Табигатьтә яз
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) на тему

Шафигуллина Лейла Гарафетдиновна

Фикерлэрегезне калдырыгыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatte_yaz2.docx14.33 КБ

Предварительный просмотр:

               Ор мәктәп-балалар бакчасы

     “Табигатьтә яз”

                                                            2нче котегорияле тәрбияче

                                                            Шафигуллина Ләйлә.

                                            2012 ел

Тема:Табигатьтә яз.

Максат:Яз турында алган белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар:

-Ел фасылының характерлы үзенчәлекләре белән танышу.

- Язгы матурлыкны күрә саклый белергә өйрәтү.

-язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә,тоя белергә өйрәтү.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү:балаларны игьтибарлы булырга өйрәтү.

Социальләштерү:-Балаларда ягымлылык хисләре тәрбияләү.

Аралашу:-Сөйләм күнекмәләрен  үстерә.сүзлек байлыкларын арттыру.

Нәфәсәти сәнгать:

-чиста,пөхтә эшләргә өйрәтү;

-эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп соклану.

                       Эшчәнлек барышы:

Исәнмесез балалар,әйдәгез танышып китик әле,мин Ләйлә Гарафетдиновна булам.Сезнең исемнәрегез ничек?

Т-че:Балалар әйдәгез әле бер-беребезгә елмаеп җылыларыбызны бүләк итик .

-Балалар мин сезнең янга килгәндә миңа бер хат бирделәр

Укып карыйбызмы? Ниләр язылган икән анда?

 - Балалар ,мин сезне язгы урман аланына сәяхәткә чакырам.

                                                   Урман патшалыгы.

Т-че:-Балалар сәяхәткә барабызмы?Язкөне без ничек киенәбез әле?

Б-р:-Калын кофта ,чалбар.кепка.

Т-че:-Әйдәгез киемнәрне киеник әле.(киенү хәрәкәтләрен эшләү)Киенеп беттегезме?Балалар урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик әле:

-артык тавышланырга ярамый,кошлар куркырга мөмкин.

-җәнлекләрне рәнҗетергә ярамый.

-бөҗәкләрне үтерергә ярамый.

-чәчәк ,үләннәрне йолкырга ярамый.

-сукмактан читкә чыгарга ярамый.

-агач,куакларны сындырырга ярамый.Ә хәзер әйдәгез сәяхәткә киттек.(каршылыклар аша бару, күлләвекләр аша сикерү,чәчәкләр арасыннан йөрү).

Т-че:Менә балалар без килеп тә җиттек.карагыз әле нинди тынлык,нинди саф һава.

Т-че:Балалар бу тарма нинди тарма икән,анда нидер кыштырдый бит.Әйдәгез ачып карыйк әле.(тарманы ачкач күбәләк чыга).Балалар күбәләк белән исәнләшик әле.

Б-р:-Исәнме күбәләк?

Т-че:-Балалар күбәләк нидер әйтергә тели ахрысы,тыңлап карыйк әле.

Күбәләк:-Исәнмесез дусларым.Көчле җил чыгып,мин куна торган чәчәкләрнең таҗларын очыртып алып китте.Мин хәзер кунарга чәчәк таба алмыйм.Язгы кояшка кара,әшәке болытлар чәчәкләрне үстерергә ирек бирмиләр икән.Сез миңа булыша алмассыз микән?

Т-че:-Балалар күбәләккә булышабызмы?

Б-р:-Булышабыз.

Интеллектуаль уен:”Кирәкле өлешне яса!”

Максат:уртадагы түгәрәге нинди төстә булуын ачыклап,чәчәккә шундый ук таҗлар ясау.

Күбәләк:-Рәхмәт дусларым.

Балалар күбәләкне тагын да сөендерәсегез киләме? Әйдәгез без аңа  чәчәкле,кояшлы язгы алан ясап бирик. Менә бу безнен алан булыр. Чәчәклэр, кояш ясау өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр инде? Кисточка, краска, су. Буяуларның төсләрен сора (яшел, кызыл, сары,зәнгәр). Балалр, безнең бит кисточкаларыбыз юк. Чәчәкләрне ничек ясарбыз икән соң? (Бармаклар ярдәмендә). Дөрес! Уч төпләрен кисточка белән буяп, кәгазьгә төшерәбез, улән була. Бармак очлары белән чәчәкләр ясыйбыз. Бер бармак, өч бармак бергә. Кояшны шулай ук үч төпләрен сары төскә буяп (бармаклар кояшның нурлары булырлык итеп түгәрәк буенча тезәсең). Салфеткага сөртергә була кулны. Кечкенә табакта юарга була (Балалар эше).

Т-че:-Күбәләк сиңа без ясаган алан ошадымы?

Күбәләк:-Әйе бик ошады.Рәхмәт сезгә,балалар.минем дә сезгә бүләгем бар.Менә бу тәкыяләр сезгә бүләк булсын.

Т-че:-Рәхмәт күбәләк сиңа,хәзер әйдәгез бер уен уйнап алыйк.

Яшерәм яулык

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сузләрне ңырлап йөри:

Яшел, яшел кулъяулыгым

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбендә кулъулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

Балалар, безгә бакчабызга кайтырга вакыт җиткән.

Каршылыклар аша үтеп, кире бакчага кайту.

Менә бакчабызга кайтып та җиттек. Балалр, без сезнең белән бүген кая бардык инде? Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Сез барыгызда бик акыллылар, уңган-булган балалар икәнсез, молодцы! Сезнең белән миңа бик күңелле булды. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңел ачу : " Табигатьтә кунакта"

Зал урман аланына охшатып бизәлә. Зур – зур чәчәк бәйләмнәре тоткан берничә кыз һәм малай “ аланга” керә. Алсу. Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез, утырып ял итеп алыйк. Галия. Әйдәгез, чәчәкләр...

Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”

Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү....

“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”

Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру....

“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль

ldquo;Табигатьтә яз уяна” темасына  мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль...