В гостях у сказки
презентация к занятию (развитие речи, старшая группа) по теме

Шарифуллина Гузелия Нурмухаметовна

Конспект-занятия "В гостях у сказки" на татарском языке. К занятию имеется презентация.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛЕНИНОГОРСК ШӘҺӘРЕ

“8”НЧЕ НОМЕРЛЫ “ТЕРЕМКӘЙ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ.

ТЕМА: ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

(ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ)

                                                                                     Төзеде: тәрбияче

                                                                                          Шарифуллина Г.Н.

Лениногорск, 2013

Тема: Әкияттә кунакта.

Максат: Уен ситуацияләре кулланып, әкиятнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету.

Бурычлар:

1. Сөйләм телен үстерү, камилләштерү.

2.Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.

Җиһазлау: уенчык хайваннар, бал корты, бәхет кошы, аю, төлке, куян, ясалма чәчәкләр, төрле төстәге тасмалар, каен агачы, елга рәсеме, презентация “Әкияттә кунакта”.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, бүген безнең бакчага хат килде:

“ Кадерле дуслар! Мин сихри урманда яшим. Анда һәрвакыт җылы, һәрвакыт җәй. Бу урманда әкият геройлары очраша. Әгәр әкият яратсагыз, мин сезне барыгызны да кунакка чакырам. Озакламагыз. Тиз килеп җитегез.

Бәхет кошы.”

Балалар, сез ничек уйлыйсыз: без бу сихри урманны таба алырбызмы икән?

Балалар: Әйе, табарга тырышырбыз.

Тәрбияче: Бу урманга барыр өчен, балалар, сихри сүзләр әйтергә кирәк. Барыгыз да күзләрегезне йомыгыз һәм мине игътибар белән тыңлагыз:

Борын-борын заманда,

Борыны китек команда

Ташка тары чәчкәндә,

Бозда бодай үскәндә,

Каз казык какканда,

Әтәч азан әйткәндә,

Песнәк писер, әтәч күчер

Бака балта остасы чагында,

Бар иде, ди, бер Малай,

Җиккән, ди, арбага яшь тай.

Барган, ди, урманга,

Төягән, ди, чытырман,

Йөк башына менеп утырган,

Арган-талган,

Кара чикмәнен салган, ди,

Чикмәне йөк өстендә киткән,

Үзе торып калган, ди,

Ышанмасаң барып кара,

Әле булса анда, ди.

 Тәрбияче: Күзләрегезне ачыгыз. Карагыз әле, балалар, нинди искиткеч матур.  Аланда төрледән-төрле чәчәкләр үсә. (“Түгәрәк алан” уены уйнала)

Әйдәгез әле, бергәләп утырып шушы аланда ял итик. Нинди әкиятләр беләсез, әйтеп күрсәтегез, балалар.

(Балалар җавабы тыңлана : “Аю белән бабай”, “Төлке белән каз”, “Торна белән төлке”, “Төлке, куян һәм әтәч”, “Куян кызы” һ.б.)

Бик күп әкиятләр беләсез икән.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, бу кем?( Аю килеп чыга)

Балалар: Бу –аю.

Тәрбияче: Безнең аюыбыз күңеллеме әллә күңелсезме?

Балалар: Күңелсез.

Тәрбияче: Сез аның күңелсез икәнен ничек белдегез?

Балалар: Ул көлми, башын аска иеп әкрен генә атлап килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, без аның белән “Күрсәт әле, үскәнем” уенын уйнап алабыз.

( Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар? Һ.б.)

Тәрбияче: Безнең аюның күңеле күтәрелде. Хәзер без аның белән саубуллашыйк та, юлыбызны дәвам итик.  (Балалар аю белән саубуллашалар)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда елга ага. Ничек бу елганы үтеп чыгарбыз икән? Әйдәгез күпер төзик. Моның өчен безгә тылсымлы сүзләрне искә төшерергә кирәк. Кызлар, сез ул сүзләрне әйтә барыгыз, ә малайлар бу сүзләрдән күпер төзесеннәр. (Зинһар өчен, рәхмәт, саубулыгыз, хушыгыз һ.б.)

Тәрбияче: Менә күперебез төзелде. Ә хәзер әкрен генә суны аркылы чыга алабыз.  Карагыз әле, балалар, еракта агачлар арасында кемнең койрыгы күренеп тора? Табышмак әйтәм, тыңлап, тизрәк җавабын әйтегез:

Әдәпле генә кодача

Тавыкларны ярата.

Балалар: Төлке.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, без төлке белән исәнләшик инде.

Төлкене әкиятләрдә ничек атыйлар?

Балалар: Хәйләкәр, нечкә билле, койрыгы сырлы, көлтә билле.

Тәрбияче: Балалар, бу мәкаль кайсы әкияттән?

Бәйрәм ашы кара-каршы.

Балалар: “ Торна белән төлке” әкияте.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ни өчендер безнең төлкебез күңелсез әле.

Төлке:

Шатланыр һәм куаныр идем

Йортым юк шул минем,

Күңелсез миңа урманда

Беркем дә көтми мине анда.

Тәрбияче: Балалар, төлкенең өе юк икән. Сез аңа ярдәм итәсезме? Сезнең һәрберегез төлкегә өй салырга булышыр. Ә өйне төзергә безгә тылсымлы таякчыклар ярдәмгә килерләр. (Балала өй төзиләр)

Тәрбияче: Барыгызның да өйләре шундый матур булган. Аларның һәрберсендә дә төлке яшәргә теләр иде.

Төлке: Балалар, карагыз әле, кем минем тирәмдә очып йөри? Мине тешләргә җыена бугай... Җилдән дә тизрәк йөгереп качыйм әле өемә, ул мине басып җитә алмас. (Бал корты килеп чыга)

Тәрбияче: Бу кем, балалар?

Җәй буена бал җыя,

Кыш буена хәл җыя.

Балалар: Бал корты.

Бал корты: Әйдәгез әле, дуслар, физзарядка ясап алыйк. (Бал кортлары физзарядкасы)

Парлашып биеделәр (бию хәрәкәте белән)

Йөри торгач ардылар, талдылар( кулларны салындырып бер урында таптану)

Әйләнделәр, борылдылар (әйләнү)

Як-якка күз салдылар (уңга һәм сулга борылу)

Күрделәр үрмәкүчне һәм һушларыннан яздылар (утырылар).

Тәрбияче: Хәзер барыбыз да бал кортына әйләнәбез. Бал кортлары төсле чәчәктән чәчәккә очарбыз.  (“Үз йортыңны тап” уены уйнала).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Барыгыз да чәчәкләрне таптыгыз. Ә хәзер чәчәкләр янында бераз ял итик  ж-ж-ж-ж –дип кабатлыйк.

Тәрбияче: Бал корты, синең белән шундый күңелле, ләкин без ашыгабыз. Сәяхәтебезне дәвам  итәргә кирәк.  ( Бал корты очып китә, каршыларында каен агачы).

Тәрбияче: Балалар, безнең юлыбызда ак каен үсеп утыра. Без аны бизик әле. Тасмаларыбызны элик. Карагыз әле, ул шундый матур. Озын чәчле, тасмалы матур кызга охшап калды. (Балалар шигырьләр сөйлиләр):

Беренче бала:

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен.

Матур чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

Икенче бала:

Мин качтым сездән,

Эзләп табыгыз,

Тизрәк авызга

Алып кабыгыз.

Минем исемем –

Каен җиләге,

Җиләкләрнең дә

Менә дигәне!

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, юлыбызны дәвам итик.  Кем качып утыра икән каен төбендә? Беләсегез киләме? Менә бу табышмакны тыңлагыз һәм җавабын әйтегез:

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

Балалар: Куян. (“Куян” уены уйнала)

-Куян, куян, син кайда (кулны маңгайга куеп эзләү)

- Яшел тугайда ( кулларны җәеп иркенлекне күрсәтү)

- Куян, куян, син кайда (кулны маңгайга куеп эзләү)

- Караңгы урманда ( кулларны авыз янына куеп “ау” дип әйтү һәм эзләү хәрәкәте күрсәтү)

- Куян, куян, син кайда (кулны маңгайга куеп эзләү)

- Карлы буранда ( буранда туңу, калтырау хәрәкәтләре күрсәтү)

Тәрбияче: Балалар, куян кайда яши?

Балалар: Урманда, агач төбендә.

Тәрбияче: Төлке кайда яши?

Балалар: Төлке ояда яши.

Тәрбияче: Аю кайда яши?

Балалар: Аю өнендә яши.

Тәрбияче: Бал корты кайда яши?

Балалар: Бал корты умарталыкта яши.

Тәрбияче: Һәрберсенең торыр өе бар. Аларга җылы, рәхәт, иркен...

Карагыз әле, балалар, ерак-еракта утлар күренә. Якынрак барып карыйк әле, балалар. Нәрсә соң бу?

( Бәхет кошы килеп чыга)

Бәхет кошы: Исәнмесез, балалар. Сез мине сихерле урманымда кунакта булдыгыз. Аю белән очраштыгыз, төлкегә йорт төзедегез, бал корты белән уйнадыгыз. Бу сәяхәтне сез онытмассыз дип ышанып калам. Сезгә менә бу фонарикларны бүләк итәм. Барасы юлларыгызны яктыртып торсын алар!

Кулланылган әдәбият:

  1. Муяссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: физкультминуткалар, сүзле-хәрәкәтле уеннар. Методик кулланма. – Казан, 1998.
  2. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры. – Казан: Раннур, 1999.
  3. Ягъфаров Р. Ал кирәк, гөл кирәк. – Казан: Мәгариф, 1995.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 9

БАШКАРДЫ: ШАРИФУЛЛИНА ГУЗЕЛИЯ НУРМУХАМЕТОВНА МБДОУ №8 ЛЕНИНОГОРСК Ш ӘҺӘРЕ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физкультурный досуг "В гости к сказке" (по сюжету русской народной сказки "Колобок"). Вторая младшая группа.

Основным назначением физкультурных досугов является организация активного отдыха. Он доставляет детям радость и наряду с этим способствует решению задач физического воспитания....

Проект «В гостях у сказки» Краткосрочный творческий проект «В гостях у сказки» для старшего дошкольного возраста МБДОУ д/с 12 «Солнышко» Составитель: Шестакова С.А.

Актуальность темы: Сказка - входит в жизнь ребенка с самого раннего возраста, сопровождает его на протяжении всего дошкольного детства и остаётся с ним на всю жизнь.Сказка - необходимый элемент д...

Конспект занятия «В гости к сказке» (познавательное развитие детей средней группы) Тема: «В гостях у сказки.»

Конспект занятия «В гости к сказке» (познавательное развитие детей средней группы)Тема: «В гостях у сказки.»Цель: развитие лексико- грамматической стороны речи через ...

Проект по театрализованной деятельности во 2 младшей группе «В гостях у сказки» Тема проекта: «В гостях у сказки» театрализованная деятельность в младшей группе

Проект по театрализованной деятельности во 2 младшей группе «В гостях у сказки»Тема проекта: «В гостях у сказки»театрализованная деятельность в младшей группе  Автор ...

Совместная деятельность с детьми «В гостях у сказки» для детей подготовительного возраста с использованием электронно-образовательного ресурса «В гостях у сказки».

Сценарий совместной деятельности с детьми подготовительной группы "В гостях у сказки" направлен на знакомство детей с видами танцев, на знакомство и разучивание песни «Зима пришла с мо...

Интегрированное занятие: «В гостях у сказки» Интегрированное занятие по познавательно-речевому развитию при помощи ИКТ «В гостях у сказки»

Интегрированное занятие: «В гостях у сказки»Интегрированное занятие  по познавательно-речевому развитию при помощи ИКТ «В гостях у сказки»Образовательные области: познават...

Гость группы "В гостях у сказки"

Гость группы в первой младшей группе №1 Театрально - игровая деятельность обогащает детей новыми впечатлениями, развивает интерес к художественной литературе, расширяет словарь детей, является сред...