Конспект ООД " Ярат һәм бел үз туган ягыңны"
план-конспект занятия (старшая группа)

Гарифуллина Ильзира Рафаэловна

Зурлар төркемендә, туган якны өйрәнүгә, үткәрелгән шөгыльнең конспекты. Максат: балаларда патриотик хисләр формалаштыру, этнокультур тәрбия бирү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_yarat_hm_bel_uz_tugan_yagynny.odt20.08 КБ

Предварительный просмотр:

                                                 Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

                                “92-нче балалар бакчасы - баланы төрле яктан үстерү үзәге”Ладушки”

                                                         мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе                  

                                                           “Ярат һәм бел үз туган ягыңны” темасына

                                Зурлар төркеме балалары белән оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

                                                                                                    Гарифуллина Илзирә Рафаэл кызы,                          

                                                                                                    92 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе,

                                                                                                    беренче квалификацион категория.  

                                                                                                    Фазлыева Чулпан Белус кызы

                                                                                                    92нче балалар бакчасы тәрбиячесе,

                                                                                                     беренче квалификацион категория.    

                                                                               

                                                                              Түбән Кама

                                                                               2020 нче ел.    

                                                                                                               

Яшь үзенчәлекләре:

Зурлар төркеме

Тема:

Ярат һәм бел туган җиреңне

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү өлкәләре:

Танып белү,сөйләм үсеше, эстетик сәнгать үсеше

Максат:

Балаларда патриотик хисләр формалаштыру

Бурычлар:

Балаларда  логик уйлау сәләтен, сөйләм телен, диалогта катнаша белү күнекмәләрен  үстерү;

Туган ягыбыз турында белгән белемнәрен ныгыту,

Төрле милләт вәкилләренә, туган җиребезгә  хөрмәт тәрбияләү.

Методик алымнар:

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, сюжетлы рольле уеннар уйнау, әңгәмә.

Җиһазлау:

Мультимедиа-проектор, экран, ноутбук, билетлар, каталог, журнал, костюмнар.

Алдан үткәрелгән эш:

Туган ягыбыз турында әңгәмә, шигырьләр уку, театр уйнау.

Эшчәнлек структурасы:

I.Оештыру өлеше (1мин)

II. Кереш өлеш (2 мин.)

III. Төп өлеш (19 мин.)

IV. Йомгаклау (3 мин.)

Алга таба эш:

Татарстан Республикасы шәһәрләре, табигате белән танышуны дәвам итү.

Эшчәнлекнең барышы:

          Этаплары

Эчтәлеге

   Арадаш нәтиҗә (промежуточный итог)

 Оештыру өлеше      

 

Кереш өлеш

       Төп өлеш

     

      Йомгаклау      

         өлеше

Балалар түгәрәк ясап, коверда утыралар. Бер берсен сәламлиләр. Шигырь сөйлиләр

Хэерле кон телим үземә,

Дустыма,

Алсу таңнарга,

Зифа талларга,

Назлы җилемә,

Туган җиремә.

Тәрбияче туристик агент ролендә.

Хәерле көн балалар. Мин туристик агент. Кем ул туристик агент беләсезме?

Бик күп кешеләр дөньяда җир тирәли сәяхәт ясарга хыялланалар. Кемдер атта, кемдер теплоходта, кемдер велосипедта, ә кемдер җәяү. Ә безнең компания, сезгә поезд белән Татарстан буенча сәяхәт тәкъдим итә. Менә безнең каталог.

Кайсы шәһәргә барасыгыз килә?

Балалар: Безнең Казан шәһәренә барасыбыз килә.

Тәрбияче: Сезгә ашыгырга кирәк. Бүген, хәзер Казанга поезд китә. Миндә бер коллектив белән барырга путевка бар. Аласызмы?

Балалар:Әйе, рәхмәт.

Балалар поезд кебек тезелгән урындыкларга утыралар.  

1слайд. Слайдта Поезд һәм поезд тавышы.

2слайд. Слайдта урманнар, басулар, агачлар, җиләкләр, кошлар рәсемнәре алышынып бара.

Тәрбияче: Тәрәзәгә (экранга карыйлар) карагыз әле, Безнең республика урманнарга бай. Әйтегез әле, нинди агачлар үсә безнең урманнарда?

Балалар: безнең урманнарда каен, нарат, имән, усак...агачлары үсә.

Тәрбияче: Ә урманнарда нинди җиләкләр җыя алабыз?

Балалар: җир җиләге, каен җиләге, кура җиләге, бөрлегән.

Тәрбияче: Ә бездә нинди кошлар яши?

Балалар: Татарстан территориясендә карга, чыпчык, күгәрчен, песнәк...яши

Тәрбияче: елга, күлләр, балыклар турында сорап үтә. Әңгәмәне төгәлләп, дөрес балалар, безнен Татарстан республикасы бик бай һәм зур. Менә без Казанга килеп тә җиттек.

Урындыклардан торалар, татар теле тәрбиячесе экскурсовод ролендә каршы ала.

4слайд. Кремль. Казан күренеше.

Экскурсовод: Хәерле көн балалар. Мин сезнең экскурсовод. Сезне Казан шәһәрендә күрүемә шатмын.

Казан – Татарстан республикасында иң борынгы һәм иң зур шәһәр. Казанның килеп чыгышы турында төрле риваятьләр йөри.  Ә сезнең ишеткәнегез бармы?

Казан “котел” сүзе белән бәйле диләр. Казан шәһәре урнашкан җир казанга (котел) ошаган. Шуннан килеп чыккан диләр. Казанда иң күренекле җир Казан Кремле. Бу матурлыкны күререгә туристлар төрле илләрдән киләләр. Кремельгә Спасс манарасы аша керәләр.

Слайд. Спасс манарасы.

Ул ак кирпечтән ясалган, үткәрү ролен үти. Спасс манарасы каршында бөек герой шагыйребезгә һәйкәл куелган. Таныдыгызмы, кем ул?

Слайд. Муса Җәлил һәйкәле.

Балалар:  Муса Җәлил.

Экскурсовод: Әйе. Карагыз әле, ул ничек сурәтләнгән?

Балалар: горур, көчле, ирек өчен көрәшергә әзер.

Экскурсовод: Ә бу Сөембикә манарасы.

Слайд. Сөембикә манарасы.

Кем әйтә ала кем ул Сөембикә?

Балалар: Казанның соңгы ханбикәсе.

(Балалар манара турында белгәннәрен сөйлиләр.)

Ул җиде каттан тора. Әзрәк авышкан. Бу манараны Сөембикә карары белән, җиде көн эчендә төзегәннәр .

Экскурсовод: Ә бу бина ничек атала, кем белә?

Слайд. Кол Шәриф мәчете.

Балалар: Кол Шәриф мәчете.

Экскурсовод: Дөрес балалар. Ә сез беләсезме, безнең республикада иң мөһим кеше кем?

Слайд. Президент утыра торган бина.

Балалар: Президент. Татарстан Республикасының президенты Минниханов Рөстәм Нургалиевич.

Экскурсовод: Ә сез ничек уйлыйсыз, президентның бурычы нинди?

Балаларның җаваплары тыңлана.

Слайд . Кафе “Чак-Чак”

Экскурсововд: Сезнең ашыйсыгыз киләдер.Әйдәгез кафега. 2 кыз бала алъяпкыч, яулык кия. Официант ролендә.

Кафеда татар халык ашлары: өчпочмак, чәк-чәк, бавырсак, кыстыбый, бәлеш, чәй,сөт сатыла.

Экскурсовод: Тамакны туйдырдык, ә хәзер театрга барабыз. Балалар өстәлдән торалар, йөреп театрга баралар.

Слайд. “Әкият”театры.

Экскурсовод:  Казанда “Әкият” курчак театры бар. Карагыз нинди зур зал, сәхнә.

Слайд (Слайдта театрның эчке күренеше).

Актерлар турында әңгәмә.

Әйдәгез без актерларга әйләнәбез һәм үзебез театр куябыз.

Балалар костюмнар кияләр. Автор сөйли башлый:

Бабай орлык  утырткан. Орлык тишелеп чыккан һәм зууур булып үскән.

Бабай: Нәрсә бу? Ай яй зуур! 1,2,3. Юк, булмый. Әби кил монда.

Әби: Ай яй Зур!

Бергә тарталар: 1,2,3.

Әби: Юк, булмый. Азат, улым кил монда. Әйдә бергә.

Бергә: 1,2,3,4,5. Булмый.

Әби: Алсу, кызым, кил монда.

Алсу: Бигрәк зур! Ай яй яй.

Бергә: 1,2,3,4,5. Юк.

Азат: Әти кил монда.

Әти: Ой ой ой. Нинди зур!

Бергә: 1,2,3,4,5. Булмый.

Алсу: Әни кил монда.

Әни: Ай яй зур.

Бергә: 1,2,3,4,5. Юк.

Азат: Акбай, кил монда.

Бергә: 1,2,3,4,5. Булмый.

Алсу: Мияу кил монда. Әйдә бергә.

Бергә: 1,2,3,4,5. Тартып чыгаралар. О-О-О! Зур! Бу кишер.Зур кишер.Тәмле кишер, Баллы кишер

Җыр: (түгәрәктә, хәрәкәтләр белән.)

Бар матур бакча,

Анда кишер үсә.

Менә шундый кишер зур,

Менә шундый кечкенә.

Кишер, кишер, кил әле(Кишер ролен башкаручы бала уртага чыгып бии)

Биеп, биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле. (Балалар кул чабалар)

Тәрбияче: Балалар сезгә ошадымы Казанда. Безгә кире Түбән Камага кайтырга кирәк. Әйдәгез, экскурсоводка рәхмәт әйтик һәм юлга кузгалыйк.

(Балалар урындыкларга утыралар.)

Без кайсы шәһәрдә булдык?

Балалар: Казан шәһәрендә.

Тәрбияче: Ә сез Татарстанда тагын нинди шәһәрләр беләсез?

Балалар: Әлмәт, Яр Чаллы, Мамадыш.....

Тәрбияче: Нинди елгалар бар?

Балалар: Чулман, Нократ, Идел....

Тәрбияче: Менә без Түбән Камага кайтып җиттек. Менә безнең балалар бакчасы.   Сезгә үз шәһәребез ошыймы? Нәрсә әйтә аласыз Түбән Кама турында?  

Экскурсовод: Казан шәһәренең нәрсәсе ныграк истә калды? Ә нәрсәләр белдегез?

Әгәр сезгә сәяхәт ошаса, безнең тәкъдимнәр китабына үз имзаларыгызны калдырыгыз. Менә сезгә безнең буклет. Әгәр тагын берәр шәһәргә барасыгыз килсә, шалтыратыгыз.

Балалар үз җавапларын әйтәләр

Балалар каталог карыйлар, сайлыйлар.

Балаларга путевка бирелә

Балалар һәр сорауга җавап бирәләр, иптәшләренең җавапларын тулыландыралар.

Экскурсоводның кем икәнлеге сорала, балалар үз җавапларын бирәләр.

Балаларның җаваплары тыңлана

Балалар җавап бирәләр, бер берсен тулыландыралар.

“Кафеда” сюжетлы-рольле уен уйнала.

“Шалкан” әкияте буенча,“Баллы кишер” театры уйнала.

Балаларның җаваплары тыңлана, өстәп кителә

Балалар китапка смайликлар ябыштыралар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия в старшей группе "Сарманым-туган ягым".

Тема: «Сарманым – туган ягым»Бурычлар: Тәрбияви: туган ягыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү, аны ярату, аның табигатҗ байлыгына соклану, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү.Үстерелешле: балаларның с...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Рецензия на проект "Яратам туган ягымны"

Проектта яңа стандартларга күчү барышында балаларны күпкырлы үстерүдә төрле инновацияле технологиялар куллану чагылдыра. Авторның эше балалар бакчасында туган якны өйрәнү буенча белем һәм тәрбия бирү,...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...