Күңел ачу : " Табигатьтә кунакта"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Хуснутдинова Гульназ Рашитовна
Зал урман аланына охшатып бизәлә. Зур – зур чәчәк бәйләмнәре тоткан берничә кыз һәм малай “ аланга” керә. Алсу. Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез, утырып ял итеп алыйк. Галия. Әйдәгез, чәчәкләрне чирәмгә куеп торыйк. Наил. Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән? Марат. Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас. ( менә “ алан “ да Алмаз күренә, тиз генә “ агач” янына барып, аның бер ботагын сындырып ала һәм шуның белән “ куаклар” га суккалый башлый.Шулчак кошлар булып киенгән бала, “куак” артыннан “ очып китә”.) Наил. Алмаз, нишлисең син? Әнә кошчыкны куркыттың бит. Әкрен генә йөрсәң ни була? Алмаз.Аның әле йомыркалары да бардыр. Әйдәгез, карыйбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zal_urman_alanyna_okhshatyp_bizl.docx15.11 КБ
Файл zal_urman_alanyna_okhshatyp_bizl.docx15.11 КБ

Предварительный просмотр:

Зал урман аланына охшатып бизәлә. Зур – зур чәчәк бәйләмнәре тоткан берничә кыз һәм малай “ аланга” керә.

Алсу. Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез, утырып ял итеп алыйк.

Галия. Әйдәгез, чәчәкләрне чирәмгә куеп торыйк.

Наил. Бигрәк күп чәчәк җыйдык. Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән?

Марат. Әйе, өйгә кадәр бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.

( менә “ алан “ да Алмаз күренә, тиз генә “ агач” янына барып, аның бер ботагын сындырып ала һәм шуның белән “ куаклар” га суккалый башлый.Шулчак кошлар булып киенгән бала, “куак” артыннан “ очып китә”.)

Наил. Алмаз, нишлисең син? Әнә кошчыкны куркыттың  бит. Әкрен генә йөрсәң ни була?

Алмаз.Аның әле йомыркалары да бардыр. Әйдәгез, карыйбыз.

Марат. Әнә ул оя!Таптым, таптым!

Алсу. Кагылма ояга, Марат.

Марат. Ничек инде кагылма? Әнә йомыркалары нинди кечкенә һәм матур.Хәзер мин аларны алам.

( Тавыш ишетелә: “ Кем әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иткәнсез, агачларны сындыргансыз”)

Марат. Чү, кем тавышы бу?

Урман хуҗасы.Мин табигать сакчысы, Урман хуҗасы.Явызлардан, усаллардан табигатьне саклыйм.Бу урмандабарлык табигать хәзинәләргә мин хуҗа. Әгәр мин серле таягымны селкеп җибәрәм икән, сез өегезгәюлны бөтенләй таба алмассыз.Аңладыгызмы?

Балалар.Урман хуҗасы, зинһар, кичер безне.Без башка беркайчанда алай эшләмәбез.

Урман хуҗасы.Бу юлга гафу итәм, тик шартым бар, үтәрсезме?

Балалар.Үтәрбез, бабакай.

Урман хуҗасы.Шартым шундый. Әнә теге агачлыкны күрәсезме? Шул агачлык артында лагерь бар. Анда быел балалар ял итә. Алар табигатьнең чын дуслары: урманны чүп – чардан арындыралар, кош оялары ясыйлар. Ә менә алар бүген  “ Табигать – тиңсез хәзинә” дигән темага кичә уздыралар. Алар сезне дә чын табигать сакчылары булырга өйрәтәләр. Минем белән шунда булырга сез ризамы?

Балалар. Без риза.

(Барысы бергә китәләр)

Урман хуҗасы. Исәнмесез , балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Урман хуҗасы.Менә сезгә кунакларда алып килдем.

Алып баручы. Күптән көтәбез сезне. Рәхим итеп утырыгыз.

1 бала. И күңелле җәй көнендә

             Табигать кочагында!

             Менә шуны истә тоту

             Кирәктер шул чагында!

2 бала. Эссе чакта, коры чакта

             Урманда ут якмагыз.

              Табигать ул – безнең әни,

              Табигать саклагыз!

3 бала. Урманчыга яшел һәйкәл булып,

             Аягүрә баскан урманны.

              Һәйкәлнең дә елый, көлә белә,

               Ыңгыраша белә торганы.

Алып баручы. Безнең урманнарыбыз, елга – күлләребезгә бик бай.Урманыбызда нинди генә тәмле җиләкләр пешми, төрледән – төрле гөмбәләрен әйтеп тә торасы юк.Әле бит ул үзенең  дару үләннәре белән күпме авыруларныда дәвалый.Безнең илдә 500 дән артык дару үләннәре үсә.

(Табибә булып киенгән бала керә.)

Табибә.Исәнмесез, балалар! Мин дә сезнең бәйрәмгә килдем.Монда дару үләннәре турында шигырьләр сөйлиләр, дип ишеттем.Әйе, мин аларның файдасы турында сөйләп китәрмен.

                              Миләүшә.

               Мәтрүшкәнең зәңгәре

               Бардыр әле күргәнең.

               Ә мин булам сарысы,

               Шәп доктор, дип кешеләр

               Мактый мине барысы.

Алып баручы. Мәтрүшкәне ничек кулланалар? Табибәне тыңлап карыйк әле.

Табибә. Мәтрүшкәнең ревматизм, парализ, баш авыртуыннан , салкын тигәннән шифасы бар.Аны чәчәк аткан вакытта җыялар.

( “ Мәтрүшкәләр” җыры башкарыла.)

                     Тузганак.

              Яратам мин таң нурын,                              

              Дару – минем тамырым.

              Шикәре дә җитәрлек,

              Чәй ясасаң киптереп,

              Тәме исе китәрлек.

Табибә. Тузганак тамыры төнәтмәсе белән пешкән урынны дәвалыйлар. Ул витаминнарга бик бай.

                    Ромашка.

             Ромашка минем исемем.

             Минем чәчәкләрне җыеп чәчемне юсагыз,

             “ Хеден Шолдерс” шампунен читкә алып куегыз.

              Чәчәкләрем төнәтмәсе бар чирдән дә дәвалый.

Табибә. Ромашка чәчәгенең төнәтмәсен салкын тигәндә, авыр җәрәхәтләрне дәвалаганда кулланалар.

                        Кызыткан.

            Кызыткан усал, диләр,

            Кычыткан чага , диләр.

            Минем витаминнарымның

            Файдасын бит белмиләр.

Табибә. Кычыткан аз канлылыкны дәвалый. Аның ванналары тәнне ял иттерә.

(Су кызы киеменнән бер кыз керә, ул авыр ыңгыраша, уфылдый.)

Су кызы. Уф...уф...

Алып баручы. Кем син чибәр кыз, нигә уфылдыйсың? Ни булды сөйлә тизрәк.

                   Су кызы.

       Мин ме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?

       Мин сулыш бирдем, сусауны бастым,

       Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,

       Назладым, хушландырдым,

       Агым суларда агуларыгызны агыздым.

       ...Инде хәзер, су була торып,

        Үзем пычрандым, тәмам агуландым.

        Ишетәсезме?

        Мин – су.

        Сукранып яшим, сулкылдап елыйм.

        Сусадым чисталыкка-

        Ничек чистарыныйм?

Алып баручы. Чынлап та , суны тизрәк коткарырга кирәк.Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән.Рәхмәт сезгә! Мине пычрактан арындырдыгыз, әйдәгез әле бергәләп җырлап алыйк.

( “ Тау чишмәсе” җыры башкарыла.)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

Табигатьтә яз

Фикерлэрегезне калдырыгыз...

Проект: “Табигатьтә очраган геометрик фигуралар белән таныштыру”

Проектның тибы: танып белү, күзаллау киңәйтү....

“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”

Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру....

“Табигатьтә яз уяна” темасына мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль

ldquo;Табигатьтә яз уяна” темасына  мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык шогыль...