ТРИЗ уеннар
консультация

Хусаенова Алсу Хакимяновна

Тәрбиячеләр өчен чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл triz_uennar.docx13.58 КБ

Предварительный просмотр:

ТРИЗ уеннар.

Чыгышны әзерләде 74-нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хөсәенова Алсу Хәкимҗан кызы.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Без яңа стандарт, яңа таләпләр чорында яшибез.

Заманча  белем бирү безнең алда төрле яклап үскән, иҗади, үзен социумда актив  күрсәтергә сәләтле бала тәрбияләүне максат итеп куя.

Барыбыз да белгәнчә, бала туганда ук иҗади шәхес булып туа. Аны талантлы кеше итеп тәрбияләү өчен балалар бакчасында ук иҗади фикерләүне үстерергә кирәк.

Нәкъ менә иҗадилык, уйлап табучанлык баланы шәхес итеп формалаштыра, аның мөстәкыйльлеген үстерә.

Бу максатка ничек ирешергә соң?  Минем "Балаларның иҗади күзаллавын үстерүдә ТРИЗ уеннары" дигән теманы сайлавым очракла түгел. ТРИЗ алымнары кулланганда бала килеп туган ситуациядән чыгу юлларын мөстәкыйль рәвештә таба, фикер алышу юлы белән нәтиҗә ясарга өйрәнә, иҗади потенциалы үсә.

ТРИЗ - күмәк уеннар системасы. Ул эзләнүләргә корылган. Алар предметларның,күренешләрнең билгеләрен һәм каршылыкларын аңларга өйрәтә. Каршылыкларны чишү - иҗади фикерләүнең ачкычы булып тора.

Беренче этапта балалар белән әйләнә-тирәдәге каршылыкларны табарга һәм аерырга өйрәндек. Мәсәлән, чәчәк белән агач арасында нинди уртаклык бар?

Икенче этапта фантазиягә, уйлап табарга өйрәттем.

Ә хәзер өченче этап - әкияти бурычларны хәл итү.ТРИЗның махсус алымнары ярдәмендә төрле әкиятләр уйлап табарга өйрәнү өстендә эшлибез.

Балаларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерү өчен төркемдә кирәкле мохит булдырылды. Анда уеннар барысы да балаларга ирекле куллана алырлык итеп урнаштырылган.

Менә ике ел инде минем тарафтан ясалган төрле схемалар, билгеләр ярдәмендә предметларның үзенчәлекләрен билгеләргә өйрәнәбез.

Ата-аналар белән эшләү дә куелган максатларны тормышка ашыруда мөһим звено булып тора.Алар өчен "Балалар бакчасында һәм өйдә ТРИЗ уеннары", "ТРИЗ алымнарын куллану" буенча практик тәкъдимнәр эшләнде.

"Көз" темасы проектын йомгаклауның нәтиҗәсе итеп, балалар әти-әниләр ярдәме белән табышмаклар китабы ясадылар.

Рус мәдәнияте атналыгында без әти-әниләр белән балаларга сюрприз ясадык.

Бергәләшеп адвент-каленьдарь  әзерләдек.  Һәр көнне күзаллауны үстерү буенча капчыкларга биремнәр салына. Бу алым балаларның күзаллауларын гына формалаштырып калмый, ә вакытта ориентлашырга да өйрәтә.

Әти-әниләр өчен контакт челтәрендә үзебезнең ябык төркемебезне булдырдык. Мин анда балалар белән өй шартларында уйный ала торган уеннар куям. "Әгәр ваыт җитмәсә, балаларны ничек үстерергә" дигән рубрика алып барам. Әти-әниләр балалар белән буш вакыларын файдалы һәм максатчан итеп уздыралар.

ТРИЗ элементларын кулланып башкарылган эш нәтиҗәсе буларак , минем төркемдә балалар еш кына оялчанлык,"тел каршылыгы" хисен җиңеп чыктылар. Аларда фикерләү логикасы, сөйләм активлыгы үсте, әйләнә-тирә дөньяның күпкырлылыгын, аның каршылыгын, үсеш закончалыкларын күзаллау барлыкка килде, балалар системалы фикерләргә өйрәнде.  Бу процессларны аңлап, иҗат чагылышы барлыкка килде, балалар кызыксынучанрак, сорауларга җаваплар эзләгәндә активрак булдылар.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә, балага балык түгел, аны тотарга кармак бирергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Көзге уеннар

Балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү....

ТРИЗ В ДЕТСКОМ САДУ. ТРИЗ-ТЕХНОЛОГИИ В ДЕТСКОМ САДУ. СИСТЕМА ТРИЗ

quot;Нет ничего проще, чем изучать то, что интересно", - эти слова приписывают известному ученому Альберту Эйнштейну, человеку, привыкшему мыслить оригинально и нестандартно. Но уже в младшем во...