Бәйрәм сценарийсы "Әти дә солдат булган"
материал (младшая группа) на тему

Нигматуллина Раушания Фаил кызы
 
 

Бәйрәм ватанны саклаучылар көненә багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soldatlar_beyreme.docx21.35 КБ

Предварительный просмотр:

Әти дә солдат булган

Балалар  парлашып “Топ-топ” рус биюе биеп залга үтәләр һәм урындыкларга утыралар.

А.б. Хөрмәтле әтиләребез, бабайларыбыз,  кадерле балалар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмгә җыелдык. Кадерле әтиләребез һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Без Сезнең барыгызны да шушы бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Ә хәзер бәйрәмебезне башлап җибәреп сүзне балаларга бирәбез.Алар бүген сезгә  матур шигырьләрен, күңелле җырларын, шаян биюләрен бүләк итәрләр.

  Бер бәйрәм бар февральдә

   Кадерле ул һәркемгә

   Аны иң зур бәйрәм дип

   Мөмкин хәтта әйтергә

   Ул-тынычлык бәйрәме

   Аны һәр кеше белә-

   Ватанны саклаучылар

   Бәйрәме дип йөртелә.

   Зур шатлык күңелебездә

   Ал  кояш  күгебездә

   Барыгыз да беләсездер

   Әтиләр көне бездә!

   Ул-солдатлар бәйрәме

   Без котлыйбыз аларны.

   Әтиләрне,абыйларны

   Һәм бөтен солдатларны.

Әтиләребез бәйрәме

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

 Бүген  әтиләр белән.

Җыр “Бәйрәм җыры”.

А.б. Ә хәзер кызларыбыз сезгә “Раз ладошка” биюен биеп күрсәтерләр.

А.б.Балалар, әйтегез әле, солдатлар нинди була? (көчле, батыр, җитез, кыю, нык, тырыш һ.б.) Әйдәгез, әтиләребезне ярыштырып карыйк әле. Алар да солдатлар шикелле көчле, батыр, җитез, кыю микән?

1 ярыш. Оста шофер: 2 әти урындыкта утыралар, җепкә бәйләнгән машинаны җебен чорнап барып, кем тизрәк тартып китерә. Җиңүче әтигә иң җитез әти дигән медаль тапшырыла.

2 ярыш.Оста конструктор: 2 әти оригами ысулы белән  самолет төзи. Җиңүче әтигә иң оста әти дигән медаль тапшырыла.

3 ярыш. Кем тизрәк?  2 әти урындык янында биеп йөриләр, көй бетүгә урындык астындагы бауны тартып алалар. Җиңүче әтигә иң өлгер әти дигән медаль тапшырыла.

4 ярыш. Кем күбрәк? 2 әти күтәрә алган кадәр шар җыялар. Кемдә шар күбрәк аңа иң көчле әти дигән медаль тапшырыла.

5 ярыш.Кем җитез? Малайларның артларына тасмалар тагыла, 2 әти аларны җыя. Кем күбрәк тасма җыя, аңа иң җитез әти дигән медаль тапшырыла.

А.б.Чыннан да, безнең әтиләребез көчле, җитез, өлгер икән. Шундый әтиләр белән горурланмый мөмкин түгел.Әйдәгез әле, балалар, әтиләребезгә каты итеп кул чабыйк.

Әтиләребез бүген бакчабызның кадерле кунаклары. Димәк,бөтен нәрсә алар хөрмәтенә. Хәзер балалар башкаруында яңгыраячак матур-матур шигырьләр дә, сезнең өчен кадерле әтиләр!

           Минем әти  дә күптән

           Солдатта хезмәт иткән

           Әле егет чагында

           Торган Ватан сагында.

           Үскәч, солдат булырмын

           Әтием кебек мин дә.

           Минем абый солдатта-

           Ул анда тора сакта.

           Ул ант биргән Ватанга,

           Аны уяу сакларга.

Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән,

“Шундый тәмле булган –

Бөтен җире килгән».

«Әнием камыр җәйде,

Итен турап чыгарды,

Әнием тырышмаса,

Шулай матур чыгармы?»

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

Бергә ишкәк ишәбез,

Бергә кәрзин үрәбез.

Бик күңелле яшибез

Менә шуңа күрәбез.

Каеш будым билемә,

Тасма тактым җиңемә.

Йолдызлы бүрек кидем:

—Мин солдат булдым! — дидем.

Кызыл флотчы абый

Өенә кайткан ялга,

Бүген менә кунакка

Килде ул безнең янга.

Капитан минем абый —

Йөзә ерак диңгездә,

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

Моряк булып киенгән бүре керә.

Б: Исәнмесез, балалар.Урамнан тавыш ишетелгәч, сезнең янга кереп чыгарга булдым. Нинди бәйрәмгә җыелдыгыз? Минем шундый да солдат буласым килә. Сез белмисезме, солдат булу өчен ни эшләргә кирәк икән? (күп итеп ашарга, гимнастика ясарга, әти-әниләргә, тәрбияче апаларга булышырга, чана, чаңгы шуарга, саф һавада булырга һ.б.)

А.б. Бүре дус, солдат булу өчен безнең малайлар шикелле матур итеп бии белергә дә кирәк әле.

Б: Кая мин дә шулар белән биеп карыйм әле.

Моряклар биюе.

Б: Балалар, әтиләрегез,  әниләр өйдә югында.  алар эшли торган эшләрне дә эшли беләләр микән, тикшереп карыйк әле.

1 уен Бала киендерү. 2 әти үз балаларын киендерәләр (киемнәр сул яклары белән).

2 уен Төймә тагу. 1 минут эчендә кайсы әти күбрәк төймә тага?

3 уен Тузан суырту. Таяк белән йомарланган кәгазь кисәкләрен обруч эченә тутыру.

Б: Балалар, сезнең әтиләрегез бик булган, эшчәннәр икән. Аларга молодецтан башка сүз әйтеп булмый. Әйдәгез, бергәләп “булдырдыгыз”дип әйтик әле.

А.б.Балалар, Әтиләребезгә “Сөенеч”җырын бүләк итик.

Шушы матур җырыбыздан соң әтиләребезгә үзебез ясаган бүләкләребезне тапшырыйк.

Татар биюе.

Б: Балалар, килгәч минем сезнең бүлмәгез белән дә танышасым килә.Үзегезнең уенчыкларыгызны күрсәтегез әле.

А.б. Әйдәгез, балалар, бүрене үзебезнең бүлмәбез белән таныштырыйк (балаларны залдан алып чыгып китәләр).

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

"Тылсымлы сүзләр". Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу ш...

Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...