"Яшелчәләр"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Галимзянова Фардия Газизовна

 Максат:Балаларны яшелчәләр белән таныштыру, исемнәрен, формаларын дөрес әйтергә өйрәтү. Хайваннарга карата игътибарлы караш тәрбияләү. Сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру. Сорауларга ашыкмыйча, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирергә күнектерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspkt_fardiya.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының «татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 127 нче  номерлы  балалар  бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә   белем учреждениясе.

Шөгыльгә алдан әзерлек: балалар белән шигырьләр, уеннар өйрәнү. Предметларның төсен һәм формасын билгеләргә өйрәтү.

Сүзлек өстендә эш: помидор, кыяр, шалкан, кәбестә.

 Методик алым : шигырь уку, "серле капчык” уйнау, сүзле-хәрәкәтле уен уйнау.

Күрсәтмәлелек: ясалма яшелчәләр, кәрзин, куян бибабо уенчыгы, серле тартма.

Тарату материалы: альбом битләре, клей, кисточка, салфетка,

Кулланылган әдәбият: Хрестоматия "Гөлбакча”, "Иң матур сүз”, "Раушан көзге”

Шөгыль барышы: Төркем бүлмәсе уңайлы итеп җыештырылган. Бер почмакта – "урман күренеше”. Балалар ярым түгәрәк ясап утырганнар.

Максат: Балаларны яшелчәләр белән таныштыру, исемнәрен, формаларын дөрес әйтергә өйрәтү. Хайваннарга карата игътибарлы караш тәрбияләү. Сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру. Сорауларга ашыкмыйча, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавп бирергә күнектерү.

                                 

                                            Тема: “Яшелчәләр”.

Тәрбияче: - Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез яхшымы? Бер – беребезгә карап елмаешыйк әле, күңелле булып китәр. Уңайлы итеп утырдык. Без бүген сезнең белән куян янына кунакка барабыз. Сез кунакка йөрергә яратасызмы?

Балалар: - Әйе, яратабыз.

Тәрбияче: Менә мин монда кәрзин белән күчтәнәчләр әзерләдем. Әйдәгез, карыйк әле нәрсәләр бар икән биредә.

Азат: - Бу помидор.

Тәрбияче: - Балалар, бу нәрсә?  (барысы бергә:- помидор). Әйе, дөрес .Ә помидор нинди төстә?

Азат: - Помидор – кызыл.

Тәрбияче: - Әйе, бик дөрес, балалар помидор нинди төстә? (барысы бергә: -кызыл).

Алсу: - Бу – кыяр.

Тәрбияче: - Әйе, Алсу, димәк  балалар, бу нәрсә?  (барысы бергә:- бу кыяр).

Артур: - Бу – шалкан.

Тәрбияче: - Әйе, Артур, дөрес әйттең. Балалар сез дә әйтегез әле бу нәрсә? (барысы бергә:- бу шалкан). Шалкан нинди төстә? (барысы бергә:- шалкан сары.)

Тәрбияче: - Әйе, шалкан сары төстә. Балалар, шалкан, кыяр, помидорны икенче төрле ничек атыйбыз?

Балалар: - Яшелчәләр.

Тәрбияче: Азат, минем кәрзинемдә нәрсәләр салынган?

Азат: -Яшелчәләр.

 Тәрбияче: - Афәрин, балалар, сез дөрес әйттегез болар барысы да яшелчәләр. Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз, куян турында белгән шигырьне бергәләп сөйлибез:

Ак куянкай утырган (утыралар),

Колакларын селкетә  (кулларын колак буена куеп, селкетәләр).

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.  (кулларны алга сузып, аякка бәрәләр)

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны өркетте, Ул урманга элдертте (урында йөгерәләр).

Тәрбияче: - Балалар, әйтегез әле миңа сез тагын нинди яшелчәләр беләсез?

Дилбәр:- Кәбестә.

Марат: - Бәрәңге.

Илһам: - Кишер.

Алсу: - Чөгендер.

Тәрбияче: - Дусларым, сез бик күп яшелчәләр беләсез икән. Ә алардан нинди ризыклар әзерләп булганын да әйтә аласызмы?

Барысы бергә: - Әйе.

Артур: - Аш.

Азат:- Салатлар.

Илһам: - өчпочмак.

Тәрбияче: - Әйе шул, яшелчәләрдән бик күп тәмле ризыклар пешерергә мөмкин. Менә минем кулымда серле капчык, хәзер сез капшап караап анда нәрсә бар икәнен белергә тиеш. “Серле капчык уены”

Тәрбияче: -Балалар,кем белә икән безнең куян нинди яшелчәне бик ярата.

Барысы бергә: - Кишер.

Тәрбияче: - Әйе, ә безнең кәрзинебездз кишер бармы?

Балалар: - Юк.

Тәрбияче: - Алайса без хәзер сезнең белән аны кәгазьгә ясыйбыз.

   Балалар кисеп ябыштыру ярдәмендә кишер ясыйлар.

Тәрбияче: - Менә бит күпме кишер булды, бигрәк матурлар. И-и-и куян шатланыр инде. Әйдәгез утырдык автобуска киттек урманга.

Балалар парлап тезеп куйган урындыкларга тезелешеп утыралар.

Тәрбияче: -Юлда күңелле булсын өчен, әйдәгез җыр җырыйбыз:

Автобуска утырып

Без барабыз урманга.

Яшелчәләр тутырдык

Күчтәнәчкә куянга

Куян өненнән чыгар

Безне күреп шатланыр

Өстәл әзерләп куяр

Кәрзинне ул бушатыр.

Тәрбияче: - Дусларым, без килеп җиттек. Менә куянның өе.Тук,тук!

Куян: Кем бар анда? Чыга  Исәнмесез, нәниләрем!

Балалар: - Исәнме, куянкай! Без синең янга килдек, сиңа тәмле күчтәнәчләр алып килдек.

Куян: - Рәхмәт сезгә, нәниләрем! Кая карыйм әле нәрсә икән бу. У-у-у, яшелчәләр. Мин яшелчәләр бик яратам, ә сез яратасызмы?

Балалар: -Әйе, яратабыз.

Тәрбияче: - Балалар, ә безгз өйгә кайтырга вакыт җитте. Куян белән саубуллашыйк.

Балалар: - Саубул, куян.

Куян: -Саубулыгыз балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Яшелчәләр җиләк җимешләр. Презентация.

Яшелчәләр җиләк җимешләр...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

Занятие по развитию речи в средней группе "Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр"

Уртанчылар төркемендә шөгыль конспекты                                           Тем...

Конспект занятия в старшей логопедической группе на тему "Яшелчәләр"

Коспект занятия  в старшей татарской группе...