Сценарий праздника "Науруз"
материал (старшая группа)

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен

НӘҮРҮЗ бәйрәме

Яз килә - Нәүрүз килә”

 

Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  • бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;
  • бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;
  • матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

 

Җиһазлар: уеннар өчен кирәк- яраклар, кәрзин, күчтәнәчләр, бүләкләр.

 

Алдан әзерлек эше: Җырлар, шигырьләр  өйрәнү. Әти-әниләрне, әби- бабайларны кунакка чакыру.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий праздника "Науруз"27.47 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәр  башкарма комитетының муниципаль мәгариф идарәсе Яңа Савин районың 86нчы балалар бакчасы.

   

                                        «НӘҮРҮЗ»

                                                 (бәйрәм)

Татар теле өйрәтү буенча                                                                                                                                      тәрбияче:

                                                                      Фатыхова Гөлназ Фоатовна


 Казань 2019

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен

НӘҮРҮЗ бәйрәме

Яз килә - Нәүрүз килә”

Максат: Татар халкының милли бәйрәме “Нәүрүз” бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  • бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;
  • бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;
  • матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

Җиһазлар: уеннар өчен кирәк- яраклар, кәрзин, күчтәнәчләр, бүләкләр.

Алдан әзерлек эше: Җырлар, шигырьләр  өйрәнү. Әти-әниләрне, әби- бабайларны кунакка чакыру.

Бәйрәм барышы: зал язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән: ясалма агачлар, чәчәкләр, кояш. Плакат эленгән:

”Яз шатлыгы күңелегезгә күчсен. Бәйрәмегез якты, матур булсын”.

Под музыку дети входят в зал друг за другом и останавливаются около стульчиков.

Алып баручы:

  Исәнмесез, хәерле көн, балалар !  Здравствуйте, добрый день, ребята!  Сезнең барыгызны да язгы зур бәйрәм- Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген уйнап, җырлап , ярышып  Нәүрүзбикәне  каршы  алырбыз.

Мы сегодня собрались на праздник Навруз. Навруз отмечался в день весеннего равноденствия, в этот день встречали весну. Существовало поверье: чем веселее будет праздник Навруз, тем щедрее будет к людям природа. Поэтому в этот день люди веселились от души, радовались приходу весны, готовили угощения, ходили в гости. Мы тоже с вами будем петь , танцевать и играть народные игры. Праздник Науруз  –это весенний праздник.

1 бала: Әйдә, кояш, сип нурыңны,
               Кызганма бер дә,
              Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
              Яз бүген бездә.

2бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
             Тизрәк-тизрәк кил!
             Кошчыкларга җырлар өйрәт,
             Уйна, сайра, көл.

3 бала:Тып-тып тама тамчылар

             Җырлап бәйрәм көенә,

             Бәйрәм бүген, диеп, хәттә

             Тамчылар да, сөенә.

4 бала:    Яз килә, яз килә

                Балалар белән көлә

               Тәрәзәләр ачтырып

               Өйләргә кадәр керә.


5 бала: Чәчәкләр белән күмелсен
              Без яшәгән ил.
              Тизрәк кил безгә, жылы яз,
              Тизрәк-тизрәк кил!

Җыр “Яз килә,яз килә”

1.Көн җылы һәм иркә,

   Кояш та елмая .

   Бар дөнья уяна ,

   Бар дөнья уяна .

Куш-та:

Яз килә, яз килә, чәчәкләр уяна,

Йөрәккә яз килде. Бар дөнья куана,

Йөрәккә яз килде. Бар дөнья куана.

Яз килә!

2.Канатлы җырчылар

   Моңлана талларда.

   Бар дөнья уяна ,

   Бар дөнья уяна .

бала: Весна идёт, Весна идёт!

           На дорогах лужи,

           Стали птицы песни петь

           После зимней стужи.

 бала :  Ты приди скорей, весна,

               По тебе скучаем.

               С песней, музыкой, стихами

               Мы тебя встречаем!

Бала: У весны весёлый старт-

            На пороге стоит Март.

            Весело звенит капель –

            К нам уже спешит Апрель.

            Май их быстро догоняет ,

            Всех цветами он встречает.

            Света , радости полны

            Все три месяца весны.

Бала:  Если снег повсюду тает ,

            День становится длинней ,

            Если все зазеленело

            И в полях звенит ручей,

           Если стал теплее ветер ,

          Если птицам не до сна ,

          Если солнце ярче светит ,

          Значит, к нам пришла весна.

Җыр “  Весна”

Бала:  Әйдә, кояш, сип нурың

            Кызганма бердә

            Зур бәйрәм, куңелле бәйрәм

            Нәүрүз бүген бездә.  

Бала: Үзе якты, кояшлы,

           Үзе нурлы шулчаклы.

           Үзе җылы, сөйкемле,

           Узе матур, күңелле.

           Үзе карлы, тамчылы,

           Үзе күркәм, шатлыклы.

           Бәйрәмнәрнең бәйрәме-

           Бүген Нәүрүз бәйрәме!

Җыр:” Яз җитә”

1.Кояш көлеп карый безгә ,

   Күзләр чагыла.

   Елгалардан бозлар ага

   Диңгез ягына.

Куш-та:

Яз, яз ,яз җитә

Тәрәзәне ачтылар ,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

2. Агачка кунып чыпчыклар

  Чыелдашалар ,

  Яшькелт-кара сыерчыклар

  Әй җырлашалар.

Куш-та.

Алып баручы :

 Борын-борын заманнан

Болгар белэн Казаннан

 Жаек белэн Иделдән

 Бу бәйрәм безгә килгән,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар (барысы бергә): Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

 (Бер кулына чәчәкләр салынган кәрзин , икенче кулында зонтик тоткан Нәүрүз керә)

 Нәүрүз:        

 Агымсулар кичтем мин, сезгә килеп җиттем мин.

 Нәүрүз әйтеп үттем мин, Нәүрүз мөбарәк булсын!

Инде мине тыңлагыз, моңаеп утырмагыз –

Уйнагыз да, көлегез, биегез дә, җырлагыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Исэнмесез, кунаклар! Исэнмесез, балалар!

Балалар һәм алып баручы:

- Исэнмесез, Яз кызы – Нәүрүзбикә!. Сине бик көттек!

Нәүрүз: Беләм-беләм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан соң мин җылы көннәр, йөгерек сулар, Ләйсән яңгырлары, умырзая чәчәкләре алып килдем.

- Әйдәгез, балалар, уйнап алыйк әле.

 “Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту,   кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Күрсәт әле үскәнем

   (Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек керпе йөри, ничек кызлар бииләр, ничек малайлар бииләр)

Менә шулай , менә шулай ......

 (балалар урындыкларга утыралар)

Бала: Нәүрүз килә , Нәүрүз килә,

           Илләр, көннәр ямьләнә.

           Бергәләшеп биергә дип ,

           Куллар кулга бәйләнә.

«Чәчәклэр биюе»                                                                                                                                                                                                                                                          Алып баручы: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып аңа матур  уеныбызны уйнап курсәтик әле. Килегез!  

   Уен “ Түбәтәй

Балалар түгәрәкләнеп басалар . Түбәндәге җырны җырлыйлар, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала , шуңа җәза бирелә (бие,җырла, шигырь сөйлә, әтәч булып кычкырһ.б). Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм  дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең-укалы

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Алып баручы:

Будем праздник продолжать
Предлагаю поиграть!

Игра «Чума үрдәк, чума каз»

Чума үрдәк, чума каз (держатся за руки)

Чума үрдәк, чума каз (держатся за руки).

Тирән күлне ярата шул, ярата (держатся за руки)

Тирән күлне ярата шул, ярата (поднимают руки вверх, делают воротца).

..........үзенә иптәш эзли (проходит в ручеек и выбирает себе одного человека в пару - мальчика)

Ул ......... ярата (затем встают в конец ручейка, а тот, кто остался без пары идет на самое начало ручейка).

Нәүрүзбикә: Рәхмәт, балалар, матур уеныгыз  өчен. Мин дә буш килмәдем- сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килдем.Язгы кояш һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен. Менә бусы- сезгә бәйрәм күчтәнәче, рәхәтләнеп сыйланыгыз!

Язлар, җэйлэр имин килсен,

Кук йозе аяз булсын.

Барчабызга сэламэтлек,

Бэхетләр алып килсен!

 (Күчтәнәчләр салынган кәрзинне бирә. Балалар рәхмәт әйтеп алалар)

Алып баручы: Еллар имин, илнең куге аяз булсын

                           Сабыйларның шат авазы янгырап торсын

                           Бәйрәм мөбәрәк , табыннар түгәрәк булсын

                           Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!

Нәүрүзбикә: Саубылыгыз балалар,киләсе очрашканнарга кадәр!

Балалар: Нәүрүзбикә белән саубуллашалар!

Бәйрәм тәмам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....