"Куянны күзәтү"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyanny_kztu.docx17.1 КБ

Предварительный просмотр:

«Куянны күзәтү»

Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле

Максат: Балаларны йорт куянын таный белергә

өйрәтү, куянның аерым билгеләрен белдерүче

сүзләрне куллана белү, нәрсә белән туклануын

ачыклау.

Хайванга карата кызыксыну уяту, сак караш

тәрбияләү.

Тышкы билгеләрен күрә һәм таный белү

(төсе, зурлыгы, шома һәм йомшак йонлы,

колагы озын, койрыгы кыска) күнекмәләрен

булдыру.

Җиһазлау: Мехтан тегелгән уенчык куян, читлек эчендә куян,"серле тартма",куян мамыгыннан бәйләгән бияләй, башлык, савытта кискән кишер һәм кәбестә, куян маскасы.

Шөгыль барышы:

-Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, яхшылап тыңлагыз.

 -Колагы озын, койрыгы кыска,

  чабарга ул бик оста.

 Серле тартмадан куянны( уенчык) алып балаларга күрсәтәм "куян' булып балалар белән сөйләшәм

-Исәнмесез, минем исемем Йомшаккай.  

-Балалар,әйдәгез йомшаккай белән исәнләшик.

-Исәнме йомшаккай.

  -Нинди матур куян килгән безгә,карыйк әле аны. Бу аның нәрсәсе?(колагы).

 Ул нинди?(озын). Ә менә монысы нәрсә?( койрыгы). Ул нинди (кыска яки кечкенә).

 -Куянның тагын нәрсәләре бар?

-Башы,аягы,гәүдәсе, авызы, борыны һ.б.

 Балаларга куянны тотарга,яратырга тәкъдим итәм.

-Балалар,куян нинди? Йомшакмы, катымы ? Әйе куян йомшак, шуңа аңа йомшаккай дип исем кушканнар да инде

-Әйдәгез йомшаккайга бер уен уйнап күрсәтик.

"Соры куян юына"уены уйнала.

Соры куян юына,

Ул кунакка җыена

Юды борынын,юды авызын

Юды колагын,сөртте корытып!

Балалар шигырь юлларына туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар. Ишек шакыган тавыш ишетелә.

-Балалар, безгә кемдер килгән бугай, карыйк әле. Читлек белән куянны алып киләм. Нәрсә бу балалар?

- Бу -йорт куяны. Алар ак, кара,кәрән төстә булалар. Ә бу куян нинди төстә?

-Кемдә куяннар бар? Алар кайда яши? (Сорауларны күзәтү барышында бирәм).

-Балалар, сез беләсезме, куян нәрсә ярата? (Балаларның җавабы тыңлана).

Менә бу савытта мин куянга әзерләгән ашамлыклар, карагыз әле, нәрсәләр бар монда? (Кишер, кәбестә).

-Әйдәгез, куянны ашатыйк. (Савытны куян алдына куям, балалар куянның ашаганын күзәтәләр).

-Куян ничек ашый? ( кетер -кетер кимерә).

-Балалар, куян сыйлансын, ә без серле тартмада нәрсәләр бар икәнен карыйк әле.

-Никтер тартма ачылмый, тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле. "Тартмакай ачыл инде,зинһар" -дигәч тартма ачыла. Тартмадан

куян мамыгыннан бәйләгән бияләйне,башлыкны күрсәтәм, аларны кайда киябез, алар нинди? (Сорауларны балалар бияләйне тотып, киеп караганда бирәм)

-Бияләй дә, башлык та җылы, йомшак, икесе дә ак төстә.

-Балалар, бу бияләй һәм башлык куян мамыгыннан бәйләнгән, шуңа күрә алар йомшак һәм җылы.

-Ә хәзер"Ак куян" уенын уйнап алыйк. Кемнең куян буласы килә?(Бер

балага куян башлыгы киертелә.Ул уртага чүгәләп

утыра. Балалар''куян" тирәли әйләнеп җырлыйлар.

Ак куянга ни булган

Әллә инде авырган

Башкаенда күтәрми

Безнең белән уйнамый.

Куян, куян син сикер

иптәшең табып китер- дигәндә "куян" урыныннан тора сикерә-сикер, бер бала каршысына килә, алар култыклашып әйләнәләр. Уен шулай дәвам итә. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.

Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу  “Куян” темасына  әвәләү....

"Куян кызы" (сөйләм телен үстерү, рәсем)

Максат : Балаларга әкиятнең эчтәлеген, һәрвакытта да әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәклеген аңларга булышу, тиешле интонация белән сөйләү. Төсләрне аеру, балаларның сенсор тәрбияләрен үстерү...

Куян кызы

Тема: Куян кызы Елакбикә (А.Алишка ияреп язылды). Максат: 1.Балаларга әкиятләрнең йогынтысы hәм тәрбияви әhәмияте. 2.Бирелгән әсәр аша нәниләрең хәтерләрен ныгыту, игътибарлыкларын арттыру,...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...

“Куянның туган көне”

План - конспект нод в старшей группе....