Уенчыклар иленә сәяхәт
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Муллаянова Айсылу Явдатовна

конспект занятия по развитию речи в средней группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mullayanova_a.ya_.docx20.11 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт районы Тайсуган авылы “Миләш” балалар тәрбиячесе Муллаянова Айсылу Явдат кызының уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты.

конспект занятия для детей средней группы на тему: “Путешествие в страну игрушек” воспитателя 2 категории МБДОУ “Д/с “Милэш” с.Тайсуганово” Альметьевского муниципального района РТ Муллаяновой Айсылу Явдатовны 

Тема:  “Уенчыклар иленә сәяхәт”

Уртанчылар төркеме өчен

 

Максат: Заман технологияләрен кулланып узара һәм зурлар белән көндәлек тормышта ана телендә  аралашырга өйрәтү.

Бурычлар:

Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү.

Балалар күңелендә телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, халкыбызга хөрмәт, тарихыбызга туган ягыбызга кызыксыну уяту.

Уенчыклар исемлегенә кергән гади диалогта катнашырга чакыру, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.

Зур һәм кечкенә дигән төшенчәләрне аерырга өйрәтү.

Берләшкән белем бирү өлкәләре: аралашу, танып белү, иҗат, социяләштерү, физкультура, сәләмәтләштерү.

Актив сүзләр: уенчыклар.

Кирәкле җиһазлар:  купоннар, уенчыклар (һәр бер балага җитәрлек), билетлар,  дәфтәр, карандаш, карусель, тартма, пластилин, юеш салфеткалар.

Шөгыль барышы:

Шөгыль үткәреләсе зал уенчыклар белән матур итеп бизәлгән. Алып баручы һәм балалар залга керәләр.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә без килдек!

Тәрбияче олы, матур итеп бизәлгән конвертны алып керә, балаларга күрсәтә.

Тәрбияче: – Балалар, Мырауҗан безне “Уенчыклар” кибетенә кунакка чакырды. Менә купоннар да бирде (уенчыклар сурәтләнгән купоннар таратыла). Әмма безгә кибеткә барыр өчен автобуска утырырга кирэк. Менә автобус тукталышы. ( Ясалган автобус тукталышы һәм автобус, балалар әзерләнгән урыннарга керәләр) . Балалар, автобуста барыр өчен безгә кемнәр кирәк?

 Балалар: шофер, билет сатучы.

Тәрбияче:  дөрес, менә без хәзер саналмыш ярдәмендә аларны билгелибез. (Балаларны  билгелиләр, шофер һәм билет сатучы үз урыннарына  утыралар, билетлар таратыла).

Тәрбияче: Автобуска утырып, күңелле берәр җыр җырлыйбыз. (Өйрәнгән, таныш җыр башкарыла).  

Тәрбияче: – Менә, балалар, исән-сау килептә җиттек. (Мырауҗанның уечыклар кибете янына килеп басабыз,  исәнләшәбез).

Балалар: – Исәнме, Мырауҗан.

Мырауҗан: – Исәнмесез, балалар, хәлләрегез ничек?

Балалар: – Әйбәт.

Мырауҗан : (Уенчыклар кибете белән таныштыра) Балалар, менә бу кибетемдә бик матур уечыклар бар. Сезгә уенчыклар ошыймы?

Балалар: – Әйе, бик ошый.

Тәрбияче: – Мырауҗан, минем дә бер уенчык аласым килә, миңа матур курчак  бир. (Тәрбияче курчак турында сөйли). Минем курчагым матур кызыл күлмәк кигән, чәчләре йомшак.

Мырауҗан: – Тәнзилә, сиңа нинди уенчык кирәк? Купоныңда нәрсә сурәтләнгән?

Тәнзилә: – Кечкенә песи бир.

Мырауҗан: – Мә, кечкенә песи. Кечкенә песи нинди?

Тәнзилә: – Кечкенә песи йомшак, соры төстә, мыеклары озын.

(Шул рәвешле балалардан төрле уенчыклар турында сөйләшү уздырыла)

Мырауҗан: – Маратның ак куяны турында уен уйнап алыйк әле.

“Ак куян уены” уйнатыла.

Тәрбияче: – Балалар, әйдәгез, Мырауҗанга  рәхмәтебезне әйтеп бакчага кайтыйк.

Балалар: - Мырауҗан, рәхмәт. Сау бул (Мырауҗан дәшми, бик күңелсез генә басып тора)

Тәрбияче: – Балалар, карагыз әле , Мырауҗанга , ул бик күңелсез, ни булды сиңа?

Мырауҗан: – Минем дә сезнең белән барасым килә.

Тәрбияче: – Әйдә, Мырауҗан, әйдә, безнең белән балалар бачасына. Кибетеңне генә биклә. (Автобуска утырып, күңелле музыка астында кире кайталар).

Тәрбиче: – Менә исән-сау кайтып та җиттек. Балалар, килегез әле минем яныма,  менә монда уенчыклар почмагы бар, уенчыклар кибетеннән алган уенчыкларыбыз белән шул почмагыбызны тулыландырыйк әле (Балалар уенчыкларны куялар), шөгыльдән соң алар белән уйнарбыз.

Тәрбияче: – Балалар, өстәл артларында безнең дәфтәрләребез көтә, әйбәтләп утырдык. Нинди матур уенчыклар ясалган? Карагыз игътибар белән. Балалар, өстәге рәсемдә сез ничә уенчык күрсәгез,  аскы өлештә шуның кадәр түгәрәк ясарга тиешсез.

Тәрбияче: – Балалар, Булатка карыйк әле, ул дөрес эшли микән? Булат, ничә уенчык күрсәтелгән? Сана   һәм билгелә (Балалар дәфтәрдә эшләрне тәмамлыйлар) (Мырауҗан балаларга тәрбияче белән берлектә ярдәм итә).

Тәрбияче: – Булдырдыгыз, бик тырышып эшләдегез.

Мырауҗан: – Г.Тукай үзенең шигырендә  “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән. Әйдәгез, туп белән уйныйбыз. Балалар, туп нишли?

Балалар: – Туп сикерә, тәгәри.(Туп белән уйнап алалар).                                                                         Тәрбияче: – Балалар,  килегез әле минем янга (Өстәл янына балаларны чакырам,  тәлинкәдә пластилиннар ята), әйдәгез, без шул матур тупны әвәләп карыйк. (Баскан килеш балалар тупны әвәлиләр). Тәрбияче һәм Мырауҗан балаларга ярдәм итәләр.

Бик тырышып әвәләдегез, менә монда тартма бар, шунда салыйк, кулларны юеш салфеткаларга сөртик.

Мырауҗан: - Бу туплардан  үземнең кибеттә күргәзмә оештырам эле, барысыда  сезнең эшләрегезне күрсеннәр. Сау булыгыз, балалар. (Балалар Мырауҗан белән саубуллашалар).

Тәрбияче: – Балалар, безнең шөгылебез ахырына якынлашты, сезгә шөгыльдә нәрсәләр ошады? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: – Балалар, сез барыгыз да тырыштыгыз. Мырауҗанга да сезнең эшләрегез бик ошады. ( Шөгыльгә кыскача нәтиҗә ясала).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Уенчыклар дөньясында

Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...

Тема: Уенчыклар иле-Страна игрушек. (средняя группа)

Итоговое занятие в средней группе по теме:"Игрушки"...

Конспект занятия "Уенчыклар"

конспект занятия для средних групп по УМК...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...

Конспект непосредственной образовательной деятельности «Путешествие в страну игрушек», «Уенчыклар иленә сәяхәт» для детей среднего дошкольного возраста

Цель:Повторить и закрепить пройденный материал по татарскому языку по теме «Уенчыклар» «Игрушки»Задачи:Программные задачи:     Воспитательные задачи:...