Праздник Науруз
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Науруз - татарский народный праздник. Дети знакомятся с традициями празднования этого праздника. Разучивают народные игры, песни, танцы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz_byrme.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме.

Авыл күренеше. Бер якта йортлар. Уртада балалар уйнар өчен урын. Музыка яңгырый. Балалар залга үтәләр. Ярымтүгәрәк булып басалар.

Алып баручы. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар.

Хөрмәтле кунаклар, газиз балалар, без дә бүген язны – Нәүрүзбикәне каршыларга җыелдык. Әйдәгез әле бәйрәмебезне бергәләп “Яз килә” җыры белән башлап җибәрик.

Җыр. “Яз килә” (күмәк)

Тиздән Нәүрүзбикә үзе дә килеп җитәр. Ә ул килгәнче, әйдәгез, без өйдән өйгә кереп, хуҗаларны яз белән котлап, аларның барысына да сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп килик.

Алып баручы. Ач ишегең, керәбез,

                           Нәүрүз әйтә киләбез.

Балалар.           Ак ишегең, керәбез.

                           Нәүрүз әйтә киләбез.

Бала. Вәгазь әйтик без сезгә

           Хакын бирегез безгә.

           Яшегез җитсен йөзгә.

           Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бала. Әй, Ишбабай, Ишбабай,

           Мич башыннан төш, бабай,

           Биш тиен акча бир, бабай  

           Нәүрүз мөбарәкбад.

Бабй белән әби чыга.

Бабай. Исәнмесез оланнарым,

             Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бабай. Оланнарым, мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде. Хәзерге заманада бит тиен пүчтәк бит ул. Кая әле минем янчык? (янчыгын тартып чыгара да вак акчалар сибеп җибәрә) Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк икән? Күрсәтегез әле җитезлегезне!

Бала әбигә. Булмый булса акчагыз,

                      Йөзегез кызартмагыз.

                      Ни булса да бирегез,

                      Нәүрүз мөбарәкбад.

Әби. Әй, балакайларым, күптән көтә идек инде сезне Ишбабагыз белән. Күчтәнәчләремне әзерләп куйган идем. Иң элек сез безгә биеп күрсәтегез әле. Күчтәнәчне бит аны хезмәт куеп алсаң, тәмлерәк була.

Алып баручы. Була ул әбекәй. Хәзер сезгә логопед төркеме балалары бик матур итеп биеп күрсәтерләр.

“Татар биюе”(логопед төркеме)

 Әби. Вәт булдырдыгыз ичмасам,

         Менә сезгә маем, менә сезгә балым,

         Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бала.      Нәүрүз килде, яз булды,

                Яңгыр булды, аз булды,

                Аз булса да, саз булды,

                Нәүрүз мөбарәк булсын!.

Алып баручы. Балалар, бу күрше йортка да кереп чыгыйк инде.

Бала. Өйдәме түтәй?

           Җәтрәк бир күкәй!

           Бирсәң безгә өч күкәй,

           Тавыгың салыр йөз күкәй.

Түтәй. Тавыкларым күкәйне бик күп салды.  Акчага сатып алмадым әле. Мондый изге бәйрәм хрмәтенә сәвсим җәлке түгел. Түлке башта бер җырлап күрсәтегез.

Җыр. “Нәүрүз, кил”(зурлар төркеме)

Түтәй. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Балалар. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бала. Табакка кабак кирәк,

           Май, күкәй, калач кирәк.

           Күмәчен дә кызганма

           Озак яшә сызланма.

           (бер апа ипи бирә)

Апа. Иң изге, иң кадерле ризык ул ипекәй, балалар. Табыныгызның түрендә булсын.

Бала. Рәхмхт, апа! Нәүрүз мөбарәк булсын!

Алып баручы. Балалар, күрсәтегез әле, сый-хөрмәтне күпме җыйдыгыз? Бик күп җыйгансыз бит. Бирегә алып килегез. (ризыклар өстәлгә куела). Ә хәзер күңел ачып алсак та була инде.

Бала. Кыш китте, яз килде

           Үрдәк белән каз килде

           Нәүрүз бәйрәме килә,

           Безнең җырлыйсы килә.

Җыр. “Җырлап биик” (мәктәпкә әзерлек)

Бала. Борын үткән заманнан,

           Болгар белән Казаннан.

           Җаек белән Иделдән

           Бу бәйрәм безгә килгән.

Бала. Дуслар, эшегез уң булсын,

           Теләгегез юш булсын,

           Күңелегез хуш булсын,

           Нәүрүз мөбарәк булсын.

Җыр. “Куш кулым” (уртанчылар)

Алып баручы. Балалар, инде Нәүрүзбикәнең узен чакырыр вакыт җитте.

Балалар. Нәүрүзбикә, кил безгә!

Нзүрүз. Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин яз кызы – Нәүрүзбикә. Сезгә яз шатлыгы алып килдем! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.

Алып баручы. Нәүрүзбикә, балалар сине бик сагынып көттеләр. Син килүгә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Бәйрәмебезнең кечкенә кунаклары – 2 кечкенәләр төркеме балалары хәзер сиңа “Кәрия-Зәкәрия” җырлы уенын бүләк итәрләр. Рәхим итегез балалар.

Җырлы уен “Кәрия-Зәкәрия” (2 кечкенәләр)

Бала. Нәүрүз килде, тиз килде

          Нәүрүз килде, яз килде

          Яз белән муллык килде.

          Яз белән көрлек килде.

Бала. Хуш киләсең Нәүрүз!

           Май бирим, күмәч, калач.

           Бәйрәм көнендә шатланып

           Рәхәтләнеп күңел ач.

Җыр. “Нәүрүз һәм балалар”.

Бабай. Нәүрүзбикә, кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, кайгым-хәсрәтме, әллә бәхетле, шат көннәрме?

Нәүрүз. Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Әти-әниләрегезгә булышасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә, җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Бабай. Рәхмәт, балакаем. (кыңгырау тавышы ишетелә)

Алып баручы. Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Тагын кунаклар килә, ахыры.

Кыш бабай. Бу нинди җыен монда?

                       Миңа әйтми киткәнсең

                       Кышны җиңәм дигәнсең

                       Ха-ха-ха!

                       Бер өрермен җил исәр,

                       Шыткан чәчәкне кисәр,

                       Ике өрсәм – кар ятар,

                       Елга – күлгә боз катар

                       Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүз. Шып итсәм – җил тынар,

               Елмайсам – карың елар.

               Үзең кит, кыш!

Алып баручы. Кыш бабай, юкка ачуланасың. Безнең балалар беләләр бит инде, кыш артыннын яз килә. Ходай тәгалә табигатьне шулай яраткан.

Кыш бабай. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүз. Бөтен шартларыңа да күнәрмен.

Кыш бабай. Менә балалардан сорыйк әле, мәкальләрне синең турыда күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?

Кышкы кар – көзге икмәк.

Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.

Кар күп булса, иген уңар.

Яз языл, кыш кысыл.

Көзге көн – кияү акылы,

Язгы көн – яшь килен йөзе.

Язның бер көне ел туйдыра.

Көз өчен яз яхшы,

                                             Авыз өчен көз яхшы.

Алып баручы. Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсезме, балалар икегезне дә бик яраталар.

Кыш бабай. Рәхмәт, рәхмәт!

                       Менә хәзер карыйк әле ярышып,

                       Бераз аркан тартышып.

Нәүрүз. Мин риза.

Кыш бабай. Балалар, миңа булышырга киләсезме?

Бала. Кыш бабай, ачуланма,

           Яратсак та узеңне

           Быелга син китеп тор

           Нәүрүзгә бир көнеңне.

Кыш.бабай. Әле минем көч җитәрлек (аркан тартышалар)

Кыш бабай җиңелә.

Кыш бабай. Бер шартым бар:

                       Менә чана

                       Син дә йөгер, мин дә калмыйм,

                       Кайсыбыз утырыр алдан?

(Ярышалар)

Алып баручы. Кыш бабай, карт булсаң да үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә биегән идең. Булмаса, биюдә ярышып кара.

(Бииләр) К.бабай егыла.

Кыш бабай. Уф, арыдым, сусадым,

                       Харап булдым җиңелдем,

                       Эредем бит, эредем.

                       Яз алдында хур булдым.

                       Вакыт җиткән икән шул,

                       Властьне тапшырырга.

                      Нәүрүз кызым, көчле, нык бул,

                      Бу сабыйлар хакына!

                     

                      Сау булыгыз, дусларым!

Бала. Кара төн, ак көннәр,

           Иртәләр, кичләр

           Гасырлар кичәләр

           Син, Нәүрүз, кал сана,

           Ипи-тоз алсана!

         (Ипи-тоз тапшырыла)

Нәүрүз. Котлап сәлам бирдегез,

               Мине көтеп алдыгыз,

               Тук булсын малларыгыз,

               Мул булсын балларыгыз!

               Имин йортта торыгыз,

               Кәеф-сафа корыгыз!

               Инде мине тыңлагыз.

               Моңаеп утырмагыз.

               Уйнагыз да көлегез,

               Биегез дә җырлагыз.

Алып баручы. Әйдәгез әле балалар, күңел ачуыбызны дәвам итик. Уртанчылар төркеме балалары безгә бию бүләк итәрләр.

Түгәрәктә бию. ( уртанчылар төркеме)

                                    “Йөзек салышлы” уены. (күмәк)

          Нәүрүз.  Зур рәхмәт. Бик күңелле булды. Кадерле балалар, минем сезгә зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын! (Нәүрүз, саубуллашып чыгып китә)

Җыр “Нәүрүз килгән” ( зурлар төркеме)

“Бала үсеше үзәге – Актаныш 6 нчы балалар бакчасы” МБУ

Нәүрүз бәйрәме

Зурлар төркеме балалары белән бәйрәм иртәсе

1 квалификацион категорияле тәрбияче:

Вахитова Гүзәлия Харисовна

Актаныш, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник Науруз

Науруз - праздник весны, символизирует пробуждение природы, ее обновление. Из этой презентации вы можете узнать о традициях проведения этого праздника....

Развития музыкальных способностей детей дошкольного возраста через использование татарского народного фольклора (на примере праздника "Науруз")

Методическая разработка о развитии музыкальных способностей детей дошкольного возраста через использование татарского народного фольклора на примере татарского народного праздника "Науруз". Разр...

Фольклорный праздник "Науруз"

Тема: Нәүрүз.Максат: Татар халык бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү, балаларда рухи- әхлак кагыйдәләре, әдәплелек тәрбияләү, сүзлек запасын арттыру, халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам ...

Сценарий праздника «Науруз»

Навруз - на земле нет такого народа, который бы не отмечал и не гордился бы своими праздниками. Ибо в праздник концентрируется история народа, его язык, психология, её специфические формы художественн...

Сценарий праздника Науруз

Сценарий праздника "Науруз" с детьми средний группы МАДОУ "Детский сад№97" Московского района г. Казани...

Праздник Науруз!

В садике праздновался День весеннего солнцестояния!...

Сценарий праздника "Науруз"

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өченНӘҮРҮЗ бәйрәме“Яз килә - Нәүрүз килә” Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемн...