүмат бирергә тырышабыз. Мәсәлән: яз хәбәрчесе -  кара каргаларны рәсемгә төшереп, алар хакында  җыр өйрәнеп, видеоматериаллар караганнан соң, урамга чыккач, балалар белән очып баручы каргаларны күзәтәбез, тавышларыннан танырга өйрәнәбез, аларның яз җитүен хәбәр итүчеләр булуын, нинди файда китерүләре хакында сөйләшүне дәвам итәбез. Икенче, өченче көннәрдә исә сыерчыклар, карлыгачлар, тургай, сандугачлар белән якыннан танышабыз.  Һәр төркем дә проект эшчәнлеге дәвамында шөгыльләрдә әлеге теманы яктырту буенча эшли.

   Бакчабызда эшләп килүче бер юнәлеш ул - “Экологик  сукмак” проекты. Әлеге сукмакның бер тукталышы  “Сыерчыклар дөньясы” дип атала. Махсус сыерчык оялары урнаштыру өчен ясалган җайланмада акция  кысаларында бик күп сыерчык оялары ясалып эленде. Балалар исә, яз  башыннан сыерчыклар бала чыгарганчы аларны күзәтеп барачак.

    Проект кысаларында  барлык олылар төркеме балалары белән “Хуш киләсез, кошлар!”, “Безнең тирәдә яшәүче кошлар” дигән темаларга кызыклы уеннар, викториналар оештыруы күздә тотыла. Бу эшчәнлек барышында балалар күчмә кошлар хакында шигырьләр ятлап калырга, кызыклы әкият – хикәяләр белән танышып, аларны сөйли белергә, барлык кошларны да аера, кошлар турындагы табышмакларны чишә белергә өйрәнергә тиешләр.

  Канатлы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык хисләре уятырлык әлегедәй проект, һәр балага уңай тәэсир ясар дип ышанабыз.

                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хәйләгә каршы хәйлә"

Предложенный конспект будет полезен воспитателям....

Материал по теме: "Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз!"

Хәтердә СЕЗ, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!...

Кошларны озату

"Кошларны озату " күңел ачу...

Кошларны каршылыйбыз.

Кошларны каршылыйбыз....

"Кошларны озату" бәйрәм иртәсе

Күчмә кошларны җылы якка озату бәйрәм кичәсе...