Фольклорный праздник "Науруз"
материал (подготовительная группа) на тему

Галиева Нурсия Радифовна

 

Тема: Нәүрүз.

Максат: Татар халык бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү, балаларда рухи- әхлак кагыйдәләре, әдәплелек тәрбияләү, сүзлек запасын арттыру, халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon folklornyy_prazdnik.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

Детский сад №262 Московского района г. Казани

Воспитатель : Хасанова Н.Р.

Тема: Нәүрүз.

Максат: Татар халык бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү, балаларда рухи- әхлак кагыйдәләре, әдәплелек тәрбияләү, сүзлек запасын арттыру, халык аыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

Музыка яңгырый, балалар кереп урындыкларга утыралар.

Алып баручы:

  • Исәнмесез, балалар! Исәнмесез кунаклар!

Борын-борын заманда безнең бабаларыбызның бабалары Яңа елны 22 нче мартта уздырганнар. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар булып ага башлагач, әби – бабаларыбызның Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

      Малалайлар, кызлар һәр өйгә кереп хуҗаларга такмак әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. (Өч бала уртага чыга)

1 бала

 Кыш китте, яз килде

Үрдәк, аз килде

Былбылдан аваз килде

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

2 бала

Эшләрегез уң булсын

Теләгегез юнь булсын

Күңелегез хуш булсын

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

3 бала

Кырда игеннәр уңсын,

Сый, хөрмәт булып торсын

Һәркем сәламәт булсын

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Яз килде” җырын башкаралар.

Алып баручы: Балалар, бик матур җырладыгыз. Рәхмәт. Ә хәзер әйдәгез кунакларны, хуҗабикәләрне бәйрәм белән котлыйк, аларга такмаклар әйтик.

4 бала:

Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә

Ни сөенче бирәмсез?!

5 бала:

Кызыкайлар, дускайлар

Җитте ич Нәүрүз айлар

Эшегезне ташлагыз

Йон йомарлап катмагыз

Орчык шыгырдатмагыз!

6 бала:

Кызлар – кызлар, тыңлагыз,

Нәүрүз җитте, уйнагыз,

Казы, күкәй, коймак, май

Әзерләек без шулай

(Кунаклар янына киләләр)

Алып баручы: 

Кем кага ул ишекне

Яңа ел кичәсендә-

Нәүрүз!

Кунак килгән бәхет теләп

Бакча җитәкчесенә

Дуслар, каршы алыгыз,

Нәүрүз әйтә  киләбез

Сыегыз кызганмагыз

Нәүрүз мөбәрәк булсын

(Кунаклар күчтәнәч бирә. Алып баручы һәм балалар өй ишеген шакыйлар)

Алып баручы: 

Ач ишегең, керәбез

Нәүрүз әйтә: киләбез (Хуҗабикә чыга)

Хуҗабикә: Килегез, кил, балакайларым, мин сезне куптән көтәм. Нәүрүз котлы булсын.

Җыр: “Әйе шул, шулай шул(Татар халык җыры)

Бала:

Килә Нәүрүз, даулап, шаулап

Бәхет, муллыклар яулап!

Сезнең өеңә, түтәй,

Нәүрүз!

Казылык, ярма, сөт, күкәй,

Кызганма, әле түтәй!

Хуҗабикә: Мәгез, мәгез, алыгыз, балалар. Нәүрүз котлы булсын. (Күмәч яки пешкән әйбер бирә).

Кыз:

Табакка калай кирәк

Май, күкәй, калак кирәк

Күмәчен дә кызганма

Озак яшә сызланма!

(Хуҗабикә сөлге белән күмәч бирә)

Бергә:

Рәхмәт түтәй сыйладың

Безне ничек зурладың

Рәхәт яшә, бай яшә

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы: Безне бик зурладылар. Күпме күчтәнәч җыелды. Соңрак бергәләп чәй эчәрбез. Ә хәзергә җырлап биеп алыйк.

Уен яки бию.(Хуҗабикә хушлашып чыгып китә.)

Алып баручы:

Борын үткән заманнан

Болгар белән Казаннан

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк әле.

Балалар: Нәүрүз- бикә (2 тапкыр)

Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай: Исәнмесез , балалар, исәнмесез кунаклар. Менә мин тагын килеп җиттем. Йөгердем, йөгердем, йөгерә торгач ардым, арыгачтын су эчтем, су эчкәчтен егылдым, әлсерәдем, тирләдем. Балалар, ярдәм итегез, үләм. Эссе яз килә бит, яз .(Балалар Кыш бабайга өрәләр).

Кыш бабай: Менә җиңел булып китте. Рәхмәт. Кайда соң безнең Нәүрүзбикә? Нигә ул юк? Мин бит аңа тылсымлы таягымны бирергә тиеш.

Убырлы карчык килеп керә, Нәүрүзбикә булып киенгән.

Убырлы карчык: Мин килдем бабай. Тизрәк таягыңны бир дә, үзең ычкын моннан.

Кыш бабай: Тукта, тукта Нәүрүзбикә нигә алай ямьсезләнәсең, бәйрәмгә килгәч, элек балалар, кунаклар белән исәнлешергә кирәк.

Убырлы карчык: Сәлам сезгә барыгызгы да!

Кыш бабай: Сиңа тылсымлы таяк кирәкме? Мин аны җиңел генә бирмим. Эшләп ал син аны. Балалар, сынап карыйк әле, табышмаклар беләсезме?

1 бала:

Кулсыз- аяксыз тәрәзә чиртә.

Убырлы:

Балалар: Юк, җиңел

2 бала: Кара мыеклы җизнәң сагындырып килгән.

Убырлы: Дию пәрие, мин аны гел сагынам.

Балалар: Юк, ул –яз.

3 бала: Үзе каты, үзе су.

Убырлы карчык: күкәй

Балалар: юк, ул боз.

Убырлы карчык: Үзем табышмаклар әйтим әле, ә сез җавап табыгыз:

- Сорыдыр төсе, үткендер теше

Урманда йөри, бозаулар эзли (Бүре)

- Төз тугел куллар,аяклар да яп- ялангач,

Ләкин кеше төсле үзе

Урта бармак кадәрле

Бар маңгаенда мөгезе (Шүрәле)

Кыш бабай: Юк, син Нәүрүзбикә тугел. Ул – үзе чибәр, үзе зирәк, дөрес җаваплар бирә.

Убырлы карчык: Бир  тизрәк таягыңны, картлач.

Кыш бабай: Син Нәүрүзбикә булсаң, матур итеп биеп күрсәт. ( Кыш бабай белән Убырлы карчык бииләр. Убырлы карчык абынып егыла, аның кем икәнен таныйлар.)

Кыш бабай: Менә син кем икәнсең, әйт кайда Нәүрүзбикә?!

Убырлы карчык: Шүрәле алып китте аны, кытыклап үтергәндер инде. (көлә)

Кыш бабай: Югал биредән, хәзер бозга әйләндереп куям (өрә)

(Убырла карчык кача)

- Тылсымлы таякны алып бер сүз әйтим әле:

Якты нур сибелсен җиргә

Нәүрүз килсен безгә!

Ат өстенә утырган Нәүрүзбикә керә.

Җыр: “Нәүрүз килә”

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Рәхмәт сезгә! Кыш бабай белән мине Шүрәледән коткардыгыз. Бәйрәм белән сезне! Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Кыш бабай: Явызлыкны без җиңдек

                      Моны барчабыз күрдек.

                      Кулны кулга тотынып

                       Бергәләп бәйрәм итик.

Нәүрүзбикә, менә сиңа тылсымлы таягым. Ул сиңа яхшы эшләреңне башкарырыга ярдәм итәр. Ә миңа китәргә вакыт. Кыш җиткәч, тагын килермен, хушыгыз. (Китә)

Нәүрүзбикә:

Әй урман ияләре, кошлар,

Җәнлекләр, сөенегез, яз җитте

Мин киләм!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

(Кызлар башкаруында чәчәкләр белән вальс)

Алып баручы:  Бәйрәмебез хуш булсын

                          Тормышыгыз мул булсын

1. Кулъяулыклар белән бию (татар халык көе)

2.Чыбыркы белән малайлар биюе (татар халык көе)

3.Көнчыгыш биюе.

Нәүрүзбикә:  Ничек матур үтте бәйрәмебез, рәхмәт сезгә, балалар, кунаклар. Вакыт миҗа да эшкә тотынырга. Минем кулда тылсымлы таяк. Ә сезгә минем зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз. Дөньялар тыныч булсын, зәңгәр күкне кара болыт капламасын. Үләннәр һәрчак яшел торсын!

Җыр : “Сау булыгыз”

Хуҗабикә: Туктагыз, тукта. Менә коймакларым да өлгерде. Сыйланыгыз, Нәүрүз мөбәрәк булсын! (Сыйланалар)

Алып баручы: Рәхмәт, сиңа хуҗабикә. Безнең бәйрәмебез группада чәй янында дәвам итәр.

Хушыгыз, кунаклар

Нәүрүз мөбәрәк булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

фольклорная гимнастика

Предложенная технология знакомства с народным устно-поэтическим,  музыкально-песенным, игровым творчеством на занятиях физической культуры по своему характеру является развивающе – обучающей и на...

Перспективный план проведения фольклорно-игровых занятий в горнице

Приобщать детей к истокам народной культуры; знакомить с фольклорными произведениями; формировать познавательную активность,речь;доставить детям радость и обогатить новыми эмоциональными впечатлениями...

Фольклорно-игровое занятие в горнице «В гостях у бабушки Варварушки»

Развивать память, внимание, речь ребёнка; создать условия для воспитания любви к родному языку...

Фольклорно-игровое занятие в горнице «В гостях у Сороки – вороны»

Воспитывать доброжелательные отношения к персонажам русской народной потешки"Сорока-ворона": доставить детям радость и обогатить новыми эмоциональными впечатлениями; вызвать интерес к рисованию нетрад...

Фольклорно-экологический досуг для детей старшего дошкольного возраста и их родителей "Капустные вечорки"

Работа с родителями. Фольклорно-экологический досуг для детей старшего дошкольного возраста "КАПУСТНЫЕ ВЕЧОРКИ". Сценарий досуга предполагает активное участие взрослых в играх, аттракционах и хоровода...

КОНСПЕКТЫ ИГР-ЗАНЯТИЙ ПО ОЗНАКОМЛЕНИЮ ДЕТЕЙ С ФОЛЬКЛОРНЫМИ ОБРАЗАМИ ЗИМНЕГО ПРАЗДНИКА

КОНСПЕКТЫ ИГР-ЗАНЯТИЙ ПО ОЗНАКОМЛЕНИЮ ДЕТЕЙ С ФОЛЬКЛОРНЫМИ ОБРАЗАМИ ЗИМНЕГО ПРАЗДНИКА – ДЕДА МОРОЗА, СНЕГУРОЧКИ, ЗНАКОМСТВУ ДЕТЕЙ С НАРОДНЫМИ ТРАДИЦИЯМИ ВСТРЕЧИ НОВОГО ГОДА И РОЖДЕСТВА...

Проектные работы: фольклорный праздник "Троица", фольклорный праздник "Покров"

Актуальность:Росссия богата народными традициями, обычаями, народными праздниками. Это часть нашего духовного наследия. Наша задача -- сохранить это богатство. Нельзя прерывать связь времён и поколени...