"Хәйләгә каршы хәйлә"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Предложенный конспект будет полезен воспитателям.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.docx12.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Хәйләгә каршы хәйлә.

Максат. “Хәйләгә каршы хәйлә” әкиятен уку. Инсафлы булырга өйрәтү,җылы мөнәсәбәт тәрбияләү. “Бәйрәм ашы – кара каршы” – дигән мәкальне өйрәтү.                                                                                

Ярдәмлек. Мәкаль. “Хәйләгә каршы хәйлә” әкияте.

Дәрес барышы.

Тәрбияче “Хәйләгә каршы хәйлә” әкиятен сөйли.

  • Балалар, төлке нәрсәне кунакка чакырган?
  • Торнаны.
  • Нәрсә белән ул аны сыйлаган?
  • Кесәл белән сыйлаган.
  • Торна кесәлне ашый алганмы?
  • Юк, ашый алмаган.
  • Әйе балалар,торна кесәлне ашый алмаган,чөнки төлке кесәлне сай тәлинкәгә салып биргән.
  • Торна төлкене кунакка чакырып нәрсә белән сыйлаган?
  • Борчак белән сыйлаган.
  • Нинди савытка салган борчакны?
  • Тар авызлы тирән чүлмәккә салган.
  • Дөрес балалар,тирән, тар авызлы чүлмәккә борчакны салган да “ашасана, кунагым син мине кесәл белән сыйлаган идең, ник бер дә ашамыйсың?” – дигән.
  • Төлке ни өчен ашамаган, балалар?
  • Чүлмәккә авызы сыймаган.
  • Балалар ни өчен торна төлкене ач калдырган?

Балалар җавабы тыңланыла.

  • Бик дөрес балалар. Төлке ничек сыйласа, торна да шулай ук эшләгән. Хәйләкәр төлкене акылга утырткан.
  • Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер мәкаль әйтәм: “Бәйрәм ашы – кара каршы”.
  • Бу мәкаль безнең әкияткә туры киләме?
  • Туры килә.
  • Дөрес балалар, син кунакны ничек каршы алсаң, алар да сине шулай каршы алырлар.

Әйдәгез бу мәкальне бергә кабатлыйк әле.

Мәкальне балаларга өйрәтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал по теме: "Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз!"

Хәтердә СЕЗ, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!...