"Гаилә кыйммәтләре. Гаилә фотоальбомы"
материал (средняя группа)

Мустафина Гульфия Вазыховна

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«338 нче балалар бакчасы»

“Гаилә кыйммәтләре. Гаилә фотоальбомы”

(Әти-әниләр җыелышы)

Тема: “Эти-энилэр жыелышы. Гаилә кыйммәтләре. Гаилэ фотоальбомы”

Максат: Ата-аналарны һәм балаларны үз гаиләләренең барлыкка килү тарихын өйрәнү белән кызыксындырырга; гаиләнең һәм илнең мәдәни традицияләренә хөрмәт тәрбияләргә; ата-бабаларының шәҗәрәсен һәм тормышын өйрәнү ярдәмендә балаларның шәхесен формалаштыруга ярдәм итәргә. Традицион гаилә кыйммәтләренә аңлы караш, гаиләдә үзара хөрмәт, әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләу.                        

Күргәзмәне бизәү:

- Төрле төрдэ  гаилэ фотоальбомы (туй, балачак, мәктәп елларын чагылдырган, армия альбомнары, берничә буынның орлык альбомнары һ. б.

- мәкаль яки әйтемнәр язылган карточкалар

Оештыру өлеше.

  • Хәерле көн әти-әниләр!  Бугенге җыелышыбызны түбәндәге шигъри юллар белән башлыйсым килә:

Кошлар сайраса,

Урман ямьләнә,

Гаилә нык булса,

Тормыш ямьләнә.

Гаиләм – табынлы түрем,

Гаиләм – назлы серем.

Гаиләм – бөтен бер дөнья,

Гаиләм – туган телем.

Шигырь юлларыннан күренгәнчә, бүгенге әңгәмәбез нинди темага багышланыр?

Әйе, гаилә темасы, ә дөресрәге, Гаилә кыйммәтләре  дип исемләрбез бүгенге жыелышыбызны.

Бергәләп уйлап карыйк әле, әти-әнилэр, гаилә сезнең өчен нәрсә ул? Гаилә сүзен нәрсә белән  тиңлисез?

“Тәмамланмаган җөмлә”  алымы.

- Хөрмәтле әти-әнилэр, сезгә “Тәмамланмаган җөмлә” уены тәкъдим итэм.  Гаилә – нәрсә ул? Кем ничек анлый? Кәгазь битенә җавапларыгызны языгыз hәм безнең белән дә бүлешерсез. (Гаилә ул - .... мәхәббәт, балалар, гаилә учагы, бер-береңә ышаныч, тугрылык, бер-береңне аңлау, ярдәмләшү, берлектә уткәргән эшләр һәм б..)

(Әти-әниләрнең җавапларын тыңлау).

- Гаилә-бер нәселдән булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә.

Гаилә кыйммәтләре  

Кешеләр борынгыдан үзләренең ата-бабаларын олылаганнар, алардан калган әйберләрне, кадерләп саклаганнар. Гаилә традицияләре дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Нәрсә керэ гаилә традицияләренә?

  1. Шәҗәрә  
  2. Гаилә династияләре  
  3. Безнең исемнәр.  Бәлки, берәрегезнең исеме кем хөрмәтенәдер кушылгандыр?
  4. Гаилә альбомы.
  5. Гаилә ядкәрләре Гаиләдә ниндидер истәлек буыннан буынга күчә килә, мисал өчен, йөзек, чулпы, картина ...
  6. Гаилә бәйрәмнәре.

Гаилә  фотоальбомы

Без буген сезнең белән гаилә фотоальбомына тукталып китәрбез.  Вакыт мәрхәмәтсез.        Кеше туа, үсә, олыгая, картая һәм үз вакыты житкэч дөньядан китә. Беркем дә бу түгәрәкне өзә алмый. Кеше китә, ә аның балалары кала. Балаларның үз балалары туа, аларның үз балалары.                                                                                                          -   Хөрмәтле әти-әнилэр, әйтегез әле: гаилә тарихын саклап калырга безгә нәрсә ярдәм итә ала? (гаилэ альбомы).                                                                                                    -   Ә сезнең йортта гаилә альбомы бармы?                                          Үткәннәрне искә төшерергә гаилә альбомыннан фотосурәтләр ярдәм итә. Андагы һәр фотография - ул тормыш кисәге, бу үткәнгә кайту мөмкинлеге.

Шуны аңлау мөһим, һәр яшь үзенчә кыйммәтле. Балалар үсә, һәм бу искиткеч. Балага үзен дөрес бәяләргә һәм киләчәккә оптимистик карарга ярдәм итү - олыларның бурычы. Һәр гаиләдә фотографияләр белән зур альбомнар бардыр. Анда теләсә кем үзен һәм якыннарын кечкенә, яшь, өлкән яшьтә күрә ала.  Күркәм традицияләрнең берсе-гаилә фотоларын җыю һәм саклау. Бүген бу хакта оныта башладылар, кешеләрдә фотосурәтләр бар, әмма алар компьютерда электрон рәвештә саклана. Сугыш вакытында  кешеләр үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган или башка ситуацияләр булганда,  алар үзләре белән иң кыйммәтле әйберләрне генә алганнар һәм алар арасында – кадерле кешеләрнең фотосурәтләрен.                                                            

Гаилә альбомы – ул бик зур тормыш киңлеге, бер яктан, гади һәм балага аңлаешлы, икенче яктан-серле Һәм гаҗәеп. Балаларны һәрвакыт мондый альбомнар җәлеп итә. Алар чын күңелдән аларның эбиләре, бабайлары, әниләре һәм әтиләренең кайчандыр балалар булуына гаҗәпләнәләр. Алар үзләрен сабый чакта кызыксынып карыйлар. Кызганыч, күп очракта бу традиция югалып бара.

Фотографияләрне сайлап алу, фотоальбом битләрен бизәү- бу нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге балага әти-әниләре белән бергә эшләүдә кирәк булган аралашу. Фотографиядәге конкрет образ гаилә әгъзалары тормышыннан хикәяләр белән озата бара, бу балада зур кызыксыну уята һәм аның хәтерен стимуллаштыра.

Һәр кеше үз фотосурәтләрен тәртипкә китерергә һәм альбом төзергә тырыша. Фотографиягә карап, аның кайчан ясалган булуы турында күп белергә мөмкин. Якыннарыгыз турында онытмагыз, ешрак фотога төшегез. Тормыштагы үткән этапларны кире кайтарып булмый бит, ә фотография күңелле мизгелләрне искә төшерергә ярдәм итәчәк, кәефне күтәрәчәк.

 Практик олеш.

Тэрбияче:  Ә хәзер без җыелышыбызның практик өлешенә күчәбез.                                                                                                                - Гаилә альбомын презентацияләү.

Тәрбияче: Әти-әниләр сезгэ «Йорт, гаилә һәм халык зирәклеге» уенын тәкъдим итәм.

 Әти-әниләргә карточкалар таратыла, аларның берсендә гаилә турында мәкаль яки әйтемнен башы, ә икенчесендә - аның ахыры язылган. Әти-әниләр мәкаль яки әйтемне «җыярга» һәм, шулай итеп, парлашырга кирәк. Мәкальләргә мисаллар:

Ата-ананы тыңлаган — адәм булган,   тыңламаган — әрәм булган.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,   Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

 Гаилә ул – йорт кебек, ә    нигезе нык булмаган йорт җимерелә.

Әти-әни – йортның тоткасы, ә   балалар – аның көзгесе.

Тату туганнар таштан койма корганнар.
       Мәхәббәтсез гаилә –   тамырсыз агач.

Тэрбияче: Хәзерге кешегә үз гаиләсенең тарихын белү нигә кирәк соң?

Үткәне юкның киләчәге юк, ди бездә халык. Гаилә әле ул әти-әни генә түгел, ә синең нәсел җебеңнең дәвамы да. Шуңа күрә үзен хөрмәт иткән һәр кеше үз гаиләсенең тарихын белергә һәм киләчәк буынга да сөйләп калдырырга тиеш.

Гаиләдә генэ  гаилә традицияләренә хөрмәт һәм мәхәббәт уяна! Балаларыгызны яратыгыз, аларның фикерен, теләкләрен хөрмәт итегез һәм алар да сезгә шулай ук җавап бирерләр!

Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Барыгызгада гаилә бэхете телим, саулык, доньяларыбыз имин булсын! Игьтибарыгыз очен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....