Участие в региональном семинаре: “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында милли тәрбиянең асылы” («Роль национального воспитания в развитии и обучении дошкольников в условиях ФГОС ДО»)
статья на тему

Сатдарова Лейсан Садыковна

Статья по использованию фольклора в воспитательном процессе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zayavka_i_statya_na_regionalnyy_seminar.docx27.33 КБ

Предварительный просмотр:

                                                            Сатдарова Л.С.                                                                                                              

                                                   Тәрбияче

 Түбән Кама шәһәре, МБДОУ №84

Нәниләрне тәрбияләүдә татар халкының фольклор җимешләрен  кулану.

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен-чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул” (Н.Исәнбәт)

Тәрбия бирү, белем бирү проөессы бүгенге чор дәверендә шактый алга киткән. Балалар бакчасында физик тәрбия, вак моторика күнегүләре, сөйләм үстерү, бәйләнешле сөйләм үстерү, сенсорик тәрбия бирү, нәфис әдәбият уку, сүрәтләү, әвәләү- барысы да инноваөион технологияләр ярдәмендә нәниләргә җиткерелә. Милләтебез киләчәге чын татарча булырга тиеш, моның өчен бар тәрбияне нәниләрдән башларга кирәк.ХХ йөз башында татар телчесе Г.Нугайбәк «Төрлек» дигән морфология яза һәм анда ; бер генә алынма сүз дә кулланмый. 1912 елда «Сагынмалык»  китабында ул үзенең максатын болай дип күрсәтә: «Ана теле, татар теле! Мин сине сөям,җир йөзендәге барлык телләрдән артык күрәм үз сүзең белән бар теләүне дә аңлатырлык чагыңны беләсем килә,арага катнашкан чүп-чарны, төпләре, тамырлары белән йолкып ташлап, алар урынына чын татарча гына сүзләр ишетәсем килә»                                                     Татар төркеме тәрбиячеләренең, татар теле укытучыларның бурычы халкыбыз фольклоры аша телебезнең байлыгын, зәвыгын, матурлыгын, аһәңен балаларга җиткерү.

Татар халык уеннары.

Балалар бәби вакытында ук уеннар белән очраша. Юаткычларның кулланылыш максаты бәбинең күңелен ачу, дәртләндерү, кузгату өчен була. Баланы коендырганда, мәсәлән, болай диләр:  

Казлар канат бирсен,                                                                                                                                                    Торналар аяк бирсен,                                                                                                                                                  Бүрәнәләр май бирсен,                                                                                                                                               Ябалаклар йон бирсен,                                                                                                                                                        Балам зур үссен, Үс-үс-үс!

Мавыктыргычлар

Бала үсә төшә сөйләмне аңлый башлагач, аның белән тел ярдәмендә дә мөгамәлә итү мөмкин. Ул инде төрле күңел ачуларда да зурлар белән пратнёр була ала. Баланың бу акыл һәм психологик яктан үсеше халык иҗаты әсәрләренең яңа төрләрен таләп итә. Мавыктыргычларда баланың кул бармакларына төрле рольләр биреп, алар арасында бер вакыйга сыман нәрсәләр сөйләнелә. Билгеле ки, турыдын-туры үгет-нәсыйхәт бирү балага кызык түгел, әгәр дә әйтәсе үгетне уеннар рәвешендә ирештерсәң, ул аңа игътибар итәчәк. Мавыктыргычлар шулай “уйнап кына” баланы тормыш хакыйкатенә төшендерү, элементар тормыш законнарына өйрәтү үзлегенә ияләшә.

Уеннар -  халык иҗат җимеше ул. Аларны халык уйлап чыгарган. Борын-борын заманнарда кешеләр бер түгәрәккә тезелеп: “Нинди уен уйлап чыгарыйк икән?” – дип баш ватып микән? Юк һич тә алай түгел. Безнең борыңгы бабаларыбыз да балачакта матар-матур уеннар уйнап үскәннәр. Уйлап карасаң ничек кызык: моннан тугыз гасыр элек уйналган уен сез хәзерге вакытта уйный торган “Очты,очты, каргалар очты...”уен ул. Уеннар хәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. “Ак тирәк, күк тирәк” уендагы вакыйга да, мөгаен, башта бабаларыбыз тормышындагы берәр вакыйга яки йола булгандыр. Ә соңга таба, заманнар узу белән ул онытылган...Ә аны балалар ятлап калганнар, уен итеп уйный башлаганнар. Шулай итеп бик борыңгы заманнарда, яшәгән бабаларыбызның тормыш-көнкүреш картиналары, уеннарга әйләнеп, безнең заманга кадәр килеп җиткән.  Бу уеннарны бүгенгесе көндә дә  балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ишек алдында уйныйлар.

1. “Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. “Буяу алучы” килә:  

-Дөбер-дөбер.  - Кем бар? -Миңа буяу кирәк иде. -Нинди? -Ак.

Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, “буяу сатучы” “буяу алучы” га килә: “Син минем буяуларымны бир”. “Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы “буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, “буяу алучы” аларны биреп җибәрә.,

2. “Тотам тотышлы”. 3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.

3. “Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,                                                                                                                                                      Син уртада Миңлебай.                                                                                                                                                    Син нишлисең, ни кыласың, без кыланырбыз шулай.                                                                                                  Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай, бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы, тщрбияче артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

 4. “Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:                                                            Әйт, күгәрчен, син генә, яшь кызлар ничек йөри? Ул шулай да, ул болай, яшь кызлар йөри шулай . (Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

 Әйт, күгәрчен, син генә, куян кебек сикереп йөриләр. Куяннар ничек йөри? Ул болай да, ул шулай, Куяннар шулай йөри.

 Әйт, күгәрчен, син генә, үрдәкләр ничек йөри? Ул болай да, ул шулай, үрдәкләр шулай йөри. (Як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

      5. “Парлашу”. Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.      

     6. “Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.

      7.“Урындыклар”. Көй башлануга урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына).      

       8. “Ак калач”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:                                                                                                                                                                            Булатның туган көненә без пешердек ак калач.  Менә шулай ул биек, менә шулай тәбәнәк, Менә шуның киңлеге, менә шуның тарлыгы. Ак калач, ак калач, теләгәнеңне сайлап кач!                                                                                                                  (Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.                                                                                                                                                                                                                                                                                    

     9. “Кәрия-Зәкәрия”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:  Бу бик яхшы биюче, бу бик яхшы биюче, аның биюе матур, аннан үрнәк алыгыз. Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:                                                                        Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәри комма, Зәкәр комма, Зәкәрия коммая.                                            Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана: Бу бик яхшы җырлаучы, бу бик яхшы җырлаучы. Аның җырлавы матур, аннан үрнәк алыгыз. Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

       10. “Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма эре җиләкләр җыям. Аларны йә киптерәм, йә татлы каклар коям. Монда җиләк күп икән, аю-бүре юк микән? Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыгада балаларны куа башлый.  

       11. “Йомырка бөтереш”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла. Команда булуга уенчылар үзләренә бирелгән йомырканы бөтереп җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?  

 12. ”Күңелле яшисең килсә, болай ит…” Балалар түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, “болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар. “Күңелле яшисең килсә, болай ит(2 тапкыр) Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.    

  13.“Селкенмә”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, уенчылар нинди дә булса бер торышта “катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.  

  14. “Без, без, без идек”. Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:  Без,без, без идек, без унике кыз идек. Базга төштек май ашадык, келәткә кердек бал ашадык, кап та коп, Якуб авызыңны ач та яп! Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.    

   15. “Куянкай”. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли. Ул — “куян”. Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:              Ак куянга ни булган, әллә инде авырган? Иптәшен дә табалмый, урыныннан да торалмый, куян, куян, син сикер, иптәшең табып китер! Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.  

   16. «Күрсәт әле, үскәнем». Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, – дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар? – Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.                                                                                                               – Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?  – Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар һ.б.  

 17. “Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.                          

        Халык уеннары, бишек җырлары, эндәшлэр, әйтемнәр, юаткычлар һәм мавыктыргычлар халыкның шигъри иҗат җимешләре. Алар нәниләрнең эстетик, физик һәм интеллектуаль тәрбия бирүнең отышлычаралары булып хезмәт итәлә. Ә бишек җырлары – әнинең үзенчәлекле догасы ул. Ул җырларда аналарның өметләре, ышанычлары, баласын игелекле, итагатьле, мәрхәмәтле итеп күрү теләге чагыла. Чыннан да, аналарның йөрәк түреннән чыккан ана телендә яңгыраган бишек җырлары – тәрбиядә башка бернинди чара белән дә чагыштырмаслык һәм алыштырмаслвк хәзинә ул. Өйдә бала әнисеннән ишетсә, балалар бакчасында йокы вакытында тәрбиячеләрдән ишетү бик мөхим.

              Татар халык авыз иҗаты бик бай, балалар тәрбияләүдә аны куллану бик  әһәмиятле!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квест – одна из современных технологий обучения дошкольников в условиях ФГОС ДО.

          Квест - это приключенческая игра, в которой необходимо решать задачи для продвижения по сюжету. Суть в том, что, как правило, есть некая цель, дойти до которо...

Система эффективного взаимодействия специалистов комплекса по созданию условий обучения, воспитания и развития ребенка с ОВЗ в условиях ФГОС

Главной целью дошкольного коррекционного воспитания является создание максимально комфортных условий для интеграции ребенка с ОВЗ в общество, формирование у него адекватных способов вхождения в социум...

"Квест - современная игровая технология обучения дошкольников в условиях ФГОС"

ПРЕЗЕНТАЦИЯ ДЛЯ ВОСПИТАЕЛЕЙ О НОВОЙ СОВРЕМЕННОЙ ТЕХНОЛОГИИ - КВЕСТ....

«Квест-игра» - современная игровая технология обучения дошкольников в условиях ФГОС ДО

Квест- игры в дошкольном образовательном учреждении: это в игровом виде активизировать познавательные и мыслительные процессы участников, реализовать проектную и игровую деятельность, познакомить с но...

«Квест – современная игровая технология обучения дошкольников в условиях ФГОС ДО»

Применение новой игровой технологии КВЕСТ в работе с дошкольниками....

Мастер-класс "Квест-современная игровая технология обучения дошкольников в условиях ФГОС "

В преддверии праздника Дня  Космонавтики данный материал будет актуален для   начинающих педагогов в интересной форме провести увлекательное путешествие используя квест-технологию. Квес...