Сәхнәләштерелгән әкият "Теремкәйгә барганда".
материал (подготовительная группа)

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Балалар юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча сәхнәләштерелгән әкият “Теремкәйгә барганда”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd_teatr.docx23.52 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Балалар юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча сәхнәләштерелгән әкият “Теремкәйгә барганда”

Көй астында ЮХИДИ инспекторы булып киенгән бала керә.

ЮХИДИ инспекторы -  бала:

Хәзер сезгә күрсәтәбез

Кирәкле бер тамаша.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Һәркем белергә маташа.

Йә , балалар, карагыз,

Нинди могҗиза алда?

(Светофор күрсәтә)

Кызыл, сары һәм Яшел

Анда утлар да яна.

Көй астында балалар  чыга.

Җыр : “Светофор утлары”.

Светофор:

Мин ягымлы да, усал да

Мине барысы да беләләр.

Мине киң урамнарга

Командир итеп куялар.

Сезне бүген юл кагыйдәләренә өйрәтәм

Һәм Сезнең белән бергә әкият иленә  китәм.

 Көй астында тычкан  чыга

Тычкан

Мин кечкенә нәни тычкан,  

Урман буйлап йөгерәм,

Үземә дип  өй эзлим,

Ашарга да бик телим.

Кайдан ашханәне табарга?

Нинди билгегә карарга?

  «Туклану пункты " билгесе

Әгәр Ашарга теләсең –

Кара әле син монда!

Бу билге сиңа күрсәтер –

Тәмле ризык барлыгын!

Юлда озак йөргәндә,

Син бик нык ачыкканда

“Туклану пункты билгесе”

Сиңа ярдәмгә килер.

(тычкан  өстәл янына йөгерә, иснәнә)

Тычкан:

Ничек тәмле соң исе!

(өстәл янында ашап ала, аннан эчен увып)

Ох, дип тә әйтә алмыйм, Теремкәйгә мин чабыйм.

 Теремкәйгә  йөгерә, бака чыга.

. Бака:

Елга, капчык һәм үлән.

Җылы яңгыр, ква-ква-ква!

Мин Бака, бакылдык.

Карагыз әле, мин нинди!

Теремкәйгә барамын.

Тик юл аша чыгу юлын

Мин соң ничек табармын?

 Җәяүлеләр кичүе" билгесе

Монда сезгә бик сак булырга  кирәк.

"Җәяүлеләр кичүе" билгесен

Сезгә табарга кирәк.

Аны табуы җиңел

Буй-буй сызыклы ул юл.

Бака юлны эзләп таба

Бака:

Юлны менә мин таптым

Сулга, уңга карадым.

Машиналар юк икән

Теремкәйгә юл алдым.

 Бака юл аша чыгып китә, көй астында Куян сикереп чыга

 Куян:

Теремкәйдә минем дә бик нык яшисем килә

Шуңа күрә юлны да тиз генә сикереп чыгасым килә.

Светофор (свистокка сызгыра)

Монысы тагын ни хәл

Кая болай чабасың?

Җәяүлеләр өчен  билгене

Әллә инде күрмисең?

Куян Калтырый

Куян:

Гафу итегез, мин бит белмәгән идем!

Юл билгеләрен бердә күрмәгән идем.

 Светофор:

Курыкма! Куян, тынычлан!

Сиңа ярдәм итү ул минем эш.

Юл аркылы чыкканда

Юл билгесенә карап

Син туры барырга тиеш!

Светофор юл күрсәтә, куян теремкәйгә китә. Көй астында керпе чыга

Керпе:

Кечкенә генә үзем,ләкин юлларда күзем.

Иң акыллы мин урманда,

Кагыйдәләрне бердә бозмыйм.

Күзлегемне бердә салмыйм

Һәр билгегә игътибар белән карыйм.

Менә бүген теремкәйгә юл алам

Соңга калмас өчен такси белән мин барам.

Таксины бик тиз табам, чөнки «Машина кую урыны " билгесен мин беләм.

(«Машина кую урыны " билгесе янында машина тора, керпе шунда килеп, машинага утырып китә)

Автомобильче(такси йөртүче)

Без – машина йөртүчеләр,

Алга таба барабыз.

Юл кагыйдәсен белүчеләрне

Бик ихтирам итәбез.

Керпе белән темкәйгә китәләр.

Светофор:

Керпедән үрнәк алыгыз –

Кагыйдәләрне һәрвакыт истә тотыгыз.

(көй астында төлке чыга)

Төлке:

Искиткеч матур билге

Димәк, монда ярый инде

Кычкырырга, уйнарга, көлергә.

"Башка куркынычлар" билгесе

Мин бик катгый җавап бирәм:

Биредә юл куркыныч.

Карап торсаң син миңа

Мин кайчакта  сөйкемле.

Тик машина йөртүче

Юлда бул син бик уяу.

(Төлке артыннан бүре керә)

Бүре:

Күрәм, күрәм, теремкәйне

Ерак түгел якында.

Тик чокырга төшмичә

Ничек анда барырга.

 «Юл эшләре " билгесе барлыкка килә»

Бүре:

Монда кеше рәсеме

Ул нидер эзли микән?

Бәлкем монда саран патша

Алтын яшерде микән?

Юл эшләре «билгесе»:

- Син, нәрсә инде, Бүре дус,

Биредә юл эшләре бара бит.

Кисәтәмен юлчыларны

Төшмәсен дип чокырга.

Туп тибеп Аю чыга

Аю:

Дуслар, дуслар әйдәгез

Уйныйк әле бергәләп.

Минем матур тубым белән

Уйнавы бик күңелле.

Аю, Бүре, Төлке юлда  туп тибәләр

Светофор: (сыбызгы сызгырта)

Туктагыз, сез, туктагыз,

Юлда зинһар типмәгез!

Монда машина йөри

Сез аны онытмагыз!

Машиналар йөрү өлешендә,

Туп тибәргә ярамый.

Тыңла, дустым, син һәрвакыт

Кагыйдә бозарга ярамый.

 Светофор җәнлекләрне теремкәйгә  озата, барысы бергә Теремкәй каршына чыгып басалар 

Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Ләйсән: Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгармагыз сез  истән.

Айнур: Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам – юлда йөрмәсен

Бик йөрисе килә икән

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Анюта: Юлны аркылы чыкканчы

Карап ал сулга – уңга.

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга

Илдан: Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез.

Имин булсын юлыгыз.

        

(“Өйрәтәләр бакчаларда”җырын җырлау) 

1.Юлда уяу булырга

Юл кагыйдәсен белергә.

Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.

2   Юл аркылы чыкканда,

       Уңга-сулга карарга.

      Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.

     Светофорны тыңларга,

Кагыйдәне бозмаска,       Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

 

2.   Юл билгеләре белән,

     Дус яшәргә һәрвакыт,

     Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

      Белсәгез сез шуларны,

       Кагыйдәне ,юлларны

        Сез яшәрсез,сау-сәламәт,тыныч имин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

Интегральләштерелгән математика һәм рәсем шөгыле конспекты

Интегральләштерелгән математика һәм рәсем шөгыле конспекты...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...

Сәхнәләштерелгән күңел ачу “Безнең дустыбыз – Светофор”

Сәхнәләштерелгән күңел ачу“Безнең дустыбыз – Светофор”( Күңел ачу автокласста яисә музыкаль залда уздырыла )   Җиһазлау: балалар тумбасында, юл чатында – светофор, җә...

Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.

Кызганычка каршы,  бүгенге көндә ана телләрен онытып баручы буын үсеп килә. Саф татарча сөйләшүчеләр елдан-ел азая.  Шуңа күрә, татар балаларына ана телен өйрәтү без тәрбиячеләр өстенә зур б...