Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр.
план-конспект

Балаларны сүз төркемнәре – кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләр белән таныштыру,сүзләргә сорауны дөрес,аңлап куя белүләренә   ирешү.        

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_drese_2_klass.docx189.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр.

     Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләү.

Максат: 1)Балаларны сүз төркемнәре – кем? нәрсә? соравына җавап булган                     сүзләр белән таныштыру,сүзләргә сорауны дөрес,аңлап куя белүләренә   ирешү.        

         2) Матур язу күнекмәләре өстендә эшләү. Укучыларның сөйләм   телләрен

        үстерү.

        3)Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү,һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.

Материал : татар теле , 2 класс  

Җиһазлау: сәяхәт картасы, ,һөнәр ияләре турында рәсемнәр, таблица, проектор, экран, презентация.                                                        

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I. Оештыру өлеше.

II. Матур язу күнекмәләре өстендә эш.

 

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1) Кереш әңгәмә:

-  Бүген  сезнең белән “Татар теле иленә сәяхәткә” чыгарбыз. Сәяхәткә бару өчен  без поездга утырырбыз. Поездга утыру өчен кассадан билетлар алырга кирәк.

(Карточкада бирем үтәү, кушымчалар ялгап  сүзләрне дөрес итеп язу)

1 тукталыш “Рәсемнәр “ аланы дип атала. (рәсем буенча кыш турында хикәя төзү )

2 тукталыш “  Сораулар аланы”

Сорауларга җаваплар табу, шул сүзләрне тиешле урынга урнаштыру тамыр һәм кушымчаларын билгеләү.

Без көн саен  укырга кая барабыз ?

Көз көне көне нинди көннәр күп була?

Самолетны йөртүче кеше кем була?

Бер класста укучылар ничек атала?

Нәрсәнең  борыны  озын ?

Мәктәпкә укырга кемнәр бара?

Озын муенлы дип кайсы җәнлекне атыйлар?

Чәйгә шикәр салмасаң ул нинди була?

 Баткак  җирне нәрсә дип атыйлар?

3 тукталыш “Һөнәрләр”  аланы дип атала.

 Поездны кем йөртә?

  • Ә сез нинди һәнәр ияләрен беләсез ?

 Нинди һөнәр ияләре бар икәнен белер өчен безгә китаптан 6 нчы күнегүне эшләргә кирәк булачак.

Шигырьне кычкырып уку, һөнәр ияләрен табу, күчереп язу.

Ребуслар чишү,аларны да өстәп язу.(сыер савучы, тәрбияче, сатучы, очучы,табиб,. )

- Ә нәрсә булды инде ул һөнәр ?

- Һөнәр-ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төре.

4 тукталыш “Ял итү паркы”(Күзләр өчен гимнастика)

5 тукталыш “Сүзләр аланы”

7 нче күнегүдәге сүзләрне 2 төркемгә аерып язарга.Беренче баганага кем ?  икенче баганага нәрсә ? соравына җавап булган сүзләрне.

Кем?                               Нәрсә ?

әти                                    өй

көтүче                               урам

балыкчы                           елга

пыялачы                           экскурсия

абый                                 таш

тракторчы                        пыяла

бала                                  бозау

табиб                                каен

апа

тегүче

6 тукталыш “Табышмак аланы “

 

Бирелгән тамыр сүзләрдән яңа сүзләр ясарга.

Нәрсә? Баш.     Кем? -  .........   . Нинди? - ..........   . Нишли? - ...........

Нәрсә? Күз.      Кем? -  .........   . Нинди? - ..........   . Нишли? - ...........

Нәрсә? Эш.      Кем? -  .........   . Нинди? - ..........   . Нишли? - ...........

 

7 тукталыш “Билгеләр аланы “

Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эш.

1 төркем

1.Шигырьне укы, анда очраган һөнәр исемнәрен күчереп яз. Син кем булырга телисең? Аны да өстә

Үскәнеңне бел, улым,

Җир бораула, нефтьче бул,

Шахтерлар да мактала

Оста ташчы да бик кирәк,

Ул матур йортлар сала.

Очучы бул, диңгезче бул,

 Корыч кой, тимерче бул,

Я бик шәп игенче бул!

2.(Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрнең астына сыз )

       Сикерә, баш, чөгендер, авыр, җылы, көлә, үрдәк , сәгать, шәһәр,  елга йөзә, карый,  җиләк, савыт, әби, елга, төзи, муен, егет, авыл, кыңгырау, якты, яшел, карбыз, казый, тимераяк, һава, йолдыз, йөгерә, елмая, борчак, йомгак, хайван, эшли, чаңгычы.

2 төркем

1.Исеңә төшер һәм дәвам ит (икешәр мисал өстә)

 Кешене белдергән сүзләр: әни, бабай,...................................................

Хайван исемнәре: куян, дөя,....................................................................

Кош исемнәре: сандугач, тукран,................................................................

Агач исемнәре:каен, усак,,.......................................................................

 Чәчәк исемнәре:миләүшә,умырзая, ,..............................................................

Табигать күренешләре:яз, яшен,…………………………………….

2.Уклар белән тоташтыр.

    Сатучы                              тегә

   Эшче                                   укыта

   Тегүче                                 төзи

  Табиб                                    сата

  Укытучы                              дәвалый

  Төзүче                                    эшли

3 төркем

Күчереп языгыз. Бөҗәкләрне белдергән сүзләр астына бер сызык сызыгыз.

           Каен , ипи, черки, кигәвен, гөл, җәй, чебен, таш, кырмыска, томан, озынборын, ташбака, елга, карабодай, эт.

   Үзегез теләгән сүзләр белән 2 җөмлә төзергә.

8 тукталыш “Бүләкләр “аланы.

 Сәяхәтнең  истәлеге итеп,поезд  хезмәткәрләре  сезгә рәсемнәр тапшыралар.Бу рәсемнәр гади генә түгел тылсымлы,ә тылсымның нәрсәдә икәнен биремне үтәгәч күрерсез.(өй эшен бирү)

 

V. Йомгаклау.

  • Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек? Сәяхәтебез файдалы үттеме? Үзебезгә нинди яңалыклар алдык?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Бәйрәм сценарийсы "Әти дә солдат булган"

Бәйрәм ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Кем? Нэрсэ? соравына жавап биргэн сузлэр.Презентация

Балаларны сүз төркемнәре – кем? нәрсә? соравына җавап булган   сүзләр белән таныштыру,сүзләргә сорауны дөрес,аңлап куя белүләренә   ирешү.      ...