Кошларны каршылыйбыз.
материал на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Кошларны каршылыйбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlarny_karshylyybyz.docx25.94 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Кошларны каршылыйбыз”.

Максат: балаларның кошлар турындагы белемнәрен һәм  кызыксынучанлыкларын арттыру, танып-белү активлыгын үстерү,табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: ноутбук, проектор һәм  экран, биремнәр белән карточка, табышмаклар, кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре, кошлар тавышының аудиоязмасы, кошлар турында презентация.

Тәрбияче: 

- Исәнмесез,  балалар һәм килгән кунаклар! Без бүген “Кошларны каршылыйбыз” дип исемләнгән, кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсенә җыйналдык.

- Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Шул исәптән безнең канатлы дусларыбыз да җылы якларлан, үз туган илләренә очып кайта башлыйлар. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен дә зур куаныч. Әйдәгез, искә төшерик әле, кошлар турында без ниләр беләбез икән.

1.Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.                                

 Кошлар кайта: сагындырган

 Туган үскән җирләре.

2.Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.                                    

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

3.Гөрләвекләр ага,

Кояш елмая.                                                

Торналар үтте

Тезелеп бая.

4.Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.                                          

Җирне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

5.Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк                              

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

6. Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә, -                          

Җәйге шатлык, көзге муллык

Яз белән бергә килә.

Яз, язгы  үзгәрешләр  турында  тәрбиячене  сөйләве.

Җырлый-җырлый Шәвәли керә, кулында рогатка:

  • Карга әйтә: кар-р, кар-р,

Мичтә бәлеш бар-р, бар-р.

Берсен генә алыр идем,

Өйдә кунак бар-р, бар-р.

Тәрбияче: Син кем? Нишләп йөрисең монда?

Шәвәли: Исәнмесез! Мин – Шәвәли.

Мин – Шәвәли, Шәвәли,

Шук малай мин Шәвәли.

Кулга рогатка алам,

Каргаларны куам.

Тәрбияче: Шәвәли, нишләп син каргаларны куасың?

Шәвәли: Алар иртә- кич кар-р, кар-р  дип кычкыралар.

Тәрбияче: Балалар, Шәвәли дөрес эшлиме? Балаларның җаваплары.

Шәвәли: Нишләп  дөрес эшләмәскә, кемгә  кирәк ул кычкыра гына белә  торган  каргалар? Мин әле каргаларга гына  түгел, чыпчыкларга да, саесканнарга, тагын башка кошларга  да атам. Их-х, ничек күңелле!

Тәрбияче: Эх, Шәвәли, Шәвәли, син шук малай гына түгел, син бик начар – хулиган малай икәнсең!

Шәвәли: Нишләп алай дисез?

Тәрбияче: Балалар, сөйләп бирегез әле, безгә кошлар нинди файда китерәләр? (Кошлар агачларны зарарлы бөңәкләрдән саклыйлар, башка үсемлекләрне дә начар кортлардан саклыйлар, басуда икмәкне саклыйлар, матур итеп сайрыйлар) Менә ишеттенме инде, Шәвәли?

Шәвәли:  Шулай икән шул.

Тәрбияче: Ә кара каргалар безгә яз алып киләләр. Борынгы ышанулар буенча, кешеләр, язны җылы яклардан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә  “Карга боткасы” ясаганнар, бәйрәм оештырганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары куллары белән карга канатын каккан шикелле кыланып, урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Менә шуларның  кайберләре. Аны сез дә беләсез.

Балалар: 

Карга әйтә: кар, кар!

Туем җитте, бар, бар!

Ярма, күкәй алып бар,

Ипи-чәең алып бар,

Сөт-маеңны алып бар,

Карр, карр, карр!

Тәрбияче: Менә мондые да бар:

Өйдәме түтәй?

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй,

Май кирәк, ярма кирәк.

Карга туена бар  да кирәк.

Тагын булса он чыгар.

Пешерербез без чумар.

Шуннан соң барлык балалар, җыелган азык-төлекләрне алып, су буена яки тау итәгенә  җыелганнар. Алар җыелган барлык ярманы, йомырканы – һәммәсен бер казанга салып ботка пешергәннәр. Ботка пешкән арада  күңел ачканнар, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез без дә сезнең белән уен уйнап алыйк. “Парлашып калу” уены.

Сандугачлар, былбыллар

Тургайлар парлы була.

Кем уенда парсыз кала,

Шундук җәзасын ала.

Балалар парсыз була. Бию көенә балалар бииләр. Бию көе туктагач, тиз генә парлашып басалар. Так калган балага “җәза” бирелә(җырлый, бии, я эт булып өрә һ.б.).

Тәрбияче: Бәйрәм берләшеп ботка ашау белән тәмамлана.  

Шәвәли: Миңа бик оят, мин аңладым.Кешеләр кошлар хөрмәтенә бәйрәмнәр ясаганнар, ә мин аларны рогаткадан атып йөрим. Мин башка беркайчан да алай эшләмәм. Гафу итегез мине. Мин рогатканы сездә калдырам. Сез аны чүплеккә  ташлагыз.

Тәрбияче: Балалар, без Шәвәлине гафу итик.

Шәвәли: Ярар, сау булыгыз!

Тәрбияче: 

Табышмаклар.

1.Яңгырлы да карлы да,

Ә каеннары сулы.

Бөреләре туп-тулы,

Елның бу кай фасылы?   (Яз)

2.Агач башында йорты,

Эчендә тора җырчы.    (Сыерчык)

3.Купшы итеп киенгән,

Кап-кара күлмәк кигән.

Яз килгәнен хәбәр итеп,

Җылы яклардан килгән.   (Кара карга)

4.Гөрли-гөрли  җырлый ул,

Кызыл читек кия  ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.   (Күгәрчен)

5.Күктә оча, суда йөзә,

Муены озын, горур кош.

Кара да була ул , ак та,

Исеме аның....            (Аккош)

6.Ары да чут-чут,

Биредә чут-чут.

Төскә матур булмаса да,

Сайравына тиңнәр юк.    (Сандугач)

7.Кулы юк – балчык ташый.

Балтасы юк – оя ясый.   (Карлыгач)

8.Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч?   (Тукран)

9.Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык.   (Үрдәк)

10.Борыны озын, боты озын,

Камышлыкта  көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри,

“Тату торыйк”, - дип сөйли.  (Торна)

Дөрес җавап биргән балалар,  чыгып урыннарга утыралар.

1. Бирем  "Сорау-җавап"

1. Какие птицы не умеют летать? (страус, пингвин)

2. Какая птица обладает наибольшим размахом крыльев в полёте. (альбатрос)

3. Как спит дятел в гнезде? (вертикально)

4. Какая птица стала символом мира на земле? (голубь)

5. Какая птица хорошо видит в темноте? (сова)

6. Какие птицы не высиживают яиц? (кукушки)

7. У какой птицы самый крепкий клюв? (дятел)

8. Какая птица не видит в темноте вообще? (курица)

9. Какая птица самая маленькая в мире и которая может летать хвостом вперёд и опыляет растения (колибри)

10. Какая птица не имеет голоса? (аисты)

“Аист” биюе. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары башкара.

2 нче бирем. Кошларны тавышларыннан тану. Һәр төркемгә  3 әр кош  тавышы тыңлатыла. Балалар атыйлар.

Шигырьләр. Зурлар төркеме балалары сөйли.

1.Исәнмесез, кошкайлар

Безнең якын дускайлар.

Чәүкәләр, акчарлаклар                              

Сыерчыклар, тургайлар.

Кыштан туеп беттек без

Сезне сагынып көттек без.

2.Инде яз килде көлеп

Сулар ага йөгереп

Без оялар ясадык                                

Сез килер көнне белеп.

3.Яз килә!Яз килә!

Сыерчыклар килә.                                        

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

4.Җиребезгә язлар килгәч

Кошлар кайткач ерактан                            

“Карга боткасы” пешергән

Халкыбыз чын йөрәктән.

5.Бу бәйрәм безнең көннәргә

Килгән гасырлар үтеп.                              

Каргалар да, без дә аны

Һәр ел алабыз көтеп.

3 Бирем. Күчмә кошларны кышлаучы кошлардан аеру. Бер командага кышлаучы кошлар, икенчесенә күчмә кошлар рәсемнәрен җыярга.

“Сыерчык” җыры. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары башкара.

4. “Иң-иң ....”. Кошлар турында  презентация карау. 

Тәрбияче:  Чыннан да, кошлар - безнең дусларыбыз. Кошларны беркайчан да рәнҗетмәгез, ояларын туздырмагыз. Кошлар өчен оялар, җимлекләр ясап элегез!Алар сезгә үзләренең сайраулары аша рәхмәтләрен җиткерәләр.

МБДОУ-Теләче муниципаль  районы

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы

Тема:  “Кошларны каршылыйбыз”

(Кошлар көненә багышланган бәйрәм чарасы)

Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары өчен

                                                                   Тәрбияче:

                                                                 Сабирзянова Л.М

2016 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

кунак каршылыйбыз

кунак каршылыйбыз...

Кошларны озату

"Кошларны озату " күңел ачу...

“Кунаклар каршылыйбыз”

Конспект  ОД по закреплению пройденного материал по татарскому языку в средней  группе...

"Кошларны озату" бәйрәм иртәсе

Күчмә кошларны җылы якка озату бәйрәм кичәсе...