Татарская дидактическая игра "Нәрсә юк?" ("Чего нет?")
методическая разработка (развитие речи, средняя группа) по теме

Ахметова Лилия Хавиловна

Дидактическая игра на татарском языке для закрепления пройденного материала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дидактик уен33 КБ
Microsoft Office document icon Рәсемнәр839.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дидактик уен:  «Нәрсә юк?”

Дидактическая игра:  “Чего нет?”

Максатлар:

  1. “Зур” һәм “кечкенә”, “әйе” һәм “юк” төшенчәләрен ныгыту;
  2. Логик фикерләү сәлатен һәм игътибарлылыкны үстерү;
  3. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Цели:

  1. Закреплять понятия «большой» и «маленький», «да» и «нет»;
  2. Развивать логическое мышление и внимание;
  3. Воспитывать любовь к татарскому языку.

Уен өчен зур һәм кечкенә аю, курчак, туп, машина, эт, песи, куян рәсемнәре кулланыла.

Уен барышы.

Тәрбияче: Балалар, безгә буген кунакка Куянкай килгән. Ләкин, карагыз әле, ул елый. Куянкай, син нигә елыйсын?

Куян: Мине әнием игътибарсызлыгым өчен ачуланды.

Тәрбияче: Елама, куянкай. Балалар, куянкайга ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе!

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән бик тә кызыклы уен уйнап алабыз.

Уынның кагыйдәсе болай: Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Аларда олы һәм кечкенә курчак, туп, песи, куян, аю, эт, машина сурәтләнгән. Сез аларны игътибар белән карап чыгарсыз. Соңыннан, сез күзләрегезне йомган вакытта, мин бер рәсемне алып куям. Ә сез нәрсә юк икәнен белергә тиеш. Уйныйбызмы?

Балалар: Уйныйбыз!!!

Тәрбияче: Куянкай, син дә безнең белән уйна. Тактага эленгән рәсемнәрне карыйбыз. Ә хәзер күзләрне йомабыз, ачабыз. Тактага игътибар белән карагыз. Нинди рәсем җитми?

Балалар: Аю рәсеме җитми.

Тәрбияче: Дөрес, ә нинди аю рәсеме җитми?

Балалар: Кечкенә аю рәсеме җитми.

Тәрбияче: Әфәрин, балалар. Әйдәгез кузләрне йомабыз, ачабыз. Нинди рәсем җитми?

Балалар: Курчак рәсеме җитми.

Тәрбияче: Бу җавабыгыз да дөрес. Кечкенә курчак рәсеме җитмиме?

Балалар: Юк, зур курчак рәсеме җитми.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Әйдәгез ял итеп алыйк. Тугәрәккә бастык. Мин сезгә карточкалар күрсәтәм, ә сез анда сурәтләнгән хәрәкәтләрне кабатларга тиеш. Ял итеп алдык. Тагын уйныйбызмы?

Балалар: Әйе, уйныйбыз.

Тәрбияче: Ярый алайса, ләкин хәзер куянкай җавап биреп карый. Ул дөрес җавап бирмәсә, балалар, төзәтерсез. Кузләрне йомдык, ачтык. Куянкай, игътибар белән кара әле, нинди рәсем җитми?

Куянкай: Хәзер, уйлап карыйм әле, машина рәсеме җитми.

Тәрбияче: Балалар, Куянкай дөрес җавап бирдеме?

Балалар: Әйе, дөрес җавап бирде.

Тәрбияче: Куянкай, ә нинди машина рәсеме җитми?

Куянкай: зур машина рәсеме дә, кечкенә машина рәсеме дә юк.

Тәрбияче: Әфәрин, Куянкай, бик дөрес әйттең. Менә, игътибар белән эшләсәң, бөтен эш тә килеп чыга.

Куянкай: Рәхмәт сезгә бик зур итеп. Хәзер әнием мине игътибарсызлыгым өчен ачуланмас инде.

Тәрбияче: Безгә кунакка килгән өчен узеңә рәхмәт, Куянкай. Сине тагын кунакка көтеп калабыз. Сау бул!

Балалар: Сау бул, Куянкай!

Куян: Сау булыгыз!

Тәрбияче: Балалар, шуның белән дәресебез тәмам.



Предварительный просмотр:

   

 

 

         

                   

                       

 

             

           

           

               

           

                           

                   

                 


   

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ. ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ОБЛАСТЬ «КОММУНИКАЦИЯ» Тема: «Составление рассказа об игрушке. Дидактическое упражнение «Что из чего?»

Конспект разработала для работы с детьми средней группы. По этому конспекту провела 28.11.2012года открытое мероприятие в МБДОУ детский сад №26, Дети были активны. Получила хорошие отзывы от коллег....

ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА «ЧЕТВЕРТЫЙ ЛИШНИЙ» «ЧЕГО НЕ СТАЛО» Тема: ФРУКТЫ И ОВОЩИ

ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА «ЧЕТВЕРТЫЙ ЛИШНИЙ»«ЧЕГО НЕ СТАЛО»Тема: ФРУКТЫ И ОВОЩИ...

Дидактическая игра "Что из чего".

Цель игры:формирование грамматически правильной речиЗадачи:закрепление творительного падежазакрепление родительного падежа с предлогом "из".Описание:Игра состит из 11 карточек, каждая из которых подел...

КОНСПЕКТ НОД для средней группы.Направление речевое развитие.Тема:Составление рассказа об игрушке.Дидактическое упражнение «Что из чего?

КОНСПЕКТ НОД для средней группы.Направление речевое развитие,развитие речи.Тема:Составление рассказа об игрушке.Дидактическое упражнение «Что из чего?...

Чтение стихотворение об осени. Дидактическое упражнение: «Что из чего получается?»

Тема: Чтение  стихотворений  об  осени.  Дидактическое   ...

Словесно-дидактическая игра "Что из чего"

В своей работе по развитию речи пытаюсь использовать не просто словесные игры, а непосредственно с применением ИКТ, которые предлагаю детям , как в режимных моментах, так  и в непосредствен...

Роль дидактических игр во всестороннем развитии дошкольников. Дидактическая игра «Что для чего»

Дидактическая игра «Что для чего».Дидактическая игра на развитие внимания "Что для чего".Цель: развитие зрительного внимания, классификации органов чувс с внешними факторами, развития мышления.Детям п...