Федераль Дәүләт Белем Биру Стандартлары шартларында мөмкинлеге чикләнгән балаларга белем бирүне оештыру
статья

Выступление

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл federal_talplr_buencha_doklad.docx18.02 КБ

Предварительный просмотр:

Федераль Дәүләт Белем Биру Стандартлары шартларында мөмкинлеге чикләнгән балаларга белем бирүне оештыру.

Әзерләде: Балык бистәсе «Березка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова Гөлчәчәк Гәбдрәшит кызы

Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы  ШӘХЕС  итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора.

          Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы.

Шулай булгач, заманча стандартларның мәктәп-бакча  баласына заманча таләпләр куюын һәрберебез аңларга тиеш. Чөнки компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану-тормыш таләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, гаиләнең шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б.

Безнең балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне, гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре, телевизион технологияләр, стандарт булмаган технологияләр, ФГТ таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәләр, әти-әниләргә дә җиткерәләр. Безнең коллектив һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылган да гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә.

ФГОС буенча үсеш юнәлешләре:

  • Социаль – аралашу үсеше
  • Танып – белү үсеше
  • Сөйләм үсеше
  • Эстетик – сәнгать үсеше
  • Физик үсеш

Дөрес, бар эшнедә санап бетереп булмый. Әмма минем әйтәсем килгән сүзем бер. Без -  укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр – барыбыз да бала тәрбияләүчеләр, үзебез өчен киләчәк әзерлибез. Шулай булгач,  киләчәгебез матур, өметле, ышанычлы кулларда булсын дисәк, дөньяга аңлы карашлы, аек фикер йөртә белгән, кулыннан эш килгән,  алдан күрә белә торган, шәфкатьле, хезмәт яратучы, сау-сәламәт балалар үстерик. Моның өчен, әлбәттә, хезмәткә өйрәтүнең  бар төрен практик кулланугына – ныклы фундамент булып тора. Барыгызга да шушы фундаментны нык төзүдә сәламәтлек, сабырлык, тигезлек телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру.

       Федераль дәүләт мәгариф стандарты билгеләнгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: социаль арал...

Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү.

2015 нче һәм 2016 нчы елларда Казан шәһәренең "ТИСБИ" идарә университетында һәм Зур Сәрдек балалар бакчасында семинарда укылды....

Мәктәпкәсә ойошмала (балалар баҡсаһында) Федераль белем биреү стандартына ярашлы белем – тәрбиә эшенең яңы йүнәләше

Мәктәпкәсә ойошмала (балалар баҡсаһында) Федераль белем биреү стандартына ярашлы  белем – тәрбиә эшенең яңы йүнәләше...

Мәктәпкәсә белем биреүгә федераль дәүләт белем стандарты талаптарына ярашлы балаларҙың бәйләнешле телмәрен үҫтереү

Бәйләнешле телмәр үҫтереү мәктәпкәсә йәштәге балаларҙың һөйләү телмәрен үҫтереүҙә иң мөһим бурыстарҙың береһе. Бәйләнешле телмәр  фекер  менән бергә үҫешә, йәғни телмәрҙең бәйләнешле булыуы ...

Әхләки-патриотик тәрбиә биреү буйынса белем биреү эшмәкәрлеге.

Тыуған ергә ҡарата һөйөү,тоғролоҡ тәрбиәләү,тыуған яҡтың тәбиғәтенә ҡарата һаҡсыл ҡараш булдырыу,уны бысраныуҙан,ҡыйралыуҙан һаҡларға өйрәтеү....